СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий внеклассного мероприятия "Язык Тукая - соловьиный язык"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сценарий внеклассного мероприятия "Язык Тукая - соловьиный язык"»

ТУКАЙ ТЕЛЕ – САНДУГАЧЛЫ МОҢЛЫ ТЕЛ

Тукай сүзе кайта Казанга” клибы.

А. Б. Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә – якны ямьгә күмеп,

Шаулап, гөрләп,

Сагынып көткән яз килә.

А. Б. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Менә бүген без аның туган көнен билгеләп үтәбез.

А. Б. Яз. Апрель. Тукай... Бу сүзләр күңелләребезгә балачактан уелып калган. Ул шигырь булып яңгырый. «Туган тел» җыры белән гел янәшә йөри. Ул безнең шигарь (девиз) сыман... Бөек Тукаебыз туган көн Шигырь бәйрәме бездә. Тукайга чәчәкләр китерә, мәйданнарга чыгып, Туган тел, Тукай турында шигырьләр укый торган көн.
Лена Шагыйрьҗанның Тагын язлар килде” шигырен Иванова Мария сөйли.

Лена ШАГЫЙРЬҖАН
Тагын язлар килде
                   Тукайга
Нәни Апуш, сине
Кулларыма алып,
Йолдызларга тикле
Чөясем килә.
Үз әниең кебек,
Битләреңнән үбеп,
Сабыйкаем, диеп,
Сөясем килә.

Башкалардан элек
Хәлләреңне белеп,
Шөбһә-шикләреңне
Таратыр идем.
Туганым күк күреп,
Йөрәгеңә кереп,
Абыйкаем, диеп,
Яратыр идем.

Ялгыз чакларымда,
Ялгышканнарымда
Киңәш сорап, сиңа
Киләсем килә.
«Замандашым, Тукай,
Мин адаштым бугай,
Чыгар туры юлга», –
Диясем килә.

Тагын язлар җитте,
Җыелып сиңа килдек,
Һәйкәлеңнең ташын
Үбәсем килә.
Җырларыңның көче
Җиргә күчкән өчен,
Тукаем, дип башым
Иясем килә...

А. Б. Безнең бөек Тукаебыз моннан күп еллар элек 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылына мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Бик кечкенәдән үк үзенең туган авылыннан китәргә, бик күп җирләрдә кагылып – сугылып йөрергә туры килсә дә, Тукай балачак хатирәләрен, туган авылы күренешләрен үзенең шигырьләрендә, җырларында чагылдыра.

А. Б. 26 апреля 2016 года в Казани в Татарском академическом государственном театре оперы и балета им. М. Джалиля состоялся торжественный концерт с вручением Государственной премии Республики Татарстан имени Г. Тукая деятелям культуры и искусства при участии мастеров искусств Татарстана. На концерте выступила Дина Гарипова с премьерой песни “Күңел” («Душа»), автором музыки которой является сама певица. Песня написана на одноимённое стихотворение Габдуллы Тукая.

А. Б. “Голос – 2012” телевизион проектының җиңүчесе, халыкара “Евровидение – 2013” телевизион музыкаль конкурсының финалисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Русия җырчысы Динә Гарипова шулай ук Г. Тукай иҗатын ярата. Аның башкаруында “Күңел” җырын тыңлап китәбез.

Габдулла Тукай шигыре, Д. Гарипова көе. “Душа” (“Күңел”) клибы.

А. Б. Тукайның язмышы бик авыр һәм катлаулы була. Ул бик яшьли ятим кала, балачагы бик авыр үтә. Шуңа карамастан, ул бик тырыш бала була, бик иртә укырга һәм язарга өйрәнә.

А. Б. Сложной была судьба Тукая. Он очень рано осиротел, скитался от одного человека к другому. Детство у него было очень трудным. Но Тукай рос смышлёным, старательным ребёнком, рано научился писать и читать.

Тукай иртәсе” җыры. Башкаралар 7 нче сыйныф укучылары.

А. Б. За свою короткую жизнь успел написать много стихов, интересных сказок, где воспевал красоту родного края, любовь к народу.

А. Б. Г. Тукай призывал нас любить Родину, родной язык, свой народ. Он говорил, что татарский народ найдёт своё счастье только на земле своих отцов, в единстве с русским народом.

А. Б. Ләйсән Кәшфиева сүзләре, Эльмира Шәймәрданова – Гыйльфанова көе. “Безнең Тукай” җыры. Башкаралар 5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары.

Безнең Тукай

Ләйсән Кәшфиева сүзләре, Эльмира Шәймәрданова – Гильфанова көе

  1. Мәңге язлар белән бергә

Дөньяга килгән Тукай.

Ул һаман да безнең белән,

Ул һаман да яшь бугай.



Кушымта:

Яратабыз “Туган тел” не,

Шүрәле, Су анасын.

Без – Тукайлар нәселеннән,

Без бит татар баласы. 2 кат



  1. Милләтенә җаны фида,

Сүзләре аның уктай.

Гасырлар аша татарга

Көч биреп тора Тукай.



Кушымта шул ук. (2 кат)



  1. Һәйкәленнән җитди карап,

Кисәтә төсле Тукай.

Туган телне онытырга

Язмасын бер үк Ходай!



Кушымта шул ук. (2 кат)

А. Б. «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр.” Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев.

А. Б. “Тукай җыры”. Башкаралар 9 нчы сыйныф укучылары.

Тукай җыры

  1. Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиттек без шулай.

Барлык татар балалары

Ярата (сагына) сине, Тукай! 2 кат



Кушымта:



Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат – кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.



  1. Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә?

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә. 2 кат

Кушымта шул ук.



  1. Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтеңнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай! 2 кат



Кушымта шул ук. (2 кат)



А. Б. Без бөек Тукаебызның җырларын, шигырьләрен бик яратабыз. Алар безгә хезмәт сөяргә, авырлыкларны җиңәргә куша.

3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен сөйлиләр.

А. Б. Укучылар, ел саен сез Г. Тукайның әсәрләре белән танышасыз. Ул әсәрләрне ничек белгәнегезне тикшереп алыйк. Тыңлап, сүзнең нәрсә турында барганын әйтеп карагыз әле.

А. Б. Дүрт вакыты аның була,

Бер – бер артлы алар килә:

Беренчесе – бар дөньяны аклыкка күмә,

Икенчесе – табигатьне яшәртә,

Өченчесе – аллы – гөлле чәчәкле,

Дүртенчесе – дөньяны алтынга төрә.

Я, әйтеп карагыз, сүз нәрсә турында бара?

1 нче сыйныф укучысы Дегтярёв Антон Г. Тукайның ел фасыллары турындагы шигырьләрен сөйли.

А. Б. Менә тагын бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:

Бергәләшеп бер өйдә,

Яшибез без гел бергә.

Олыларны хөрмәтлибез,

Кечеләрне яклыйбыз.

Я, сез әйтеп карагыз,

Кемнәр турында сөйлибез?

Безнең гаилә” шигырен Павлова Татьяна сөйли.

А. Б. Тукайның бу шигырендә нәрсәләр турында сүз бара икән?

Бик шифалы сөт бирә,

Кирәк икән, мамыкка төрә,

Тик гадәте бик начар –

Җәен бакчага керә.

Аның дусты бер малай,

Көн дә янына килә.

Тәмле чирәмнәр җыеп,

-Мә, дустым, аша, - дия.

Гали белән Кәҗә” шигырен Семёнов Никита сөйли.

А. Б. Безнең Тукаебыз табигать күренешләрен, кош – кортларны, бөҗәкләрне бик яраткан. Бер табышмак тыңлап, нәрсә турында сүзә барганын әйтеп карагыз әле:

Чәчәккә кунса да ул,

Күзен йомып утырмый.

Кул сузуга очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

Ә бер малай шул болынга килгән,

Чәчәктә аны күргән.

Тотарга дип кулын сузган, -

Шулчак ул телгә килгән.

Васильев Владимир һәм Игнатьева Виктория “Бала белән Күбәләк” шигырен сөйлиләр.

А. Б. Мин тагын бер табышмак әйтәм, җавабын белерсез микән?

Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.

Нәрсә ул?

Карлыгач” шигырен Ильин Андрей сөйли.

А. Б. Иң матур, моңлы җырларны

Халыкка бирде Тукай.

Моңнары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

А. Б. Гөлназ Гафурова башкаруында “Тәфтиләү” җырына клип карап үтик.

Габдулла Тукай сүзләре, татар халык көе “Тәфтиләү” җыры.

А. Б. Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – туган тел.

А. Б. Песня «Туган тел» - это народный гимн всего татарского народа. Давай же, исполним этот гимн. И на этой красивой ноте завершим наш праздник.

Туган тел” җырын башкару.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!