СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка классного часа по теме "Великий мыслительУтыз Имяни"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Классный час в начальной школе , посвященный великому мыслителю, ученому Утыз Имяни .

Просмотр содержимого документа
«Разработка классного часа по теме "Великий мыслительУтыз Имяни"»

... Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.”



Максат: 1) Г. Утыз-Имәнинең тормыш юлы белән танышу;

2)Г.Утыз-Имәни иҗаты белән танышу;

3)Укуга кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү.



Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, шагыйрьнең әсәрләре җыентыгы.

Дәрес төре: яңа материалны өйрәнү.

Дәрес барышы.

  1. Исәнләшү:

Хәерле көн сезгә

Хәерле көн безгә

Хәерле көн һәммәбезгә.



Укучылар, без сезнең белән һәркөнне мәктәпкә киләбез. Ни өчен мәктәпкә йөрергә кирәк? (Укырга белем алырга). Ә нәрсәгә кирәк соң ул белем? (Дөньяның кызыклы якларын белергә, тәртипле, намуслы кеше булырга һәм башка күп нәрсәләргә өйрәнергә).

  1. Бүгенге дәресебезнең темасы ““... Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.”

(1 слайд)

Бу сүзләрне кем әйткән?(Утыз-Имәни). Бу исемне ишеткәнегез бармы? (Безнең урам аның исемен йөртә). Ә кем соң ул?

Һәр милләтнең үзенә генә хас бөек шәхесләре, илаһи кешеләре була. Татар халкында андый кешеләр бик күп. Шуларның берсе- халкыбызның бай, катлаулы мәдәни тарихында әдип һәм фикер иясе Габдерәхим Госман угылы Утыз-Имәни Әл-Болгари аерым бер урын биләп тора. Бүгенге класстан тыш уку дәресен без аның иҗатына багышларбыз.

  1. Габдерәхим Утыз-Имәни 1754 елда Чистай өязе Утыз Имәни, хәзерге Чирмешән районы Яңа Кади авылында туа. Әтисе Госман Сәрмәки тумышы белән Бөгелмә өязенең Тимәш авылы кешесе була. Утыз Имәни кечкенәдән ятим кала. Уку яшенә җиткәч үзләренең авылларында белем ала, аннары күрше авылга йөреп укый. Ул иптәшләре арасыда зирәклеге, сәләтлелеге белән аерылып торган. Кечкенәдән тиз уйлаучан, җитез табигатьле, зирәк, шаян булган. Дәресне ул игътибар белән тыңлаган, тиз отып алган һәм соңыннан иптәшләренә аңлатып бирә алырлык зирәк шәкерт булган. Зур үскәч ул күп кенә шәһәрләрдә яши һәм эшли: Бохара, Үргәнеч, Сәмәрканд, Кабул һ.б. Ул туган теленнән тыш гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек телләрен камил белә. 1798 елда Габдерәхим туган авылына кайта, балалар укыта. 1834 елда вафат була. Тимәш авылында зиратта күмелә, төрбә-мавзолее бар.



(2 слайд).



Утыз Имәнинең иҗат мирасы гаять зур. Ул тәрҗемәче, комментатор, энциклопедист, сүзлекләр төзегән,шигырьләр язган. Утыз Имәни замандашларын гыйлемгә өнди. Укыган кеше бәхетле булыр ди. Укымышлы,белемле кешеләрне мактый. Бүгенге дәресебездә без Габдерәхим Утыз Имәнинең “Гыйлемнең өстенлеге турындагы” шигырьләре белән танышып үтәрбез.



  1. Шигырьләрне уку. Бу өзекләр нинди мәкальләргә аваздаш?



№ 1 “Кем гыйлемле, бел асылташ дип аны,

Һич җиңалмас угыры яки дошманы”

(Беләге юан берне җиңәр

Белеме юан меңне җиңәр.)



№ 2 “...Гыйлемлек-яшерен хәзинә, кем таба,

Ике дөнья байлыгы булыр аңа.

(Белем – иң яхшы байлык:

Янмый да , югалмый да.)



Уку турында мәкальләр әйтү. 1) Белем нур, белмәү хур.

2) Күп укыган күп белер.

3) Гыйлем күп, гомер аз,кирәген өйрән





  1. Шигырьне уку, авыр аңлаешлы сүзләргә аңлатма бирү.



  1. Йомгаклау: Утыз Имәни табигате белән кем ул? (шагыйрь).

Дәресебезне шигырь белән тәмамлыйбыз.



Утыз Имәни! Күпме кыенлыклар,

Югалтулар булган гомереңдә.

Ә шулай да син бәхетле бүген,

Яшә мәңге безнең күңелдә.



Утыз Имәни! Безнең авылның син

Корычтай нык, изге терәге.

Әсәрләрең чишмә суларыдай,

Татар иленең көмеш бизәге

Сау булыгыз. Дәрес тәмам.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!