СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проектная работа

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

На внеурочных занятиях мы работаем над разными проектами. Охотно изучаем историю села и историю ңизни односельчан. Участвуем в научных конференциях.

Просмотр содержимого документа
«Проектная работа»

Татарстан Республикасы Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Кзыл-Яр башлангыч гомуми белем мәктәбе

РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районкүләм һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без”

фәнни-гамәли укучылар конференциясе






Туган авылым кешеләре”

дигән темага проект эше









Проектны әзерләде: 3В сыйныф укучысы

Карамова Индира Азат кызы

Җитәкчесе:Бакиева Әлфия Тәлгать кызы





2018 ел



Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе филиалы-Кзыл-Яр башлангыч мәктәбе

Проект эше :”Туган авылым кешеләре”

Башкарды: 3 В сыйныф укучысы Карамова Индира Азат кызы

Проектның җитәкчесе: Бакиева Әлфия Тәлгать кызы

Проектның максаты: Авылыбыз тарихында эз калдырган шәхесләрне барлау; авыл тарихы битләрен баету.

Бурычлар:

  1. 26 ел комбайнер булып эшләгән хатын-кызның шәхси тормышын өйрәнү;

  2. Төрле хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү;

  3. Авыл тарихында эз калдырган күренекле кешеләрне өйрәнүнең киләчәк буын өчен әһәмиятен күрсәтү.

Проектның актуальлеге:

Туган авыл тарихын, аның күренекле кешеләрен өйрәнү һәркемнең бурычы. “Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән гыйбарәне истән чыгармау.

Проект эшенең этаплары:

  1. Галимҗанова Маһиәнвәр Галимҗан кызының шәхси тормышы турында материал туплау.

  2. Аның хезмәт юлы турында мәгълүмат җыю.

  3. Шәхси архивтан фотографияләрен барлау.

  4. Тупланган материалны матбугат битләрендә яктырту.







Кереш

2 нче сыйныфта укыганда без мәктәптә Кзыл-Яр авылында яшәүче пенсионер Фазылҗанова Тәнзилә апа белән очраштык. Ул безгә үзенең тормыш юлын сөйләде. Аның үз әнисе турында сөйләве миндә тагын да кызыксыну уятты. Аның әнисе 26 ел комбайнер булып эшләгән. Хатын-кызның шул заманда тимер атны иярләве искиткеч батырлык дип саныйм мин.

Шуңа күрә быел иң беренче Тәнзилә апа белән очрашып, әнисе турында шактый материал тупладым. Ул эшләгән елларны колхоз архивыннан барладык, аның хезмәт кенәгәсен дә күрергә насыйп булды. Гаилә архивыннан фотоларын алдым. Шушы җыйган материаллар нигезендә “Туган авылым кешеләре” дигән проект эше әзерләдем.



































Төп өлеш

Комбайнер. Бик мактаулы, шул ук вакытта авыр хезмәт. Әмма руль артында хатын-кызны күз алдына китерү бик авыр, чөнки ул заманда хәзерге шикелле заманча җиһазландырылган комбайннар булмаган. Көне-төне тузан сулап, басуда эшләүләр. Ләкин физик авырлык хәтта нәфис затларны да сындыра алмаган. Көчле затлар белән беррәттән тигез эшләгәннәр.

Беренче комбайннар дөньяда Америка конструкторлары тарафыннан 1836 елда төзелә. Ә Россиягә беренче комбайннар 1913 елны кертелә. Ул агачтан ясалган гусеничный комбайн була. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, ул комбайн кулланышка кермичә кала. 1930 елны “Коммунар” дигән запорож заводында беренче комбайн төзелә. Менә шул вакытта безнең илдә комбайнер һөнәре барлыкка килә Ләкин бу һөнәр иясенең элеккеге исеме игенче. Игенче исеме әле дә кулланышта.

Галимҗанова Маһиәнвәр Галимҗан кызы 1920 нче елның 15 мартында Кызыл-Юл районы Иске Коллар авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Ул заман өчен авыр еллар була. Авылда 4 класс белем алгач, алар Иске Өҗем авылындагы мәктәптә укырга тиеш булалар. Өске киемнәр булмау сәбәпле, салкын көнне туңып, бик күп дәрес калдыра. Шул сәбәпле укуын ташлый. 17-18 яшьлек кызларны механизаторлар курсларында укыталар. Маһиәнвәр апа да шул курсларны үтеп, 1937 елны Сталинский-6 комбайнында ярдәмче комбайнер булып эшли башлый. Зур тырышлык белән эшләгән яшь кызны күреп алалар. 1938 нче елны аны комбайнер итеп билгелиләр. Ул заманнарда “Сталинский-6”, “Коммунарный” дигән комбайннарны “колес-ный” тракторлары тартып йөртеп эшләтәләр. Яңа Кенәр авылын-да МТС була. Шул МТС тан аларны төрле авылларның басуларына эшкә җибәрә торган булалар. Көне-төне басуда. Бары 1958 нче елда гына үз колхоз басуларында гына эшләү мөмкинлеге туа.

Кызы Тәнзилә тугач та, ял итү мөмкинлеге булмый. Баланы сеңлесе Маһикамал карый. Баланы агач арбага салып, басуга алып килеп йөргән, анасына имездергән. Баланы имезгән арада сеңлесе Маһикамал каз канаты белән комбайн жаткасын чистарткан. Вакытның һәр минуты кадерле булган. Ил икмәге өчен бөтен көчләрен сарыф итеп эшләгәннәр. Намус, җаваплылык кебек төшенчәләр иң беренче чиратта булган.

1941 елда ФЗО да булган. Кышкы чорда Бөгелмәгә юл төзеле-шенә җибәргәннәр. Тырышлыгы өчен грамота белән бүләкләнгән.

Сәламәтлеге какшагач, 1963 нче елны үз теләге белән гади кол-хозчы итеп күчерелә.

26 ел механизатор булып эшли. Шул еллар дәвамында күпме яшьләрне үз һөнәренә өйрәтә. Авыл электрлаштырылгач, авыл-ның бер складында (хәзерге вакытта ул складта шәхси кибет урнашкан) мотор урнаштырыла. Шул моторны эшләтеп җибәрү һәм авылны ут белән тәэмин итеп тору да Маһиәнвәр апага йөкләнә.

1975 елга кадәр колхозның төрле эшләрендә катнаша, сыер савучыларын чираттан ял иттерә.

1975 елны лаеклы ялга чыга. Кызы Тәнзилә апа тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Авылда да үзен бик хөрмәт итәләр. Элек комбайндагы җитешсезлекләр буенча сораулар туса, Маһиәнвәр апага еш мөрәҗәгать итәләр.

2002 нче елны Маһиәнвәр апа дөнья куя.









Йомгаклау.

Хатын-кызның 26 ел гомерен комбайн белән идарә итүгә багышлавы минем өчен зур батырлыкка тиң. Элеккеге заман техникасы белән идарә итү җиңел булмагандыр. Хатын-кызның йорт тирәсендә, гаиләсендә дә эше санап бетерерлек түгел. Эле бит хәзерге шикелле бар нәрсә автоматлашмаган, бар да кул хезмәте. Юньләп кияргә киеме дә юк бит. Әмма ихтыярлы, чыдам гүзәл затлар шушы авырлыкларга бирешмичә, хезмәт көне өчен тир түккәннәр. Алар үкенми дә. Тормышка риза бу-лып, һәр туган көнгә рәхмәт әйтеп яшиләр.

Проектның ахырында шундый нәтиҗәгә килдем:ил тарихында да эз калдырырлык шәхесләр безнең туган җиребездә кайчандыр яшәгәннәр. Алар турында, аларның язмышы турында башкаларга да җиткерү безнең төп бурычыбыз. Авыл тарихындагы кеше язмышлары ил тарихында да урын алырга тиеш.

Кыр корабы кулында

Басу буйлап килә,

Сталинский” кыр корабы.

Урып-сугып бара,

Маһиәнвәр комбайны



Тимер аты кулында,

Иңләп чаба кырны.

Ир-атлар тылында,

Сер бирми комбайны.



Тырышлыгы йөрәгендә,

Бар көче беләгендә.

Батырлыгы хезмәтендә,

Исемнәре тарихта.



Әлеге шигырь юллары белән тәмамлыйм проект эшемне. Бу проект эшем дәвамлы булыр. Һәр гаиләдәге тарих битләрен ачып, киләчәк яшь буынга мирас итеп калдырырга кирәк. Бәлки, киләчәктә китап та язы-лыр. Ә менә шушы китап язылсын өчен хәзерге буынның да тынгысыз эзләнүе кирәктер дип уйлыйм мин.



















































Кулланылган материал:



1. Галимҗанова Маһиәнвәр апаның хезмәт кенәгәсе.

2. Интернеттан алынган “Сталинский” комбайны фотосурәте

3.Фазылҗанова Тәнзилә апаның фотоархивыннан алынган фотолар.

4. Фазылҗанова Тәнзилә ападан язып алынган язма.









































Кушымта

Галимҗанова Маһиәнвәр апа



Сталинский-6 комбайны















“Коммунар” запорожец заводы эшләп чыгарган комбайн


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!