СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий презентации книги о Лениногорске

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий внеклассного мероприятия "Презентация книги "Лениногорск в душе моей..."

Просмотр содержимого документа
«Сценарий презентации книги о Лениногорске»

Сценарий презентации книги о Лениногорске

«Лениногорск в душе моей ...”

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн, кадерле укытучылар һәм укучылар! 2015 нче ел әле үтмәде, ә безгә янә очрашырга язды. Бу бик әйбәт, чөнки без кунакларыбызны инде сагынып та өлгердек. Без бик шат.

2015 нче ел даталарга бик бай: шәһәребезгә – 60, Бөек Җиңүгә – 70, Лениногорскнефтькә – 70 ел тулды. Тагын Рәсәй президенты Владимир Владимир улы Путин указы буенча быелгы ел Әдәбият елы итеп игълан ителде. Шәһәр юбилее уңаеннан , “Лениногорск минем күңелемдә...” исемле китап чыгарылды. Бу китапта районыбызны мактап язылган шигырьләр, җырлар, рәсемнәрнең репродукцияләре урын алган. Безнең авыл халкының да иҗат җимешләре дә бастырылган. Ул кешеләрне без бүгенге очрашуыбызга чакырдык. Менә алар: ветераннар советы әгъзасы, ветеран укытучы Ильина Люция Владимир кызы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, якташ шагыйрә Людмила Аланлы, инглиз теле укытучысы Ләйсән Фәтхуллина. (алкышлар)

Алып баручы. Сезнең рөхсәт белән сүзне Людмила Аланлыга бирәбез. Рәхим итегез.

Л. Аланлы чыгышы, “Лениногорск” җыры, алкышлар.

Алып баручы. Бик зур рәхмәт, Людмила. Җырыгыз безгә дә бик ошады.

Алып баручы. Мы славим край, где есть свои таланты,

Где каждый в него издавна влюблён.

Художники, писатели, поэты, музыканты -

Немало славных и известных здесь имён. (Нина Афанасьева)

Алып баручы. Хәзер сүзне, Ләйсән Равильевна, сезгә бирәбез. Рәхим итегез.

Ләйсән Фәтхуллина гитарада җыр башкара, алкышлар.

Алып баручы. Бик зур рәхмәт, Ләйсән Равильевна.

Алып баручы. Лишь только вижу я родные очертанья,

Как сердце бьётся чаще и сильней:

Все прелести земного мирозданья

Собрал Лениногорск в душе моей ...

Алып баручы. Сүзне Люция Владимировнага бирәбез. Рәхим итегез.

Люция апа шигырен укый, алкышлар.

Алып баручы. Бик зур рәхмәт, Люция апа.

Алып баручы. Кичәбез башында әйтеп үткәнчә, быел илебездә, республикабызда, районыбызда, авылыбызда, мәктәбебездә төрле конкурслар, кызыклы чаралар уздырылды. Шуларның берсе – “Табигатьнең яраткан почмагы” исемле Лениногорск шәһәре турында шигырьләр һәм презентацияләр конкурсы. Безнең авылда яшәүче 3 кеше катнашты: Люция апа Ильина, Ләйсән Фәтхуллина һәм Маргарита Степанова. Нәтиҗәләре май аенда билгеле булса да, дипломнарны тапшыру тантанасы сентябрьдә генә булды. Аны композитор Александр Володин һәм китапханәче Неля Чубатова оештырды. Анда җиңүчеләр үзләренең шигырьләрен укыды, җырларын башкарды, менә дигән концерт узды. Меропиятиене Александр абый Володин үзе алып барды. Концертта катнашкан һәр җырчыга, шагыйрьгә, конкурс җиңүчеләренә үзләренең иҗат җимешләре кергән китап бүләк иттеләр. Менә ул китап (күрсәтә). Монда бүгенге кунакларыбызның әсәрләре кергән. Бу бик эчтәлекле, төсле рәсемле, матур дизайнлы, калын тышлы, кыйммәт китап. Монда минем дә шигырем бар.

Мине бу конкурста катнашырга авыл китапханәсендә эшләүче китапханәче Григорьева Алёна Ивановна өндәде. Хәтерлим әле, 2015 нче елның март ае, укучыларның язгы каникуллары башлаган мәле. Мин һәрвакыттагыча, әнинең бүлмәсендә - математика кабинетында утыра идем, Галина Ильиничнаның 9 нчы сыйныф укучылары белән математика фәненнән имтиханга консульциясе бара. Шул вакыт Алёна апа керде дә минем янга утырып, шушы конкурс турында сүз башлады. Мин күптән шигырь язганым булмагач, баштан уйлап карарга вакыт сорап, җавап бирдем. Икенче көнне, якшәмбе көн, мин шигырь язарга уйладым. Әкрен - әкрен генә 4 куплет килеп чыкты. Әти белән әнигә укыдым. Алар - минем иҗат җимешемнең беренче тыңлаучылары буды. Аннары апама шалтыраттым һәм укып күрсәттем, ул үзенең фикерен әйтте, төзәтмәләр кертте. Шуннан соң мин Алёна Ивановнага шалтыратып, аның үтенечен үтәгәнемне әйттем. Соңыннан электрон почта аша хат белән заявка һәм шигыремне җибәрдем дә нәтиҗәләрне көтә башладым. Җиңү көне узганнан соң, район китапханәләре сайтында конкурста икенче урын алуым турында мәкалә күрдем. Беренче урында Таһир абый Шәмсуаров, өченче урында Куакбаш мәдәният йөртында эшләүче Халидә апа Бегжанова. Конкурста шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән күп укучылар да катнашкан икән. Май азагында шулай ук җиңүчеләрне Үзәк китапханәгә шигырьләребезне укырга җыйдылар.

Дөресен генә әйткәндә, мин 2 нче урын булыр дип уйламаган да идем. Жюри әгъзаларына минем әсәремне лаек дип тапканнар икән инде. мин моңа бик шат. Рөхсәт итсәгез, мин сезгә ул шигыремне укыйм (шигыремне укыйм).

Алып баручы. Хәзер 8 – 9 нчы сыйныф укучылары кунакларыбызга Александр Володин иҗат иткән “Лениногорск” җырын бүләк итәргә телиләр. Рәхим итеп тыңлагыз.

Җыр башкарыла, алкышлар.

Алып баручы. Ә хәзер экраннарга күз салыйк. Лениногорск турында клип карыйбыз.

Клип күрсәтү.

Алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Бүгенге очрашуыбыз ахырына якынлашыты. Кунакларыбызга иҗади уңышлар телибез. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!