СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План урока литературного чтения на татарском языке для русскоязычных учащихся, 2 класс, "Акыллы малай" текстындагы я?а лексика.

Нажмите, чтобы узнать подробности

План урока по учебнику "К??елле татар теле".

Просмотр содержимого документа
«План урока литературного чтения на татарском языке для русскоязычных учащихся, 2 класс, "Акыллы малай" текстындагы я?а лексика.»

Коммуникатив технология нигезендә, Шадриков методикасы таләпләре буенча дәрес планы.

( “Әдәби уку” 2 нче сыйныф, 59-62 нче дәресләр)

Текст.

Акыллы малай

Дима – зур малай. Иртән үзе тора, урын җыя. Зарядка ясый, чөнки зарядка файдалы. Дима – чиста малай, ул сабын белән юына.

Димага әнисе тәмле чәй бирә. Малай чәй эчә, рәхмәт әйтә. Аннан соң киенә, мәктәпкә китә.

Ул өйгә көндез кайта. Өйдә әтисенә һәм әнисенә булыша. Әтисе һәм әнисе шатланалар. Алар Диманы мактыйлар.



Бу текстны өйрәнү өчен циклда 4 сәгать бирелгән:

1 нче дәрес - ЛКФ

2 нче дәрес - ЛГКК

3 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе

4 нче дәрес – Д/М сөйләм дәресе


Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ) дәресенең

планы


Тема: Акыллы малай” текстындагы яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

1) “Акыллы малай”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; “Аның әнисе” структурасын өйрәтү;

2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) шәхси гигиена кагыйдәләрен кабатлату.

Укучы өчен:

Шәхси гигиена турында сөйли белү, бер-береңне мактый белү күнекмәләрен камилләштерү.

Акыллы малай турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

“Акыллы малай” текстын сөйләргә өйрәнү.


Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле” 2 нче сыйныф (81-83 битләр); методик ярдәмлек (22 нче бит), Р. З. Хәйдәрова җитәкчелегендә төзелгән “Татар теле өйрәнәбез”, “Күңелле татар теле” дискларыннан дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру.


1) Сыйныфны дәрескә оештыру, уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты.

II. Өй эше тикшерү.


1. Беренче уку бурычын хәл итү. Слайдлар аша шәхси гигиена предметлар исемнәрен искә төшерү; аларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү. Укучылар такта алдындагы экранда бирелгән биремнәрне үтиләр.

- Данила, попроси себе полотенце.

Данила тулы җөмләне әйтә һәм экрандагы сөлге сүзенә басып, үзенең җавабын тикшерә.

Укучыларның җавапларының дөреслеге билгеләнә бара.


2. 81 нче бит 5 нче күнегүдәге сүзләрнең үрнәк буенча дөрес язылышы тикшерелә.

Йокыдан тора – йокыдан торды

юына – юынды һ. б.


3. Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту өчен 7 нче слайд белән эш оештырыла. Укучылар бер - берләренә сорау – җавап бирәләр.

Актив катнашкан укучыларның җаваплары бәяләнә


III. Яңа сүзләр белән таныштыру.


Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

его (её) мама – аның әнисе, (әнисе) [аның әнисэ], [әнисэ];

его (её) папа – аның әтисе (әтисе) [аның әтисэ], [әтисэ];

умный (-ая)акыллы [акыллы];

заправляет постель – урын җыя [урын җыйа].


1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау.

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: аның әнисе, аның әтисе, акыллы бала, урын җыя.

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү: 1) Аның әнисе эшчән. 2) Аның әтисе – укытучы. 3) Ләйсән – акыллы кыз. 4) Андрей урын җыя.


3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

Спроси друга:

- как зовут его маму?

- кем работает его папа?

- умный ли мальчик Рафиль?

- кто у них дома заправляет постель?


4. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән сүзлекләргә язу; метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.


IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Сүзләрнең антоним парларын табу.

әнисе - ... малай - ...

әтисе - ... урын җыя - ...

акыллы - ...

3. 1 нче сыйныфта өйрәнгән, текстта очраячак сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау, тәрҗемәләрен искә төшерү.

1) сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерегез:


файдалы – ... рәхмәт әйтә - ...

көндез – ... булыша - ...

шатлана – ... мактый - ...

аннан соң - ... киенә - ...


2) дәреслек 82 нче бит 4 нче күнегү. Дөрес тәрҗемәне тап.



4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

1. Прослушайте и укажите слова со звуком [ө] : иртән, өй, киенә, шатлана, файдалы, ясый, көндез, пөхтә, чөнки.

2. Прослушайте и укажите слова с мягкими звуками: чәй, бирә, үзе, урын, зур, юына, киенә, булыша.


5. Чагыштырма грамматик таблица аша исемнәрнең юнәлеш, урын-вакыт килешендә төрләнүен кабатлау. Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”, 12 нче бит.

6. Презентацион материал белән эш. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табу.





V. Текст өстендә эш.


  1. Текстны уку. Яңа сүзләрне табу. Дәреслек, 82-83 нче бит 5 нче күнегү“Акыллы малай” тексты. Китапта язылган текстны укучылар укыйлар, парларда бер-берсенә тәрҗемә итәләр, яңа сүзләрне табалар.

  2. Көчлерәк укучыларның такта алдына чыгып сөйләүләрен оештыру.

  3. Сөйләүчеләргә комплиментлар әйттерү:

- Катя ничек сөйләде? (Катя дөрес, матур сөйләде, дөрес сөйләмәде.)

- Андрей сүзләрне ничек әйтә? (Андрей сүзләрне дөрес әйтә, дөрес әйтми һ. б.)

4. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Скажи другу, что:

  • ты утром делаешь зарядку;

  • зарядка полезная;

  • мама Коли заболела;

  • папа Гульшат - учитель;

  • Алсу – аккуратная девочка.

  1. Текстның эчтәлеген ничек аңлауларын тикшерү. Дәреслек 83 нче бит 6 нчы күнегү. Помоги предложениям найти своё место. (Мөстәкыйль эш. Дәфтәрләрдә эшләнә.)

  • Димага әнисе тәмле чәй бирә. (3)

  • Дима өйгә көндез кайта. (4)

  • Дима иртән үзе тора, урын җыя. (2)

  • Диманың әтисе һәм әнисе шатланалар. (5)

  • Дима – зур малай. (1)


VI. Дәресне йомгаклау. Өй эше бирү.


а) Дәреслек, 83 нче бит 7 нче күнегүне язмача эшләү. Тексттан нинди? соравына җавап бирүче сүзләрне табарга. (Уртача һәм авыр үзләштерүче балалар өчен).

ә) Шул сүзләр белән җөмләләр төзеп язарга.














Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!