Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы
муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
“Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Күзәнәкнең тереклек эшчәнлеге
( 5 нче сыйныф өчен биологиядән дәрес эшкәртмәсе)
Төзүче: Габидуллина Зилия
Илгизәр кызы ,
беренче квалификацион
категорияле биология
укытучысы
Кече Урыссу, 2020 нче ел
Максат:
Күзәнәкне өйрәнүне дәвам итү. Күзәнәктә бара торган тереклек эшчәнлеге процесслары белән танышу.
Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен, теоретик белемне гамәлдә куллану күнекмәләрен ныгыту; үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү.
Укучыларда дуслык хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УУГ:
-күзәнәкне өйрәнүне дәвам итү;
-күзәнәктә бара торган тереклек эшчәнлеге процесслары белән таныша башлау.
Шәхси УУГ:
-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү;
-үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;
-активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүгә омтылу;
-үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.
Метапредмет УУГ:
Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):
-мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;
-уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):
-коллектив фикер алышуда катнашу;
-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;
-үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;
-мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициатива күрсәтү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):
-дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;
-максатка ирешү юлларын билгеләү;
-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;
Материал һәм җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация, эш дәфтәрләре, микроскоп, микролаборатория, элодея суүсеме,карточкалар.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.
Дәрес барышы:
I . Оештыру моменты.
- Хәерле көн, укучылар! Мин – Габидуллина Зилия Илгизәр кызы. Бездә бүген биология дәресе. Кәефләрегез ничек? (Яхшы). Укучылар, әйдәгез матур итеп түгәрәк ясыйк.
Кул тотышып басыйк әле,
Матур булды түгәрәк!
Дәрестә алган белемнәр
Тормышта безгә кирәк!
Укучылар, ә хәзер мин сезгә, кул кысып, импульс җибәрәм. Ә сез бер – берегезгә чылбыр буенча тапшырырсыз. Башладык. Бик яхшы. Мин җибәргән җылылык сезгә көн буена җитәрлек көч бирсен. Шушы күтәренке кәефтә, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресебезне башлыйбыз. Урыннарыгызга утырыгыз.
1 слайд
-Укучылар, игътибар экранга. Сез нәрсә күрәсез? (Агач, җәнлек, гөмбә, бактерия).
-Гомумиләштереп ничек әйтергә була? (Тере организмнар)
-Барлык тере организмнар нәрсәләрдән тора? (Күзәнәкләрдән).
2 слайд
-Бу слайдта нәрсә күрәсез?(Күбәләк, таш).
-Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? (Күбәләк туклана , сулый, үрчи, үсә, ә таш юк). (Тактага беркетелеп барыла)
- Туклану , сулау, үрчү, үсү-нәрсәләр ул?(Тере организмга хас процесслар)
-Бу күренешләрнең җыелмасын башкача ничек әйтергә була? (Тереклек эшчәнлеге).
3 слайд
-Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр? (Күзәнәкнең тереклек эшчәнлеге).
-Дәресебезгә нинди максатлар куярбыз? (Күзәнәкнең сулавы, туклануы, үрчүе, үсүе белән танышу).
-Әйе, без бүген дәрестә бу процессларның күзәнәкләргә дә хас булуын исбатларбыз.
- Эш дәфтәрләрен ачып, бүгенге числоны һәм дәреснең темасын язып куйыйк.
УМ мәсьәләсен чишү.
-Укучылар, сездә күзәнәк органоидлары-пластидлар.Аларны икенче ягына әйләндерегез әле. Сез анда нәрсә күрәсез? (Сүзләр.) Әгәр бу сүзләрне дөрес тәртиптә урнаштырсагыз, мәкальләр килеп чыгачак. Әйдәгез, төркемнәрдә мәкальләрне җыегыз. Кайсы төркем эшен бетерә, кулларыгызны күтәрерсез.
1) Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
2) Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
-Кемнәрдер эшләрен тәмамладылар. Әйдәгез, мәкальләрне укып китик. Беренче төркем, икенче төркем, өченче төркем.
-Укучылар, бу мәкальләр нинди темага багышланганнар? (дуслык темасына)
-Ә нәрсә соң ул дуслык? (кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүләре, бер-берсенә ышанулары, дус-тату булулары һ.б)
- Мин сезнең белән килешәм. Бүгенге дәрестә сез дә төркемнәрдә дус-тату эшләрсез дип ышанып калам.
Беренче төркемнен исеме –хлоропластлар, икенче төркемнен исеме –хлромопластлар
-Күзәнәктә бара торган тереклек эшчәнлегенентөп процессларын билгеләү өчен тәҗрибә үткәреп алыйк.
-Парта өстендә нинди җиһазлар күрәсез? (предмет пыяласы, япкыч пыяла, пенцит, препароваль энә, микроскоп...)
-Савытларда нинди үсемлек? Кем белә? (Элодея).
-Аны кайда үстерәләр? (Аквариумда).
-Ни өчен үстерәләр? (Ул кислород бүлеп чыгара. Ул кислородны балыклар сулый).
-Без сезнең белән элодея яфрагыннан микропрепарат ясарбыз.
-Тәҗрибә вакытында кулланыла торган сакчыл эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик.
-Тәҗрибәнен алымнары эш дәфтәрләрегездә язылган.
1.Предмет пыяласына тамызгыч белән 1-2 тамчы су тамызыгыз.
2.Пенцит ярдәмендә элодея үсемлегенең 1 яфрагын өзеп алыгыз, су тамчысына салыгыз һәм препароваль энә очы белән тигезләгез.
3. Каплагыч пыяла белән каплагыз.
4. Әзерләнгән препаратны башта кечкенә, аннан уртача зурайткычта карагыз.
-Нәрсәләр күрдегез? (Цитоплазма, яшел пластидлар...).
Тагын нәрсәгә игътибар иттегез? (Цитоплазма хәрәкәтенә).
-Анда нәрсәләр хәрәкәт итә? (Хлоропластлар).
-Ә хлоропластлар ни өчен кирәк? (Туклыклы матдәләр барлыкка китерү өчен).
4 слайд (Видеоролик)
- Видеороликка игътибар итегез
-Цитоплазма хәрәкәт иткән вакытта күзәнәккә кирәкле матдәләр күзәнәкнен бер өлешеннән икенче өлешенә күчә,ә кирәкмәгән матдәләр чыгарыла.
-Цитоплазманың хәрәкәт тизлеге температурага, яктылыкка, кислород белән тәэмин ителүгә бәйле. Әгәр температура югарырак, яктылык күбрәк булса цитоплазманың хәрәкәт итүе артачак.
-Тагын нәрсә хәрәкәт итәргә мөмкин? (Һава).
-Ул күзәнәккә ничек керә? (Сулаганда).
-Һава составына нәрсәләр керә? (Кислород, углекислый газ).
-Без нинди газны сулыйбыз, ә нинди газны сулап чыгарабыз?(Кислородны сулыйбыз, ә углекислый газны сулап чыгарабыз).
-Кислород ни өчен кирәк соң? Кислород туклыклы матдәләрне тарката һәм су, углекислый газ, эненргия бүленеп чыга. Энергия тереклек эшчәнлеге өчен тотыла. Углекислый газ чыгып китәргә тиеш.
Слайд 5
-Схематик рәвештә эш дәфтәрләрегезгә язып куегыз. (Туклыклы матдә+ кислород= су+углекислый газ+энергия).
-Димәк яшәү өчен энергия кирәк.
ФИЗМИНУТКА. КОНЭРС. 3 почмак (сулау, туклану, матдәләр алмашы).
Сулау: газлар алмашы; кислород керә, углекислый газ чыга
Туклану: туклыклы матдәләр керү процессы; аксымнар, майлар, углеводлар.
Матдәләр алмашы: кирәкле матдәләр керә, кирәкмәгәннәре чыга; күзәнәк мембранасы тишемнәре
-Укучылар, арыдыгызмы, эйдәгез ял итеп алабыз.Укучылар, игътибар итегез эле, почмакларда нәрсәләр күрәсез? (Язулар).
-Анда нәрсәләр язылган? (Тереклек эш процесслары).
-Укучылар, сез утыра торган урындыкларның астында нәрсәдер яшерелгән. Әйдәгез, урыннарыгыздан торып эзләп табыгыз әле. Нәрсәләр таптыгыз? (Күзәнәктә бара торган эшчәнлек).
- Музыка башлангач, һәрберегезнең эшчәнлеге кайсы процесска карый дип уйлыйсыз, шул язу янына барып басасыз.
Слайд 6. Музыка
-Ни өчен бирегә бирегә бастыгыз? (чөнки бездә сулау процессы эшчәнлеге).
-Ни өчен бирегә бирегә бастыгыз? (чөнки бездә туклану процессы эшчәнлеге).
- Ни өчен бирегә бирегә бастыгыз? (чөнки бездә матдәләр алмашы процессы эшчәнлеге).
-Афәрин, булдырдыгыз. Урыннарыгызга утырыгыз.
-Эш дәфтәрләрендә 3 нче биремне эшлибез
-Матдәләр алмашы кузәнәкнең кайсы өлешендә бара?(Күзәнәк мембранасында. Ул тишемнәрдән тора. Күзәнәк мемранасы ярымүткәрүчән).
-Эйдәгез, тагын тәҗрибә эшләп алыйк. Күзалдыгызга китерегез бәрәңге –күзәнәк. Аның эчендә нинди туклыклы матдәләр бар икән?
(Бәрәңге бүлбесенә 2-3 тамчы йод эремәсе тамызыгыз).
-Нәрсә күзәттегез? (Йод шәмәхә төскә керде)
-Ни өчен шәмәхә төскә керде? (Чөнки бәрәңгедә крахмал бар. Ә крахмал ул –углевод).
-Без сезнең белән нәрсәне исбатладык? (Бәрәңге углеводтан торганын).
-Бер күзәнәкнең цитоплазмасы, рәттән урнашкан башка тере күзәнәкләрнең цитоплазмасыннан аерымланмаган. Цитоплазма җепләре, күзәнәк тышчаларындагы тишемнәр аша үтеп, күрше күзәнәкләрне тоташтылалар, аларга матдәләр күчерәләр.
-Укучылар, бәрәңгене өйрәнүне дәвам итәбез. Сезнең игътитбарга чи һәм пешкән бәрәңге.
-Ә ни өчен пешкән бәрәңге таркалган? Эш дәфтәрләрегездә 4 нче биремдәге текстан җавапны эзләп табыгыз! Сезгз 1 минут вакыт бирелә.
-Вакыт чыкты.Кем әзер, кайсыгыз җавап бирә? Кул күтәрәбез.
-Пешергәч бәрәңге бүлбесенә нәрсә булды?(Пешергәндә күзәнәкара матдә зарарлана,күзәнәкләр бер-берсеннән аерыла).
-Тагын нинди үсемлекләрдә күзәнәкара матдәнең зарарлануын күзәтергә була? Ул җимешләр белән нәрсә була? (Карбызда, томатта алмада. Өлгергән җимешләдә, бөртекләнеп торган алмаларда күзәнәкләр күзәнәкара матдә зарарлана күзәнәкләр җиңел аерылалар).
-Афәрин, укучылар. Булдырдыгыз.
-Укучылар, без сезнең белән күзәнәктә бара торган тереклек эшчәнлегенең нинди процессларын карап уттек? (Туклану, сулау, цитоплазма хәрәкәте, матдәләр алмашы).
-Бик яхшы. Ә кайсыларын карамадык? (Үрчү, үсү)
-Ул процесслар белән сез киләсе дәрестә танышырсыз.
-Укучылар, бу процесслар бозылса, организмда нәрсә була? (Төрле авырулар башлана).
-Ә авырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Дөрес яшәү рәвеше алып барырга).
-Бик яхшы. Димәк укучылар, бу процесслар безнең организмга уңай нәтиҗәләр генә бирә.
Өйгә эш.
Параграф 9,42-44 нче битләр укырга;
45 нче биттәге 1-5 сорауларга телдән җавап бирергә;
Иҗади эш. “Күзәнәкнең бер көне” дигән темага хикәя язарга.
Рефлексия.
-Укучылар, тактага күзәнәк рәсеме беркетелгән, ә парталарыгызда төрле төстәге пластидлар.
-Пластидлардагы төсләр ничек атала һәм алар нәрсәне аңлата? Яшел пластидлар –хлоропластлар- туклыклы матдәләр барлыкка китерә, кызыл, сары, куе сары пластидлар – хромопластлар - җимешләргә, яфракларга, чәчәкләргә төс бирә, төссез пластидлар – лейкопластлар - бәрәңге бүлбесендә туклыклы матдә булып туплана.
-Кемнәр дәрес материалын яхшы аңладым, иптәшләремә дә аңлата алам ди, яшел пластидны сайлый.
-Кемнәр дәрес материалын аңладым, ләкин иптәшләремә аңлатырга авырыксынам ди, кызыл пластидны сайлый.
Кемнәр дәрес материалын аңлап бетермәдем ди, төссез пластидны сайлый.
-Рәхим итегез.Рәхмәт.
-Бик яхшы, укучылар. Безнең яшел пластидлар күбрәк булды. Димәк, дәрес материалын яхшы үзләштергәнсез. Кызыл пластидлар да бар. Димәк, бу тема буенча ниндидер сорауларыгыз калган. Без сезнең белән өстәмә эшләрбез..
- Укучылар, эш дәфтәрләренең соңгы битендә сезгә өй эше бирелгән. Әйдәгез, танышып китик.
-Барыгызга да аңлашылдымы өй эшләре? Яхшы.
-Өй эше 3 дәрәҗә авырлыкта. 1-2 биремнәр һәркемгә мәҗбүри. Кемгә “5”ле билгесе кирәк, 3 нче биремне дә эшли.
Йомгаклау.
-Укучылар, әйдәгез матур итеп түгәрәк ясыйк.
- Күз алдыгызга китерегез, сез күзәнәкләр. Бер күзәнәкнең цитоплазмасы, рәттән урнашкан башка тере күзәнәкләрнең цитоплазмасыннан аерымланмаган. Цитоплазма җепләре, күзәнәк тышчаларындагы тишемнәр аша үтеп, күрше күзәнәкләрне тоташтылалар, аларга матдәләр күчерәләр.
Бүген алган белемнәрне бер- берегезгә тапшырырга кирәк. Моның өчен нишлисез? (Кулга-кул тотышабыз).
-Әйдәгез кулга-кул тотышып, бүген алган белемнәрегезне бер-берегезгә күчерегез!
-Кадерле укучылар, бүген дәрестә өйрәнгәннәр тормышта сезгә һәрвакыт кирәк булыр дип ышанып калам. Уңышлар сезгә. Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.
10