СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Синоним һәм антоним сыйфатлар" 5 класс өчен дәрес планы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу дәрес планы татар мәктәпләрендә укучы 5 нче класс укучылары өчен төзелде.

Просмотр содержимого документа
«"Синоним һәм антоним сыйфатлар" 5 класс өчен дәрес планы»

Тема. Синоним һәм антоним сыйфатлар

  1. Белем бирү максаты – сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшерү, ныгыту, антоним һәм синоним сыйфатлар турында төшенчә бирү;

  2. Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, телдән һәм язма күнекмәләр белән антоним һәм синоним сыйфатлар турында белемнәрне ныгыту, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

  3. Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү; дәрестә балаларның тиз һәм дөрес җавап бирүләренә ирешү;



Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, лексика бүлеген искә төшерү, антоним, синоним, искергән сүзләр буенча күнегүләр эшләү.

Регулятив УУГ: дәреснең проблемасын һәм максатын билгеләү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, анализлый белү, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү УУГ: тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.



Коммуникатив УУГ: тыңлый белү, сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, үз фикерен дәлилли белү.

Җиһазлау. Дәреслек

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру, уңай психологик халәт тудыру.

  2. Актуальләштерү.

Сыйфат нәрсәне белдерә?

Кайсы сүз төркемен ачыклый?

Җөмләдә нәрсә булып килә?



  1. Уку мәсьәләсен кую

Рәсемнәрне карау

Андагы предметлар бер-берсеннән нинди билгесе белән аерыла?

Аларның мәгънәсе капма-каршы куеламы?



  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

68 нче күнегү

Бирелгән сыйфатларны антоним парлары белән ике баганага язу

Һәр юлдагы икешәр сыйфат белән җөмләләр төзеп әйтү

Кайсы сүзләр артык калды? Аларның мәгънәсе бер-берсенә якынмы, охшашмы?



  1. Ял итеп алу

  2. Белемнәрне ныгыту

Дәреслектәге “Ак ил” шигыре өстендә эш

Укытучының укуы

Укучыларның укуы

Дөрес интонация белән уку

Сыйфатларның хәбәр булган очракларына мисаллар язу



  1. Йомгаклау

Дәреснең максаты нинди иде?

Максатыбызга ирештекме?

Нәрсә белдек?

Кемгә бүген авыр булды?

Өй эшен аңлату














Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!