СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока по татарской литературе для русскоязычной группы 6 класса на тему В.Осеева.Уллар.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарской литературе для русскоязычной группы 6 класса на тему В.Осеева.Уллар.»

Тема: В.Осеева.”Уллар”. 6 нчы сыйныф,рус төркеме

Белем бирү максаты: яңа лексиканы ныгыту, өйрәнелгән лексик-грамма

тик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белүне камилләштерү,” Уллар” хикәясе белән танышу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, хикәянең төп геройларын таба белергә , аларның характер сыйфатларын билгели белергә өйрәтү.

Үстерү максаты: фикер йөртү операцияләре төре буларак чагыштыра, анализлый, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат: әниләргә, өлкәннәргә ярдәм итүгә омтылыш тәрбияләү, аналарга хөрмәт, мәхәббәт хисе уяту.

Дәреснең тибы: лексик –грамматик күнекмәлләрне камилләштерү.

.Җиһазлау: Проектор, рәсемнәр, тестлар, терәк сүзләр, дәреслек, сүзлек.

Дәрес барышы.

I.Актуальләштерү.

1. Кереш сүз. Һәр кешегә дә үз әнисе кадерле. Язучылар да әниләргә багышлап бик күп әсәрләр язган. Без сезнең белән бүген Әниләргә багышланган хикәя укырбыз .

2.Авазларның әйтелеше өстендә эш.

[КЪ]- карт, кайта, кара, кычкыра, кое, каршысына, кайда ,чыкты

[К]- кирәк, килә, көчле, кебек, китте, кинәт, мәтәлчек,ничек, күрде

3. (проектор аша түбәндәге сүзләр күрсәтелә,нокталар урынына хәрефләр куела)

Кир...к, кил..., к...чле, к...бек, китт..., кин...т, м...т...лчек, нич...к, к...рде.

4.Ишетеп аңлау күнегүләре.

-Тыңлагыз, калын әйтелешле сүзләргә кул чабыгыз.

Кайта, килә, кычкыра, көчле, кайда, ничек,чыкты, күрде.

-Тыңлагыз, икенче җөмләгә нинди сүз өстәлгән?

а) Кыз су ала.

Ике кыз су ала

б) Кыз әйтә .

Кызларның берсе әйтә.

в) Өченче кыз әйтә.

Өченче кыз әйтми.

г) Бабай утырды.

Карт бабай утырды.

д) Малай җырлый.

Малай сандугач кебек җырлый.

5.Укучыларга тест бирелә. ( Найдите правильный перевод ):

1) Сандугач кебек – 6) Аларның каршысына

а) Как соловей а) около них

б) удивительно б) им на встречу

в) колодец в) за ними

2) Кое 7) Көчле

а) ловкий а) ловкий

б) сильный б) силный

в) колодец в) тяжелый

3) Мактый 8) Хатыннарның берсе

а) поет а) одна из женщин

б) хвалит б) один из сыновей

в) кричит в) одна женщина

4) Авыр 9) Ничек?

а) легкий а) сколько?

б) тяжелый б) как?

в)сильный в) который?

5) Алар артыннан 10) Ничә?

а) за ними а) сколько?

б) впереди них б) как?

в) около них в) который?

II. Яңа төшенчәләр һәм эш алымнары формалаштыру.

1.Проекторда рәсем чыга. (Анда ике кыз коедан су ала. Өченче кыз суга килә. Карт бабай утыра). Рәсем буенча эш.

-Бу кем? (-Кыз).

-Ул нишли?( -Коедан су ала).

-Бу кем? (-Икенче кыз).

-Ул нишли? (-Су ала).

-Бу нәрсә? (-Кое.)

-Как скажете: из колодца воду берёт. (-Коедан су ала).

-Бу кем? (-Өченче кыз).

-Ул нишли? (-Ул килә).

Икенче рәсем чыга. Анда өч малай рәсеме. Берсе мәтәлчек ата, икенчесе җырлый, өченчесе әнисеннән сулы чиләкләрен ала.

2. Рәсем буенча яңа лексика ныгытыла.

3. (Мотивлаштыру)

-Бу рәсемнәр сезгә ошадымы?.Шушы рәсемнәр турында хикәя укыйсыгыз киләме?

4. Дәреслек белән эш. 35 нче бит . В .Осеева. “Уллар.

  1. Укытучы укый.

  2. Укучылар пышылдап укыйлар.

  3. Берәм-берәм кычкырып укыйлар.

4) - Хикәядә ничә герой бар?

- Өч хатын, өч малай, бабай , автор.

5) Хикәя рольләргә бүлеп укыла.

5. 36нчы бит, 5нче күнегү. Хикәядә бу сүзләрне кем әйтә?

- Минем улым үзе җитез, үзе көчле.

- Минем улым искитәрлек берни дә эшләми.

- Минем улым сандугач кебек матур җырлый.

6.Укытучы җөмләләрне русча әйтә, балалар тәрҗемә итәләр.

- Мой сын ловкий, сильный.

-Мой сын ничего особенного не делает.

-Мой сын как соловей очень красиво поет.

Физкультминутка.

7. 37нче бит, 8нче күнегү. Сорауларга җавап бирү.

8. Хикәянең икенче өлешенә дәреслектә сораулар юк.Укучылар җөмләләрне укыйлар, телдән һәрбер җөмләгә сораулар куялар.

-Беренче малай нишли?

-Икенче малай нишли?

-Өченче малай нишли?

-Әниләр бабайдан нәрсә дип сорыйлар?

-Бабай нәрсә дип әйтә?...

III. Яңа күнекмәләр формалаштыру.

1.Проблемалы сорау куела:

-Ни өчен бабай бер генә улны күрә? Кайсы улны күрә?

(укучыларга ярдәмгә сораулар бирелә)

-Беренче малай нишли? –мәтәлчек ата

-Ул әнисенә ярдәм итәме? Әнисенең чиләкләре нинди?

-Икенче малай нишли? (матур җырлый). Ул әнисенә ярдәм итәме?

-Өченче малай нишли? Әнисенең чиләкләрен ала.

- Кайсы әнигә рәхәт? Ни өчен?

2. Терәк сүзләр экранга чыга.

Нинди? - көчле , игътибарлы, җитез, эшчән, ялкау, ярдәмчел, тырыш,яхшы, начар.

-Беренче малай нинди?

( -Көчле, җитез, ялкау, ярдәмчел түгел, тәрбиясез).

- Беренче әнигә рәхәтме?

-Икенче ул нинди?

( –Матур җырлый, ялкау, ярдәмчел түгел).

-Өченче ул нинди?

(- Ярдәмчел, тәрбияле, яхшы, эшчән).

- Авторның безгә нәрсә әйтәсе килә?

( -Әниләргә булышырга кирәк.Өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Ярдәмчел, игътибарлы булырга кирәк. Әниләрне яратырга кирәк.).

3. Диалог төзелә. Башта укытучы- укучы, ә аннары укучы - укучы.

-Син әниеңә булышасыңмы?

-Нишлисең?- идән юам, чүп чыгарам, тузан сөртәм, ашарга әзерлим, тузан суыртам, ,савыт- саба юам, сеңлемне карыйм,өй җыештырам.

(Һәр бала үзенең нәрсә эшләве турында әйтә).

4. Өйгә ясарга бирелгән әниләренең портретларын күрсәтеп әниләре турында сөйлиләр.

- Ничек уйлыйсың , синең әниең бәхетлеме? Бәхет нәрсә ул?

- Бәхетле әни нинди була?

7. Йомгаклау.

- Без бүген нинди хикәя укыдык? Хикәянең авторы кем?Төп геройлар кемнәр? Ни өчен хикәя “Уллар “ дип атала? Сезгә кайсы ул ошады? Син кайсы малайга охшарга телисең?

Укытучы сүзе. Бала ата-ана тормышында зур роль уйный. Баланы ничек тәрбиялисең, киләчәгең шундый була. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр олы кешеләр. (Что посеешь, то пожнешь)

9. Өй эше. 37бит, 2нче өлешкә сораулар язарга.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!