СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Реферат на тему "Милләтебез кояшы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

О Ризаэтдине Фахрутдине 

Просмотр содержимого документа
«Реферат на тему "Милләтебез кояшы"»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

“ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ”

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“ФЕДОТОВКА ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”










РЕФЕРАТ

МИЛЛӘТЕБЕЗ КОЯШЫ”













Үтәде: 8 нче сыйныф укучысы

Кириллова Елена Анатолий кызы





Федотовка, 2013 – 2014 нче уку елы

Ризаэтдин – бер камил зат.

Акмулла, шагыйрь.

Мәшһүр төрки – татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 2014 елның гыйнварында 155 ел тула.

Ризаэтдиннең шундый дәрәҗәгә ирешүенә гаиләсенең һәм нәсел – нәсебенең йогынтысы зур була. Бөек гыйлем әһеле булган бу олуг зат 1859 елның 16 (4) гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Әлмәт районы) Кичүчат авылында, шул авылның имамы Фәхретдин бине Сәйфетдин гаиләсендә бишенче бала булып туган. Әткәсе Фәхретдин хәзрәт укымышлы, урта хәлле кеше булган. Ризаэтдиннең әнкәсе Мәһүбә шул ук Бөгелмә өязе Иске Иштерәк авылының имамы Рәмкол хәзрәт кызы булган. Рәмкол хәзрәт укымышлы кеше булып, күп китапларны тирәннән тикшергән, кулдан яздырган китапларны җыеп кулланган. Ата – бабалары да укымышлы рухани нәселдән булганнар.

Мәһүбә бинте Рәмкол 1839 елда Фәхретдин хәзрәткә кияүгә чыккан һәм Кичүчатка гомер итәргә килгән. Мәһүбә абыстай кыз чагыннан ук үз вакытына күрә укымышлы булып үскән һәм, Кичүчатка абыстай булып килгәч тә, яшь булуына карамастан, өйләрендә ир һәм кыз балаларга сабак бирә башлаган. Ризаэтдингә беренче белем чишмәсен ачучы да әнкәсе Мәһүбә абыстай булган. Риза һәрвакыт әнкәсе Мәһүбәне акыллы, сабыр холыклы, йомшак табигатьле, һәр кешегә илтифатлы, шәфкатьле, ягымлы, бик уңган, җитез булуын сөйли торган булган. Ул үзенең әнкәсен чиксез яраткан, зур ихтирам иткән. Риза кечкенәдән үк сабыр холыклы, йомшак табигатьле, зирәк бала булып үскән.

1867 елның көзендә Ризаэтдинне Чистай мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. 1869 елның көзендә Кичүчаттан 20 чакрымда урнашкан, үзенчә данлыклы булган, борынгы ысулдагы Шәлчәле мәдрәсәсенә укырга китә. Аның бала чагыннан ук укырга, язарга яратканын, сәләте булганын аңлаган әткәсе Фәхретдин хәзрәт аны җәй көннәрендә авыр кыр эшләренә җибәрмәгән, уку – язу белән шөгыльләнергә ирек куйган.

Борынгы авыл мәдрәсәсенең укыту ысулы гыйлем өчен дә, тормышта кирәк булган белемне дә бирә алмавы белән Ризаэтдиннең теләкләрен канәгатьләндермәгән. Шуңа күрә ул яшьтән үк үзлегеннән укып белем ала башлаган. Үзенең теләге мәшһүр мәдрәсәләргә барып, атаклы остазлардан дәрес алу, зур китапларны укып, эзлекле рәвештә белем алу булган. Шуңа ирешә алмавына бик әрнегән. Үзлегеннән гарәп, фарсы, төрки телләрен укып, тирәнтен өйрәнгән. Кулына кергән күп китапларны кулдан күчереп китап җыя һәм аларны өйрәнә башлаган. Аның белемгә, гыйлемгә булган зур мәхәббәте, сәләте гамәлгә җиңел генә килмәгән. “Курсави, Мәрҗани, Баруди һәм башка галим булырга теләүчеләрнең хәлләре миңа караганда бик күп дәрәҗәдә җиңел булган, чөнки алар яшь вакытларыннан ук Бохараның мәшһүр мәдрәсәләрендә, дан казанган остазлардан дәрес алганнар, мәшһүр китапханәләрдән файдаланганнар. Алар гыйлем коесыннан чүмечләп эчкәндә, мин энә белән кое казыганмын,” дип әйтә торган булган. Русчаны соңрак өйрәнеп, фарсы, гарәп, төрки телләр хәтле яхшы белмәсә дә, үзенә кирәк булган гыйльми, тарихи әсәрләрне укырлык булган.

Шәлчәле мәдрәсәсендә укыган елларда ук Казанда аның 5 китабы: “Китабет – тәсрыйф”, “Китабел – игътибар”, “Һәдиятел – ләһфан”, “Әттәхрирел – мөсаффа”, “Тәрбияле бала” басылган була. Шушы китапларын, ул чактагы гадәтчә, типография мөфти Солтановка җибәрә. Мөфти укыгач: “Бу яшь кешедә өмет зур, үзен табып чакырыгыз”, - дип кушкан. 1890 елның көзендә Уфадан, Хәлил казыйдан чакыру хаты килә. 1891 елның февраль аенда Уфа шәһәренә казыйлык хезмәтенә килеп җитә. Аңа ул вакытта 32 яшь булган. Уфага килгәч, үзенә китапханә төзи башлаган. Яшь чагында китапка сусаган кеше тырышып үзенә китап җыйган. “Минем эштәге кешеләр йорт – җир, мал – туар җыйганда, мин китап җыйдым”, дип әйтә торган булган. Шул күп сандагы мәшһүр язучыларның гарәп, фарсы, төрки телләрдә язылган тарихи, фәлсәфи һ. б. китаплары аның көндәлек гыйльми эшләрендә иптәшләре, юлдашлары булып торалар.

Уфага килгәч, Ризаэтдин чын мәгънәсе белән гыйльми эшкә бирелә, гомере буена сузылган эшен башлый. Уфада торган чакта язган китаплары Казанда даими рәвештә басыла башлыйлар. Шулар арасында: “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, “Сәгыйд”, “Шәкертлек адәбе”, “Нәсыйхәт” (берничә томда), “Сәлимә”, “Әсма”, “Асар” һәм башкалар. Бай мирас калдыра. Соңгы көннәренә кадәр гыйльми иҗади эшләр белән шөгыльләнә.

Татар һәм, гомумән, Русиядәге төрки халыклары тарихында биниһая күп хезмәтләре һәм фидакарь гамәлләре белән тирән эз калдырган Риза Фәхретдиннең иҗади һәм фәнни мирасы гаять күпкырлы.

Безнең Федотовка мәктәбендә яшь буында гомумкешелек сыйфатларын булдыру һәм әдәп – әхлак тәрбияләү Ризаэтдин Фәхретдин мирасына таянып алып барыла. Якташыбыз булган Р. Фәхретдиннең тормыш һәм иҗатын өйрәнү максатыннан без Әлмәт районының Кичүчат авылындагы музей – йортына экскурсия ясадык. Шушы олуг шәхес йөргән сукмаклардан атлаганда, күңелләрдә милләтебез өчен горурлык хисләре туды. Бу галимнең нәсел агачын танышу миндә үз гаиләмнең шәҗәрәсен төзүгә кызыксыну уятты.

Укытучыбыз Ризаэтдин Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” китабы белән безне әдәбият дәресләрендә таныштырды, якташыбыз булган олуг шәхесебез турында сөйләде. Шуннан бирле, һәр дәресебез Р. Фәхретдин язган әдәпле булу “серләре” белән башлана. Тәрбияле бала – бетмәс-төкәнмәс хәзинә, тәрбияле булырга һәр баланың кулыннан килә һәм көче җитә, дип апа безгә еш кабатлый. Балаларның тәрбиялесе яки тәрбиясезе уйнаган вакытларында, ашарга утырганда, кешеләр белән аралашканда бик ачык беленә. “Тәрбия, әдәп кадәр кешеләргә сөекле күренгән нәрсә дөньяда юктыр. Шунда ук тәрбиясезлек, әдәпсезлек кадәр дошман күренгән нәрсә дә юктыр”.

Туганнарга, ата – аналарга карата һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булырга өнди әдип. Мәктәпкә йөреп сабак укуның максаты - иманлы булу, тәрбияле һәм камил адәм булу; гыйлем – галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлык икәнен ассызыклый автор. Язучы дусларга карата һәрвакыт ярдәмче һәм таяныч булырга кирәклеген искәртә.

Риза Фәхретдин балаларның шәхси гигиена таләпләрен үтәүләренә зур игътибар бирә. Үзеңне ничек чиста, пөхтә йөртү кагыйдәләрен тәфсилләп яза.

Галим ялган сөйләмәскә, гайбәт әйтмәскә, сүз йөртмәскә, кеше сүзен арттырып күчермәскә куша. Гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә – телдер, ди.

Р. Фәхретдин кешене бизәүче күркәм холыкларга түбәндәге сыйфатларны кертә: тугрылылык, тырышлык, мәрхәмәт һәм йомшак күңеллелек, ярдәмләшү һәм юмартлык, әдәп, сабырлык, шөкер итү, олыларга хөрмәт, сабыйларга сөю, хаклык, гаделлек, вәгъдәдә тору, тәүбә итү. Шулай ук ямьсез холыклар турында да әдип иҗатында үзенең уй-фикерләрен җиткерә.

Р. Фәхретдин үзенең эшендә балаларны Ислам дине рухында тәрбияләргә куша. Дини йолаларыбызның, бәйрәмнәребезнең кеше тәрбияләүдә зур урын алып торуын искәртә. “... кешенең бурычы – яхшы һәм яман эшләрне аера белү, рөхсәт ителгән һәм тыелган кагыйдәләрне төгәл үтәү” турында һәрбер мөселман белергә тиеш, дип яза.

Гыйлем һәм тәрбия орлыкларын хәзер ихлас һәм мәхәббәт белән чәчсәң, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзең җыярсың. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дип бабаларыбыз дөрес әйткәннәр.

Шулай итеп, Ризаэтдин Фәхретдиннең бөтен иҗатында, хезмәтләрендә милләтен, халкын олылавы, яратуы, ихтирам итүе чагыла. Аның киңәшләре, язып калдырган сүзләре хәзерге тормышта да бик кирәкле, файдалы, зур әһәмияткә ия. Р. Фәхретдиннең бай мирасы дөньякүләм шөһрәтен дә ачык күрсәтә. Ул – милләтебезнең кояшы.











КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

  1. Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты. – 2001. – 192 бит.

  2. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 5 – 11 нче с-флар өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000. – 207 б.

  3. Көч һәм рух тамырлары: Әдәплелек дәресләре: 1 – 3 нче с-флар өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000. – 96 б.

  4. Миңнегулов Х. Й. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, 19 йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәкт. һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен д-лек (Х. Й. Миңнегулов, Ш. А. Садретдинов. – Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 407 б.: рәс б - н.

  5. Ризаэтдин Фәхретдин. – Казан: “Иман” нәшрияты.

  6. Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни – биографик җыентык = Ризаэтдин Фахретдинов: Научно – биографический сборник. – Казан: “Рухият” нәшрияты, 1999. – 224 б.
















КУШЫМТА

Музейда экскурсиядә


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!