СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий 23 февралю Дню Защитника Отечества

Нажмите, чтобы узнать подробности

23 февраля – это День Защитника своего отечества, своей семьи, чести своего трудового коллектива. 23 февраля – это День настоящего мужчины.  Нас ежедневно и ежечасно окружают настоящие мужчины - мужчины, которых мы любим, с которыми мы дружим, которые помогают нам решать разные проблемы. 

Просмотр содержимого документа
«Сценарий 23 февралю Дню Защитника Отечества»

Сценарий 23 февраль Ватанны саклаучылар көне

1а.б.: Хәерле көн, безнең иң кадерле тамашачылар!

23 февраль… Бу  көнне инде 101 ел бәйрәм итәбез. 101 ел кешелек доньясынын көчле яртысы көч, түземлелек, чыдамлылык, патриотлылык, шәфкатьлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Немец басып алучыларын Нарва һэм Псков астындагы җинү хөрмәтенә 1918 елнын 23 февралендә Кызыл Армия көнен бәйрәм итү турында декрет игълан ителә. Соңрак ул Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне итеп үзгәртелә, ә соңгы елларда ул Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Борын-борыннан Россиядә хәрби һөнэр кешеләре иң хөрмәтле, иң абруйлы һөнәрләрдән санала.  Ватанны саклау ул – тыныч халыкның гомерен, Туган илнең намусын, горурлыгын, ныклыгын, бердәмлеген саклау.

2.а.б: Тыныч вакытта безнең армия Россиянең меңнәрчә километрга сузылган коры җир, һава, сулы чикләрен саклый. Һәм һәрвакытта да ата-бабаларыбыздан калган иң яхшы саналган традицияләргә таянып эш итәләр. Александр Невский, Дмитрий Донской, Козьма Минин, Дмитрий Пожарский, Александр Суворов, Михаил Кутузов, Георгий Жуков, Константин Роккосовскийларнын данлыклы җиңүләре бугенге солдатларны рухландыра, яңа җинүләргә өнди, Ватанны яратырга өйрәтә.«Офицеры» исемле киноның герое әйткәнчә «Есть такая профессия  Родину защищать»

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган.

Җыр_________


1а.б: Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора!


2аб: Телевизор да карамый,

Читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора,

Дошман килеп кермәсен ди,

Безнең серне белмәсен, ди.



1аб: Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары– Рәис Рәшит улын котлыйбыз

Йөрәктән ташып чыккан хисләреезне,

Бәйрәм сүзләребезне

Рәис абый Сезгә җиткерәбез.

Бөтен мәктәп белән Сүз бирәбез,

Ышаныгыз, мәктәп исеменә

Бер тап төшмәс, менә күрерсез.

Ялгыш адым ясый калсак,

Киңәш сорап Сезгә килербез.

Рәис абыйны котларга сүзне_______ бирәбез.


2аб: Мәктәбебез спорт өлкәсендә гел алдынгы рәттә бара. Төрледән-төрле ярышларда җиңү яулау җиңел тугел. Безне әзерләүче, тренировкалар оештыручы, киңәшләрен бирүче Рөстәм Рәшит улы.


Физкультура дәресләрен

Көтәбез без зарыгып.

Черемесин, Гамовалар

Булырга безнең теләк

Рөстәм абый кебек физрук

Районыбызда сирәк.

Аңа рәхмәтләрен җиткерү өчен __________________ чакырабыз.



1аб:

Чүкеч сабын кыек саплау

Кемнең кулыннан килә.

Мондый эшнең осталыгын

Тик Рамис абый белә.

Ә хәзер сүзне __________________________________- бирик эле.


2 а.б. Узган буын мирас биргән кебек,

Йөрәкләрдә мәңге калырлык,

Без яшибез эшебез булсын диеп,

Килер буын искә алырлык.


1аб : Кадерле тамашачылар! Без сезгә-илебез сакчыларына рәхмәт белдерәбез. Булачак солдатларны әзерләүгә зур өлеш керткән Рамил Равил улына рәхмәт әйтәсебез килә.

2аб:

Автоматны сүтеп-җыю

Мылтык тоту кирәкле.

Кыюлыкка Шойгу түгел

Рамиль абый өйрәтте.

________________________________- әзерләгән чын күңелдән әзерләгән бүләкләрен кабул итегез.

1аб:

Бөркет оча тауда, далада,

Һәм уяна бөркет бик иртә.

Шуңа күрә Ватан-ана да

Кыюларны бөркет дип йөртә.

2аб:

Безнең ил кояшы балкый,

Якты булып көн саен!

Якты булсын, якты булсын,

Якты булсын көн саен.


1аб: Мәктәп, мәктәп дибез, төледән-төрле бәйрәмнәр үткәрәбез, Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез дибез. Ничек итеп әзерләнер идек, мәктәпкә килер идек икән сон Хамис абый булмаса?

2аб: Әлбәттә, Хамис абыйдан башка боларның берсен дә үткәрә алмас идек. Без бөтенләй мәктәпкә килә алмас идек. Рәхмәт сезгә бик зур, безне саклап, карап йорткәнегез өчен. Сүзне _______________________________________________ бирәбез.


1аб:

Батыр hөнәр бар җирдә –

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – hәркемне

Дошманнардан яклаучы.

 Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант –

Барсының да исеме

Дөнья бер ул – солдат.


2аб:

Ватанны саклаучылар

Аямыйлар үз-үзен:

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы hәм түзем.

Саклап Ватанны, безне

Хәтәр сугыш утыннан,

Батыр hөнәр иясе

Китә туган йортыннан.

1аб:

Мәктәпләргә килеп кергәч

Без барыбыз да сабый.

Каршы алалар, озатып калалалар

Фәнил абый, Рөстәм абый, Шәүкәт абый

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котларга _______ чакырабыз.


2аб: ___________, безнең мәктәптә яшь, чибәр егетләр дә бар бит.

1аб: Әйе, алар булачак солдатлар, безне дошманнан саклаучылар. Яшь булуларына карамастан, физкультура дәресләрен, волейбол, бадминтон түгәрәкләрен кызыклы, күңелле итеп үткәрәләр

2аб:

Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебез болыт капламасын,

Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Хөрмәтле тамашачылар, бүгенгә әзерләнгән бәйрәмебез тәмам. Сезне “Ягез әле, егетләр” уенына көтеп калабыз.

1аб: Әлеге ярыш күңелле, кызык булыр дип ышанып калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр!



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!