СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа по татарскому языку для русской группы (1 класс)

Нажмите, чтобы узнать подробности

А?латма язуы

Эш программасы т?б?нд?ге  документларга нигезл?неп т?зелде:

1. “Россия Федерациясене? м?гариф турында” гы 273-ФЗ нче номерлы 29.12.2012 елгы Федераль законы.

2.Татарстан Республикасыны? “М?гариф турында” гы 68-ЗРТ нче номерлы 22 июль 2013 елдагы Законы.

3.“Татарстан Республикасы д??л?т телл?ре ??м Татарстан Республикасында башка  телл?р турында” Татарстан Республикасы Законы (гам?лд?ге редакцияд?).

4.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Муниципаль  бюджет белем бир? учреждениесе Т?б?н ?р?с авылы урта гомуми белем бир? м?кт?бе”не? белем бир? программасы.

5.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Муниципаль бюджет белем бир? учреждениесе Т?б?н ?р?с авылы урта гомуми белем бир? м?кт?бе”не? 2015-2016 нчы уку елына укыту планы (2015 елны? 1 сентябре 45нче номерлы приказы).

            Д?реслек: Р. З. Х?йд?рова,  Н.Г. Галиева,  “К??елле татар теле”. Д?ртьеллык  башлангыч гомуми белем бир?  м?кт?бене? 1 нче сыйныфы ?чен   татар теле ??м ?д?би уку д?реслеге (рус теленд? с?йл?ш?че балалар ?чен). Казан, “Татармультфильм” н?шрияты, 2013. 

Эш программасы м?кт?пне? Укыту планы нигезенд? атнага 1 с?гать ис?бенн?н 33 с?гатьк? т?зелде.

Просмотр содержимого документа
«рабочая программа по татарскому языку для русской группы (1 класс)»

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”





«Каралды»

Башлангыч сыйныф укытучыларының ММБ җитәкчесе

_________/Е.В.Михайлова/

Беркетмә № ___

___ _____________20__ г.


«Килешенде»

Түбән Үрәс авылы урта мәктәбенең директор урынбасары

__________ /Т. Н. Раимова/


___ ____________20__ г.


«Расланды»

Түбән Үрәс авылы урта мәктәбенең мәктәп директоры

_______/И.З.Гайнутдинов/

Боерык № _____

___ ___________20__г.








1 сыйныфта (рус төркеме өчен)

татар теленнән

эш программасы


Төзүчесе: Бикбова Светлана Ивановна

















2015 – 2016 нче уку елы




Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. “Россия Федерациясенең мәгариф турында” гы 273-ФЗ нче номерлы 29.12.2012 елгы Федераль законы.

2.Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” гы 68-ЗРТ нче номерлы 22 июль 2013 елдагы Законы.

3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә).

4.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.

5.Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Түбән Үрәс авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы (2015 елның 1 сентябре 45нче номерлы приказы).

Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.

Эш программасы мәктәпнең Укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать исәбеннән 33 сәгатькә төзелде.

Курсның максаты:

1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру.

Бурычлары:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.


Укыту – тематик планлаштыру


п/п

Дәрес темалары

Сәгать саны

1.

Әйдәгез танышабыз!

6

2.

Урман дусларыбыз.

3

3.

Спорт бәйрәме.

5

4.

Мәктәптә.

4

5.

Йорт хайваннары һәм кошлары.

5

6.

Бакчада.

2

7.

Кыш җитте.

3

8.

Сәламәт бул.

2

9.

Татар халык ашлары.

3


Барлыгы

33




Курсның эчтәлеге:


Тема1. Әйдәгез танышабыз! (6 сәг.)

Әйдәгез танышабыз!

Бу кем? нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы.

Раслау һәм кире кагу формалары. -мы/-ме сорау кисәкчәләре.

Син кайда яшисең? соравы һәм җавап формасы. Татарстан шәҺәрләре.

1 дән 10га кадәрге саннар. Сиңа ничә яшь? соравы һәм җавап формасы.

“Әйдәгез танышабыз!”темасын йомгаклау.

Тема 2. Урман дусларыбыз ( 3 сәг.)

Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы. А,а хәрефләре.

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы. О,о хәрефе.

Ө,ө хәрефе. Теремкәйдә кем яши? Урман дусларыбыз.

Тема 3. Спорт бәйрәме (5 сәг.)

Н,н хәрефе. Нишли? соравы һәм аңа җавап бирү формасы.

Сузык авазлар: У,у; Ү,у.

Ничә?соравы, аңа җавап формасы.

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше.

Кем беренче килә? соравы, аңа җавап формасы. Тәртип саннары.

Тема 4. Мәктәптә (4 сәг.)

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы.

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы.

Без дәрестә.

Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы. “Мәктәптә” темасын йомгаклау.

Тема 5. Йорт хайваннары һәм кошлары (5 сәг.)

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы.

Кая? соравы һәм аңа җавап формасы.

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү.

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы.

Кая? Кайда? Кайдан?сораулары һәм аларга җавап формасы.

Тема 6. Бакчада (2 сәг.)

Яшелчәләр. Җиләк-җимеш.

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Безнең бакчада.

Тема 7.Кыш җитте (3 сәг.)

Көн нинди? Кыш билгеләре.

Нишли? соравы һәм җавап бирү формасы.

Тартык авазлар.

Тема 8. Сәламәт бул (2 сәг.)

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү. Авырта фигыленең юклык формасы.

Шәхси гигиена предметлары.

Тема 9. Татар халык ашлары (3 сәг.)

Ризыкларның тәмле булуын әйтү.Кунакта.Эч, аша фигыльләренен I,II,III затта берлек санда куллану. Савыт-саба.

Шәһәрдә. Җәйге ял.

Арадаш аттестация формасы

Укучыларның 1 нче сыйныф курсы буенча белемнәрен тикшерү өчен контроль

диктант формасы кулланыла.

Укыту предметының үзләштерү нәтиҗәләре


Укытуның шәхси нәтиҗәләре:

– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.

Метапредмет

Шәхси универсаль укыту эшчәнлеге:

Коммуникатив :

Укучы өйрәнәчәк: үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерергә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү) өйрәнү; башкаларны тыңларга, аңларга өйрәнү; дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга өйрәнү; бергә-бергә бер фикергә килергә өйрәнү;

биремнәрне парлашып, группада эшләргә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү) белү; башкаларны тыңлый, аңлый белү; дәрестә фикер алыша, әңгәмәдә катнаша белү; бергә-бергә бер фикергә килә белү; биремнәрне парлашып, группада эшли белү.

Регулятив :

Укучы өйрәнәчәк: хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшләргә өйрәнү; укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгеләргә өйрәнү; укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыкларга өйрәнү; дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнү; укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгеләргә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшли белү; укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгели белү; укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыклый белү; дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнә белү; укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгели белү.

Танып- белү:

Укучы өйрәнәчәк: белемнәр системасында ориентлашырга өйрәнү; информация чыганакларын сайлап алырга (китапта ориентлашырга)өйрәнү; яңа белемнәр табарга: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне кулланып сорауларга җавап табарга өйрәнү; алган информацияне эшкәртергә: нәтиҗәләр ясарга, чагыштырырга, группаларга бүлергә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: белемнәр системасында ориентлаша белү; информация чыганакларын сайлап ала (китапта ориентлашырга) белү; яңа белемнәр таба: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап таба белү; алган информацияне эшкәртә: нәтиҗәләр ясый, чагыштыра, группаларга бүлә белү.

Предмет:

Укучы өйрәнәчәк: татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдырырга өйрәнү; өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белергә өйрәнү; язганны тикшерергә өйрәнү; аваз, иҗек, сүз, җөмлә, кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирергә өйрәнү.

Укучы үзләштерү мөмкинлеге алачак: татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдыра белү; өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белү; язганны тикшерә белү; аваз, иҗек, сүз, җөмлә кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирә белү.







Рус телендә сөйләшүче балаларының татар теле һәм әдәбиятыннан белем,

осталык һәм күнекмәләренбәяләү нормалары.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме:


Эш төрләре

I

сыйныф






1.

Тыңлап аңлау

2.

Диалогик сөйләм

3

3.

Монологик сөйләм

4

4.

Уку (сүзләр саны)

20

5.

Язу:

1) күчереп язу (җөмлә саны)

2)сүзлек диктанты
(сүзләр саны)

3)диктант (сүзләр
саны)



1—2



Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү


Контроль күчереп язуны бәяләү

Югары дәрәҗә - пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә куела.

Урта дәрәҗә - пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфо­график хатасы булган эшкә куела.

Түбән дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфо­график хатасы булган эшкә куела.


Диктантны бәяләү

Югары дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка куела.

Урта дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы дик­тантка куела.

Түбән дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6 орфографик хаталы дик­тантка куела.


Тест эшләрен бәяләү нормалары

Тест эшләре түбәндәгечә бәяләнә. Әгәр укучы бирелгән эшнең

Югары дәрәҗә - 90 - 100 % башкарса куела.

Урта дәрәҗә - 70 - 89 % башкарса куела.

Түбән дәрәҗә - 50 - 69 % башкарсакуела.


Укыту – методик әсбаплар

1.Укытучы өчен әдәбият

1)Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися
2) Н.Гимадиева,Р.Галләмова Татар теле.Кагыйдәләр җыентыгы,анализ үрнәкләре.,Казан “Гыйлем”, 2012

3) Р.З.Хәйдәрова мультимедия җыентыклары
4) Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

5) “Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Сабантуй”, “Ачык дәрес” газеталары


2. Укучы өчен әдәбият

1) Эш дәфтәре

2) Ата-аналар өчен кулланма.(в помощь родителям русскоязычных учащихся 1-2 классов по изучению татарского языка). ,”Татармультфильм» нәшрияты,2012.

3) З.И.Җамалетдинова электрон кушымта”Татар теле”

4)Сафиуллина Ф.С. “Карманный татарско-русский и русско-татарский словарь” – Казан, ТаРИХ, 2001

5)” Салават күпере”журналы


3.Электрон ресурслар:

СД дисклар “Татарча да яхшы бел”

Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

http://tatarschool.ru/ktt1/index.html








































Календарь-тематик планлаштыру


п/п

Дәрес темасы

Укучыларның уку эшчәнлегенең төп төрләре

Үткәрү вакыты

Искәрмә

план.

факт.

Әйдәгез танышабыз! (6сәг.)

1

Әйдәгез танышабыз!Әйдәгез уйныйбыз!

Исәнләшә, саубуллаша белү. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.

07.09



2

Бу кем?, Бу нәрсә?сораулары һәм аңа

җавап формасы.

Укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү

14.09



3

Раслау һәм кире кагу формалары. –мы/-ме сорау кисәкчәләре.

Дөрес әйтү һәм язуда дөрес куллану.

21.09



4

Син кайда яшисең? соравы һәм җавап формасы. Татарстан шәһәрләре.

Син кайда яшисең? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.

28.09



5

1 дән 10 га кадәр саннар. Сиңа ничә яшь? Соравы һәм аңа җавап формасы.

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

05.10



6

“Әйдәгез танышабыз” темасын йомгаклау.

Дөрес әйтү һәм язуда дөрес куллану.

12.10



Урман дусларыбыз.(3 сәг.)

7

А,а хәрефе һәм [а],[ао] авазлары. Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы.

Кыргый хайван исемнәрен атый белергә өйрәнү

Исемнәрнең күплек сан формасы белән таныштыру

19.10



8

[ŏ][о] авазы һәм О,о хәрефләре. Нинди?соравы һәм аңа җавап формасы.

Нинди? соравына җавап бирә белү

26.10



9

Ө.ө хәрефе. Теремкәйдә кем яши? Урман дусларыбыз.

Хайваннарны сурәтли белү. “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү.

09.11



Спорт бәйрәме. (5 сәг.)

10

Н,н хәрефе. Нишли? соравы һәм аңа җавап бирү формасы.

Спорт бәйрәме турында әңәмә уткәрү. Нишли? Соравына җавап бирә белү

16.11



11

Сузык авазлар: У,у; Ү,у.

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

Калын сузыкларны нечкә сузыклардан аера белергә өйрәнү

23.11



12

Ничә?соравы, аңа җавап формасы.

Ничә? соравына җавап бирергә өйрәнү.

30.11



13

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше.

Уйный фигыльләрен истә калдыру

07.12



14

Кем беренче килә? соравы, аңа җавап формасы. Тәртип саннары.

Кем беренче килә?соравына җавап бирә белү.

14.12



Мәктәптә. (4 сәг.)

15

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы.

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, барлыгын, юклыгын әйтә белү

21.12



16

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы.

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

11.01



17

Без дәрестә. Р,р хәрефләре.

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

18.01



18

Кайда? соравы һәм аңа җавап формасы. “Мәктәптә” темасын йомгаклау.

Кайда? соравына җавап бирергә өйрәнү

Татар авазларын дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү

25.01



Йорт хайваннары һәм кошлары. (5 сәг.)

19

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы.

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү.

01.02



20

Кая? соравы һәм аңа җавап формасы.

Кая? соравы һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру.

08.02



21

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү.

Кая?Кемгә? сорауларына җавап бирә белү.

Дөрес кушымчалар куя белү.

22.02



22

Кайдан? соравы һәм аңа җавап формасы.

Кайдан? соравына дөрес җавап бирә белү. Кайта сүзе белән таныштыру.

29.02



23

Кая? Кайда? Кайдан?сораулары һәм аларга җавап формасы.

Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү

07.03




Бакчада. (2 сәг.)

24

Яшелчәләр. Җиләк-җимеш.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

14.03



25

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Безнең бакчада.

Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү.

21.03



Кыш җитте. (3 сәг.)

26

Көн нинди? Кыш билгеләре.

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү.

04.04



27

Нишли? соравы һәм җавап бирү формасы.

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

11.04



28

Тартык авазлар.

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүне камилләштерү

18.04



Сәламәт бул.(2 сәг.)

29

Кай җирең авыртканын сорау, әйтү. Авырта фигыленең юклык формасы.

Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; Авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру

25.04



30

Шәхси гигиена предметлары.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә,аларны сорап ала белү. Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү

02.05



Татар халык ашлары. (3 сәг.)

31

Ризыкларның тәмле булуын әйтү.Кунакта.Эч, аша фигыльләренен I,II,III затта берлек санда куллану. Савыт-саба.

Яңа сүзләр кулланып җөмләләр уку. Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә белү.

09.05



32

Йомгаклау арадаш аттестация эше. Контроль эш.

Ел буе өйрәннгәннәрне кабатлау, белемнәрне тикшерү.

16.05



33

Хаталар өстендә эш. Шәһәрдә. Җәйге ял.

Җәй билгеләрен әйтә белү.

23.05




Арадаш аттестация эше

Контроль диктант.


Май.

Ямьле җәй җитте. Җир өстен яшел үлән каплады. Агачлар яфрак ярды. Кошлар кайта башлады.


Бәяләү системасы:

Югары дәрәҗә - пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эш.

Урта дәрәҗә - пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфо­график хатасы булган эш.

Түбән дәрәҗә - пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфо­график хатасы булган эш.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!