СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рухи-әхлакый темага багышланган семинардан дәрес эшкәртмәсе

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әхлакый тәрбия балалар өчен бик мөһим. Бу очракта сүз мөмкинлекләре чикләнгән балалар турында бара. 

Просмотр содержимого документа
«Рухи-әхлакый темага багышланган семинардан дәрес эшкәртмәсе»

- Исәнмесез, укучылар!

- ...

- Бүгенге әңгәмәбезне без сезнең белән мультфильм караудан башлыйк әле. (Мультфильм “Яңгыр илә Кояш”)

- Укучылар, мультфильмда без нәрсәләр күрдек?

-...

- Әйе. Яңгырдан соң салават күпере чыкты. Мультфильмда ул яңгыр белән кояшның дуслыгыннан килеп чыга. Ә менә салават күперенең ничек килеп чыкканын беләсегез киләме? Яңгырдан явып үткәч, күктә ялтырап кояш чыга. Яңгыр тамчылары кояш нурларында җиде төс белән балкый башлый. Бу күренешне салават күпере диләр. Укучылар ә сез салават күперен ничек дип атар идегез? Менә мәсәлән, без аны ясап күккә элеп куя алабызмы?

- ...

- Юк, димәк бу күренеш могҗиза булып чыга түгелме соң? Әйе, ә тормышта кешеләр белән дә могҗизалар була аламы?

-...

- Була ала =) Әйдәгез, бер җыр тыңлыйк әле. (“Мамонтёнок” җыры) Җыр кем турында?

-...

- Әни турында. Ә тагын нәрсә дип җырлый ул?

-...

-Укучылар ә ни өчен ул “әни мине килеп алсын, балалар әнисез үсмәсеннәр” ди. Әнисез үсүче балалар да бармы?

-...

- Бар. Ул балалар ятим укучылар. Ә менә сезнең барыгызның да әниләре бар. Сез аны яратасызмы?

-...

- Ә сезнең яратуны алар каян белә соң? Ничек итеп күрсәтәсез?

-...

- Яхшы, бик әйбәт. Әти белән әни безнең иң якын кешеләребез инде алар, аларны яратырга кирәк! Яратуыбызны яхшы гамәлләребез белән раслый алабыз.

- Әйдәгез тагын бер әкияткә күз салыйк. (“Өч кыз”) Әкият турында сөйләшеп алыйк. Әкият нәрсә турында?

-...

- Әйе. Олы һәм уртанчы кызлары ананың әниләренә карата бик миһербансыз булалар. Шуңа күрә җәза да алалар. Ә кече кызы тәрбияле бала. Ул нинди кыз?

-...

- Уңган, тырыш, мәрхәмәтле бала. Ул тәрбияле бала, шулай бит.

-...

- Иртә белән йокыдан торгач без нишлибез?

-...

- Басабыз да йөреп китәбез. Минем янга Илхам белән Әмир чыксын әле. (Шарф белән аякларын бәйлим дә такта сөртергә кушам. Китапны алып, күчерергә кушам. ) Укучылар, үзегезне ничек хис итәсез? Уңайлымы сезгә?

-...

-Әлбәттә, юк. (Бауны чишәм) Менә сез ике аякта йөрисез. Ә аяксыз балалар да бар бит. Кемнәр алар?

-...

-Инвалидлар, дөрес. Сез аякларыгызны бәйләп йөреп карадыгыз. Бер аякта йөргән кебек кенә килеп чыкты. Ә инвалид балаларның бер генә түгел, ике аягы да булмаска мөмкин. Алар “ эх бер генә йөреп китәсе иде”дип хыяллана. Сез бу яктан бик тә бәхетле.

Минем янга бер кыз чыга. (Күзләрен бау белән бәйлим.) Вәсилә, син нәрсәдә булса күрәсеңме?

-...

- Юк. (Бауны алам) Тәрәзәгә карагыз әле, агачлар, зәңгәр күк, нурлы кояш, әнә тегендә филгә ошаган бер болыт йөзеп бара, күрәсезме?

-...

- Ә боларның барысын да күрә алмаучы кешеләр бармы?

-...

- Бар. Алар сукыр кешеләр укучылар. Сез бу яктан да бик бәхетле бит.

- Әниегезнең назлы тавышы, музыка, җил тавышы, су агышы, табада коймак чыжлавын ишетәсезме?

-...

- Әлбәттә. Сезгә шатланыр өчен тагын бер сәбәп, сез тыңлый аласыз, ишетәсез!

- Инсаф, иптәшеңә бер ни дә әйтми генә китапханәдән китап алып килергә куш әле. (Кушып карый). Килеп чыгамы Инсаф? Уңайлымы сиңа?

-...

- Бик тә авыр, дөрес укучылар. Аңлашылмый. Сезгә сөенер өчен тагын бер сәбәп түгелме? Сез рәхәтләнеп сөйләшә аласыз. Дөньяда бөтенләй сөйләшә алмаучы кешеләр бик күп.

- Ә хәзер кәгазь битләрен алыгыз да анда үзегез яшәгән йортны ясагыз. (Ясыйлар). Барыгыз да ясадымы?

-...

- Ә сез үзегезнең бик бай икәнегезне беләсезме? Сезнең яши торган йортыгыз бар. Ә яшәр урыны булмаган кешеләр бармы? Бар.

- Табын янына утырып тәмле ризыклар белән сыйланасыз, җир шарында ашар ризыгы булмаган ач кешеләр бар бит, килешәсездер?

-...

- Әле бит сез укый – яза да беләсез бит?

-...



- Тагын бер кат сөенеп куегыз, дөньяда укый – яза белмәгән сезнең кебек балалар да җитәрлек.

- Укучылар, бүген без ярату, матурлык турында сөйләштек. Ярату матурлыгын күрә беләсез икән. Шулай ук без сезнең белән сөенер өчен нинди сәбәпләр була алуын күрдек. Без санап киткәннәре аз булып күренсә дә, алар кеше тормышында иң мөһимнәре. Безгә бу сәбәпләрдән башка яшәү яме булмас иде. Әйдәгез, без сезнең белән нинди кешеләр икән,әңгәмәбезгә йомгак ясыйк.

- Сау – сәламәт, бәхетле, бай, укымышлы.

- Әйе. Укучылар, тормышта сөенеп яшәү сезнең бары тик үзегездән тора. Изге күңелле булуыгыз, дәрестә матур итеп катнашуыгыз минем өчен дә зур сөенеч булды. Бүгенге сөйләшүне мин күңел дәфтәремнең бер читенә теркәп куярмын. (презентация)

- Укучылар, әйдәгез, тирә – юньдәге кешеләргә карата мәрхәмәтле булыйк. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузыйк. Аларның сөенеченә без дә өлеш кертик.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!