СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья - Хормэтле ветеран

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Материал к статье в газете.

Просмотр содержимого документа
«Статья - Хормэтле ветеран»

Хѳрмәтле ветеран.

 Уйландыра,

                                       Бер уй яндыра,

                                       Ми – йөрәгең эштә чагында,

                                       Хәрәкәтләнерлек хәл барында,

                                       Әрәм итмә көнең,

                                       (Чикле гомерең!)

                                       Яшәвеңнең юкка түгеллеген

                                       Раслап яшә вакыт алдында,

                                       Раслап калдыр Тарих алдында!


Бу шигъри юллар, шушы кѳннәрдә авылыбызныӊ олы хөрмәткә лаеклы кешесе, үзенеӊ олы юбилеен билгеләп үтүче, Нургалиев Вил Фаткулла улына бик нык туры киләдер. Моннан 85 ел элек, 15 нче февральдә Кушнаренко районы Бакай авылында гади генә тормыш алып баручы Фаткулла һәм Бүләк гаиләсендә, дүртенче бала булып, дөньяга килә ул.

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабырырак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләрендә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Юбилярныӊ яшьлек елларына әйлэнеп күз салсак ниләр күрер идек икән?

Туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Бѳре педагогия институтыныӊ физика – математика факультетына укырга керә ул. Югары уку йортыннан туган мәктәбенә юллама ала. Тырышлыгын, җигәрлеген күреп, яшь егетне Кушнаренко районы Шәрип урта мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Ләкин тамырлар узенә ныграк тарткандыр инде, 1982 нче елда авылына кайтып, Бакай урта мәктәбен җитәкли башлый ул. Бу вазыйфаны лаеклы ялга чыкканчы били. Тормыш иптәше Римма Афзал кызын да ул мәктәп даирәсендә очрата. Римма Афзал кызы да, югары уку йорты тәмамлап, районыбызныӊ бер мәктәбенә эшкә билгеләнгән була. Яшьләр бер – берсен яратышып тормыш коралар. Тигез,матур тормышта ике бала тәрбияләп, югары белем биреп, олы тормышка аяк бастыралар. Балалары икесе дә тормышта лаеклы урыннарын таптылар, югары вазыйфалар билиләр.

Вил Фаткулла улы, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаганга һич үкенми. Ул бу турыда менә нәрсә ди: «…Бала аӊына барлык гомумкешелек кыйммәтләре мәктәптә салына. Мәктәп бусагасын атлап керү белән бала могҗизалар дѳньясына чума. Ләкин шушы иге – чиге булмаган белем дѳньясында адашмас ѳчен аӊа кемдер юл күрсәтергә тиеш. Бу җаваплы эшне укытучы үз ѳстенә ала. Ул аны укырга, язарга, тирә – якны танырга ѳйрәтеп кенә калмый, җәмгыятебезнеӊ терәге булырдай кеше итеп тәрбияләү ѳчен дә зур тырышлык сала. Укытучы баланыӊ иӊ якын кешесенә әйләнә. Мондый якынлык баланыӊ эчке дѳньясын,уй – кичерешләрен аӊларга, вакытында дѳрес юнәлеш бирергә ярдәм итә. Моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, мәктәптә эшләгән дәвердә ата – аналарныӊ да, укытучыларныӊ да, укучы балаларныӊ да тѳрлесен күрергә туры килде. Аларныӊ шатлыкларын, кайгыларын уртаклашкан чаклар да аз булмады. Аларныӊ һәркайсына җылы сүз, дѳрес юнәлеш бирергә тырыша идем» Бу сүзләр аныӊ,чын мәгънәдә «Укытучы» икәнен раслый һәм инандыра. Вил Фаткулла улыныӊ һәм Римма Афзал кызыныӊ күпьеллык тырыш хезмәтләре хѳкүмәт тарафыннан тѳрле почет грамоталары, медальләр белән бәяләнә. 1985 нче елда Вил Фаткулла улына БАССР ныӊ атказанган укытучысы дигән исем дә бирелә.

Ветеран укытучы лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып утырмый,куп еллар Бакай авылы советы биләмәсендәге ветераннар советын җитәкли, башка тѳрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып яши. Ихата – курасы да, яшьләрне кѳнләштерерлек – тѳзек, пәхтә, җыйнак. Бал кортлары белән дә дуслыгын һаман ташламый, балаларына, үзләренә ел әйләнәсенә җитәрлек балны хәстәрлиләр алар тормыш иптәше Римма апа белән.

Хѳрмәтле ветераннарыбызныӊ алдагы тормышларында сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларының хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомер кичерүләрен телибез.

Барлык укытучылар исеменнән Бакай урта белем бирү мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сатаева Наилә Наил кызы.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!