СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 28.05.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Проект эше: “ Матурлык иленә юл”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сынлы сәнгать күп гасырлар буе үзгәрешләр кичергән. Һәр цивилизациянең үзенә хас сынлы сәнгать үрнәкләрен без хәзердә күрә алабыз. Сынлы сәнгать белән бергә рәсем сәнгате дә төрле үзгәрешләр кичергән. Аның да яңа төрләре барлыкка килгән, гасырлар буе камилләшкән. Без алар  белән алдагы шөгыльләрдә танышып, төрле ысуллар белән рәсем ясарга өйрәтү.

Просмотр содержимого документа
«Проект эше: “ Матурлык иленә юл”»

Каралды: Килешенде: Раслыйм:

башлангыч сыйныф укытучыларының Уку-укыту эшләре буенча директор Мәктәп директоры:

методик берләшмә җитәкчесе: урынбасары: ____________ /Галеев В.Г./

___________ /Гафиуллина Л.Н./ _____________ /Закирова Г.Г./

Беркетмә №1 “14” август 2013 ел. Приказ № 107 “19” август 2013 ел.







Балтач муниципаль районы

МББУ “Куныр урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Проект эше: “ Матурлык иленә юл”

Төзеде : Рамазанова Фәйрүзә Гарифҗан кызы

беренче квалификацион категорияле озайтылган көн төркеме тәрбиячесе





Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, «15» август, 2013

2013




Эчтәлек

I.Оештыру – әзерләнү этабы.

1.1 Проектның темасын нигезләү ............................................................................................................................. 3 – 4

1.2 Уйлану йолдызчыгы ............................................................................................................................................... 5

1.3 Проект эшенә таләпләр.......................................................................... 5

1.4 Рәсем сәнгатенең килеп чыгышы турында тарихы мәгълүмат ..... 6 – 7

II.Технологик этап.

2.1 “Матурлык иленә юл” проектының эш программасы ................ 6 – 16

2.2 Шөгыльләрнең дәрес эшкәртмәләре ............................................ 17 – 51

2.3 Куркынычсызлык кагыйдәләре ................................................................. 52

2.4 Материаллар һәм кораллар .................................................................. 52 – 53

III.Йомгаклау этабы.

3.1 Проект ахырына көтелгән нәтиҗә .................................................... 53

3.2 Кулланылган әдәбият ........................................................................ 54









Оештыру - әзерләнү этабы.

1.1 Проектның темасын нигезләү.

Кече яшьтәге балаларда милли горурлык хисе, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә, үз халкыңның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуда сынлы сәнгатнең әһәмияте бик зур.

Рус язучысы Ф. М. Достоевскийның “Дөньяны матурлык коткарыр!” дигән сүзләр барыбызга да мәгълүм.

Шик юк, бу чыннан да шулай булыр. Аның өчен безгә матурлыкны күрә, аңлый белүчеләрне тәрбияләргә кирәк. Ә үзебез матурлыкны күрә беләбезме соң? Ягъни безнең күңел күзебез ни дәрәҗәдә ачылган? Бары тик күңел күзе белән дөньядагы матурлыкны аңлый белгән кеше генә сәнгать әсәрләре алдында, тын да алмыйча, сәнгатьләр буе басып карап тора ала. Без сәнгать әсәрләрендә сурәтләнгәннәрне, чагылган кичерешләрне аңлый, үзебезнең күңел күзебез аша кичерә беләбезме икән? Нәкъ менә шушы тойгы – кичерешләрнең кешедә тәрбияләнмәве бала күңелен рухи ярлылыкка, кырыслыкка илтә.

Рухи яктан бай, зыялы шәхес тәрбияләү өчен балаларда матурлыкны күрү, сәнгать әсәрләрен аңлый белү хисләре тәрбияләү зарури. Бала күңелендә шушы хисләр тәрбияләгәндә генә табигатькә, җәмгыятькә, башка милләт халыкларына, өлкәннәргә, ата – анага дөрес карашта булган шәхес тәрбияли алабыз.

Дөньякүләм танылган рәссамнар әсәрләре белән беррәттән, татар рәссамнарының да матурлык үрнәге булырдай әсәрләре күп. Димәк, матурлыкка юл ачык.

Балаларда зәвык тәрбияләүдә гамәли сәнгать әсәрләренең ролен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу яктан һәр төбәкнең үз байлыгы бар. Саба ягы – көмеш коючылар белән, Әтнә – шәл бәйләү осталары, Арча – читек чигүчеләр, Балтач районы исә талчыбыктан йорт җиһазлары үрү белән танылган. Татар халкы элек – электән баланы зәвыклы итеп тәрбияләүгә игътибар иткән.

Укырга өйрәнгәнче без башта хәрефләр, авазлар, алардан иҗекләр һәм сүзләр ясарга, аннан соң җөмләләр төзергә өйрәнәбез. Аларны белгәннән соң җөмләләр төзергә өйрәтәбез. Аларны белгәннән соң гына, әйтелгән сүзнең мәгънәсенә төшенәбез. Сәнгать дөньясында да шулай ук: төс, сызыклар, форма, сурәтләү үзенчәлеге – рәссамның теле. Рәсем сәнгате әсәрен тулысы белән аңларга өйрәткәнче, шушы телне балаларга өйрәтү зарур.

Проектта рәсем сәнгатен аңлау өчен бала белергә тиешле мәгълүмат тупланды. Күп еллар балалар белән эшләү тәҗрибәмә таянып язылган проект балаларга төсне кабул итү һәм яраштыру өчен күнегүләр, аннан соңгы бүлекләрдә рәсем сәнгате турында әңгәмә үрнәкләре, сәнгать әсәрләрен караганда кулланырга мөмкин булган методик алымнар күрсәтелде.

Дәрес уңышлы үтсен өчен, мин иҗади эшнең ничек үтәләчәген күз алдына китереп кирәкле материалларны алдан әзерлим. Проектка берничә күмәк иҗади эш үтәү каралган:

  • Көзге яфраклардан келәм ясау (аппликация)

  • Кыш бабай өе (аппликация)

  • Әкияти шәһәре (аппликация - коллаж)

Күмәк эш вакытында укучылар, үзара аңлашып, иптәшләренең иҗади уңышлары белән кызыксынып, дус тату эшләргә өйрәнәләр. Эш күмәк башкарылса да, һәр балага үзе теләгәнчә иҗат итәргә мөмкинлек бирелә.

Сынлы сәнгать татар теле, рус теле һәм табигать белеме, технология белән тыгыз бәйләнештә уздырыла, болай эшләү әйләнә – тирәдәге күренешләрне тирәнтен аңларга һәм табигатьне бербөтен итеп кабул итәргә булыша.

Проект күптөрле темаларны үз эченә ала. Анда татар халкының гореф – гадәтләре, бәйрәмнәре, милли кием үзенчәлекләре, төзелеш, ювелир сәнгате, тукыма һәм агач эшкәртү һөнәрләре белән бәйле темалар бар.

Милли бизәкләрне өйрәнүгә аерым игътибар ителгән. Халык авыз иҗаты, татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә иллюстрацияләр ясала.



Проектның максаты

  • Укучыга иҗади сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, аны иҗади эзләнергә өйрәтү.

  • Баланың сәнгать әсәрләрен тудырудан канәгатьлелек хисе алуына ирешү.

  • Балаларны сынлы сәнгать төрләре һәм үзенчәлекләре белән таныштыру, аларның эчтәлекләрен, сәнгать әсәре буларак сурәтләү алымнарын аңларга өйрәтү, эмоциональ хис – тойгыларны үстерү.



Проектның бурычы

  • Укучыларның мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә, иҗади эшли белү сәләтләрен камилләштерүгә булышлык итү.

  • Үз мөмкинлекләренә ышаныч хисләре тәрбияләү.

  • Мөстәкыйль эшләү, логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә ясый, алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллана белү осталыкларын арттыру.







1.2 Уйлану йолдызчыгы




Проблема кую





Үткәрү формалары


Җиһазлау




Матурлык

иленә

юл”




Куркынычсызлык

кагыйдәләре


Үткәрү вакыты






Кораллар һәм материаллар



Көтелгән нәтиҗә





Теманы сайлау





1.3 Проект эшенә таләпләр


“Матурлык иленә юл” проекты түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:

1). укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп төзелгән;

2). гигиена һәм педагогик таләпләргә нигезләнгән;

3). укучыларның әйләнә – тирә моһит турындагы белемнәрен киңәйтә торган;

4). сынлы сәнгатьнең күптөрлелеге белән таныштыра торган;

5). укучыларда матурлыкка омтылыш тудырып, эстетик яктан зәвыклы бала тәрбияләү;

6). беренче уку елы ахырына балаларда сынлы сәнгать теле турында иң гади күзаллаулар булдыра торган һәм шулар ярдәмендә алар сәнгать әсәрләрен аңларга өйрәнә ала торган итеп төзелгән булырга тиеш.







1.4 Рәсем сәнгатенең килеп чыгышы турында тарихы мәгълүмат

Галимнәрнең тикшерүләре буенча, рәсем сәнгате – таш гасырның ахырында барлыкка килгән. Бу рәсемнәрне сәнгать дип әйтеп булмый әле. Кешеләр эш коралларын камилләштерә барган саен, рәсем сәнгатенә ихтыяҗы туа. Алар иң гади рәсемнәрне тау кыяларына ясый башлыйлар.

Кайбер галимнәр борынгы рәссамнар үзләренең уңышлы чыккан аулары турында истәлек калдырырга теләгәннәр дип саныйлар. Әмма хайван сурәтләре еш кына искесе өстенә икешәр кат төшерелгән. Ул гына да түгел алар кеше күзеннән ерак урыннарга, караңгы тирән мәгарәләргә ясалганнар. Рәсемнәрне бөтен кешегә күрсәтү максаты бөтенләй куелмаган.

Кайбер галимнәр, бәлки, тәҗрибәле аучылар яшьләрне шулай өйрәтергә теләгәннәрдер дип фараз кылалар. Әмма бу ышандырмый. Ул вакытта кечкенә сыннарның һәм гаять зур һәйкәлләрнең пәйда булуын ничек аңлатырга?

Археологлар бик күп тау куышларын тикшерәләр. Алар хезмәт кораллары, сөякләр, борынгы учаклардан калган күмер кисәкләре һәм көл табалар, әмма берәү дә мәгарәләрдә борынгы рәссамнарның рәсемнәренә юлыкмый һәм хәтта алар анда булырга мөмкин дип тә уйламыйлар.

Мәгарәдәге рәсемнәрнең табылуы, чынлап та, дөньякүләм шаккатыргыч вакыйга була. Ә аларны бер бәләкәй кыз ача. 1879 елда Испаниядә була бу хәл.

Ул көнне Альтамира мәгарәсенә археолог Саутуола килә. Ул анда элегрәк тә була һәм таш гасырына караган кораллар таба. Бу юлы ул үзе белән 12 яшьлек кызы Марияне дә ала.

Әтисе фонарь яктысында ташлар җыйган һәм аларны тикшергән арада кыз бөтен тирә – юньне карап чыга. Балалар еш кына өлкәннәр күрмәгән нәрсәләргә дә игътибар итәләр бит.

  • Әти, кара әле, үгезләр! – дип кычкырып җибәрә ул, мәгарәнең түшәменә

күрсәтеп, Сатуола фонарен югарыга юнәлтә. Ул үз күзләренә үзе ышанмый. караңгылыктан кызыл, сары һәм кара буяулар белән ясалган бизоннар, зубрлар, кабан дуңгызлары, боланнар күренә.

Саутуола үзенең ачышы турында белдерә. Әмма аңа ышанмыйлар. Мәгарәдәге рәсемнәрне Саутуола ялланган рәссам ясаган дигән имеш – мимешләр тарала башлый. Галимнең ачышын үзе исән вакытта танымыйлар.

Әмма аның хаклы дәлилләнә. Ул вафат булып җиде ел узганнан соң, бу юлы инде Франциядә яңа мәгарәдәге рәсемнәр табыла һәм аларны тагын өлкәннәр түгел, ә тау куышлары белән кызыксынучан ике кечкенә малай таба.

Борынгы заманнарда кыяга рәсем ясау сәнгатенең гүзәл үрнәкләре, чын җәүһәрләре беренче буларак безнең илдә –Уралда Шулганташ мәгарәсендә табылды. Андагы эчке биек кыя битләренә кызыл буяу белән мамонтлар, атлар һәм мөгезборын сурәтләре ясалган.

1970 нче еллар башында безнең Татарстан җирен дә борынгы кеше ясаган уникаль рәсем табылды. Иделнең уңъяк яры буенда Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы янында, яр астыннан мамонтның казык теше сыныгы килеп чыга. Менә шул тешкә мамонт сурәте ясалган. Болар барысы да безнең ерак бабайларыбыз өчен сәнгать әсәрләрнең ниндидер үзенә бер төрле мәгънәгә ия булуы турында сөйли.

Сынлы сәнгать күп гасырлар буе үзгәрешләр кичергән. Һәр цивилизациянең үзенә хас сынлы сәнгать үрнәкләрен без хәзер дә күрә алабыз. Сынлы сәнгать белән бергә рәсем сәнгате дә төрле үзгәрешләр кичергән. Аның да яңа төрләре барлыкка килгән, гасырлар буе камилләшкән. Без алар белән алдагы шөгыльләрдә танышып, төрле ысуллар белән рәсем ясарга өйрәтү.

Проектны тормышка ашыру

2.1 “Матурлык иленә юл” проектының эш программасы


Тема

Камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Сәг

са

ны

Үткәрү вакыты

Искәрмәләр

План

Факт

1.

Салават күпере нинди төстә?

Укучыларга сынлы сәнгать турында гомуми төшенчә бирү, төп төсләр турында күзаллау булдыру.Палитрада буяуларны катнаштырырга һәм пумала белән эшләү күнекмәләре булдыру. Баланың фантазиясен баету, сәнгать әсәрләрен күрә белү күнекмәләрен үстерү.

1

04.09



2.

Салават күпере фонында портрет ясау.

Укучыларны портрет төшенчәсе белән таныштыру, сынлы сәнгатьнең башка жанрларыннан аерырга өйрәтү. Картинаның эчтәлеген, сәнгати үзенчәлекләрен аңлау күнекмәләре бирү. Баланың фантазиясен баету, сәнгать әсәрләрен күрә белү күнекмәләре үстерү.

1

11.09



3.

Көз – рәссам. Алмалар нинди төстә?


Укучыларны сынлы сәнгатьнең яңа төре – натюрморт белән таныштыру. Буяуларны катнаштыру һәм пумаланы дөрес тоту күнекмәләрен арттыру. Баланың рухи дөньясын баету, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

1

18.09



4.

Көзге букет.

Укучыларны рәссам – флорист иҗаты белән таныштыру.Төсләр телен аңларга, төсләр кушылмасын, картинада яктылык һәм караңгылыкка игътибар итәргә өйрәтү. Укучыларның әйләнә - тирә дөньяны турындагы белемнәрен киңәйтү.

1

25.09



5.

Көз нинди төстә?

Рәсем сәнгате жанрларының күптөрлеге турында сөйләшү, пейзажлы картиналарны карый, аңлый белергә өйрәтү. “Ачык”, “тонык” төсләр, “колорит” төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү. Исаак Левитанның “Алтын көз” картинасы һәм алтын көзне сурәтләүче төсләр белән таныштыру.

1

02.10



6.

Диңгез нинди төстә?

Укучыларны сынлы сәнгатьнең бер төре пейзаж белән таныштыруны дәвам итү.Төсләр ярдәмендә төрле хис – кичерешләрне, кәефне сурәтләү мөмкинлекләрен күрсәтү. Табигатьтәге төсләрнең байлыгы белән хозурлану хисе тәрбияләү.

1

09.10



7.

Нәрсә ул натюрморт?

Рәссам Раушан Якупованың иҗаты һәм натюрморт жанры белән танышуны дәвам итү. Натюрморт жанрын башкалардан аерырга, сәнгати үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Натюрморт ясаганда төсләрнең кәефне чагылдырудагы әһәмиятен

күрергә өйрәтү.

1

16.10



8.

Көзге яфраклардан келәм.

Балаларны әйләнә – тирәдәге матурлык дөньясы белән таныштыруны дәвам итү. Иҗатның күптөрле һәм мавыктыргыч булуы турында күзаллау булдыру. Табигатьтә күргәнне, кичергәнне төсле кәгазь ярдәмендә сурәтләп бирү күнекмәләрен үстерү.

1

23.10



9.

Көзге урманда пәрәвез.

Сәнгатьнең яңа төре – графика үзенчәлекләре, “сызык”, “шрих” төшенчәләре һәм графика сәгатенең мөмкинлекләре белән таныштыру.

Укучыларны рәсем сәнгатенең жанрлары белән таныштыруны дәвам итү. Иҗатның күптөрлелеге һәм мавыктыргыч булуы турында күзаллау булдыру.

1

30.10



10.

Җәнлекләр ясау. Рәссам – анималист кем ул?

Укучыларны “анималистика”, “сюжет” һәм “кәгазь яссылыгы” төшенчәләре белән таныштыру. Гуашь буяулары белән эшләгәндә сәнгатьлелек алымнарын үзләштерү.Сәнгать әсәрен карый, аңлый белү күнекмәләре бирүне дәвам итү.

1

13.11



11.

Әкияти кош.

Рәсем сәнгатенең яңа жанры, татар милли орнаменты төрләре, бизәкләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштыру, көнкүрештә һәм халык иҗатында кулланылышын күрсәтү. Укучыларны милли бизәкләр ясауның иң гади алымнарына өйрәтү. Кәгазьне бөкләп, пөхтә итеп кисү күнекмәләрен ныгыту.

1

20.11



12.

Әкияти чәчәк.

Татар милли орнаменты төрләре, аларның көнкүрештә һәм халык иҗатында кулланылышын турында белемнәрен арттыру.. Рәсем сәнгатенең тәэсирле мөмкинлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Укучыларның әйләнә-тирә дөнья турындагы белемнәрен киңәйтү.

1

27.11



13.

Сылу кызга калфак. Батыр егеткә кәләпүш.

Төсле кәгазьдән бизәк кисү һәм аларны татар милли орнаменты стилендә, композицион һәм колорит үзенчәлекләрен саклап урнаштыру күнекмәләрен ныгыту. Милли орнаментның кием – салым, көнкүрештә декоратив әйберләрне бизәү өчен ничек кулланылуын күрсәтү. Кәгазьне бөкләп, пөхтә итеп кисү күнекмәләрен ныгыту.

1

04.12



14.

Савыт – сабаларда татар халык бизәкләре.


Укучыларда татар халык мирасына кызыксыну, сәнгатьнең үзенчәлекле төре – гамәли сәнгать әйберләре белән таныштыруны дәвам итү. Татарларга хас бизәү үзенчәлекләрен таный белү күнекмәләре бирү. Татар милли бизәкләрен төрле рәсем сәнгате жанрында кулланырга мөмкинлеген күрсәтү.

1

11.12



15

Сылу татар кызы.

Милли бизәк , татар костюмы турында белемнәрен арттыру, рәсем сәнгате жанры буларак, портрет турындагы белемнәрен ныгыту. Алган белемнәргә һәм татар халык әкиятләренә нигезләнеп, балаларны татар кызы портреты ясарга өйрәтү. Балаларның фантазиясен, иҗадый сәләтен үстерү.

1

18.12



16.

Айсылуның бизәнү әйберләре.

Сәнгатьнең балалар өчен яңа төре – зәркан сәнгате белән таныштыру. Зәркан сәнгатенең элекеге үрнәкләрен карый, аның матурлыгын, сәнгати үзенчәлеген күрә белү күнекмәләре тәрбияләү. Бизәкләп кисү алымнарын үзләштерү.

1

25.12



17.

Кышкы пейзаж. Кар нинди төстә?

Пейзаж төшенчәсе белән танышуны дәвам итеп, И.Грабарьнең “Февраль зәңгәрлеге” әсәре белән танышу. Кышкы табигатькә соклану хисләре, сәнгать әсәрләрен таный, аңлый белү күнекмәләре тәрбияләү. Пумала, гуашь буяулары белән эшләү, кирәкле төсмерләрне табу өчен төсләрне палитрада катнаштыру күнекмәләрен камилләштерү.

1

15.01



18.

Кыш бабай портреты.

Рәсем сәнгате жанры буларак, пейзаж турында белемнәрен ныгыту. Кәефне, характерны нинди сәнгать чаралары белән күрсәтергә мөмкинлеген ачыклау. Сюжетка бәйле рәвештә, төсләрне дөрес сайларга, аерым детальләрдән бизәк композицияләре төзергә өйрәтү.

1

22.01



19.

Кыш бабай келәме.


Төсләрнең сиземләү хисләрен үстерү, салкын һәм җылы төс төшенчәләрен ныгыту. Сюжетка бәйле рәвештә, төсләрне дөрес сайларга, аерым детальләрдән бизәк композицияләре төзергә өйрәтү. Табигатьне сурәтләүче рәссамнарның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

1

29.01



20.

Кыш бабай өе.

Сәнгатьнең бер төре буларак архитектура белән таныштыру, йортларның үзенчәлеген аңларга, образын күрә белергә, характерын ачыкларга, аерым персонажларга характерларын яраштырып йорт формасы сайларга өйрәтү. Сюжетка бәйле рәвештә, төсләрне дөрес сайларга, аерым детальләрдән бизәк композицияләре төзергә өйрәтү. Төрле материалларны бизәкләп кисү күнекмәләрен ныгыту.

1

05.02



21.

Кышкы агач.

Укучыларның дәрестә бөкләп, ак кәгазьдән агач силуеты кисү күнекмәләрен булдыру. Рәсем сәнгате әсәрләрендә сурәтләү чараларын күрә белү, кеше кәефенең төрле халәтләре табигатькә дә хас булуына төшендерү. Рәсем сәнгате жанры буларак, пейзаж турында белемнәрен ныгыту.

1

12.02



22.

Мин Кар бабай ясыйм. Автопортрет.

Рәсем сәнгате жанры буларак, пейзаж фонында портрет ясау күнекмәләрен ныгыту. Картинада сурәтләү алымнарын аңларга, сурәтләнгәннәрдән чыгып, елның кайсы фасылы икәнлеген аера белергә өйрәтү. Картинадагы бала халәтен, аның кичерешләрен аңлау күнекмәләре бирү.

1

19.02



23.

Шәһәрдә кышкы төн. Графика.

Укучыларны график рәсем ясау алымнары белән таныштыру. Өстән – өстән генә сызгалап, рәсем ясау алымнары белән танышуны дәвам итү. Рәсем сәнгатендәге төп сурәтләү алымы сызыкның сәнгать әсәрендәге ролен күрергә өйрәтү.


1

26.02



24.

Язгы натюрморт.

Сәнгати үзенчәлекләрне күрә белү күнекмәләрен камилләштерү. Натюрморт жанрын башкалардан аерырга, сәнгати үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Натюрморт ясаганда төсләрнең кәефне чагылдырудагы әһәмиятен күрергә өйрәтү.


1

05.03



25.

Яз көне зоопаркта.

Рәсем ясауның төп этаплары, кәгазь битен тулысынча файдалану, вертикаль яки горизонталь юнәлешендә сурәт төшерү. Җиңелчә генә сызгалап ясаласы объектның якынча урынын билгеләү, композиция, төс сайлау турында белемнәрен гомумиләштерү. Аркылыга, буйга буяу, палитрада төсләрне катнаштырып, яңа төсмерләр табу күнекмәләрен, колорит, нәфис һәм контраст төсләр турында башлангыч төшенчәләрне ныгыту.

1

12.03



26.

Язгы мотивлар. Монотипия.


Графиканың бер төре буларак монотипия турында күзаллау булдыру Иллюстрацияләргә карата кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү, аның эчтәлеген аңларга, сурәтләү чараларын күрә белергә өйрәтү. Балаларның иҗади сәләтләренең яңа мөмкинлекләрен арттыру.

1

19.03



27.

Карт агач. Графика.

Укучыларны графиканың тәэсирле мөмкинлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Әкияти образлар тудыру, аны рәсемдә сурәтләү алымнарын үстерү. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләүне дәвам итү.

1

02.04



28.

Язгы образ – Нәүрүз.

График сурәтләрнең төре турында төшенчәне киңәйтү, балавыз акбурлар белән эшләү күнекмәләре булдыру. Колорит, композиция, төс, графика терминнарын гамәли үзләштерү. Нәүрүз бәйрәменең тарихына кызыксыну уяту.

1

09.04



29.

Габдулла Тукай “Шүрәле”


Татар рәссамнары иҗатына карата кызыксыну уяту, үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әкиятләрдәге яхшы һәм явыз геройларны рәсем сәнгате чаралары белән сурәтләргә өйрәтү. Төсләр ярдәмендә җәйге табигатьне сурәтләү мөмкинлекләрен күрсәтү.

1

16.04



30.

Габдулла Тукай “Су анасы”


Әдәби әсәрләргә иллюстрация ясау күнекмәләрен ныгыту. Укучыларның әкият героена мөнәсәбәтен рәсем сәнгате чаралары белән сурәтләргә өйрәтү. “Шүрәле” әкиятенә ясалган сынлы сәнгать, графика, скульптура әсәрләре белән таныштыру.


2

23.04

30.04



31.

Яз образлары. Туган якның язгы пейзажы.

Укучыларда язгы табигатьнең матурлыгына соклану һәм төсләрнең күптөрлелеге белән хозурлану хисләре уяту.Балаларның әйләнә-тирәнең матурлыгын акварель буяулар ярдәмендә күрсәтү алымнарын ныгыту.

Пейзаж ясауның төп этаплары турында белемнәрне гомумиләштерү.


1

07.05



32 -33.

Әкияти шәһәр. Аппликация.

Укучыларны архитектура, төзелеш төшенчәләре белән таныштыру. Сызымны дөрес уку күнекмәләрен ныгыту, әкияти шәһәр макетын төзергә өйрәтү. Йорт бизәлешендәге элементларның килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.

1

14.05



34.

Иң танылган сәнгать музейларына экскурсия

Укучыларда сынлы сәнгать музейлары турында күзаллау булдыру. Танылган картиналар һәм рәссамнар белән таныштыруны дәвам итү. Сынлы сәнгатькә кызыксыну уяту.

1

21.05



2.3 Куркынычсызлык кагыйдәләре.

Акварель буяулар белән эшләү кагыйдәләре.

  1. Буяр алдыннан пумаланы суга манып алырга һәм артык суны савыт кырыена тидереп саркытырга кирәк.

  2. Дымлы пумала белән үзеңә кирәкле төсне алырга мөмкин.

  3. Буяган вакытта пумаланы бер юнәлештә генә йөртергә кирәк.

  4. Пумалага каты басарга һәм аны тәртипсез рәвештә төрле юнәлешләрдә хәрәкәтләндерергә ярамый. Алай итсәң, пумаланың кыллары буталачак.

  5. Яңа төскә буяр алдыннан, пумаланы чиста суда яхшылап юу мөһим . Әйбәтләп чистартмаган очракта рәсем пычранаячак кына. Шуңа суны да еш алыштырырга кирәк.



Кайчы һәм җилем белән эшләгәндә үтәлешергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре

  1. Эш барышында кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш ятарга тиеш.

  2. Кайчыны идәнгә төшеп китәрлек итеп куймаска кирәк, чөнки ул төшкәндә үзеңә дә, иптәшеңә дә зыян китерергә мөмкин.

  3. Иптәшеңә биргән очракта кайчыны түгәрәк ягы белән сузарга кирәк, ул ябык хәлдә булырга тиеш.

  4. Җилемне иснәмә, кәгазь яки картонга аны бары тик кечкенә пумала ярдәмендә генә тидер.

2.4 Материаллар һәм кораллар.


Графит карандаш – рәсем ясау өчен иң уңайлы коралларның берсе. Аңа күзгә ятышлы соры тон хас. Графит карандаш белән ясаганда килеп чыккан хатаны бетергеч ярдәмендә төзәтеп була. Графит карандашлар төрле катылыкта була – йомшак, уртача һәм бик каты. Аларны махсус номерлар ярдәмендә аералар: 10Т(Н) бик каты, 10М(Н) бик йомшак, уртачасы – ТМ (НВ) йомшаккаты.

Акварель карандашлар – рәссам остаханәсен тагын да баетып җибәрәчәк. Төсле карандашлар кебек, алар белән нәзек сызыклар, штрихлар ясарга мөмкин. Акварель карандашлар белән рәсемне буяп та була.

Пастель – таякчык формасындагы формасындагы кечкенә төсле акбурлар. Ул гади акбурга охшаган, ләкин төсләр гаммасының күпкырлылыгы белән аерылып тора

Күмер – тал һәм каенның нәзек ботакларын яндыргач, рәсем ясау күмере барлыкка килә. Күмер порошогыннан прессланган күмер ясыйлар. Күмер белән рәсем ясау өчен көпшәк кәгазь күмер, йомшак чүпрәк, бетергеч, мамык яки пумала кисәге (рәсемне каралту өчен) кирәк була.

Сангина – кишер төсендәге прессланган таякчык, пастельгә охшаган, ләкин тагын да йомшаграк. Сагина белән эшләгәндә, пөхтә һәм төгәл булырга кирәк. Аны төзәтеп булмый, бетергеч ярдәмендә чистартырга авыр.

Фломастерлар белән эшләгәндә төгәллек кирәк, чөнки ясалган рәсемне үзгәртеп тә, бетергеч белән бетереп тә булмаячак.

Тушь төгәл сызыклар сызар өчен иң яхшы техник чара булып санала. Тушь белән ясау рәсемгә нәфис төгәллек бирә.

Акварель буяулар рәсемне төсле итә. Төсле порошок формасындагы пигментларны буяу дип атыйлар. Акварель буяулар белән эш иткәндә, коры яисә суга манылган пумаладан файдаланалар. Акварель буяулар белән ясалган рәсемнәрне төзәтеп булмый диярлек.

Пумалаларның иң югары сыйфатлысы төкләр кеш һәм азия чәшкәсенең койрыгыннан алына. Мондый пумалалар кыйммәт була, тик дөрес сакланганда алар сиңа озак еллар хезмәт итәчәк.

Йомгаклау этабы.

3.1 Проект ахырына көтелгән нәтиҗә

  • Укучыларда рәсем сәнгатенең төрләре турында күзаллау һәм аларны аера белү күнекмәләре булдыру.

  • Укучыларда үзләренең табигый сәләтләрен даими үстереп торырга һәм үзенең белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә омтылыш булдыру.

  • Балаларда бирелгән темага күчереп рәсем ясау күнекмәләре генә түгел, уйлап чыгарып, иҗади рәсем ясау күнекмәләре булдыру.

  • Матурлыкны күрә белергә, үз куллары белән гүзәллек тудырырга омтылып яшәү күнекмәләре булдыру

3.2 Кулланылган әдәбият

1. Э.Т.Нигматуллина “Рәсем ясарга өйрәнәбез”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2010

2. О.В. Свиридова “Изобразительное искусство”, издательство “Учитель”,

г. Волгоград, 2008

3. С.Б. Дроздова “Изобразительное исскуство”, издательство “Учитель – АСТ”, 2004

4. В.С.Кузкин, Э.И.Кубышкина “Изобразительное искусство: 1 класс: книга для учителя - М:. “Дрофа”, 2011

5.Р.Г.Фәхретдинов “Татар халкы һәм Татарстан Тарихы”, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1997

6.Р.К.Әхмәтҗанова “Матурлык иленә юл” Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2001

7.“Казан” журналы, август, сентябрь, 2006

8. Нурзия Сергеева “Татар чигүе”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты , 2005

9.“Мәгариф” журналы, № 7 -12, 1999

10.“Мәгариф” журналы, № 1- 4, 2000

11. Валеев Ф.Х. “Народное декоративное искусство Татарстана”, Казань,Татар. кн.

изд - во,1984



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!

Закрыть через 5 секунд
Комплекты для работы учителя