СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка внеклассного мероприятия "Батырлыкка тин хезмэт"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яңа Усы авыл җирлегеннән 358 кеше фронтка киткән, шуларның  168-е яу кырында ятып калган. Бугенге көндә фронтовикларның берсе дә исән түгел. Җирлектә 6 тыл ветераны яши. Хәзерге тыл ветераннары-  сугыш һэм сугыштан соңгы чорларда -11-13 яшлек кызлар, ачлык-ялангачлыктан, йокысыз төннәрдән, кайгы-хәсрәтләрдән, тарта алмаслыкны тартып, күтәрә алмаслыкны күтәреп, вакытыннан иртә картайган, җирдә тормышны саклап калган 85-90 яшьлек әбиләр инде.

Просмотр содержимого документа
«Разработка внеклассного мероприятия "Батырлыкка тин хезмэт"»

Разработка (социального проекта) внеклассного мероприятия для учащихся начальтных классов, посвященного Победе в Великой Отечественной Войне

Телдән журнал «Батырлыкка тиң хезмәт”

Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; сугыш чоры балаларының язмышы белән танышу, әби-бабайлар турында  күбрәк материал туплау, балаларда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буынга карата ихтирамнарын арттыру.

Җиhазлау: Китаплар күргәзмәсе, сугыш чоры балаларына багышланган компьютер презентациясе, георгиевская лента, шарлар.

Алдан әзерлек: шигырьләр, җырлар өйрәнү, тыл ветераннары белән өйләрендә очрашулар үткәрү, видео, аудио-язмалар әзерләү.

Укытучы Бөек Ватан сугышы утлы эзләрен сугыш кырларында гына калдырмый. Күпме баланы сабыйны балачагыннан мәхрүм итә ул. Авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык балалар җилкәсенә дә төшә. Уйнап йөрерлек вакытта, тылда да авыр көрәш бара. Кызлар һәм малайлар эштә: меңәр гектарлап урылган иген кырлары, меңәрләгән бәйләгән көлтәләр, хисапсыз суккан икмәк... Өлкәннәргә кайда ярдәм кирәк, балалар шунда эшлиләр. Әйе, сугыш чорында балаларга да җиңел булмаган.

Яңа Усы авыл җирлегеннән 358 кеше фронтка киткән, шуларның 168-е яу кырында ятып калган. Бугенге көндә фронтовикларның берсе дә исән түгел. Җирлектә 6 тыл ветераны яши. Хәзерге тыл ветераннары- сугыш һэм сугыштан соңгы чорларда -11-13 яшлек кызлар, ачлык-ялангачлыктан, йокысыз төннәрдән, кайгы-хәсрәтләрдән, тарта алмаслыкны тартып, күтәрә алмаслыкны күтәреп, вакытыннан иртә картайган, җирдә тормышны саклап калган 85-90 яшьлек әбиләр инде. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Бүгенге телдән җурналыбыз үзләренең гомерләрен, яшьлекләрен кызганмаган, сугыш әчеләрен кичергән тыл ветераннарына багышлана. Әлеге чарабызны үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәбез.

(1 слайд -Сугыш чорын чагылдырган фотолар сериясе )

1 укучы Рәшит Гәрәйнең “Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин» шигырен укый.

1 нче а.б. Әгәр без тыныч, матур өйләрдә, тату гаиләдә яшибез, иркен мәктәпләрдә укыйбыз икән, белегез - бу җирдә безнең матур яшәвебез өчен меңләгән солдатның каны түгелгән, әбиләребезнең ачы тире түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен, тормышның ямен белеп яшик без, кешеләр.

2 нче а.б. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз. Сезгә лаеклы алмаш булып үсәрбез.

Укытучы Сез күрәсез, укучылар, безгә кунаклар да килгәннәр. Аларның берсе белән таныштырып үтәм. Клара апа Игошева - авылыбызның өлкән кешеләренең берсе. Җурналның беренче битен аңа багышларбыз. Бу тыл ветеранына карагач, сугыш чоры авырлыкларын күргән кеше дип һич тә уйламассың. Төз басып, вак –вак кына атлап йөри Клара апа урамда. Ә авылыбыз бәйрәмнәрен үзенең матур биюләре белән бизи. Клара апа, истәлекләрегез белән бүлешсәгез иде.

(2 слайд- Игошева Клара апа гаиләсе архивыннан фотолар)

Игошева Клара апа сөйләгәннәр: 1941 елның 22 нче июлендә илебезгә немец фашистлары басып керәләр. Илдә каты сугыш башлана. Ир-егетләр сугышка китә. Бу вакытта тылда балалар, хатыннар һәм картлар гына кала. Әниләребез ничек яшәргә,балаларны ничек исән сау үстерергә дип уйлыйлар. Әтиемне 1942 нче елның 3 нче апрелендә сугышка алдылар. Бүгенгедәй күз алдымда - почтальон кызның хәбәр китергәне, минем елый-елый идән юганым. Сугыштан 3 хат килде. Лидия исемле иң кечкенә сеңлебезнең туганын да әтигә хат язып кына җиткердек. “Сеңлегезне елатмагыз, әниегезгә булышыгыз, балалар... Менә окопта ятабыз, тиздән сугышка керәбез”-диеп язды әти соңгы хатында. “Билгесез югалган” дигән кәгазьне инде чит кеше кулы язган иде. Әнием дүрт бала белән кала: иң зурысы - мин - 11 яшь, энеләремә 5 һәм 3 яшь, тагын яңа туган сабый кызчык. Ашарга, кияргә юк. Кычыткан, кузгалак, алабута, бәрәңге кәлҗәмәсе ашап, киндер күлмәк, чалбар киеп үстек. Басуда, кәлҗәмә җыйганда, чабаталар тишелеп, ялан аяк та кайткан бар иде. Сугыш вакытында, өйләр суык, ягарга утын юк. Салам яктык, аның җылысы да юк иде. Гаиләдә иң зурысы мин булгач, авырлык миңа һәм әнигә төште. Әниләр басуда көлтә бәйли, ә без - балалар башак җыя идек. Нинди генә эш кушсалар да, барысын да эшләдек. Ат урынына үгез җигеп басу сөрергә чагар идек. Ул үгез бер дә тыңламас иде. Колхоздан эшләгән өчен бер уч борчак оны бирделәр. Шул борчак онын кайнар суга болгатып ашадык.

2нче а. б. Клара әби, ә хәзер кызыксындырган сорауларыбызга җавап бирүегезне сорыйбыз. Мәктәптә укулар ничек булды?

Клара Апа: Аң-белемгә омтылышым көчле булды минем. Дәфтәр- китапсыз гына укый идек инде мәктәптә. Бер генә дә начар билге алмадым мин, бик тырышып укыдым. Газеталарга, китапның юл араларына язып эшли идек. Укытучы буласы килеп, Минзәлә шәһәренә барып экзамен биреп укырга кердем. 1 ел укыдым. Ашарга,кияргә булмагач, яңадан укырга бара алмадым. Әнигә ярдәм булсын дип, кечкенәдән үк төрле эшләрдә эшләдем. Ходаем яңадан бер чакта да андый сугышлар күрсәтмәсен.

1 укучы Анастасия Усачеваның Җиңүдә өлешем бар» шигырен укый

Укытучы Җурналның икенче бите кадерле кунагыбыз- Зинаида апа Филипова турында булыр. Зинаида апа, сезнең тормышыгыз ничек булды?

3 слайд. (Зинаида апа Филипова гаиләсе архивыннан фотолар)

Зинаида Филипова сөйләгәннәр: Һәр кешенең үз язмышы. Сугыш башланган елны миңа 13 яшь иде. 15 яшь тулгач та берничә кызны Горький шәһәренең 40 нчы номерлы “военный завод”ына җибәрделәр. Яшьрәк кызлар капчык тектеләр, ә без аларны 100әр данә җыеп, берләштерә идек. Аннары автоматлар өчен ядрәләр әзерләдек, аларны капчыкларга тутырып, тегеп куя идек. Бер көнгә 400 грамм ипи бирәләр иде. Ипи пешергәндә, онның яртысы урынына опилка өстиләр иде. Шулай да, ул ипи бик тәмле тоела иде. Бу эш безнең өчен бик авыр булды, өйне, әниләрне сагындык. Бер ял көне дә бирмиләр, кайтып китәргә дә рөхсәт итмиләр. Иптәш кызым белән качып кайтып киттек. Салкын кыш көне. Вагоннарга ябешеп, Бөгелмәгә кадәр кайтып җиттек, ә үзебезнең авылга кадәр тагын ара бик ерак. Җәяүләп, авылларда кешеләргә кереп йоклый-йоклый, кайтып җиттек өебезгә. Кышкы суык көннәр эзсез генә үтмәделәр. Урыннан да тора алмыйча бик озак авыдым мин: күзләрем күрмәс булдылар, аякларым үлекләп шештеләр, бераздан соң аяк тырнакларым төштеләр. Аллага шөкер, терелдем. Савыккач та урман кисәргә куйдылар. Чаллы ягына йөреп, урман кистек. Ашарга бодай, бәрәңге пешерсәк, без бик бәхетле була идек. Тик күп очракта үлән ашадык: чи килеш тә, пешереп тә... Без күргәннәрне сөйләп кенә бетерерлек түгел инде. Балалар, сезгә сугышларны күрергә язмасын. Бәхетле балачакта яшәгез.

1нче а.б. Ул заманда сез буш вакытны ничек үткәрә идегез? Сугыштан соң тормышыгыз ничек булды, Зинаида әби?

Зинаида апа Буш вакытның булганын хәтерләмим инде мин. Кызлар бергә җыелышып кичләрен фронтка җибәрергә оекбашлар, бияләйләр бәйли идек. Кемгә хат килгән- шуны кычкырып укый идек. Сугыштан соң да тормыш тиз генә җиңеләеп китмәде әле. Төрле эшләрдә эшләдем. 50 нче еллар җиткәндә генә авызыбызны тутырып туйганчы ипи ашый башладык. Сугыш вакытында хәлсезләнгән колхозларны торгызганчы, мул икмәк уңышы ала башлаганчы берничә еллар үтте. Кияүгә дә чыктым, бер кыз белән бер малай тәрбияләп үстердем. Аллага шөкер, балаларым тәрбиясендә бик бәхетле яшим. Рәхмәт аларга.

4 слайд. (Тазова Агниса Николаевна гаиләсе архивыннан фотолар)

Укытучы Журналның алдагы битен Тазова Агниса Николаевнага багышларбыз. Сугыш һәм аннан соңгы еллар авырлыгы, туйганчы ашый алмау, начар киенүләр эзсез үтмәгәннәр. Агниса апаның аяклары авырта, ул өйдән чыгып йөри алмый инде. 4 класс укучылары ветераныбызның өендә булдылар. Агниса Николаевна белән әңгәмәне видео-тасмага яздырып алдылар. Шул язманы карап китик әле. (Видео карыйбыз https://vk.com/feed )

2нче а.б. Агниса апа сугыштан соң да җаваплы эшләрдә эшли. Пенсиягә яшенә җиткәнче ул авыл советы җитәкчесе булып эшләде. Һәрбер кешегә игтибарлы булды ул. Бүгенге көндә дә яшләргә киңәшләрен бирә, дөрес юлны сайларга ярдәм итә.

Укытучы Журналның чираттагы битен Николаева Антонина Васильевнага багышлыйбыз. Хөрмәтле ветераныбыз өеннән чыгып йөрми инде. Аның сөйләгәннәрен 3 нче сыйныф укучылары язып алдылар. Сүзне аларга бирәбез.

5 слайд. (Николаева Антонина Васильевна гаиләсе архивыннан фотолар)

1 укучы. Николаева Антонина Васильевна 1927 нче елда Ясная авылында туа. Әнисе Гликерия фермада маллар карый, ә әтисе колхозда бухгалтер булып эшлиләр. Сигез баланың иң кечесе Антонина була. 60 яшьлек әтиләре, абыйлары- Николай һәм Сергей сугышка беренче көннәрдә үк китәләр. Бер генә хатлары, хәбәрләре дә килми, абыйлары сугышта хәбәрсез югалалар. Әтиләре исән кайта, әмма алган яралардан берничә көннән соң үлә дә. Антонина апа сүзләрен үзгәртмичә язып алдык:” Көне-төне басуларда эшләдек. Барыбыз өчен дә бер закон булды –“Барысы да фронтка, барысы да Җиңү өчен”. Үзебез икмәк үстерсәк тә, һәрвакытта ач булдык, чөнки булган икмәкнең барысын да фронтка озаттык.7 класс белем алдым. Укыган вакытта ук инде урман кисәргә йөрдек, басуда эшләдек. Төнлә урманга барып чикләвек, юкә кабыгын алып кайттык. Ул вакытларда урманга көндез керергә ярамый иде. Ай яктысында мичкә ягарга коры ботаклар, чабата үрергә юкә ботаклары алып кайттык. 1942нче елдан дуңгызчылык фермасында эшли башладым. Пенсиягә киткәнче шунда эшләдем. 1955 елда Николаев Владислав дигән егеткә кияүгә чыктым. 4 бала үстердек. Фермада эшләгән өчен бик күп медалләрем, мактау кәгазләрем бар минем. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш  һәм әдәпле, сәламәт  булыгыз. “Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә матур, тыныч кына яшәп ята Антонина Васильевна.

6 слайд. (Елена Санникова гаиләсе архивыннан фотолар)

Укытучы  Әйе, язмыш дигәнең аларга бәхетле тормыш бүләк итмәгән. Җурналыбызның алдагы битен 1941 елда 14 яшь тә тулмаган үсмер кыз - Елена апа Санниковага багышларбыз. Сугыш елларын исенә төшереп сөйләгәндә, Елена апаның да күзләрендә яшь тамчылары күренә. Елена апа, иң истә калган хатирәләрегез белән бүлешсәгез иде.

Елена Санникова сөйләгәннәр: Әтиебез беренче көннәренәдә үк сугышка китте. Әниебез шул кышта ук авырып үлде. Олы апам бу авырлыкларга түзә алмыйча телсез калды, гел сөйләшми торган булып калды. Туганнарыбыз да юк иде безнең. Өйдән-өйгә йөреп, төрле эшләрен эшләп тамак туйдырдык, төн кундык. Ике игез сеңлем фермада эшли башладылар, бозаулар карадылар. Ферма иске булгандыр инде: беркөнне ул ишелде. Игез апамның берсе шунда калып үлде. Икенче сеңлем дә ярты ел дигәндә үлеп китте. “Кайгы-сагыш басты аны”-дип сөйләгәннәрен эле дә хәтерлим. Авыр, бик авыр булды безгә. Безгә генә түгел, бөтен илгә авыр булды. Үзем көлтә бәйләргә, утын кисәргә, үгез җигеп җир сөрергә йөрдем. Нинди эшкә кушсалар, барысын да эшләдек.

2 нче а.б. Гаиләгезне кайчан төзедегез? Сугыштан соң хәлләрегез җиңеләйдеме соң?

Елена апа Тиз генә тормышлар җайланып китмәде инде. Шулай ук ат-үгез җигеп басу сөрдек, урдык, суктык. Ир-атлар бик аз кайттылар бит. 1950 елда сугыштан кайткан солдатка кияүгә чыктым, балалар үстердек. Хәзер кызым тәрбиясендә бик рәхәт яшим.

Укытучы Әнә шулай гомер буе “Әти” дип дәшәргә, әти кешенең көчле канаты астында сыенырга тилмереп үсәләр балалар.Тыл ветераннары- сугыш чорында икенче фронтта көрәшүчеләр алар.Илебезнең, халкыбызның азатлыгы, иреге өчен без сезгә бик рәхмәтлебез. Рәхәт, бәхетле тормышыбыз өчен без сезгэ бурычлыбыз. Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт. Ләкин бу тормыш күпме корбаннар хакына бирелгән. Безнең моны онытырга хакыбыз юк. Безнең телдән җурналыбызга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, тыныч көннәр телибез!

1 нче а.б. Толларның күзендә, ятимнәр йөзендә

Сугышның шәүләсе бар һаман.

Күңелдә шом яши, җәен дә җан өши –

Сугышлар булмасын  яңадан?

Кызлар Р. Яхинның М.Ногман сүзләренә язылган “Каеннар шаулый” җырын башкара.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!