Просмотр содержимого документа
«Презентация на тему "Времена года" "Ел фасыллары"»
Советлар Союзы Герое Кузьмин Сергей Евдоким улы исемен йөртүче Кадет-мәктәп интернаты
Тема:” Ел фасыллары”
Эшне эшләде
Егоров Глеб
Тикшерде:
татар теле һәм татар әдәбияты
укытучысы
Степанова Л.Т.
Чистай- 20 20
Без бүген ел фасыллары буйлап сәяхәт итик.
Кыш, яз, җәй, көз- барысы бергә ел әйләнәсен тәшкил итәләр.
Вакыт беркайчан да тукталып тормый, һәр елны кыш артыннан яз, яздан соң җәй, җәй артыннан көз килә.
Һәр ел фасылының үз хезмәте, үз матурлыгы бар. Шуңа күрә һәр ел фасылында табигатьне сакларга кирәк, табигатьне яратырга кирәк.
Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын.
Ел да киләм сагынып,
Ак тунымны ябынып.
Киләм, киләм, ел да киләм,
Көртләр өям, таулар өям.
(Кыш, ак төс)
К ыш.
Урамда – буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.
Әй, җил выжылдый,
Буран дуылдый.
Ачулы песи
Кебек мырылдый.
Яз. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Бүген язның беренче генә көне. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Кояш барыбер үзенекен ит ә , җылыта.
Боз киткәч, җир кипкәч,
Сыерчыклар килгәннәр,
Ояларын күргәннәр.
Сайлап-сайлап йөргәннәр.
Мин ясаган ояны
Икесе бик яраткан.
Җәй. Җәй җитә. Көннәр озыная, төннәр кыскара. Кояш кыздыра. Күбәләкләр чәчәкләргә куналар. Урманда, болында кошлар сайрый.
Көз.
Зур-зур адымнар атлап, көз килеп тә җитте .
Яратам мин сары төсне.
Бөтен дөнья алтын төсле.
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Һәр елның дүрт фасылы бар, Һәр фасылның үз төсе. Һәр фасылның үз яме һәм Үз хезмәте, үз эше.