СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

С.Сәйдәшевка багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: Беренче татар композиторының әсәрләре, җырлары белән танышу,татар музыкасының серләренә төшенү.

-балаларда татар музыкасына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү

-татар милләтенең сәнгать әһелләре белән кызыксыну теләген уяту;

-укучылар күңелендә үз милләте белән горурлану хисе, милли хис тәрбияләү.

 

Просмотр содержимого документа
«С.Сәйдәшевка багышланган әдәби-музыкаль кичә.»

С.Сәйдәшевка багышланган әдәби-музыкаль кичә.



Максат: Беренче татар композиторының әсәрләре, җырлары белән танышу,татар музыкасының серләренә төшенү.

-балаларда татар музыкасына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү

-татар милләтенең сәнгать әһелләре белән кызыксыну теләген уяту;

-укучылар күңелендә үз милләте белән горурлану хисе, милли хис тәрбияләү.









Кичә барышы.

Кичә “Кызыл Армия” маршы белән ачыла.

Алып баручы: Хөрмәтле, укытучылар, укучылар, кунаклар! Бүген без бирегә С.Сәйдәшевне искә алу кичәсенә җыелдык. Хәзер тыңланган әсәр барыбызга да таныш.Бу-композиторның “кызыл Армия” маршы.

С.Сәйдәшев- татар музыка культурасына нигез салучы беренче профессиональ композитор. Ул үзенчәлекле таланты һәм актив музыкаль башкару эшчәнлеге белән халык күңеленә тирән үтеп керде.Халык аны яратты,үз итте.

(“Сәйдәш моңнары” шигырь башкарыла)

Уйный Идел дулкынында

Кояш нурлары.

Кояш нурларыннан җылы

Сәйдәш моңнары.

Сагыш белән тибрәнгәндә

Йөрәк кыллары.

Иң әйбәт юаныч безгә

Сәйдәш моңнары.

Дәртле җырдан ләззәт ала

Хезмәт уллары.

Күңелләрдән мәңге китми

Сәйдәш моңнары.

Тормышта үз юлыңны табу, сәләтеңне ачу- бик катлаулы мәсьәлә. С.Сәйдәшев бик иртә,тормышның таңында ук, үз юнәлешен ачыклый. Ул музыкант булачак! Сәйдәшев күтәренке рухлы,илһамлы иҗаты , үзенең бөтен асылы, табигате,профессиясе белән композитор.

(“Сәйдәшевкә”)

Татарларның Чайковские син,

Тукае син гүзәл дөньяның.

Рәхмәт сиңа, рухландырган өчен

Моң сөюче милләт улларын.

Мәңге үлмәс җырлар бүләк иттең,

Арабызда мәңге сайрашып,

Халык мәхәббәте лауреаты,

Сөеклебез Салих Сәйдәшев!

Ә хәзер Сәйдәшевның биографиясе белән танышып үтик.

1укучы: Сәйдәшев1900 нче лда Казанда туган.

2укучы: 9яшендә гармунда уйнарга өйрәнгән.

3укучы:Балалар өчен җырлар иҗат иткән.(”Зәңгәр күл”, “Мәктәп вальсы” һб)

4укучы:Сәйдәшев драма әсәрләрен музыкалаштыру,музыкаль оформление эшлщънеж соклангыч осталыгына ия булган композитор.(“Әй,күңелле өмәсе”)

Алып баручы: Болардан башка, Сәйдәш мөстәкыйль җырлар да иҗат иткән. “Җырларым”, “Дуслык” җыры, “Бибисара”. Ә хәзер 5сыйныф укучылары башкаруында “Дуслык”җырын тыңлап үтик.

Сәйдәшев үләр алдыннан (16.12.1954) язылган соңгы әсәре- “Җырларым” Бу герой шагыйрь, М.Җәлилнең “Моабит Дәфтәрләре” шигыренә татар музыкасында язылган беренче әсәр иде. Шагыйрьнең “Гомерем минем моңлы бер җыр иде”- дигән сүзләрен үзенә карата да кабатлап өйтергә теләгәндәй, композитор бу җыры белән үзенең бөтен иҗатына йомгак ясый. (“Җырларым” 6сыйныф укучылары башкара)

“Сәйдәшне озатканда” шигырен 7сыйныф укучысы башкара.

Юк,сүнмәдең,

Моң дәрьябыз, моңлы итәрбез

Туганыбыз кебек үз күргәнгә,

Сәйдәшебез итеп йөртәбез.

Шул кояшлы моң аркылы җанга

Бөрки Сәйдәш яшәү ялкынын

Сулар һавасы ул, сулышы ул,

Мәңге сүнмәс йөрәк җылысы ул,

Җирдәге бар татар халкының

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры башкарыла.

Алып баручы: Моңлы булган халыкның теле була,теле булган халыкның милләте була. Милләте булган халыкның дәүләте була. Дәүләт булса, ул тарихта кала.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!