СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий внеклассного мероприятия "Наш Тукай"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сценарий внеклассного мероприятия "Наш Тукай"»

Безнең Тукай”

Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль монтаж

Видео карау (Ютуб).

Алып баручы. Хәерле көн,хөрмәтле укытучылар! Хәерле көн, кадерле укучылар!

Алып баручы. Апрель ае – бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Бүген без Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Бүген бездә бәйрәм! Кичәбезне ачып жибәрергә рөхсәт итегез.

Алып баручы. Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,

Җылы якка кошлар кайтканда

Туган көнең синең бөек Тукай,

Олысы да, кечесе дә итә тантана.

Алып баручы. Әйдәгез, шагыйребезнең тормыш юлын искә төшереп видео карап китик.

Видео карау “Габдулла Тукай за 3 минуты” (Ютуб).

Алып баручы. Гап-гади бер апрель көне һаман

Татарымның күңел түрендә.

Гадәти хәл: тукмак чаклы малай

Туа ул көн Арча жирендә.

Ача малай чишмә ачкан кебек,

Үз йөрәген иркен дөньяга.

Аның «Туган телен» жырлап буген,

Куана да татар моңлана.

Тукай! - дисәм, кояш нуры белән

Тирә-якка моңнар тарала.

Бөек Тукай халык ярасы ул,

Үзе дәва – тирән ярага.

Җыр “Безнең Тукай”. Башкаралар 4 – 5, 8 нче сыйныф укучылары.

Безнең Тукай

Ләйсән Кәшфиева сүзләре, Эльмира Шәймәрданова – Гильфанова көе

  1. Мәңге язлар белән бергә

Дөньяга килгән Тукай.

Ул һаман да безнең белән,

Ул һаман да яшь бугай.



Кушымта:

Яратабыз “Туган тел” не,

Шүрәле, Су анасын.

Без – Тукайлар нәселеннән,

Без бит татар баласы. 2 кат



  1. Милләтенә җаны фида,

Сүзләре аның уктай.

Гасырлар аша татарга

Көч биреп тора Тукай.



Кушымта шул ук. (2 кат)



  1. Һәйкәленнән җитди карап,

Кисәтә төсле Тукай.

Туган телне онытырга

Язмасын бер үк Ходай!



Кушымта шул ук. (2 кат)

Алып баручы. Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен кайчандыр бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар жанны жылыта, күңелне яктырта, туган Туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Алып баручы. Тукай әсәрләре безне туган көннән алып, гомеребезнең ахырына кадәр озата килә. Сабый вакытта күңелләргә Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тия, чәчәктән-чәчәккә очучы күбәләге күңелләрне күтәрә.

Бала белән Күбәләк“ шигыре.

Алып баручы. Шагыйрьнең күп әсәрләре туган халкына ,туган жиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.Шуларның берсе шагыйрь дөньяга аваз салган авылга багышлана.

Туган авыл” шигыре. Лапицкая Анастасия сөйли.

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.


Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,

Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.

Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер: кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.


Алып баручы. Күпме шигырьләргә сокландым мин,

Күңелемә күчте ялкыны.

Ә шулай да синең, Тукай абый,

Шигырьләрең иң-иң якыны.

Синең шигырьләрең тел ачкычы

Һәрбер сүзең – безгә васыять.

Мин горурмын, Тукай, телем ачтым

«Туган телне », «Пар ат »ны сөйләп.

Эшкә өндәү” шигыре. Васильева Карина сөйли.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә, 
Аһ! оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат, 
Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба, 
«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, 
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Алып баручы. Тукай абый әкиятләрен

Мин бик-бик-бик яратам.

Шигырьләрен һәм җырларын

Беләм мин хәзер яттан.

Карлыгач” шигыре. Павлова Лидия сөйли.

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Алып баручы. Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан.

Күңелләрдә - синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

Сабыйга” шигыре. Климашова Валентина сөйли.

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; 
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; 
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; 
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

Алып баручы. Ничә буын сине кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Кызыклы шәкерт” шигыре.

Алып баручы. Кем уйлады икән – ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге-мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

Ул ятим дә, ул мескен дә диеп

Сөйләнелгән элек-электән.

Күз алдына аны бөек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

Кырлай авылындагы музей видеосын карау (Ютуб).

Алып баручы. Телсез идек - Тукаебыз телле итте,

Җырсыз идек Тукай безне җырлы итте.

Күгебездә балкып торган йолдыз булып,

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.

Тукай иртәсе” (С. Вәлиди көе, Г. Афзал шигыре) җырын 5 – 7 нче сыйныф укучылары башкара.

Алып баручы. Туган телне яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай!

Тылсымлы шигырьләреңне

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

Шүрәлеләр яшәгәнгә

Ышанмый кемнәр генә.

Су анасы әкият сөйли

Серле җәй төннәрендә.

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы син

И моңлы, нурлы Тукай.

Әллүки” җырына клип карау (Ютуб)

Алып баручы. Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ак чәчәкләр белән күтәреп.

Халык – синең моңың булды,

Халык күңеле - синең күңелең.

Ил гомере халык гомере кебек

Озын булыр, шагыйрь, синең гомерең.

Тукай бүлмәсендә җыр ургыла

Ирек көтеп бу җыр зарыккан.

Азык ала шагыйрь шушы җирдән

Илһам көче ала халыктан.

Татар теле – минем туган телем –

Дөньядагы иң-иң камил тел,

Тукай теле, Такташ, Җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.


Тәфтиләү” җырына клип карау (Ютуб)

Алып баручы. Үксез тормыш читкә каккан чакта

Иркәләде сине киң Кырлай

Моңлы Кырлай урманнары ничек

Синең шигъриятең дә шулай.

Шүрәле” кыска видеосын карау (Ютуб)

Алып баручы. 1913 нче ел... Клячкин больницасы

Көтмәгәндә кайгы салды бу көн фәләк

Әй, сөйкемле яшь шагыйрькәй

Син югалдың иртәрәк.

Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңелендә син,

Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син...

Һичвакытта чыкмас истән монда калган эшләрең

Һәрвакыт сөелеп укылыр һәр “күңел җимешләрең”. (М.Укмасый)

Фәнис Җиһанша. “Шагыйрь” шигырен тыңлау (Ютуб)

Алып баручы. Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Алып баручы. Ә бүгенге кичәбезне татарның гимнына әйләнгән Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.
“Туган тел” дигән җыр хор белән башкарыла.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!