СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проектно-исследовательские работы «История и топонимика родного края».

Нажмите, чтобы узнать подробности

Проектно-исследовательские работы «История и топонимика родного края».

Просмотр содержимого документа
«Проектно-исследовательские работы «История и топонимика родного края».»

Зеленодол районы Норлат урта белем бирү мәктәбе







Гилязова Аделя Рамилевна

4б класс


Проект-эзләнү эше

«Туган авылым тарихы».









Укытучы: Сагеева Гузалия Харуновна





Туган як, туган почмак һәр кеше тормышында аерым бер зур,якын,кадерле урын алып тора. Үз авылыңны,аның тарихын, атаклы ,дәрәҗәле шәхесләрен, халыкның гореф-гадәтләрен белү бик мөһим.

Туган ил, туган авыл турында сөйләп, тарихи вакыйгалар белән таныштырып; аны яратырга , сокланырга, горурланырга өйрәтеп, авыл тормышы белән даими кызыксындырып торсак һәрберебездә патриотик тойгылар формалашыр; табигатькә, туган якка, татар халкының йолаларына, сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләнер, туган илгә карата мәхәббәт очкыннары кабыныр дип уйлыйм. Шуңа да проектымны туган авылым тарихын өйрәнүгә багышладым. Һәм проектымнын исеме «АВЫЛ ТАРИХЫ ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП» дип атадым. Максатым авылымнын тарихын өйрәнү һэм башкаларга җиткерү. авылның күренекле шәхесләре, урыннары һәм үткәне белән танышу; тыңлаучыларда туган авылларына мәхәббәт тәрбияләү, туган якка горурлык хисе уяту; туган авылның зурлыгына, байлыгына соклану; ул байлыкка кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.

Минемчә, туган як темасы бервакытта да үзенең актуальлеген югалтмый. Үткәнен белмәгән халык киләчәген белә алмый дигән эйтем дә бар бит әле. Туган як һәр кешене дә күренмәс сихри җепләре белән үзенә тарта. Шагыйрьләр үзләренең туган якка багышлап шигырьләрен, композиторлар жырларын иҗат иткәннәр.

Эй, туган авыл! Туган җир! Йөрәккә нинди якын, нинди кадерле бу сүзләр….Тау ягы төбәгендә Зөя елгасының кушылдыгы – Әрә елгасы бар. Әрәмәлекләр арасыннан талгын гына агып килүче бу кечкенә елга буенда табигатьнен матур бер почмагында сөзәк таулар арасында минем туган авылым – Күгәй урнашкан. Хәзерге көндә авыл җирлегендэ 166 хуҗалык, 3149 гектар авыл хуҗалыгы мәйданы бар. Халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Күгәй авылының 625 елга якын бай, данлыклы һәм шул ук вакытта фаҗигале тарихы бар. Телдән -телгә сөйләнгән риваятьләргә караганда, Болгар һәм Казан жимерелгән вакытларда, 1390 еллар тирәсендә бер ыруг кабиләдән дурт туган агай эне, җир эзләп, Әрә елгасы тирәсенә килеп утыра. Аларның өлкәне Күгәй би исемле булып авылның исеме шуннан чыккан дип фаразланыла. Тик сонрак елга буеннан урман эченәрәк төпләнергә мәҗбүр булалар.

Бабаларыбызның беренче утырган жирләреннән урман эченә күчеп китүләренә авыл аркылы Казан ханлыгыннан Рус дәүләтенә узган туры юл да сәбәпче булгандыр бәлки. Ул вакытта безнен авыл аша гаскәрләр йөреп тора. Билгеле инде, гаскәрләр авыллар тирәсеннән тыныч кына узмаганнар. Киресенчә, алар авыл халкын талаганнар, азыкларын, мал-туарларын тартып алганнар. Бу турыда Каюм Насыйри үзенен хезмәтләрендә язып калдыра. Борынгы карталар да рус гаскәрләренең хәрәкәтен безнен як авыллары аша узуын күрсәтә.

Безнең якларда урманнар шаулап үсеп утырганнар. Авылыбыз нигезен салучы бабайларыбыз йорт, авыл нигезе салу, кырлар ясау өчен – урман эчендә ачык урын – аланнар эзләгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Алан башы кизләве, Алан чокыры, Алан башы урманы атамалары шуның шаһите. Риваятьләр шуны сойли: урманны кисеп ышна ачуда Күгәй бигә тарханнар нәселеннән булган Морзахан исемле бер зат килеп кушылган. Морзахан бу якка килеп чыгу белән, урман ягыннан инеш суы буйлап агып килүче йомычка күрә. Тау башына менеп караса, урман эченнән төтен чыкканын күрә. Инешнең югары агымына кутәрелеп, ул урманнны кисеп яткан Күгәй бине эзлэп тапкан. Сонрак боларга, Биләр якларыннан килеп, Солтангәрәй казак исемле кеше дә кушылган. Күгәй бинең нәселе авылның югары очына урнаша, тубән очка Морзахан нәселе утыра. Бу очта заманына карата җирләр уңдырышлырак булган. Авылны урталай ярып, урман ягыннан агып килуче инешнең икенче ягы Солтангәрәй ыруына бирелә.

Шулай итеп, бу авылга нигез салучылар бер Күгәй би генә түгел, ә өч шәхес булуы ачыклана.Революциягә кадәр авыл исеме Күги булган, революциядән сон Күгәй дип атала башлаган.

Һәр авылнын үз тарихы, йола кануннары булган кебек , Күгәй авылы да тарихтан, гореф-гадәтләрдән мәхрүм түгел. Шул йолаларнын берсе – “Җуа җыены”. Күгәй авылы оешкач, бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген – берәүдә, иртәгә – икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар.Бу эшне тәртиптә тоту өчен агач таякка киртләр киртләп барганар. Таяк авылга бер генә булган. Язгы кыр эшләре башланганчы, шулай бәйрәм иткәннәр. Язгы сукага төшәр алдыннан, авылның егетләре бергә җыйналып, таякны авылдан ерак кырга илтеп ташлаганнар. Бу җир хәзер дә “Сөрән ташланган” җир дип йортелә.Икенче елга яңа таяк алганнар, бәйрәм итүне яңадан башлаганнар.

Авылның аксакаллары сөйләвенә караганда, Күгәй авылына эш белән Каюм Насыйри килгән булган. Ул авылның барлыкка килүен, авыл атамасының килеп чыгу тарихын өйрәнгән. Ә филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов үзенең “Татар шәҗәрәләре” китабында “Күгәй би” шәҗәрәсен бастыра. Шәҗәрә үз эченә ундүрт буынны ала. Хронологик чикләре ягыннан караганда, 15-20 гасырларны кочаклый. Авылның атамасы шактый күп тарихи чыганакларда искә алына. 1710 елны Күгәй авылы Свияжск уездының Әрә волостена караган була. Авылның 117 хуҗалыгында 314 ир –ат, 287 хатын – кыз исәпләнелгән.

Авылның хәлле хуҗалары да, ярлылары да шактый булган. Халык тырышып эшләп көн күргән. Авылда салынган он тегермәннәренең саны җидегә җиткән. Әрә елгасы аркылы зур күпер, йон һәм су тегермәннәре салынган. Халык күп төрле һөнәр белән шөгельләнеп көн күргән . Урманнар якын булганга , боярларга урман кисүчеләр, балта осталары, арба-көпчәк ясаучылар, чабата үрүчеләр, тире иләүчеләр хезмәт иткәннәр. Шулай ук кызыл мал алып кайтып сату итүчеләр дә булган. Үз кибете белән сату итүчеләрдән Җиһанша Биктаһиров, Шәмгунов, Сәйфуллин дигән кешеләр булуы билгеле.

Авылда 1877 елда салынган мәчеттә ике мулла булган. Бүгенге көнгә кадәр дәүләт аривында бу турында материал-лар сакланып калган. Хәтта 1892 елларда Күгәй авылының имам – хатибы булган Абделгазиз Шәмсетдиновның фотосүрәте дә сакланган.

Туган авылым тарихының тагын бер вакыйгасын әйтеп үтмичә мөмкин түгел. Авыл аксакаллары сөйләүләре буенча 1912 елда җәендә, шәүвәл аенда чәршәмбе көнне ураза гаете укыганнан сон, кичкә таба авылда каты янгын чыккан. Ут берьюлы авылның ике җирендә кабына. Бу көнне көчле җил дә чыккан. Авылның 90 га якын йорты, мәчете дөрләп янып бетәләр. Халык, янгын кызуына түзә алмыйча кырга чаба. Йортлар белән бергә халыкның ашлыгы да яна. Алар землянкаларда яшәргә мәҗбүр булалар, ачлыктан интегәләр, соранып йөри башлыйлар. Бу турыда заманында бәет тә язылган. Хәзерге вакытта Татарстан Милли китапханәсе Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланыла. Бәет гарәп хәрефләре белән язылган.

Тырыш халык бу авырлыктан да чыга алган. Авыл яңадан торгызыла. Үз тормышы белән яши башлый.

Еллар үтә тора, илдәге яңалыклар безнең авылга да килеп җитә. Революциядән соңгы репрессия җилләре дә кагылмый узмый авылымны. Әзерлекләргә дучар булган авылдашлар-ның бер төркеме сөргенгә озатыла, икенче төркеме кулга алына. Алар арасында 1894 елда туган, мәдрәсәдә дин дәресләре укыткан Шәйхулла Гайнуллин дигән кеше дә булган. Бик зирәк акыллы һәм укый-яза белгәнгә, авылда землемер вазыйфасын башкарган. Моның өчен ул үзе өстәмә җирләр белән бүләкләнгән. Аның истәлеге белән йөртелгән “Шайхулла аланы” дип йөртелгән болын хәзер дә бар. Колхозлашу чоры башлангач, Шәйхулла колхозга керми, аерым хуҗалык булып яши башлый. 1937 елда шуның өчен кулга алына, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән авылдашы-быз 1941 елның 2 февралендә атып үтерелә.

Авылда күмәк хуҗалык 1931 елдның язында оеша. Иң беренчеләрдән булып колхозга 14 хуҗалык керә. Колхозның беренче исеме “Кызыл урманчы”. Беренче колхоз рәисе Сабир Нәҗмиев дигән кеше була. Колхоз әкренләп аякка баса, үз вакытына күрә югары уңышларга да ирешә. 1937 елда колхоз яулаган уңышлары өчен В.И. Ленин һәйкәле белән бүләкләнелә.

Ә авылның беренче мәктәбе 1920 елда ачыла. 1939 елга кадәр башлангыч мәктәп, 1939 елда җиде еллык булып, 1955 елда сигезьеллык мәктәп булып үзгәртелә. Бугенге көндә “Күгәй башлангыч мәктәп, балалар бакчасы” статусы астында эшләп килә.

1930 елларда халык арасында мәдәни-агарту эшләренең аеруча җанланып китә. Бигрәк тә яшьләрнең яңалыкка, мәдәнияткә омтылышы көчле була. Алар кемнең дә булса лапасына җыелып, концертлар куялар, хәтта спектакльләр дә уйныйлар. Бу тамашаларны оештыруда Күгәй авылында туып үскән Гали Хөсәеновның роле зур булган. Сонрак Гали Хөсәенов республикада танылган режиссерлар сафына баса.

1941 елның кара кайгылы 22 июнь иртәсе, әлбәттә, безнең авылны да читләтеп үтмәгән. Авылыбыздан яу кырларына 450 гә якын ир-ат туган илләрен яклап сугышка китәләр. Яуда сынатмаган авылдашларыбыз. Сугыш кырларыннан күкрәк тулы орден-медальләр белән кайткан каһарманнары-быз да шактый. Алар арасында Советлар Союзы Герое Хәлил Хайруллин, “Кызыл йолдыз” ордены кавалерлары - Гариф Җәләлиев, Абдулла Әдиятуллин, Гаязов Габдрахман, Миннулин Вафа, Сәләхев Гәрәфетдин, Әүхәтев Ярхәм. Ватан сугышы ордены кавалеры – Хәйруллин Галим.

Ләкин 250 гә якын авылдашыбызга туган җиренә янадан кайту насыйп булмаган. Алар сугыш кырларында ятып калалар, хәбәрсез югалалар. Күпме гаилә төзелми кала, күпме бала ятим, хатын-кызлар тол калалар. Безнең азатлыгыбыз өчен көрәшүчеләрнең барсы алдында да баш иябез, киләчәк буын да, бүгенге буыннар да аларны онытмаслар, хөрмәт белән искә алырлар.

Сугыштан соңгы чорлар илбездә иң авыр чорларның берсе булган кебек үк безнең авылда да тормыш җиңелләрдән булмый. Әмма тырыш авыл халкы бирешми, яңадан-яңа җиңүләр яулый. Яңа биналар салына башлый. 1945-1946 елларда авылга агач бүрәнәләрдән клуб бинасы салыныла, 1952 елда балалар бакчасы булдырыла. 1960 елларда авыл тормышы акрынлап үзгәрә башлый. Бу елларда авылга электр уты керә. Колхоза иген уңышы күтәрелә, терлекләр саны һәм аларда продукт алу арта, техника базасы арта. Авылда 1966 -1975 еллар арасында яңа мәктәп бинасы, балалар бакчасы, тавык фермасы, терлекчелек йорты, ак он тегермәне, техника паркы, ашлык чистарту комплексы, мәдәният йорты, почта һәм медпункт биналары төзелә. Бу биналарны төзүдә зур тырышлык куйган, бу елларда колхоз рәисе булып эшләгән авылдашыбыз Гайнуллин Галим абый турында әйтеп китмичә мөмкин түгел. Ул бөтен гомерен халыкка хезмәт итеп үткәрә. Лаеклы ялга чыккач та авылга сонгы истәлеге итеп мәчет төзетә. Алты ел буена авылыбызның имам-хатибы вазифасын башкара, авыл балаларына дини дәресләр алып бара. Хезмәтендәге уңышлары өчен Ленин ордены, күп санлы медаль һәм мактау грамоталары белән бүләкләнелә.

Бүгенеге көндә авылым үзенең тырыш халкы

Мин үземнең докладымда сезне авылым тарихы, аның үткәне белән таныштырырга теләдем. Сүземне авылдашыбыз Наил Җәләлиевның шигырь юллары белән тәмамларга телим.

Туган авылыма.

Туган авылым, ямьле урманың

Үтте синдә бала чакларым.

Алан башларың, чишмә суларың,

Онытылмый, һаман күңелдә.

Йөрәк ашкына, ярын сагына-

Күңел тартыла туан авылыма.

Туган авылым, таулар ягы син,

Якты йолдызым, мәхәббәтем син.

Кайтырмын сиңа моңлы җыр булып,

Йөрәк моңнарын җырлармын шунда.





Кулланылган әдәбият:

“Күгәй авылым – яшьлегем хатирәләре” Р. Җәләлеев Казан. “Ихлас” 2017 ел























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!