СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Школьный музей "Память"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Научная работа об истории создания школьного музея и о подвиге воинов при защите Брестской крепости

Просмотр содержимого документа
«Школьный музей "Память"»

“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 40 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе










Мәктәптә “Хәтер” музее

(Герой Брест крепосте эзләре буйлап)

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Арсланова Ләлә Хәким кызы









Яр Чаллы 2019


Эчтәлек


Кереш. “Хәтер” музее төзү турында...................................... 3

1бүлек. Ил кузгалды, халык күтәрелде...................................4

2бүлек. Крепостьның төзелү тарихы.......................................5

3бүлек. Тыныч көннәр артта калды.........................................6

4бүлек. Сугыш эзләре буйлап...................................................7

5бүлек. Авыр көннәр.................................................................9

Йомгаклау.................................................................................12

Файдаланылган әдәбият исемлеге..........................................13

Кушымта...................................................................................14
















КЕРЕШ “Хәтер” музее төзү турында

Сугыш темасы искерми. Аның турында бик күп языла. Әмма сорауларга бүген дә җавап табып бетереп булмый. Акыл ияләре, галимнәр, тарихчылар да моңа җавап эзлиләр.

Яр Чаллы шәһәренең №40 нчы урта мәктәбендә “Мәктәптә “Хәтер” музее ачу турында”гы 117 номерлы боерыкка кул куела. Бу вакыйга 1989 нчы елның 29 нчы декабрендә була. Хәрби-патриотик музей мәктәп директоры Шайнова Надежда Анатольевна һәм аның җитәкчесе Суфьянова Роза Даниловна тәкъдиме белән ачыла. Ул Израильгә күчеп киткәннән соң, музей белән В.М.Саниева, Э.М.Гыйләҗетдиноава җитәкчелек итәләр. Бүгенге көндә музей эшчәнлеген Козлова Н.А. тәэмин итә.

Музей мәктәпнең дүртенче катында 409 кабинетта урнашкан. Мәйданы - 30 кв.м. . Музейның гомуми фонды 250 экспонаттан тора. Аеруча кыйммәтле материаллар Волхов фронтының 2 нче Удар армиясе (Новгород өлкәсе) сугышкан урыннардан табылган. Аларны Яр Чаллы шәһәренең эзләнү группасы Үлем үзәненнән табып алып кайтып тапшырган. Экспонатлар арасында СВТ винтовкасына магазин, солдат котелеклары, спирт өчен фляжка, немец һәм совет сугышчыларының каскалары, танкка каршы мина, солдат ботинкалары һәм хатлар бар. Музейда 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары, 2 нче Удар армиянең сугышчан юлы, Брест крепостен саклаучылар, Үлем үзәнендәге казылмалар, Әфган геройлары, Чечняда катнашучылар, безнең ветераннар турында бай материал тупланган.

Музей крепость формасында эшләнгән. Стеналары кызыл кирпечтән салынган Брест казаматларын хәтерләтә. Крепостьның һәм ”Гавриловның батырлыгы” дигән макетлар урын алган. Фотографияләр белән эшләнгән сугыш һәм Брест, аның геройлары турындагы документаль материаллар, стендлар бай мәгълүматка ия. Моннан тыш мәктәп тарихы, анда эшләгән директорлар, укытучылар, укучылар турында альбомнар төзелгән. Укучыларның хәрби-патриотик юнәлештә эшләнгән рефератлары, фотоальбомнары бар. Музейда тематик класс сәгатьләре, төрле чаралар, сугыш һәм хезмәт ветераннар белән очрашулар үтә. Ветераннар советыннан Сафин А.Г, Галимов З.Г., Горбунов И.Е., Советлар Союзы Герое Габитов Мирза Габитовичлар балаларның көтеп алган кунаклары.

Җиңү көннәрендә музейның эшчәнлеге тагы да җанланып китә. Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән, якын-тирә районнардан экскурсиягә укучылар килә. Шул чорда гына да 300 гә якын укучы музей белән танышкан. Экскурсия үзенең программасын һәрвакыт яңартып тора. “Мәскәүне саклау”, “Брест крепосте”, “Курск дугасы”, “Сталинград сугышы”, “Партизаннар хәрәкәте” һ.б. шундый темаларга экскурсияләр оештырыла.

Музейга килүчеләр музей турында рәхмәт сүзләрен һәм фикерләрен язып калдырган кенәгә бар. Музейның беренче җитәкчесе Суфьянова Р.Д. еш кына Израильдән Чаллыга кайта һәм музейга килмичә калмый. Аның хезмәтләрен югалтмыйча кадерләп саклаучыларга, эшен дәвам итүчеләргә рәхмәт сүзләре язып калдырган язмалар мәктәп коллективын тагын да тырышыбрак эшләргә чакыра. 1

Шушы материаллар арасында минем күңелемә иң кереп калганы Брест крепостен саклаучылар турындагы материаллар булды. Ерак Брестта якташыбыз Питрәч егете Петр Гавриловның легендар батырлыгы мине таңга калдырды. “Брест” исемле нәфис фильмны карагач, кызыксынуым тагын да артты. Чөнки бу фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән. Кыскасы, музейда булганнан соң күңелләр тетрәнә һәм барыбызга да “Мондый сугыш дәһшәтләре беркайчан да кабатланмасын иде” дип теләргә генә кала.

Брест крепостен саклаучылар һәм аларның һәлакәтенә кем гаепле? Ни өчен шундый зур хәрби объект тирән тылда торып кала? Ни өчен ярдәмгә көчләр килми? Шундый шартларда да Туган илгә бирелгәнлек каян килә? Безнең яшьләрдә ул бармы? Шул турыда тирәнрәк өйрәнүне максат итеп куйдым һәм түбәндәге бурычларны билгеләдем:

Брест крепосте төзелү тарихы; 1941 нче елның 22 нче июнен Брестның ничек каршылавы; чолганышта калган сугышчыларның батырлыклары; якташыбыз П.М.Гаврилов турында мәгълүматлар белән танышу; бүгенге көндә музейның эшчәнлеген яктырту һәм әһәмиятен күрсәтү.

1 бүлек. Ил кузгалды, халык күтәрелде.

Бөек Ватан сугышы тиңе булмаган дәһшәте, югалту-кайгылары, коточкыч вакыйгалары белән миллионнар күңеленә мәңге онытылмаслык булып урнашып калды. Аның яралары бүген дә сыкрый, җаннарны әрнетә. Шулай ук Совет илендә яшәгән, гомер иткән кешеләр өчен зур сынау мәйданы да булды. Шул заманда илебез халыкларының фашизмны җиңү өчен бар көчен куеп көрәшүе, тырышуы, гомерләрен җиңүгә багышлавы тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылырлык сәхифәләр булып кереп калды. Шундый сәхифәләрнең берсе – Брест крепосте, аның геройлары.

1941 ел.... Европа илләренең бик күбесендә корыч танкларның куркыныч гөрелтесе, Балкан юлларында, комлы чүлләрдә, Александрия тирәләрендә немец теленең ачы авазлары ишетелде. Советлар Союзының чикләрендә немецларның күпләгән дивизияләре тупланды. Бу - фашизмның котырынуы иде. Сугыш машинасының гигант кылычы безгә - көнчыгышка юнәлтелде.

Германия армиясенең иң көчле өч группасы көнчыгышка таба хәрәкәт итә башлады. Беренче группа - төньяктан Прибалтика аша - Ленинградка, көньяктан - Киевка, ә дошманның иң куәтле армиясе үзенең сугышчан операцияләрен Брест янында җәелдереп җибәрде. Белоруссиянең башкаласы Минск, борынгы шәһәр Смоленск, Вязьма һәм Можайск аша безнең Ватанның башкаласы - Мәскәүгә юнәлде. Ул шулай дүрт атнада башкалабызга барып җитәргә һәм басып алырга ниятләде.2

Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде.

2 бүлек. Крепостьның төзелү тарихы

Мухавец елгасының Көнбатыш Бугка койган урынында бер утрау бар. Шунда Х гасыр ахырында Брестье дип аталган шәһәрчек барлыкка килә. Мөһим сәүдә юлларында урнашу сәбәпле, ул еш кына талауларга дучар ителә. Бары тик 18 гасыр ахырында гына Рус дәүләтенә кушыла һәм төрле басып алулардан котыла. Шәһәр урынына бик көчле крепость төзү турында карар кабул ителә.

1836 елның 1нче июлендә тантаналы шартларда булачак крепостьның беренче ташы салына. Чиксез авыр шартларда төзү эшләре бара.Төзүчеләрне рәхимсез эксплуатациялиләр, ә патша чиновниклары оятсызларча казна хисабына байыйлар. Шундый шартларда крепость төзелеп бетә.1842 елның 26 апрелендә крепость өстендә флаг күтәрелә.

Крепость нинди булып чыга соң? Көнбатыш Буг елгасы, Мухавец култыгы һәм су каналлары дүрт утрау барлыкка китерәләр. Өчесендә күпер алды ныгытмалары төзелә: Тересполь ныгытмасы - Көнбатыш утрауда, Волынь - Көньякта, Кобрин Төньяк утрауларында барлыкка килә. Алар унар метр биеклектәге балчык валлар белән әйләндереп алына. Бу ныгытмалар төп Цитдель утравын каплап торалар. Цитдель – ул крепость эчендә мөстәкыйль рәвештә оборона тотарлык итеп ныгытылган корылма. Аны кызыл кирпечтән төзелгән ике этажлы казарма каплап тора. Казарманың 500 бүлмәсенә 12меңләп кеше сыя. Казарма астында искитекеч киң подваллар, ә аннан да астарак җир асты юллары челтәре төзелгән. Ул юллар Бресттан чыгып, башка объектларга да тоташканнар. Калын метр ярымлы стеналар теләсә нинди калибрлы снарядларга да каршы торырлык була.Тересполь, Холм һәм Өчаркалы капкалар тирән туннельләр аша казарманың эчке ишегалдын күперләр белән тоташтыра. Крепостьның үзәге төрле яктан бик нык итеп ныгытылган. Крепость көчле гарнизоны белән дошман армиясенең теләсә нинди һөҗүменә каршы тора алырлык дәрәҗәдә була.



3 бүлек. Тыныч көннәр артта калды

20 гасырның урталарына кадәр крепость тыныч тормыш алып бара. Хәтта тышкы ягы белән дә крепость хәрби обьект булуын хәтерләтми. Җирдән эшләнгән валларны инде күптән үлән басып киткән, куаклар белән капланган. Мухавец ярлары буенда сирень һәм ясмин куаклары үсеп утыра, таллар башларын суга игән. Яшел газонннар, спорт мәйданчыклары, стадион, командирларның җыйнак йортлары, клумбаларда төрле төстәге чәчәкләр, балаларның яңгыравыклы тавышлары крепостьның тыныч тормыш кичерүен күрсәтәләр. 1941 елның җәй башында гадәти җәйге өйрәнүләр башлану сәбәпле, гарнизонның күп өлеше крепостьтан читтә була.

22 июнь төнендә Брест крепосте горнизонында бары тик ике пехота калган була. Алар да крепостьның төрле җирләренә таралган, хәрби яктан бергәләп сугыш хәрәкәтләре алып барырлык дәрәҗәдә булмый. Хәрбиләрнең санын, сугышчан әзерлекнең булмавын белгән гитлер командованиесе Цитадельне 2-3 көн эчендә яулап алмакчы була. Дошманның сан һәм әзерлек ягыннан ун тапкырга көчлерәк икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк.

...Кояш нурлары астында кызарып күренгән ташлар өстендә тутыккан, күмерләнгән сәгать ята. Аның телләре 22 июнь таңында туктап калганнар. Нәкъ менә шушы вакытта гитлерчыларның артиллерия уты Брест казармаларын һәм йортларын рәхимсез утка тота. Бүген ул сәгать “Брест крепосте - герой крепость” мемориаль комплексындагы музейның иң әһәмиятле экспонаты.









4 бүлек. Сугыш эзләре буйлап

Буг өстендә фашистларның беренче артиллерия залплары яңгыраганда, Брест крепосте иртәнге тәмле йокы белән йоклый. Шул мизгелдә йөзләрчә снарядлар һәм миналар шартлавыннан җир селкенә. Куе төтен һәм тузан стенасы утлы шартлаулар белән бергә бөтен крепостьны каплап ала. Йортлар яна һәм җимерелә, халык ут эчендә, җимерекләр астында һәлак була. Немецларның 45 пехота дивизиясе, менә шулай көтмәгәндә һөҗүм итеп, үзенең өстенлегеннән файдаланырга ашыга.

Һич көтмәгәндә, дошман коточкыч көчле каршылыкка очрый. Берничә минут эчендә дошман юк ителә һәм алып ыргытыла. Крепостьны штурмлаучы немец гаскәрләренә каршы бу беренче контратака була.

Крепостьны саклаучыларның оешкан һәм көчле каршылыгына очраган дошман гаскәрләре, бик күп югалтуларга дучар булып, крепостьның тышкы валына чигенергә мәҗбүр булалар. 23 июнь көнне дошман гаскәрләре крепостьны тулысынча тышкы дөньядан аералар. Елга һәм су каналлары тулысынча алар кулында кала.

Агитация чаралары тагын да активрак кулланыла. Ләкин, немец командованиесенең гаҗәпләнүенә каршы, крепость гарнизонының каршылыгы кимеми генә түгел, артканнан арта гына бара, оешканрак төс ала. Радистлар бер генә минутка да радиостанцияне ташламыйлар. Крепость тирән тыл эчендә кала. Ләкин безнең частьлар белән элемтәгә керү мөмкин булмый. Һәм шул вакытта алар ачык элемтәгә чыгалар: “Мин – крепость, мин – крепость. Сугыш алып барабыз”.

Цитадельне көнбатыштан каплап торучы Тересполь ныгытмасы дошманның һөҗүмен иң беренче булып кабул итә. Дошманның беренче снарядлары тугызынчы заставаның стеналарын тишеп чыгалар. Застава начальнигы Андрей Митрофанович Кижеватовның балаларын чак кына алып чыгып өлгерәләр- бүлмәдә снаряд шартлый. Начальник үзе җимерекләр арасыннан винтовкалар, пулеметларны казып алуны, крепостьны дошман һөҗүменнән саклауны оештыра. 333 полк деҗурные лейтенант Потапов һәм аның ярдәмчесе, взвод командиры лейтенант Наганов Тересполь башнясын саклыйлар. 1949 нчы елда Цитадельдә Тересполь башнясының хәрәбәләрен чистартканда, ташлар астыннан крепостьны саклаучы яшь лейтенант Алексей Нагановның сөякләре, тетелеп беткән гимнастерка кесәсеннән комсомол билеты табыла.

Тересполь капкасыннан уң якта Волынь ныгытмасы яки, икенче төрле әйткәндә, Көньяк утрау ята. Анда госпиталь урнашкан. Бик оста яшеренгән пулеметчы фашистларга көн күрсәтми. “Максим” га снаряд һәм мина ява, ләкин туктата алмыйлар, ул агач артына яшеренгән. Агачның калдыклары музейда саклана.

Крепостьны саклаучыларның көчләре кимегәннән кими. Кешеләр бигрәк тә су юклыктан интегәләр. Буг һәм Мухавец якында гына, ләкин яр буена килерлек түгел, фашистлар аны бик нык саклыйлар. Алар шулай крепость халкын тезләндерергә телиләр. Крепостьны саклаучыларга мәет йөзгән канлы суны эчәргә мәҗбүр булган чаклар да була. Еш кына суга киткән кешеләр көчле атышларга юлыгып үлеп калалар. Югалтулар саны арта. Балалар елый, аналар тавышсыз газапланалар. Командир хатыннары яралыларга ярдәм күрсәтәләр, пулеметчыларга булышалар, еш кына үзләре дә коралга тотыналар. Подвалда күкрәк балалары булган аналар да була, аларның сөте бетә, балалар әкрен генә “сүнәләр”. Хатын-кызларны дошманнарга бирелергә кирәклегенә ышандыралар: “Сез, балалар исән калсын өчен, әсирлеккә бирелергә тиешсез ”. Тынлык. Менә Цитадель ишегалдында, елап күзләре шешенгән, ач, хәлсезләнгән, сәләмәләргә төренгән төркем күренә. Алар артыннан казармалардан сугышчылар чыга. Йөкле хатын, хәлсезләнеп, җиргә егылгач, немец пулеметчысы, торырга кушып, аңа приклад белән суга.




5 бүлек. Авыр көннәр

Сугышның беренче көннәреннән үк оккупантлар совет кешеләренең какшамас ихтыярлы, көчле рухлы таш крепостена бәреләләр. Крепостьны саклаучылар һәм аларның гаиләләре төрле яралардан һәм каннары агуланып үләләр, төтеннән тончыгалар, сусызлыктан газапланалар, ләкин әсирлек турында ишетергә дә теләмиләр. Фронт канонадасының тавышы тынганнан- тына бара. 24 нче июньдә крепостьта калганнар ярдәм килмәячәген яхшы аңлыйлар. Хатын-кызлар, аларны газаплы үлем көткәнлеген аңлап, “балалар белән әсирлеккә төшәргә”дигән карар белән килешергә мәҗбүр булалар.

26 нчы июнь, төш вакыты. Сигнал буенча сугышчылар һәм командирлар- барлыгы 120 сугышчы- чолганыштан чыкмакчы булып, атакага күтәрелә.. Дошман бу хәлгә шашып кала. Сугышчылар Мухавецның икенче ярына килеп җиткәч кенә уянып китә. Барлык сугышчылар атакага күтәрелде дип уйлап, фашистлар крепостьның үзәгенә ташланалар. Безнекеләр аларны якынрак җибәрәләр һәм төзәп ут ачалар. Шул вакыт немец авиациясе хәрәкәткә килә. Крепость тирәсендә җир, төтен, ут фонтаны күтәрелә. Тигезсез сугышта күпләр һәлак була, исәннәр крепость территориясендә сугышны дәвам итәләр.

Өлкән политрук һәм лейтенант Кижеватов һәлак була. Яраланган хәлдә

Е.М.Фомин, И.Н.Зубачев әсир итеп алыналар. Башка сугышчылар да, төрле шартларда, әсирлеккә төшәләр яки һәлак булалар. Исән калганнар Ак сарайда, казаматларда, клубта, Көнчыгыш капкада оборона тоталар. Берничә тапкыр яраланган сугышчылар, кулларыннан корал ташламыйча, сафта калалар. Яраларыннан кан саркып торган килеш, канлы бинтларга һәм чүпрәкләргә уралган сугышчылар, соңгы көчләрен җыеп, штыклар белән кул сугышына күтәреләләр.

12 нче июльгә кадәр майор Петр Михайлович Гаврилов җитәкчелегендә бер төркем сугышчылар Көнчыгыш фортта көрәшне дәвам итәләр. Брест янында немецларның өч зур каберлеге барлыкка килә.

23 нче июль. Фашистлар инде исән кеше калмагандыр дип уйлыйлар. Ләкин якташыбыз Татарстан егете майор Петр Михайлович көрәшүен дәвам итә.Аның соңгы сугыш урыны – ат сарае (конюшня).Ул партизаннар янына качарга уйлый. Атка әзерләнгән комбикорма белән туклана, азыктан эче авыртудан газаплана. Сугышның 32 нче көнендә- 23 нче июль көнне яралы һәм контузияле хәлдә, соңгы гранатасын гитлерчыларга ыргытып, әсирлеккә эләгә. Әсирлектә аны совет врачлары коткара, качарга булышырга телиләр. Ләкин өлгерә алмыйлар, Гавриловны Германиягә озаталар. Бер лагерьдан икенче лагерьга күчереп йөртәләр. Лагерьларның берсендә ул капитан Зубачевны күрә, тик сөйләшә алмыйча кала: капитан ачлыктан һәм хәлсезлектән үлә. Гавриловны Җиңү алдыннан совет гаскәрләре коткаралар

Цитадель казаматлары бүгенге көндә дә крепостьны саклаучыларның каһарманлыгының телсез шаһитлары. Тересполь казаматында стенадагы язулар әнә шуны сөйли: “1941 нче ел. 26 нчы июнь. Без өчәү идек, безгә бик авыр булды, ләкин без күңелебезне төшермәдек, геройларча үләбез.” “Үләрбез, ләкин крепостьтан китмәбез!”3

Юк, крепость бирелмәде , егылмады, ул әкренләп сүнде...

1944 елның 28 июлендә Брест азат ителә.Ил каршында искиткеч батырлыгы өчен Брестка “Герой крепость” дигән исем бирелә, Ленин ордены Һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә.150 гә якын сугышчы дәүләтнең югары бүләкләренә лаек булалар. Майор П.М.Гавриловка һәм лейтенант А.М.Кижеватовка (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1971 елның 25 сентябрендә Бреста мемориаль комплекс ачыла.Авторлары: А.Кибальников, А.Бембель, В.Бобыль, В.Король, В.Занкович, Г.Сысоев, О.Стахович, В.Волчек, Ю.Казаков.



3.Йомгаклау.

Минемчә, героизм ул – тирән әхлаклылык. Аны батырлык, тугрылык һәм башка бик күп шундый бөек төшенчәләр белән дә тәңгәл куеп булмый. Бәлки моны үз башыннан кичергән кеше генә аңлата аладыр.

- Ни өчен мондый афәткә - Икенче бөтендөнья сугышына юл куелды?

- Ни өчен Советлар иле сугышны әзерлексез каршылады, 1941-1942 елларда гаять зур югалтуларга дучар булды, дошман илебезнең уртасына – Мәскәүгә, Идел буйларына, Кавказ тауларына кадәр үтеп керде?

- Ил язмышы кыл астында торганда, ничек итеп хәлиткеч борылыш ясый алдык һәм фашизмның сыртын сындырырга ирештек?

Һәм башка бик күп сораулар, төрле фаразлар... Боларның бөтенесенә җавап табып та булмый торгандыр. Мин дә мондый сорауларга битараф түгел. Миңа сугыш хәлләре күптән тарих тузанына күмелгән сәхифәләр булып тоелмый. Барысын булмаса да, бу тема яшьләрне дә уйландыра һәм мондый сугышларны беркайчан да булдырмаска, хаталарны кабатламас көрәшчеләр рухында тәрбияләнергә өндидер дип уйлыйм. Инде иркенрәк шартларда, еллар үткән саен, сугышның фаҗигале чынбарлыгы, аяусыз хәлләр, үкенечле ялгышлар, югалтулар, корбаннар турында ачыграк күрсәтелә башлады. Мин әле яшь кеше, бәлки барысын да аңлап та бетермимдер, ләкин шул чорда кешенең кадере булмавын, дәүләтнең кешелексез сәясәт алып баруы көн кебек ачык. Брестны саклаучыларның фашист армиясе белән тиңсез көрәше, фашист лагерьларыннан котылганнарның кабат Совет төрмәләрендә газаплануы шуңа мисал түгелмени? Ә андый мисаллар никадәр...

Ләкин еллар үтә... Еллар аша сугыш дөреслеге халыкка, туган илгә әйләнеп кайта.

Фашизм дигән яман чир үз артыннан берничә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып килгән бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне, күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-хисапсыз башка казапларны онытырга хакыбыз юк!



Файдаланылган әдәбият исемлеге

1.Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Сугыш эзләре буйлап.- Казан: Мәгариф, 2010.- 3-5 б.

2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Хәтер уты.- Казан: Мәгариф, 2010.- 8 б.

3.Подвиг народа: Памятники Великой Отечествнной войны,1941-1945гг./Сос.и общ.ред.В.А.Голикова.- Москва: Политиздат, 1980.-168-171стр.

4.40 нчы мәктәп “Хәтер” музееннан материаллар

5.Татар әдәбятыннан фәнни хезмәт язуга методик кулланма. /Төзүче Д.Галиуллина.- Яр Чаллы: “Огниво” БИҮ, 2007.- 7-10б.

6. Альбом. Брестская крепость.- Москва: Политиздат, 1985.



1 Кушымтада язмаларның копиясе урнаштырылган

2“Хәтер” муззее материаллары архивыннан. 40нчы мәктәп, 409 кабинет.

3 Подвиг народа: Памятники Великой Отечествнной войны,1941-1945гг./Сос.и общ.ред.В.А.Голикова.- Москва: Политиздат, 1980.-168-171стр.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!