СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Р.Вәлиев шигърияте

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Р.Вәлиев шигърияте»


Тема:Р.Вәлиев шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләре


Эчтәлек

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

2.1 Разил Вәлиев шигъриятенең тел-стиль чаралары

3. Йомгаклау.

4. Файдаланган әдәбият.

Кереш

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Разил башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр,хикәяләр иҗат итә. Озакламый беренче шигырьләре район газетасында басылып чыга. 1965 елда Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Икенче курста укып йөргән җирннән,университетны ташлый да, Мәскәүгә барып, М. Горький исемендәге Әдәбият институтына барып керә.

1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатип. Шушы чорда ул нәни дусларына атап ике шигъри китап һәм проза әсәрләре бастыра. Дөнья халыклары әкиятләрен тәрҗемә итә башлый, А.Экзюпериның “Нәни принц”, К.Дойльның “Баскервильләр эте”, Р.Киплингның “Маугли”әсәрләрен татар укучыларына ирештерә. Шул елларда иҗат иткән җырлары һәм “Яшьлек килә” повесте өчен 1982 елда аңа республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә. 1981-1984елларда Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры.

Р. Вәлиевның иҗаты күпкырлы, бу эшемдә мин Разил Вәлиев шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куйдым.

Фәнни-тикшеренү эшен башкаруга түбәндәге бурчычлар билгеләдем:

  • Р. Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү;

  • китапханәләрдән язучы турында өстәмә мәгълүмат туплау;

  • Разил Вәлиев шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү

Бу эшнең өйрәнү һәм тикшеренү объекты: авторның басылып чыккан китаплары, замандашлары тарафыннан иҗатына, китапларына карата әйтелгән фикерләр,матбугат битләрендә басылган мәкаләләр, кулъязмалары.

Төп өлеш

Разил Вәлиев шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләре

Шигърият – халкыбызның бай һәм саекмас изге чишмәсе ул. Чын шигъри текст ул – укучының күңелендә эстетик канәгатьләнү тудыра, чынбарлыкның, күренешнең йөзен ачып бирә торган сөйләм сәнгате. Шигъри телдә образлылык өстенлек итә һәм ул укучыга теге яки бу тормыш күренешләрен җиткерә. Разил Вәлиев – гади сүзләр ярдәмендә образ тудыра алучы оста шагыйрь. Мондый шигырьләре аның башлыча балалар өчен язылган яки татар халык җырлары мотивлары кергән әсәрләрдә күзәтелә.

Шигъри текстның образлылыгын тудыру өчен, Разил Вәлиев күптөрле лексик берәмлекләр куллана. Моның өчен ул сүзнең эчке формасын һәм мәгънәви ягын эшкә җигә. Һәр очракта автор предмет һәм күренешләрнең лексик берәмлекләрдә чагылган эчке җисемнәрен ачып бирә һәм шуның белән үзенең чынбарлык турында булган индивидуаль фикерен, күзаллавын укучыга түкми – чәчми җиткерә. Мәсәлән, “Алма”шигыре:

Алма өзелеп төште

Кызның уч төбенә.

Кем ташлады аны,

Кем ташлады?

Толымнарның тынычлыгын алды

Кем ул анда, кем ул?

Керфекләргә таң чыклары тезде

Кем ул анда, кем ул?

  • Синме бу?

  • Килдеңме?

  • Синме?

Беркем дә юк,

Бернәрсә юк –

Бары җил генә...

Уч төбендәге алма

Тәгәрәде җиргә.

Биредә кызның эчке кичерешләре турында аерым бер сүз дә юк. Шулай да укучы өчен лирик геройның мәхәббәткә сусаганы, өметләнгәне, ниһаять, шул өметнең чәлпәрәмә килүе ачык тасвирланган. Шигырь күңел тулырлык дәрәҗәдә хисле яңгырый. Кыска гына сораулардан торган юллар шигырьдәге киеренкелекне арттыра, укучы лирик герой белән бергә нәрсәгәдер өметләнә үк башлый. Ләкин киләсе юлда шагыйрь:

Беркем дә юк,

Бернәрсә юк –

Бары җил генә... – дип, укучының өметен кисә.

Өметнең тәмам өзелүе шигырьнең соңгы юлларында гап-гади сүзләр ярдәмендә аңлатыла.

Разил Вәливнең җыр өчен язган шигырьләренә татар халык мотивларын бик оста кертә, шуңа күрә дә аның күп кенә шигырьләре халык җырларына әверелеп китә. Мәсәлән, халык көенә җырлана торган “Таң җыры”:

Уңда юллар, сулда юллар...

Юлларга кемнәр чыгар?

Таңда егет җырлап узса,

Кыз күңеле ничек чыдар?

Егет китәр еракларга,

Эзләрен яңгыр юар.

Кыз көн саен чиләк асып,

Авыл башына чыгар.

Халык авыз иҗатына хас гадилек, сүзләрнең туры мәгънәдә куллануы әлеге шигырьгә лиризм өсти. Шул ук вакытта шигырь эчтәлегендә сугыш китергән кайгы, тилмереп көтү мотивлары гап-гади сүзләр ярдәмендә бирелгән. “Юл” сүзе үзенең төп мәгънәсе белән беррәттән “аерылу, китү” төшенчәләрен белдерә. Ә озатып калучы кызлар өчен юл ул – сөйгән ярны көтү, өмет, ышаныч символы була һәм образ тудыруда зур роль уйный.

Разил Вәлиев балалар өчен күп шигырьләр иҗат иткән. Ул сабыйлар теле белән балалар дөньясы өчен мөһим вакыйгаларны нәниләргә хас табигыйлек белән тасвирлый. Бернинди күпертелгән троплар да, сурәтләү чаралары булмавы шигырьләрнең образлылыгына комачауламый. Шагыйрь балаларга хас беркатлылык белән фикер йөртергә сәләтле.

“Трамвайда” шигырендә автор, ритм һәм фонетик стилистика мөмкинлекләреннән урынлы һәм оста файдаланып, трамвайның йөрү рәвешен сурәтләгән:

Ике йөрәк залп бирә:

Дөп тә, дөп тә дөп.

Иреннәре пешкән чия.

Их, алсаң өзеп!

Дыңгы-дыңгыр,

Шалты-шолтыр,

Шыгыр-шыгыр,

Шалт!

Т-п, т-р авазларының оста кулланылышы трамвай йөрешен хәтерләтә.

Разил Вәлиев шигъриятендә синонимнардан киң файдалана. Синонимнарны күбесенчә градация алымы белән бергә куллана. Риторик сораулар, кабатлаулар, мәгънәләре охшаш сүзләрнең бер-бер артлы килүе шигырьләрне тәэсирле, эмоциональ итә.

Җир нарасый, сабый бала кебек

Юынды да һаман юынды.

Чистардымы ләкин пычрагыннан...

... Мин югалттым бугай юлымны. (“Көз”)

Монда автор синонимнар аша Җиргә карата үзенең кечкенә балаларны яраткан кебек җылы хисләрен, мәхәббәтен күрсәтә.

Мәсәлән, “Казан вокзалы” шигырендә

Ниләр уйлый Мәскәү бу көннәрдә?

Ниләр уйлый Казан вокзалы?

Хәнҗәр кебек яткан рельсларның

Йөрәгемдә очы, азагы.

Лирик геройның тирән кичерешләре риторик сораулар аша бирелгән. Рельсларны хәнҗәр белән чагыштыру да шигырьнең эмоциональлеген арттыра.

Разил Вәлиевнең “Бумеранг” шигыреннән тәнне чемердәтә торган киеренкелек саркып тора. Бу эффектка, әлбәттә, дус-дошман антонимнарының килүе, пауза, кабатлаулар, “кайттылар, аттылар” сүзләрендә тартыкларның кабатлануы сәбәпче булып тора.

Ташладым мин юлда дусларымны...

Дошман булып кире кайттылар.

Кайттылар да ялгышларым җыеп,

Таш урынына йөзгә аттылар.

Разил Вәлиевнең шигъри стиленә образ тудыру чаралары белән үрелеп бирелгән тасвирлау хас. Әдип эпитет, метафора, чагыштырулар ярдәмендә тере картина иҗат итә сыман. Мәсәлән, “Без-кояш балалары”

Җирдә туып үссәк тә без,

Хыяллар гел югары.

Алсу битләр – ал кояштай,

Без – кояш балалары!


Йомгаклау

“ Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр. Разилнең шигырьләрен, җырларын тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда мин шул турыда уйладым. Аның һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман...”-дип язган Илһам Шакиров.

Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм, чөнки Р.Вәлиев:

  • балалар тормышын, аларның уй-теләкләрен һәм гомумән бала характерен шагыйрь йөрәге аша уздырып укучыларына җиткерә;

  • яшь каләм ияләренә илһам өстәүче, балаларның сәләтен ачуга зур хезмәт куйган шәхес булуына төшендем;

  • В. Вәлиев - тәрҗемә остасы, балаларга дөнья халыклары әкиятләре белән танышу мөкинлеге биргән язучы;

  • балалар дөньясын җыр сәнгате аша ачуга үзеннән өлеш керткән язучы ул Разил Вәлиев

  • аның шигырьләре – тәрбия чыганагы. Шигырьләре изгелеккә, яхшылыкка өндиләр, олы тормышка туры һәм дөрес юл күрсәтәләр;

  • Р. Вәлиевнең шигырьләре балалар күңелендә шигърияткә тартылу хисе уята, иҗади фикер йөртергә өйрәтә.

Йөрәгендә шигырь утын саклап яшәүче Разил Вәлиев кебек шәхесләребез барында изге чишмәләр саекмас, аларның шифалы суы киләчәк буыннарның җанын саф хисләр белән гел сугарып торыр, дип ышанам.





















Кулланылган әдәбият:

1. “Идел”журналы №1 2017

1. “Мәйдан” журналы №6 2005

2.Р.Вәлиев: Минем чорым – минем җырым... Казан Татарстан китап нәшрияты, 2012.

3.Р.Вәлиев.Сайланма әсәрләр.Казан “Милли китап”нәшрияты,1999
































Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр. Разилнең шигырьләрен, җырларын тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда мин шул турыда уйладым. Аның һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман.

Туган як! Кеше беркайчан да туган ягын онытмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Разил Вәлиев тә туган ягын, үскән җирен бервакытта да онытмый.Аның иҗатында әлеге темалар кызыл җеп булып сузылып баралар. “Кайтам инде дөня урап” шигыре нәкъ шул турыда, әсәрне Таһирова Зөһрә укый.

- Разил абыйның сүзләренә язылган 200дән артык җыр бар. Хәйбуллина Рүзилә башкаруында “Ядкарь “ җыры.

- Разил әфәнде заман сулышын тоеп, яшьләрнең киләчәктә җирдә телебезне, илебезне, мәдәниятыбызны алга җибәреп, гореф - гадәтләребезне, йолаларыбызны дөньяга танытачакларына ышанып яшәүче әдибебез. Ләкин татар егете кайда гына булмасын, нинди генә хезмәт башкармасын туган җиренә тартыла. Абдуллин Илназ “Егет икән, әйдә егет булыйк...”шигырен сөйләп үтәр.

- Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән. Разил Вәлиевнең әниләргә багышланган бик күп шигырләре, җырлары бар. Менә ул әнисе Таһирә апага хат яза. (видео “Әнкәйгә хат”).

- Шагыйрә, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның Разил Вәлиев шигырләренә язылган җырлар турында бик матур сүзләре бар. Әйдәгез бу сүзләрнең чынбарлыкка туры килүенә тагын бер тапкыр ышаныйк әле. Фәйзетдинова Сабина башкаруында “Таң җыры” яңгырый.

Разил абый тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Аның тәрҗемәсендә без Сергей Есенин, Рәсүл Гамзатов, Михаил Лермонтов, Генрих Гейне һ.б бик күп авторларның әсәрләрен укый алабыз. Ә хәзер исә Разил әфәнденең үз шигырен рус телендә тыңлап узыйк. (Эмиль Такачев “Гармонь” шигырен сөйли )

- Разил абый Вәлиевнең оныгы, 2009 елда дөньяның иң яшь гүзәл сылу кызы исеменә лаек булган Җәмилә Җиһаншина, белүебезчә, биергә ярата, Разил әфәнде татар милли рухын парламентта һәм әсәрләрендә генә яклап һәм саклап калмый, ә аны гаиләдә дә сеңдерә, оныкларына да күчерә.Игътибарыгызга татар халык биюе.

  Разил абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары, драма әсәрләре белән дә. халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты. Бүген без аның шигрияте турында гына сүз алып бардык. Ә проза әсәрләре, сәясәт өлкәсендәге эшчәнлеге турында Разил абый безгә, бәлки, үзе сөйләр? 

Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язма­лары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басыла­лар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. жур­налларда), күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр ка­бырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шун­нан соңгы елларда янә унлап шигъри китабы – кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без – кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле юбилей җыентыгы дөнья күрә.

Р.Вәлиев – нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлек­ле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Р.Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урын­нарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.

Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт ко­яшы» (1968) исемле язу стиле белән гаять үзенчәлекле беренче повестен­нан соң ул «Яшисе килә» һәм тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга нисбәтән «Мирас» романын тәмамлый, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте ми­нем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм дра­маларын иҗат итә. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда, менә-менә шартларга торган гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, иптәшләрен үлемнән саклап калган Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Р.Вәлиевкә М.Җәлил исе­мендәге Республика яшьләр премиясе бирелә.

Р.Вәлиевнең чәчмә әсәрләрендәге кеше образлары психологик планда тасвирлануы белән үзенчәлекле, әдипнең геройлары, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз күңелләрендә, үз эчләрендә казыналар, тормыш мәгънәсен аңларга тырышалар, җәмгыятьтә, дөньяда үз урыннарын табарга омтыла­лар, шуның өчен көрәшәләр».

Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла тор­ган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте»(1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.

 Разил Вәлиев башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза, хикәяләр иҗат итә. Озакламый аның беренче шигырьләре район газетасында басылып чыга. Үзенең иң беренче җитди иҗат мәктәбе дип ул Чаллы район газетасы каршында эшләүче әдәби түгәрәккә йөргән елларын саный. Шигырьләре республика матбугатында басылып, төрле иҗади бәйгеләрдә, бәхәсләрдә, очрашуларда шактый чарлангач, ул, яшьтәшләрен бераз аптырашта калдырып, икенче курста укып йөргән җиреннән университетны ташлый да Мәскәунең М.Горький исемендәге Әдәбият институтына яңадан беренче курска барып керә. 
    Әдәбият институтында Разилнең киләчәк иҗатына юнәлеш бирүче кешеләрнең берсе атаклы шагыйрь Лев Ошанин була. Бөтен дөньяга танылган җырлар авторы белән биш ел буена аралашып, иҗади бәйләнештә яшәү эзсез калмый, Рәзил үзе дә җырлар яза башлый. 
    Ә инде атаклы җырчыбыз Илһам Шакиров белән танышып, аның киңәше белән "Дулкын", "Таң җыры", "Бер алманы бишкә бүләек" кебек җырлары дөньяга килгәч, Разил башы-аягы белән җыр дөньясына кереп чума. 
    Рәзил Вәлиевнең "Зәңгәр кабырчыклар" исемле беренче шигырьләр җыентыгы Мәскәүдә укыган чакта басылып чыга. Мәскәүдә укыган елларда Рәзил Вәлиев драматургия өлкәсендә дә каләм сынап карый: аның телевизион фильм өчен язган "Яшел күзле такси" дигән сценарие институт күләмендә үткәрелгән конкурста беренче урынны ала. 
    Әдәбият институтында укыган чордан башлап бүгенге көнгә кадәр Разил әлеге өч жанрда — поэзия, проза, драматургия жанрларында иҗат итә. Ләкин кайсы гына жанрда эшләсә дә, ул иң элек шагыйрь булып кала. Аның проза әсәрләре үзләренең шигъри теле, образларга бай булуы белән аерылып торалар. Ә җырлы-моңлы пьеса-спектакльләре театр сәхнәләреннән төшми... 1972 елда әле генә Әдәбият институтын тәмамлаган Разил Казанга кайтып "Ялкын" журналында башта әдәби хезмәткәр, аннары — бүлек мөдире, соңрак җаваплы сәркатип булып эшли. Шушы чорда ул күбрәк балалар өчен язган әсәрләре белән матбугатта күренә, нәни дусларына атап ике шигъри китап һәм проза әсәрләре бастыра. Шул елларда иҗат иткән җырлары һәм "Яшисе килә" повесте өчен 1982 елда аңа республикабызның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелә. 
    Чаллы шәһәрендә язучылар оешмасы ачылгач, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Разил Вәлиевне аның җитәкчесе итеп билгели һәм 1965 елда Чаллы белән саубуллашып Казанга юл тоткан егет, уналты ел узганнан соң, 1981 елның язында яңадан туган якларына кайтып төшә. 
    1984 елда Татарстан язучылары съездында Разил Вәлиев Язучылар берлеге идарәсенең рәис урынбасары итеп сайлана. Чаллыдагы кебек, ул 
    монда да тыныч кына кабинетта утырып тора алмый: төрле республикалар 
    да татар әдәбияты атналыклары, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә та 
    тар шигыре һәм җырына багышланган кичәләр оештыруда актив катнаша, язучылар өчен Комлев урамындагы йортны алу артыннан көне-төне чаба. 
    Разил Вәлиев, кайда гына яшәсә дә, туган ягы Түбән Кама белән даими элемтәдә тора. Ул Түбән Кама районы һәм шәһәре мәктәпләрендә ел саен "иң яхшы укучыга" шәхси премияләрен тапшыра. 
    1986 елдан 2000 елга кадәр Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсе директоры булып эшләде. Ул эшләгән чорда республикабызның баш китапханәсе татар китабын туплап, өйрәнеп, пропагандалап торучы фәнни оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелде. 2000 елда аны Милли китапханәнең Химаячеләр шурасы рәисе итеп сайлап куйдылар. 1990 елдан бүгенгә кадәр Разил Вәлиев — Татарстанның халык депутаты, 1992-1995 елларда Татарстан Югары Советының милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссия рәисе, Президиум әгъзасы булды, 2000 елда Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе, Президиум әгъзасы итеп сайланды. 1997 елда аңа Россия Гуманитар Фәннәр Академиясе академигы дигән мактаулы исем бирелде. Разил Вәлиевне хәзер Татарстанда гына түгел, дөньяның башка төбәкләрендә дә беләләр, аны һәрдаим халыкара форумнарга, симпозиумнарга чакырып торалар. Соңгы елларда гына ул АКШ, Канада, Англия, Төркия, Польша, Израиль, Кытай, Испаниядә узган фәнни-иҗади форумнарда катнашып, анда Татарстан вәкиле буларак чыгышлар ясады. 
    Ике дистәдән артык китап, дүрт пьеса, йөзләгән җырлар авторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев-нең татар милләте, татар тарихы, татар мәдәнияте өчен янып йөрүенә, бу өлкәдә куйган хезмәтләренә дөнья җәмәгатьчелеге дә югары бәя бирде. Ул "Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен" Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. АКШның һәм Англиянең биографик үзәкләре Разил Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайладылар, дөньякүләм танылган "Кем ул кем" дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгардылар. Ә 1993 елда АКШның Төньяк Каролина шәһәрендәге биографик институт Разил Вәлиевкә "XX гасыр кешесе" дигән мактаулы исем бирде. 


Эчтәлек

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

2.1 Р. Вәлиев - шигъриятендә балалар дөньясының чагылышы.

2.2 Р. Вәлиев- әкиятче.

2.3 Шигърияте – җырларда.

3. Р. Вәлиев – балалар иҗатына илһам өстәүче.

4. Йомгаклау.

5. Файдаланган әдәбият.


       




Кереш

Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул.

Г.Тукай.

Әйе, безнең татар халкы бөек шәхесләргә, талант ияләренә, үлмәс әсәрләр иҗат итүче шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга бик бай. Шулар арасыннан Түбән Кама төбәгендә туган, шагыйрь,прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, балалар язучысы - Разил Вәлиев.

Замандашыбыз Рәзил Вәлиев турында җыеп кына сүз әйтү җиңел эш түгел. Моның өчен аның үзе кебек, яшәешебезнең төрле өлкәләрен биш бармагың кебек белергә, ул кичергәннәрне күңелең белән кичерергә кирәк. Рәзил Вәлиев иҗатын сәяси эшчәнлегеннән, ә сәяси эшчәнлеген иҗатыннан аерып карап булмыйдыр.

Шулай да, кеше дөньяга сәясәтче булып аваз салмый, бик сирәк кенә булса да, кеше шагыйрь булып туа.

Рәзил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы

Шагыйрнең балалар тормышын, аларның уй-теләкләрен шагырь йөрәге аша уздырып үтемле итеп укучыларын җиткерүе, шигырләренең бик күп темаларны яктыртуы, дөнья халыклары әкиятләре белән татар балаларын таныштыруы, балалар өчен көйгә салынган шигырләре, яшь каләм ияләренә илһам ялкыны салучы шәхес булуын фәнни эшемдә яктырту актуаль

мәсьәләләрнең берсе дип саныйм.


Р. Вәлиевның иҗаты күпкырлы, бу эшемдә мин Разил Вәлиев шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүне максат итеп куйдым.

Фәнни-тикшеренү эшен башкаруга түбәндәге бурчычлар билгеләдем:

  • Р. Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү;

  • китапханәләрдән язучы турында өстәмә мәгълүмат туплау;

  • Разил Вәлиев шигъриятенең тел-стиль үзенчәлекләрен өйрән


Бу эшнең өйрәнү һәм тикшеренү объекты: авторның басылып чыккан китаплары, замандашлары тарафыннан иҗатына, китапларына карата әйтелгән фикерләр, матбугат битләрендә басылган мәкаләләр, кулъязмалары.




















Төп өлеш

2.1 Р. Вәлиев- шигъриятендә балалар дөньясының чагылышы

В. Вәлиев балалар, аларның уй- теләкләрен яхшы тоя һәм шуларны шагыйрь йөрәге аша уздырып, җанлы тасвир һәм характерлар аша үтемле итеп балаларга җиткерегә тырыша.

“Без- табигать балалары”, “Без- кояш балалары” шигырендә балаларны кояш, табигать белән тиңли, аларның хыял дөньясын ачып бирә.

Җирдә туып үссәк тә без,

Хыяллар гел югары.

Алсу битләр- ал кояштай,

Без- кояш балалары!1

Шулай ук кояшның бар жиһанны жылытуын, кешеләргә шатлык өләшүен, тургайларның, агачларның бәйрәм көткән кебек май кояшына сөенүләре турында яза.

Июнь булып, хәтта июнь

Май аена карап көнләшә.

... Май кояшы, һәр өй саен кереп,

Кешеләргә шатлык өләшә. 2

Табигать, тирә-юнь, кош-корт, җәнлекләр тормышын сурәтләгәндә дә тәрбия, белем, матурлыкны күрә белү һәм аңларга өйрәтү максатын күздә тотып эш итә. Шигырьләр сабыйларча эчкерсезлек, соклану, кош-корт тормышы турындагы мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы: ”Чыпчык”, ”Кысла”, “Саескан”, “Карга белән кәҗә”, “Әтәч”, ”Мәҗлес”, ”Гөлҗимеш”.

В. Вәлиевнең табигать турында шигырьләре үзенең җанлылыгы, матурлыгы белән аерылып тора һәм игътибарны җәлеп итә. ”Кыш”, “Урманда”, ”Кошлар кайта”, “Мәңгелек яз”, ”Таң”, “Туган ягым” шигырләрендә табигатькә соклану, аның байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияли.

“Хуш киләсез!”- дигән кебек,

Тиен җиргә сикерә.

...Мин бәхетле, Туган ягым,

Сине сөйгәнгә күрә.3

Р.Вәлиев “Балачак ялкыны”, ”Балачакны сагыну”, “Балачагым” шигырьләрендә үзенең бала чагын сагына, шул чор балаларының рухи ныклыгын бирергә тырыша.

Разил абый үзенең шигырьләре аша балаларны яхшыдан-яманны актан-караны, чын гүзәллектән ялганны аерырга өйрәтә, тәртипле, тәрбияле балалар булып үсәргә чакыра. Шул ук вакытта шигырьдәге вакыйгаларны кызыклы итеп бирә.

Кызлар көлде.

Ул кычкырды:

“Мин куркак түгел алай.

Мин бит сыерга юл бирдем,

Мин- тәрбияле малай”4

Балалар - кызыксынучан, күренешләрне белергә, аңларга омтылалар. Шунлыктан күп вакыт уйланалар, сорауларга җавап эзлиләр. Язучы үзенең “Әлифба”,” Соңгы кыңгырау” исемле шигырләре аша белем алырга чакыра.

Җир йөзенә иң кадерле кеше - әни. “Ярата икән әни” шигырендә ана һәм бала мәхәббәтен яктыртканда ана сүзләренә зур әһәмият бирә, әниләребезне акыллы бул, яхшы укы дигән сүзләрен тыңларга, аларны хөрмәтләргә куша.

Акыллы бул, яхшы укы,

Олыла икән дәүне.

Үз халкыңа дан китерсәң,

Ярата икән әни.5

Аның иҗатында Татарстаныбыз, туып-үскән җирең, татар милләте белән горурлану хисләре чагыла. Безгә дә татар халкының лаеклы уллары булып үсәргә өнди.

Без- дусларга ак күгәрчен,

Дошманнарга арыслан.

Безгә шундый иман бирдең,

Көч бирдең, Татарстан6

Р.Вәлиевнең шигъри каләме табигатебезне сакларга, иң газиз кешеләребез- әниләребезгә карата мәрхәмәтле булырга, акыллы, тәртипле, үз туган телен, туган җирен ярататучы уллар- кызлар булып үсәргә чакыра.

2.2 Р. Вәлиев- әкиятче

“Әкият - иң яраткан жанрым. Китапка гашыйк булуым шуннан башланды. Мәктәптә укыган чакта татар халык әкиятләренең рәсемнәр белән искиткеч матур итеп бизәлгән ике томлыгы дөнья күрде. Алардан аерыла алмадым, йотлыгып укыдым, китап җене шунда кагылды”,7- дип яза Разил Вәлиев “Моңсу булса, әкият укыйм” исемле язмада. Ике дистә елдан артык “Ялкын” журналының һәр санында ахырдан икенче битендә дөнья халыклары әкиятләре чыгып бара. Аның идея авторы һәм башкаручысы - шагыйрь Разил Вәлиев. Ул 200 дән артык әкият тәрҗемә иткән инде. Кулымда Р. Вәлиев тәрҗемә иткән дөнья халыклары әкиятләре тупланган “Ай юрганы” китабы. Әкият китабы аша без дөнья халыклары әкиятләре белән танышабыз. Нинди генә халыкларның әкиятләре тупланмаган биредә: абхаз, авар, албан, алтай, әфган, болгар, япон, чех .

Әлеге әкиятләрне укып шул халыкларның тормыш – көнкүреше, яшәве белән якыннанрак танышасың, шул илләргә барып кайткан кебек буласың. Бу мөмкинлекне безгә язучы Разил Вәлиев ачты. Балалар да, олылар да дөнья халыкларының фольклоры белән Р. Вәлиев каләме аша таныша баралар. Вакыт, көч, талант таләп итә торган игелекле гамәл башкарган Разил абыйның хезмәте мактауга лаек. Ә иң мөһиме: без, балалар, дөнья халыклары әкиятләрен үз ана телебездә укый алабыз.

“Үзбәк, кыргыз, казах, төрек телләреннән турыдан-туры тәрҗемә итәм. Француздан хатыным булыша, ул телне камил белә. Инглиз әкиятләрен русча укып тормыйбыз, оригиналдан тәрҗемә итәбез, бу эштә кызым булыша. Немец әкиятләрен язганда оныгым Камилә ярдәмгә килә”,-дип яза ул.

“Әкият сине нәрсәгә өйрәтте?”,- дип сорый укытучы апа. “Хуҗа Шардан хәйләсе” исемле әкият кеше әйберенә кызыкмаска өйрәтә, чиста, ак күңелле кеше булып яшәрә чакыра. Әкиятнең эчтәлегендә әкияти образ буларак бирелгән җайдак әйткән мәкаль бик туры килеп тора: “Кеше малын алган- үзе коры калган”

“Ата хакы” дип исемләнгән чех халык әкиятендә әти- әни сүзен тыңларга, алар кушканны үтәргә чакыра. Урманда адашып калган кенәзгә керпе юл күрсәтә һәм үзенә кияүгә кенәзнең бер кызын сорый. ”Ата хакы- минем өчен иң олы хак. Әгәр керпе әтиемне үлемнән коткарган икән, димәк, ул минем ирем булырга лаек”,- дип пышылдый кече кыз һәм керпегә кияүгә чыккан. Ә керпе бик матур баһадир егеткә әверелә һәм алар тигез, матур гомер кичерәләр.

Р. Вәлиев әкият аша безне хыялланырга, матур гамәлләр кыларга өнди. Китапның кайсы гына битен ачсаң да, безне могҗизалы, серле, мавыктыргыч дөнья ачыла. Төрле халыкларның әкиятләре безне бары тик яхшылыкка, кеше әйберенә тимәскә, дус-тату булырга, белем алырга, әти - әниләребезне хөрмәт итеп яшәргә чакыра.

2.3 Шигърияте – җырларда

Р.Вәлиевнең шигырьләренә музыка язылган. Без ул җырларны радо- телеведениедән, концертларда, аудио һәм видиоязмаларда, бәйрәмнәрдә ишетеп сокланабыз, үзебез дә җырлыйбыз.

Разил Вәлиевнең “Кояшлы җыр” исемле балалар өчен язылган җырлар китабын укып чыккач, төрле темаларны яктыртуына сокланасың. Туган җиребезнең гүзәл табигатенә (“Яз җыры”, “Саескан”, “Урманда”, “Таң”) карата ярату чагыла. Ә инде мәктәп тормышына багышланганнары (“Әлифба”, “Соңгы кыңгырау”) нәкъ менә безнең сыйныф укучылары турында язылган кебек.

Бөтенесен искә төшерде күк

Кыңгырауның моңлы тавышы...

Шушы мәктәп, шушы сыйныф безгә

Күпме якын дуслар табышты8

Чыннан да, һәрбер кеше күңеленә Әлифба китабы иң якын китап буларак уелып каладыр, чөнки балалар Әлифба китабы ярдәмендә хәрефләр танырга өйрәнәләр, иҗекләрдән сүзләр укыйлар. Разил абый бик дөрес әйтә:

Әлифба, әлифба

Син- минем юл башым.9

Син - белем илендә

Иң якты юлдашым

“Кояшлы җыр” исемле китап балалар тарафыннан иҗат ителгән бик матур рәсемнәр белән бизәлгән. Әлеге рәсемнәр җыр тестының эчтәлегенә дә туры килеп тора, зәвыклы итеп бизәлгән. Җыр тестының музыкасы да бирелгән. Китап укыр һәм җырларга өйрәнер өчен бик уңайлы һәм файдалы. Р. Вәлиев шигырьләренә Әнвәр Бакиров, Рәшит Абдуллин, Редедә Әхиярова һәм башка композиторлар музыка язганнар.

Р. Вәливнең иҗатын өйрәнгәндә аның “Сүзләрдән дисбе”10 дигән китапның башлам өлешен укып чыктым. Бик күп кенә язучылар, атаклы кешеләр Разил абыйның җырлы шигъриятенә югары бәя бирәләр:

Илһам Шакиров ” Разил-монлы, җырлы, уйлы егет”;

Әбрәр Кәримуллин, язучы, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы: ”Разил Вәливнең җырлары үзләренең тирән эчтәлекле, гаҗәеп дәрәҗәдә моңга һәм хискә бай булулары белән халыкның төрле катлаулары тарафыннан яратып кабул ителде. Бу җырлар чын мәгънәсендә халык күңелен тирбәтә ала”;

Гөлшат Зәйнәшева: ”Бүгенге җыр язучы шагырьләр арасында Разил Вәлиев иң актив, иң күп җыр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның актив җырларында нәкъ менә җырга хас алымнар, үзе генә тапкан сокландыргыч образлар, матур ачышлар бар. Аның җырларында - үз язмышы белән бергә, туган ил, Ватан, халык язмышы”;

”Разил Вәлиевне мин моңа кадәр дә бик тә моңлы, бик тә мәгънәле җырлар язучы шагыйрь буларак белә идем. Ватаныннан еракта яшәүче татар баласының милли моңга сусавын, сагынуын басса да беразга татар җыры, моңлы җыр гына баса алыр”,- дип яза Рифат ТАБИ, галим, АКШның Нью -Йорк шәһәрендәге Технология университеты профессоры. 1991 нче елда беренче мәртәбә Казанга килгәч, ничәмә-ничә еллар еллар тыңлап йөргән җырларның авторы Разил Вәлиев белән таныша һәм дуслашып китә.

Шигърият, җыр, моң - Р. Вәлиевнең гомерлек юлдашы. “Туган телдә дәшсәм генә“ шигырендә ул тургайларның, чишмәләрнең, талларның “җырлавы” турында яза, туган телебезне сакларга чакыра.

Туган телдә җырлый чишмә,

Туган телдә шаулый таллар!

Туган телдә дәшсәм генә,

Туган җирем мине аңлар.11

Авторның күп кенә шигырьләре көйгә салынган һәм сәләтле балалар, җырчылар тарафыннан тыңлаучыларга җиткерелә. Балалар дөньясын җыр сәнгате аша ачуга үзеннән өлеш керткән язучы ул Разил Вәлиев.


2.4 Р. Вәлиев – балалар иҗатына илһам өстәүче

Укучыларның иҗат дәртенә ялкын өстәгән Р. Вәлиев: “Бала чагында шигырь яисә хикәя язып карамаган, әкият чыгармаган йә булмаса рәсем ясамаган кеше юктыр ул, мөгаен. Билгеле, үскәч аларның һәммәсе дә шагыйрь язучы яисә рәссам булырга димәгән. Әмма балачактан ук матурлыкны тоярга, сүз хикмәтен аңларга өйрәнгән, иҗат эшенең асыл мәгънәсенә төшенгән кеше, алга таба нинди генә һөнәр сайласа да, башкалардан аерылып торачак, аның рухи дөньясы баерак, фикерләү дәрәҗәсе югарырак булачак”,12- дип яза.

Р. Вәлиев мәктәптә укыган елларында С. Баталл, З. Нури, Н. Дәүли кебек олпат язучылар белән очраша. Язучылар үзләренең шигырләрен укыйлар, укучыларның сорауларына җавап бирәләр. Разил абый да беренче мәртәбә сәхнәгә күтәрелеп үзенең шигырләрен укый , мактау сүзләре ишетә.

Әлбәттә, язучылар белән очрашулар, шигырьләренең район, республика газета-җурналларында басылуы Р. Вәлиевның иҗат эшенә тартылуына илһам өсти.

Әдәбият иленә атлап керергә ярдәм иткән язучыларга рәхмәтле ул. Әлеге юнәлешне дәвам итеп сәләтле балалар арасында иҗади конкурс үткәрергә ният кыла. Әлеге иҗади бәйге 1998 нче елдан бирле үткәрелә.. Разил Вәлиев иҗатка сәләтле бик күп малайлар һәм кызларга үзләрен сынап карарга мөмкилек бирде. Һәр елны май аенда, уку елы тәмамланганда, зур кичә ясап, конкурста җиңеп чыгучыларга акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләр, автографлы китаплар тапшыра. Әлеге бәйге нәтиҗәсендә ничәмә-ничә йөз бала иҗат ләззәтләре кичереп, күңеленә иҗат оеткысы салды икән? Иң мөһиме: алар гүзәллеккә сокланырга, әдәбиятны яратырга өйрәнеп үсәләр. Түбән Кама шәһәрендә чыга торган “Чулман энҗеләре” газетасының 2009 нчы ел, 12 нче февраль саны Разил абыйның тормыш һәм иҗат юлына багышлана, әлеге бәйгенең нәтиҗәләре турында язылган.

Минем кулымда Түбән Кама шәһәре һәм районы балалары иҗаты тупланган “Иң яхшы бүләк” исемле китап. Әлеге китапка тупланган бик күп шигырләрне, хикәяләрне укып чыктым. Шулар арасында мин укыган Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучыларының да иҗаты тупланган. Укучылар төрле темаларга язалар: әти-әниләрне, әби-бабайларны, укытучыларны хөрмәтләү, табигатькә соклану, туган илне ярату. Китап укучылар иҗат иткән рәсемнәр белән бизәлгән. Китапны укып чыккач, үземнең дә шигырьләр язасы килә башлый.

Кыш, җәй , яз, көз-

Барысы туган як ямьнәре,

Туган яктан ерак киткән кеше

Җылы тапмый күңеленә

Чит илләр матурын матур,

Әмма кая гына барсам да,

Туган- үскән җиремне

Сагынып, юксынып кайтам.



















Йомгаклау

Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты, Г. Тукай, М. Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, балалар язучысы, тәрҗемәче, яшь каләм ияләре бәйгесенә нигез салучы, якташыбыз Р. Вәлиевнең тормыш юлына, иҗатын өйрәнгәннән соң без шуңа инандык: анын балалар дөнясының төрле темаларны яктырткан, җырга салынган шигърияте, тәрҗемәче буларак хезмәте бүгенге көнгә кадәр әле беркем тарафыннан да системалы рәвештә фәнни тикшерелмәгән. Әлбәттә, аерым хезмәтләр бар: аерым шигырьләр китабына рецензияләр, язучыларның аның турында әйткән фикерләре, әңгәмәләр. Димәк, бүгенге көндә күп кенә язучы шагыйрьләребезнең иҗатлары тиешенчә тикшерү, ачу, анализлауны көтеп ята.

Без үзебезнең төбәктә яшәүче язучыларыбызны һәм шагыйрьләребезнең иҗатын белергә, өйрәнергә тиешбез. Бу фәнни эш аларның иҗатын өйрәнүгә беренче баскыч булып тора. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, шигъриятләре аркылы яшь буынны тәрбияләү максат итеп куела. Шушы хакыйкать мине дә эзләнүгә, иҗат эшенә этәрде. Шуңа күрә әлеге тикшерү эше Разил Вәлиевнең балалар дөньясын төрле яклап ачып бирүче язучы буларак исбатлау иде. Хезмәтемә алынганда үз алдыма куйган бурычка ирештем кебек һәм шундый нәтиҗә ясыйм.

  • Нәтиҗә:

  • балалар тормышын, аларның уй-теләкләрен һәм гомумән бала характерен шагыйрь йөрәге аша уздырып укучыларына җиткерә;

  • яшь каләм ияләренә илһам өстәүче, балаларның сәләтен ачуга зур хезмәт куйган шәхес булуына төшендем;

  • В. Вәлиев - тәрҗемә остасы, балаларга дөнья халыклары әкиятләре белән танышу мөкинлеге биргән язучы;

  • балалар дөньясын җыр сәнгате аша ачуга үзеннән өлеш керткән язучы ул Разил Вәлиев

  • аның шигырьләре – тәрбия чыганагы. Шигырьләре изгелеккә, яхшылыкка өндиләр, олы тормышка туры һәм дөрес юл күрсәтәләр;

  • Р. Вәлиевнең шигырьләре балалар күңелендә шигърияткә тартылу хисе уята, иҗади фикер йөртергә өйрәтә.

Йөрәгендә шигырь утын саклап яшәүче Разил Вәлиев кебек шәхесләребез барында изге чишмәләр саекмас, аларның шифалы суы киләчәк буыннарның җанын саф хисләр белән гел сугарып торыр, дигән ышаныч бар.





677





1 В. Вәлиев ”Кышкы учак” Шигырьләр, җырлар Казан Татарстан китап нәшрияты, 1994 нче ел ,”Без- кояш балалары”, 230 нчы бит

2 В. Вәлиев ”Кышкы учак” Шигырьләр, җырлар Казан Татарстан китап нәшрияты, 1994 нче ел ,”Май кояшы”, 233 нче бит

3 Р. Вәлиев Кояшлы җыр. Балалар өчен җырлар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2007. 77 нче бит

4Р.Вәлиев Әдәби- нәфис басма. Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.-Казан, 2013

5 В. Вәлиев ”Кышкы учак” Шигырьләр, җырлар Казан Татарстан китап нәшрияты, 1994 нче ел ,”Ярата икән әни”, 239 нчы бит

6 Р. Вәлиев. Кояшлы җыр. Балалар өчен җырлар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2007. 7 нче бит

7 “Ирек мәйданы” газетасы, 2 нче апрель, 2009 нчы ел

8 Р. Вәлиев. Кояшлы җыр. Балалар өчен җырлар. -Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2007. 156 нчы бит

9 Р. Вәлиев. Кояшлы җыр. Балалар өчен җырлар. -Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2007. 49 нчы бит

10Р. Вәлиев «Сүзләрдән дисбе”: Шигырьләр, җырлар.-Казан:Татар.кит.нәшр..1996. 223б.

11 Р. Вәлиев. Кояшлы җыр. Балалар өчен җырлар. -Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2007. 167 нче бит


12 Иң яхшы бүләк: Түбән Кама шәһәре һәм районы балалары иҗаты/Төз.Р. Муллин; Мөх-ре Н. Гамбәр.-Казан:”Милли китап нәшрияты, 2005.-108 б..рәс. б-н


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!