СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы сөйләшенең үзенчәлекләре.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фәнни эшнең максаты: Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның  сөйләшендәге фонетик, лексик, мофологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Просмотр содержимого документа
«Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы сөйләшенең үзенчәлекләре.»

Кереш

Диалектология- грек теленнән кергән термин. Тел белеменең территориаль диалектларны һәм сөйләмнәрне өйрәнә торган бүлеге диалектология дип атала.

Башкортостан Республикасының таралган татар халык сөйләшләре галимнәрнең игътибарын бик күптәннән үзенә тартып торган.Аларны фәнни яктан өйрәнү 19 нчы гасырның азакларында ук башлана. Беренчедән булып бу эшне Казан духовный академиясен тәмамланган халык укытучысы А.Бессонов башлап җибәрә. 1897- 1898 нчы елларда Казан университеты профессоры Н.Ф.Катанов тарих- филология факультеты йөкләтүе буенча ике тапкыр ул вакыттыагы Уфа губерниясенең Бәләбәй һәм Минзәлә өязләренә экспедициягә чыга һәм бу төбәктә яшәүче халыкларның сөйләшләрен өйрәнә, халык авыз иҗаты, тарих һәм этнография буенча да бай материал туплый һәм отчёт формасында Казанда бастырып чыгара. Отчётта типтәр, мишәр һәм керәшен татарлары сөйләшләренең үзенчәлекләрен күрсәтә, башкорт телен тикшерүгә дә зур урын бирә.

ХХ гасыр башларында һәм Октябрь инкыйлабыннан соң Башкортстанда таралган татар сөйләшләре турында аерым мәгълүматларны Җ. Вәлиди хезмәтләреннән табабыз.1

50 нче еллардан башлап бу төбәктәге сөйләшләрне А.А.Юлдашев, Ә.Ш.Әфләтүнов, Җ.Алмаз кебек галимнәр өйрәнәләр. Татар диалектологлары Г.Х.Әхәтов, Л.Т.Мәхмүтова, Д.Б.Рамазанова тикшеренүләре нәтиҗәсендә, бүген Башкортстан Республикасында таралган татар сөйләшләре системасын фәнни нигездә тулы күзалларга мөмкин. учалы Хәзерге татар диалектологиясендә кабул ителгән фәнни классификация буенча Башкортстан Республикасында татар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшенең бәләбәй, урта, янаул урынчалыклары, бөре танып буе татарлары, златоуст, тепекәй, турбаслы,

________

  1. Вәлиди Җ.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т-1. Казан: 1927.




һәм керәшен татарлары сөйләшләре, көнбатыш ( мишәр) диалектына караган байкыбаш һәм стәрлетамак сөйләшләренә таралган.2

Мишәр диалектының стәрлетамак сөйләшләре вәкилләре Башкортстан Республикасының төньяк- көнбатыш регионындагы ( нигездә, Авыргазы, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Фёдоровка районнарындагы) татар авылында яшиләр. Ләкин сөйләшнең таралышы административ берәмлекләрнең чикләре белән туры килеп бетми.Алар Башкортстанга 18-19 гасырларда төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә күченеп килгәннәр.

Бу сөйләш тел үзенчәлекләре буенча мишәр диалектының ч-лаштыручы группасына карый. Ләкин сөйләш татар әдәби теленең, бу төбәктә таралган урта диалект сөйләшләренең көчле йогынтысына дучар булган. Берникадәр башкорт теле сөйләшенең йогынтысы да сиземләнә. Шуңа күрә ул мишәр сөйләшләренә хас төп диалекталь үзенчәлекләрен югалткан. Ләкин стәрлетамак сөйләшенең аерымлыклары да байтак фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре аны татар теленең диалектлары системасында карарга мөмкинлек бирә.

Диалектлар бердәм гомумхалык теленең «тармагы» исәпләнә. Нәкъ шуңа күрә алар фонетик системасы, грамматик төзелеше һәс сүзлек составының үзенчәлекләре билгеләре белән бәйләп тора.

Димәк, диалект, гомумхалык теле кебек үк төп сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенә хас үзенчәлекләрне эченә алган телнең төрен аңлата. Гадәттә бер яки ике диалект билгеле бер милли телнең нигезендә ята, аңардан шушы телдә сөйләшүчеләргә ныграк аңлаешлы, кыйммәтле, ныграк аңлаешлы, кыйммәтле, ныграк шомарган, эшкәртелгән сүзләр, төшенчәләр алына.

Стәрлетамак сөйләшенең аерымлыклары байтак.

Фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре аны татар диалектлары системасында карарга мөмкинлек бирә.

_______

2.Татар теленең диалектологик сүзлеге. Төзүчеләр : Ф.С. Баязитова, З.Р.Садыйкова, Р.Х.Хәйретдинова – 2 китап.- Казан, 1993 ел.

Диалектология – укучылар телендә очрый торган диалектизмнарны бетерергә ярдәм итә.

Шул рәвешле, диалектология гомум филологик белеменең бик мөһим өлеше булып тора.

Фәнни эшнең максаты: Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның сөйләшендәге фонетик, лексик, мофологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Эшнең бурычы:

  1. Стәрлетамак районы Үрге, Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның җирле диалект сөйләшенә хас үзенчәлекләрне барлау.

  2. Диалектка, сөйләшенә хас үзенчәлекләрен, сүз формаларын әдәби тел белән чагыштырып карау.

  3. Үрге, Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның сөйләшен фонетик, морфологик, лексик аспектларга бүлеп карау.

















Төп өлеш

Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре.

Стәрлетамак сөйләше татар әдәби теленең һәм урта диалект сөйләшләренең

( беренче чиратта, минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчалыгының) шактый зур йогынтысы бирелгән. Анда берникадәр дәрәҗәдә башкорт теле сөйләшләре йогынтысы да сиземләнә.Шуңа күрә ул мишәр сөйләшләренә хас төп диалекталь үзенчәлекләренең кайберсен югалткан, ләкин стәрлетамак сөйләшенең аермалы яклары да байтак.

Фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләре аны, шиксез, татар диалектлары системасында карарга мөмкинлек бирә. Шуңа карап бу сөйләшне өч төркемгә бүлеп карыйлар:

  1. Урта диалектның сөйләшләре йогынтысында нык бирелгән төркем. Бу төркемдә мишәр диалектының үзенчәлекләре бик аз сакланган.

  2. 18-19 гасырларда күчерелеп, бүгенге көндә утраучыклар булып урнашкан татар авыллары.

  3. Башлангыч чорда дәүләт хезмәтендә булып, соңрак чорда көньякка күчеп китүче мишәрләр сөйләше. Бу төркем вәкилләре Чишмә, Авыргазы, Дәүләкән районнары татар авылларында яшиләр. Бу төркем татар әдәби теленең йогынтысына нык бирелгәнлектән, урта диалектның башка сөйләшләреннән аерылмый диярлек. Үзенчәлекләр бары аваз тәңгәлләгендә һәм аерым фонетик күренешләрдә чагылалар.









Фонетик үзенчәлекләре


Сузык авазларның тәңгәллекләре:

  1. Сөйләштә таралган тәңгәллекләрнең берсе ә-и.Ул аерым сүзләрдә генә күзәтелә:

әпәй – ипи

песәй – песи

кәштә - киштә

мәләш - миләш

кәртә - киртә.

  1. И- ә тәңгәллекләре:

Җияү - җәяү

инәй - әни

әлбиттә - әлбәттә.

  1. У- ү \ ө- ы тәңгәллекләре:

бөген – бүген

мында – монда

былай – болай

үрмәкүч - үрмәкеч.

  1. Ы- у тәңгәллеге:

Мынча – мунча

Была – була.

  1. Фигыль кушымчаларында ы / е-а / ә тәңгәллекләре ачык чагыла:

Сатырбыз – сатарбыз

Өзергә - өзәргә

Элер - эләр.

  1. Ый –и / ы тәңгәллеге:

Кыйралу – кырылу

Мый – ми

Пыйма – пима

Аюдый – аюдай

көрәктий - көрәктәй

яшьләй – яшьли

тирәләй - тирәли.

  1. [ өй ] дифтонгының кулланылуы.

Бу дифтонг кайчак [ү] авазы белән алмашырга мөмкин.

өйрә - үрә

төймә - түмә

өйрәт - үрәт.

Ирен гармониясе булганда, беренче иҗектәге иренләшкән авазларга ярашып, калган иҗекләрдәге сузыклар да иренләшәләр.

көлөн – колын

гөтөрдәү, дөпөлдәү - дөпелдәү « тавыш чыгару»

сөрөнте - сөренте - сөрелә торган җир « пашня».

Тартык авазларның әйтелеш үзенчәлекләре

Сөйләштә түбәндәге тартыклар бар:

  • Ирен – ирен тартыклар бар: [б, п, м, w]

  • Ирен – теш тартыклары: в/ ф

  • Тел алды тартыклары: т/д, з/ с,җ/ ш,ч/ җ,р,л,ц

  • Тел уртасы авазы: [й]

  • Тел арты авазлары: [к,г]

  • Кече тел тартыгы: [къ,гъ]

  • Йоткылык авазы: [һ]

Төп аерма [к,г,х ] авазларның тәңгәл килүе белән аңлатыла. Мәсәлән: сәгәт - сәгать, кәбер – кабер.

Авазлар тәңгәллекләре

  1. П – б тәңгәллекләре. Кайбер сүз башында яңгырау [б] авазы саңгыраулаша:

Сеперү – себерү

  1. П – ф тәңгәллеге, ягъни ирен – ирен [п] авазын ирен – теш [ф] авазы белән алыштыру:

фәрдә - пәрдә

  1. М – б / п тәңгәллеге:

Мышый – поши

Мәке - бәке

  1. В – w тәңгәллеге:

Ватан – wатан

Вахыт – вакыт

  1. Җ – й тәңгәллеге

Йыр – җыр

Җорт – йорт

Җегет – егет

Йан – җан

Йәннек - җәнлек

  1. Бик еш кына эпентеза күренеше очрый, ягъни сүзләргә авазлар өстәлә.

[Г] авазы өстәлә:

Җиңгел – җиңел

[Р] авазы өстәлә

кечерткән – кычыткан

[т] авазы өстәлә:

әкертен - әкрен

  1. [Г- к] тәңгәллеге.

Бу үзенчәлекне сүз башында сузык авазлар алдыннан һәм сүз уртасында күзәтергә мөмкин:

Гөпшә - көпшә

Тыгырык – тыкрык

Гәрәз - кәрәз

Чикә - чигә

  1. Бары тик берничә сүздә генә без түбәндәге тәңгәллекне билгелибез:

[р- н] : үткер – үткен

[җ- з] : җирек - зирек

[н - л] : тешни – тешли.

Аваз төшеп калу

Минзәлә сөйләшендәге кебек [һ] авазы төшеп калырга мөмкин:

Уш – һуш

шәәр - шәһәр

Сөйләм агышында аваз үзгәрешләре

  1. Аваз төшеп калу. Тартыклар өлкәсендәге үзенчәлек булып инфинитив, хәзерге һәм киләчәк формаларында бер [р] авазының төшеп калуы:

керегә - керергә

бирегә - бирергә

чыгарыга – чыгарырга

Кайбер сүзләрдә арткы рәт г авазы кыскарып төшеп калырга мөмкин:

Йома – җома

Дийең – диген

Юалган – югалган

әлсә - алайса

мәйтәм – мин әйтәм

ишегал – ишегалды

тирмән - тегермән

тәрзә - тәрәзә

зират – зыярат

әйме - әеме

әйбит - әйе бит

ния - нигә

нәстә - нәрсә

ие – иде

качан – кайчан

итү – илтү

миә, сиа – миңа, сиңа

Түбән Усылы авылы сөйләшенә берничә мисал:

-Җома көн булды бу хәл. Миә ерак авылдан туганнар килде. Ә минем тирмәнгә барасым бар. Әлсә мәйтәм әйдәгез, берегез минем белән миә ярдәмче кирәк ие.

Абый әйтә:- Ния аның нәстәсе бар ? Киттек. Ишегалга чыгып, әйберләрне алып киттек тирмәнгә….

Бу диэреза дип атала, ягъни аерым тартыкларның еш төшеп калуы күзәтелә. Без моны түбәндәге мисалларда күзәтә алабыз:

Капа – каршы – капма- каршы

Йугату – югалту

Муча – мунча

Белә - белән

Рус теле сүзләре сөйләшнең үз әйтелешенә яраклаштырып кулланыла.

Лутче – лучше

Ишу – ещё

әтү – а то

вич- весь

пөгәрәп – погреб

проулка- переулок

чимечке – семечки

чират- очередь

бидыра – ведро

Үрге Усылы авылының кибетендә ике хатын сөйләшеннән мисал:

- Үзебезнең Чишмә чимечке маен бик ошаттым әле. Күпме сакласаң да искерми.

Пөгәрәпкә төшереп куйган ием. Искермәгән дә. Үзебезнең май лутче шул.Әтү башка майларның хакы кыйбат, бер тәме юк…

Авазлар өстәлү күренешен дә күзәтәбез

Аклан – алан

Үрмәкләп - үрмәләп

Япьмәле – япьле

Баягынак – бая гына

Җиңгел – җиңел

[Т] авазы күбрәк сүз ахырында һәм [р] авазыннан соң өстәлә:

Чыбырткы – чыбыркы

Арткыры – аркылы

Кычырткан - кычыткан

Үрге Усылы авылының көтүчеләре сөйләш үзенчәлекләреннән мисаллар:

- Азат, күрмисең әллә.Көтүең анау акланга чапты. Ул озын чыбырткыңның нинди файдасы бар? Үзең йоклап йөргәч. Хәзер су арткыры чап малларың артыннан!

Морфологик үзенчәлекләре

Алмашлыклар. Алмашлыкларның лексик составы, аның төрләнеше буенча Усылы сөйләшенең шулай ук минзәлә сөйләше белән уртак яклары күп.

  • Зат алмашлыклары

  1. I зат берлек сан зат алмашлыгы иялек килешендә

Минен/ минең/ минем

  1. I һәм II зат берлек сан зат алмашлыгы юнәлеш килешендә

Миңа/ мийә/ сиңа/ сийә/ формаларын ала.

  1. Күрсәтү алмашлыклары: бу, шул

Теге/ тиге/ тийе/ тее/. Ул / анау/анауы/ монауы/

  1. Сорау алмашлыклары :

Кем – ний; нинди - нихәлле; ничек - нихәлле, кайсылай; нигә - ник, ниә,нәстә.

Фигыльләр өлкәсендә

Сүз азагында – ый – и урынына ай- әй куллану сөйләменең характерлы лингвистик билгеләреннән берсе. Бу үзенчәлек Түбән Усылы авылларына хас.

Уйнай – уйный

Бармай – бармый

Фигыльләргә - сыңай - сеңәй кушымчаларын өстәп сөйләшү.

Укыйсыңай - Эшләйсеңәй

1.Хәл фигыльнең – ганчы- гәнче-мас-мәс « борын» сүзе алмаштырып килә:

- Яңгыр яумас борын бу орлыкларны чәчергә ярамый. Кунак килмәс борын өстәл артына утырырга ярамый! ( Укучылар сөйләшеннән)

2.Шулай ук хәл фигыльнең – ып- еп- п кушымчаларының түбәндәге вариантлары бар.

Алдамыйча сөйлим, күрми калдык.

3.Кушма формант – гачтын- гәчтен- гачтан- гәчтән файдаланыла:

Баргачтын – баргач

Килгәчтен - килгәч

4.« Карасын» тибындагы формалар искәртү, кисәтү, үпкәләүне белдереп сөйләштә киң кулланыла:

Бармай карасын - күрмәгәнен күрсәтермен! Килмәй карасын – үзе эшләр!

  1. Билгеле бер вакытта эш яки хәлнең чын-чынлап башкарылуын тәгъбирләү өчен төп фигыльдән соң ( ул гадәттә хәл фигыль формасында була) «ята» фигыле кушыла:

Укып ята

Яшәп ятабыз

Йөреп ятабыз.

- Күрше, нихәл?

- Йөреп ятабыз инде кордаш!

6. Теләкне белдерү өчен – асы- әсе- һәм иде ярдәмлек фигыль конструкциясе файдаланыла.

Күрәсе иде

Беләсе иде

Кайысыбер очракта иде сүзендә д авазының төшеп калуы күзәтелә.

7. Хикәя фигыльнең күптән үткән заманын белдерү өчен кушма формант –дырые,

- дерие файдаланыла:

Барадырие – бара иде

Киләдерие - килә иде.

8.Үткән заман хикәя фигыль өстәмә рәвештә - гач, -гәч +тә+ тен аффиксы ялгана.

Килгәчтен - килгән

Карагачтын – карагач.

  1. Шарт фигыль 3 заманны белдереп килә - ган -гән + булса; -ар -әр + булса

Кергән булса

Белгән булса

Кайтар булса

Китәр булса.

- Кергән булса, мине күрер иде. Кайтар булса, хәбәр итер иде.

Рәвешләр өлкәсендә

Рәвеш ясаучы – ын-ен кушымчасы урынына – лыкта - лектә; келек- кылык кушма формасы күзәтелә:

Язлыкта – язын

Җәйлектә - җәен

Кичкелек – кичен

Кышкылык – кышын.

Язлыкта абыем армиядан кайта. Кичкелек ашны ашагач, урамга чыктык.

Саннар өлкәсендәге үзенчәлекләр

1.Әдәби телдәге бүлем саны кушымчалары – ар -әр-шар урынына –лап -ләп ялганып, чама саны аффиксы белән алмаштырыла.

Утызлап бер рәткә тезделәр. Утызар бер рәткә тезелделәр.

  1. Җыю саны кушымчасы формасы – аулашып - әүләшеп ярдәмендә ясала.

Икәүләшеп кунакка киттеләр.

Ярдәмлек сүз төркемнәре өлкәсендә

Шулаймени – шулаймы

Ие – иде

Фигыльләрнең тезмә формасы кушылып әйтелә: әпкилә - алып килә;

Әпкитә- алып китә.

Грамматик үзенчәлекләр:

Сөйләмнең грамматик үзенчәлекләре сүз төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчалардан, синтаксик конструкцияләрдә бирелгән.Алар түбәндәгеләр :

-ылдык- елдек- лашка- ләшкә- лыкай- лекәй кушымчалары.

Бу кушымчалар бәяләү мәгънәле исемнәр ясый:

Лыкылдык,ләпелдек – юк-барны сөйләүче кеше

Лыгырдык – күп сөйләргә яратучы

Тәтелдек – тиз-тиз сөйләүче кеше

Чирләшкә - еш чирләп йөрүче кешегә карата әйтелә.

- Дустың лыкылдык булмасын ул! ( Бер диалогтан).

-гынак-генәк; лай-ләй рәвешләре ясый торган кушымчалар булып исәпләнә торган кушымчалар булып исәпләнә:

Баягынак - күптән түгел

Кичәгенәк - кичә.

Борынгы телдә формалашкан эндәш, килеш кушымчасы, ата-анага, туганнарга хөрмәт белән эндәшкәндә файдаланыла:

Әткәй, әнкәй

Абзыкай, абзый

Җиңгәй, җиңги

Җизнәкәй, җизни.

Җөмләдә исем, сыйфат,сан хәбәр фунциясендә килсәләр, аларга тагын күплек кушымчасы ялгана:

Алар икәүләр – алар икәү; үзләре эштәләр бугай – алар үзләре эштә бугай.

Лексик үзенчәлекләр

  1. Табигатькә караган лексика

Чебей – чебеш

Бәпкә - каз, үрдәк баласы

Тана – бозау

Песәй – песи, мәче

Чучка – дуңгыз

Бәрәч – сарык бәрәне

Челәүчен – суалчан

Пошый – поши

Карлугач – карлыгач

Кечерткән – кычыткан

Тонбоек - төнбоек

Әргәзенбай чәчкәсе – умырзая

Гөрләпә - какы

Кәккүк тәпәе - кәккүк чәчкәсе

Бака яфрагы - подорожник

Сөтле үлән - билчән

Карагай – чыршы

Тургай – чыпчык

Шартлама суык – чатлама суык

Борчак яву – бозлы яңгыр

Себертек – җилле буран.

Түбән Усылы авылы сөйләшеннән берничә мисал:

- Быел гөрләпә бик уңган. Бу азыкны тургайларга сал! Борчак яуса, бөтен игенне харап итәчәк бит! Тышта себертек. Адашмыйча гына кайтыгыз инде.

Кеше

Пошмас, пошмыйха - әкрен, сүлпән кеше

Пешмәгән, җебек – кулыннан эш килмәгән кеше

Безге - тегендә- монда йөргән кеше

Күзле бүкән – игътибарсыз кеше

Ташбаш, туңбаш – надан, белемсез

Үкерү – елау

Сукмакка тузан төшермәү – еш килеп йөрү

Йөзгә чәпәү – туры әйтү

Эшмәкәр - төрле эшкә оста кеше

Яман – начар

Мәүкәй – кулыннан эш килмәгән кеше

Ләнтәй – ялкау

Бәләчник – еш чирләүче

Мутырный - бәйләнчек

Буйга узган - йөкле, авырлы хатын

Шыргый – шарлатан

Долгый – буе озын кеше

Кәйнә - кайна

Кайнатай – биатай

Картинәй, картнәй, картый, нәнәй - дәү әни

Бичә, катын – хатын

Куптарай – мактанчык

Адаш – бер үк исем йөрткән кешеләр.

Мисаллар:

- Өйгә кайтып кәйнә белән кайнатай белән киңәшләшмичә берни әйтә алмыйм.

Бу бәләчник белән дөнья көтеп буламы?! Яңа гына адаш белән очрашып сөйләшеп тордык. Җыен туңбаш безнең класска җыелган инде!

Җәмгыять

Чәшке – чынаяк

Бәлүдә - чынаяк асты

Сөт өсте – каймак

Гайбәт- исем чыгару

Паштет – пирог, ләвәш

Иске – бала чүпрәге

Кызыл буяу- бизәнү

Олы як – зал

Кәртә - киртә

Олы капка – зур ике яклы капка

Түшәк - мендәр

Пич түбәсе – мич башы

Мөеш - өй почмагы

Пөгәрәп – кар базы

Табакыскыч – табагач

Түбә тактасы - түшәм

Түр як – кухня, аш бүлмәсе

Урын - сәке

Каймак кою- сөт аеру

Кашык аяк – зур калак

Соскыч - челтәрле чүлмәк

Соскы - көл ала торган көрәк

Кибән кою - чүмәлә салу

Кагыт кою – как кою

Башалтай - бәйләнгән оекбаш

Чүәтә - тимер тарелка

Чирек - өч литрлы банка

Купы – чынаяк тәлинкәсе,зур савыт

Мисаллар:

- Минем нәнәй җылы башалтайлар бәйли, тәмле паштетлар пешерә.( Иншадан)

Кибеттән бер чирек чимечке мае алдык. Купыга күп итеп җиләк җыйдым.

Иртә торып каймак койдым. Түр якта әнкәй аш пешерә иде.

Безнең класс кызлары бәйрәмгә кызыл буяп йөриләр.






Йомгак


Татар теленең нигезләре башка телләрнеке кебек үк бик борынгы вакытларда ук салына. Татар милләтенең әдәби теле 19 нчы гасыр урталарында гомумхалык җанлы сөйләм теле нормаларына нигезләнеп, 20 нчы гасыр башына тәмам нормалашып җитә. Бу телне хәзерге татар әдәби теле дип тә атыйлар.Әдәби нормалар бертөрле һәм мәҗбүри санала.

Бүгенге татар диалектологиясендә кабул ителгән классификация буенча, стәрлетамак сөйләше мишәр диалектына карый. Сөйләш Башкортстан Республикасының көньяк- көнбатыш районнарының мишәр авылларында таралган. Алар бу якларга 17 нче гасыр башларында күченеп килгәннәр.

Башкортстан – күп милләтле республика. Шуңа күрә дә, төрле милләт вәкилләре бер- берсе белән аерылышып яши һәм аның нәтиҗәсе иң беренче чиратта телдә чагылыш таба. Стәрлетамак сөйләше вәкилләре телендә без рус, башкорт, мордва телләреннән кергән алымнарны билгели алабыз.

Тупланган материаллар түбәндәге нәтиҗәләрнек чыгарырга мөмкинлек бирде.

Сузыклар өлкәсендә

[ә- и] - кәбән - кибән

[и- ә] - инәй- әни

[у-ү]- [о-ө] - бөген- бүген

[о-ө], [ы-е], [а-ә],[ы-у] тәңгәллекләре бик сирәк сүзләрдә табыла.Сингармонизм законы нигездә саклана.

Тартыклар өлкәсендә

Бу өлкәдә тәңгәллекләр: [п-б; п-ф; м-б; җ-й; з-җ; з-с] тәңгәллекләре бик сирәк очракларда гына күзәтелә. Сөйләштә рус алынмалары бик күпләп таралганга, аерым урын алып тора. Алар сөйләшкә үзгәртелмичә дә һәм үзгәртелеп тә, ягъни татар теленә яраклаштырып кабул ителгәннәр.

Шулай ук, стәрлетамак сөйләше тел үзенчәлекләре ягыннан мишәр диалектына хас төп лексик, грамматик үзенчәлекләрен чагылдыра.Ул катнаш сөйләшләр төркеменә карый.

Моның төп сәбәпләре:

1.Әдәби тел йогынтысы;

2. Урта диалект сөйләшләре һәм башкорт сөйләшләре йогынтысы;

3. Мишәр авылларының таралып утыруы.

Нәтиҗәдә, стәрлетамак сөйләшендә диалекталь күренешләренең үзенчәлекле системасы барлыкка килгән.

Бу исә сөйләшне мишәр диалектының мөстәкыйль сөйләше итеп карарга мөмкинлек бирә.

Шулай итеп, хезмәттә Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы авылларының сөйләмендәге грамматик, фонетик һәм лексик үзенчәлекләре тикшерелде.

Безнеңчә, эш фәннилеккә дәгъвә итмәсә дә, стәрлетамак сөйләшенең грамматик үзенчәлекләрен өйрәнүдә башлангыч ролен башкара ала.



















Кулланылган әдәбият


1. Курбатов Х. Татар теленең алфавит һәм орфография тарихы. Казан, 1960.

2.Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо- западных районов БАССР. Казань, 1962.

3. Саттарова Г.Ф. Сопоставительный анализ звукового состава татарского литературного языка и диалектов. Казань, 1965.

4. Сәлимов Хәлил. Татар теле фонетикасы. Чаллы, 1993.

5. Татар теленең диалектологик сүзлеге. Казан, 1993.

6. Шакирова Р.Т. Хәзерге татар теле фонетикасына кереш. Казан,1994.

7. Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. Казан, 1954.

8. Әфләтүнов Ә.Т. Башкортстанның көнбатыш һәм көньяк - көнбатыш районнарында яшәүче татарларның сөйләшендәге кайбер синтаксик күренешләр. Казан, 1959.

















Тезислар

Диалектология- грек теленнән кергән термин. Тел белеменең территориаль диалектларны һәм сөйләмнәрне өйрәнә торган бүлеге диалектология дип атала. Башкортостан Республикасының таралган татар халык сөйләшләре галимнәрнең игътибарын бик күптәннән үзенә тартып торган.Аларны фәнни яктан өйрәнү 19 нчы гасырның азакларында ук башлана. Беренчедән булып бу эшне Казан духовный академиясен тәмамланган халык укытучысы А.Бессонов башлап җибәрә.

1897- 1898 нчы елларда Казан университеты профессоры Н.Ф.Катанов тарих- филология факультеты йөкләтүе буенча ике тапкыр ул вакыттыагы Уфа губерниясенең Бәләбәй һәм Минзәлә өязләренә экспедициягә чыга һәм бу төбәктә яшәүче халыкларның сөйләшләрен өйрәнә, халык авыз иҗаты, тарих һәм этнография буенча да бай материал туплый һәм отчёт формасында Казанда бастырып чыгара. Отчётта типтәр, мишәр һәм керәшен татарлары сөйләшләренең үзенчәлекләрен күрсәтә, башкорт телен тикшерүгә дә зур урын бирә.

ХХ гасыр башларында һәм Октябрь инкыйлабыннан соң Башкортстанда таралган татар сөйләшләре турында аерым мәгълүматларны Җ. Вәлиди хезмәтләреннән табабыз.1

Фәнни эшнең максаты: Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның сөйләшендәге фонетик, лексик, мофологик үзенчәлекләрен өйрәнү.

Эшнең бурычы

Стәрлетамак районы Үрге, Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның җирле диалект сөйләшенә хас үзенчәлекләрне барлау.

Диалектка, сөйләшенә хас үзенчәлекләрен, сүз формаларын әдәби тел белән чагыштырып карау.

Үрге, Түбәнге Усылы авылларында яшәүче татарларның сөйләшен фонетик, морфологик, лексик аспектларга бүлеп карау.

Бүгенге татар диалектологиясендә кабул ителгән классификация буенча, стәрлетамак сөйләше мишәр диалектына карый. Сөйләш Башкортстан Республикасының көньяк- көнбатыш районнарының мишәр авылларында таралган. Алар бу якларга 17 нче гасыр башларында күченеп килгәннәр.

Башкортстан – күп милләтле республика. Шуңа күрә дә, төрле милләт вәкилләре бер- берсе белән аерылышып яши һәм аның нәтиҗәсе иң беренче чиратта телдә чагылыш таба. Стәрлетамак сөйләше вәкилләре телендә без рус, башкорт, мордва телләреннән кергән алымнарны билгели алабыз.

Шулай итеп, хезмәттә Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге Усылы авылларының сөйләмендәге грамматик, фонетик һәм лексик үзенчәлекләре тикшерелде.













Стәрлетамак районы Үрге һәм Түбәнге

Усылы сөйләшенең үзенчәлекләре














Эшне башкарды : Үрге Усылы Урта мәктәбенең

9 нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинова Алия

Эшнең җитәкчесе:Луговая Раушания

Тимергали кызы


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!