СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий внеклассного мероприятия "Сибгат Хәким - туган як җырчысы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сценарий внеклассного мероприятия "Сибгат Хәким - туган як җырчысы"»

СИБГАТ ХӘКИМ

1 а. б. Ерак диңгезләргә коючы зур ташкын елгалар төптән, җирнең нәкъ үзәгеннән ургып чыгучы чишмәләрдән башлана. Өлкән шагыйребез С. Хәким иҗаты да чишмә кебек саф,тормышның үзе кебек үк мәңгелек шигърият чишмәсе.

2 а. б. Талантлы шагыйребез1911 нче елның 4 нче декабрендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Күлле – Киме авылында игенче гаиләсендә бер малай туа. Аңа Сибгат дип исем кушалар. Әтисе –Таҗи абзый – балта остасы, әнисе Газзә апа туры сүзле, кешегә ярдәмчел хатын була.

3 а. б. В Заказанье почвы малоурожайные, больших рек нет, только речушки, да и настоящего леса тоже нет. Нефти нет. Зато эта земля богата духовно. Из Заказанья вышли реформаторы ислама Габдулхалик Курсави и Шигабутдин Марджани, а также такие классики литературы и искусства, как Габдулла Тукай, Галиаскар Камал, Салих Сайдашев, знаменитый политический деятель Садри Максуди, известные предприниматели-меценаты и еще десятки выдающихся личностей. Среди которых и Сибгат Хаким.

4 а. б. Он жил в основном в Казани, но душой пребывал в Кулле – Киме. Каждый год он возвращался в деревню на Сабантуй и оставался там на лето. Он считал, что в жизни его родной деревни, как в капле воды, отражаются все проблемы человечества.

1 а. б. Перед его глазами стоят иссушенные палящим солнцем поля, он видит, как капли дождя поднимают пыль, а затем наполняют почву влагой. Значит будет хлеб. В его роду все были крестьянами, точнее, даже плотниками. Он оказался «белой вороной», потому что руки у него были маленькие, мягкие ладони не могли держать топор. Его мама по этому поводу сокрушалась:
– Сынок, как же ты себя прокормишь? Видимо, придется тебе ходить по деревням и строчить одежду на швейной машинке «Зингер».

2 а. б. Сибгатнең бала – чагы бик авыр елларга туры килә. Ярлы баласына артык кадер—хөрмәт эләкми, билгеле. Эссе урак өсләрендә көлтә күләгәсендә ята. Шунда беренче кат башаклар пышылдавын ишетә. Түгәрәк аланда печән чапканда, әнисе баланы, кабык көймәле арбага салып, ябалдаш имән төбенә куя. Малай имезлек имүен онытып, агачларның серле шавын тыңлый. Үсә төшкәч, шул болыннарда, урманнарда кузгалаклар, гөмбәләр җыя. Чирәм өстенә чалкан ятып, болытларны күзли. Тагы бераздан сука башы тота, җир сөрә, иген чәчә. Шул чакта малайның күңеле дә туган туфракка тамыр җибәрә.

3 а. б. Әмма Сибгат абый бу елларны күңелле уеннар аша түгел, әтисенең күз яшьләре аша хәтерли.

Сибгат Хәким истәлекләреннән:

“...Мари ягы- урманлы як. Анда яңгыр күбрәк ява. 1921 нче елгы ачлыкта без шул мари урманнарына сыендык. Шактый бәрәңге ташыдык без ул яктан. Ә бәрәңге булса, ничек тә җан асрап була иде.

Ачлык еллар... өйдә ашарга бернәрәс юк. Әти марига йорт эшли. Балта осталары көнгә кимендә ике ашау хуҗадан дип, алдан ук сөйләшеп куялар. Ул вакытта тамак ялына эшләтсәләр дә бик рәхмәт инде. Әти ара- тирә үзе белән мине дә алып баргалый. Алар эшли, мин йомычкаар арасында уйнап утырам. Алар көндезге чәйгәк ерә, мин ишек алдында калам. Мин бит эшкә ярамыйм. Андый кытлык елны һәр телем исәптә. Шуңа күрәдер инде, әти чәй янына чакырырга кыймаган, ә хуҗалар, бәлки, онытканнардыр.Әмма әти тышта малае барлыгын онытмаган. Онытса, ул миңа тәбикмәк алып чыгып бирмәс иде. Их, ул кайнар арыш тәбикмәге, ансат кына килеп кермәгән икән ул минем кулга. Ул тәбикмәк турындагы вакыйганы инде зурайгач, соңыннан гына әти белән бергә эшләгән балта осталарыннан ишеттем мин.Әти шулай чәй эчкәндә йорт хуҗасы читкә киткән арада яңа табадан төшкән кайнар тәбикмәкне такыр башына каплый да тиз генә иске бүреген кия һәм минем янга йөгерә.Ул вакытта әти ничектер түзә, сиздерми. Әмма эштән бушап, балта осталары үзләре генә бергә җыелгач. Елый, ачлыкның бөтен газабын тоеп, шушы хәлгә төшүеннән гарьләнеп, кимсенеп елый.”

4 а. б. Малая родина народного поэта ТАССР Сибгата Хакима — деревня Кулле - Кими Атнинского района — находится на границе с марийской республикой. В их семье было семеро детей. В 1921 году Тази с 14-летним сыном в поисках заработка уезжает на Украину и не возвращается. Сибгата и его братьев-сестер мать воспитывает в одиночку… В одном из своих писем Сибгат Хаким пишет, что, находясь на Украине, размышлял о том, где покоится отец с братом. «Если бы они не уехали, может, остались бы в живых», — часто повторял он. Одна из сестер Сибгата — Галия — умирает при родах, другая — Хадича — становится медсестрой. Трое братьев уходят на фронт, один из которых – Гариф — проходит через все муки концлагеря и возвращается в деревню, создает семью, в которой на свет появляются шестеро детей. Сибгат и сам прошёл всю войну.

1 а. б. Эш эзләп Украина якларына киткән ире белән олы улы шунда үлеп калгач, тормышның бөтен авырлыгы әниләре Газизә апа җилкәсенә төшә. Җиде баланы аякка бастыру өчен бөтен көчен куя бу сабыр, мәрхәмәтле татар хатыны.

2 а. б. Ачлык елны мәктәп укучыларын көнгә бер мәртәбә ашаталар. Аш өләшүче дежур укучыга ул көнне аш күбрәк эләгә. Менә Сибгат абыйның да чираты җитә. Ул тиз генә йөгереп кайтып, әнисен алып килә, үзенә тиешле өлешне бүлдереп алып, өйгә биреп җибәрә.

3 а. б. Әнисенә булган мәхәббәт, аны чиксез кадерләү, хөрмәт итү Сибгат абыйны гомере буе озатып бара. Сабыр, киң холыклы татар хатыннарына- аналарга дистәләрчә шигырьләр багышлый ул.

Иванов Мария “Әнкәй” шигырен сөйли

Әнкәй

Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин

Күңелемә шулай тоела:

Пар кулыңа пар чиләгең асып,

Син чыгасың, әнкәй, коега.

Су алганчы юлга бер карыйсың,

Чиләкләрең тулгач, тагын бер.

Бала күңеле – далада, дип, бәлки,

Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр.

Изге теләк теләп үстердең син,

Бассыннар дип, тизрәк аякка.

Шул теләгең хәзер искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка.

4 а. б. Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә. Сибгат Хәким дә авылда җиде класс тәмамлый, мәктәптә пионержатый булып эшли. Шул елларда әдәби түгәрәк белән җитәкчелек итә, кулъязма журнал чыгаралар. Үзенең дә шигырьләре газеталарда басыла башлый. Авыл мәктәбе булачак шагыйрьне әнә шулай олы юлга әзерли.

Әй, мәктәбем” шигыре.

Әй мәктәбем, очкан оям минем ...

Әй мәктәбем, очкан оям минем,

Үз оясын һәрбер кош табар ...

Бик ерактан күренсен дип, үргә

Юри салган сине осталар ...

Озак уйлап, бер сүз әйткән алар:

Монда укыр кеше, бел шуны:

Дүрт ягында – дүрт олы юл әнә,

Дүртесе дә булыр борчулы ...

Дүрт ягыңда – дүрт озын юл ята,

Тәрәзәләр синең томанлы;

Кайчан гына кайтмыйм, үрдән миңа

Шул сагышлы күзләр төбәлде.

1 а. б. Молодой Сибгат начал сочинять рано. Однажды в Кулле-Киме приехала сестра Аделя Кутуя и заметила в школе талантливого юношу. Она пригласила его в Казань. Так начинающий поэт оказался в доме Кутуя. Затем Педагогический институт, редакция журнала.

2 а. б. Сибгат Хәким 1931 нче елны Казанга килеп, татрабфакка укырга керә. Икенче курстан аны педагогия институтына күчерәләр. Аны 1937 нче елда тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында һәм “Совет әдәбияты”җурналында эшли. Шул елларда ул үзенең гомерлек мәхәббәтен очрата.

9 нчы сыйныф укучылары “Өзелгәнсең сиреньнән” җырын башкаралар.

Өзелгәнсең сиреньнән

1. Яулыкларың әллә синең ,

Әллә синең, әллә синең

Яулыкларың әллә синең чигелгән.

Юлларыңа / әллә сирень (3)

Юлларыңа сибелгән.

2. Сине күреп / бар табигать (3)

Сине күреп Бар табигать сөенгән.

Әллә инде өзелгәнсең (2)

Өзелгәнсең сиреньнән.

3. Яши миндә синең сагыш(2)

синең тавыш

Яши миндә синең сагыш, синең сүз.

Мөмкинме соң танышырга,

табышырга, кавышырга

Мөмкинме соң сиреньсез.

3 а. б. С. Хәкимнең хатыны Мөршидә апа истәлекләреннән:

“Безнең яшьлек заманның авыр елларына туры килде.икебез дә әтисез ишле семьяда үскән кешеләр. Бик авырлыклар белән Казан уку йортларының ишекләрен ачып керә алдык. Мин фельдшер- акушерлар мәктәбен 1938 нче елда тәмамладым һәм Дөбъяз районының Өнсә авылында эшләдем. Безнең Сибгат белән дуслыгыбыз мин авылга эшкә киткәч тә дәвам итте. Иң матур шигырьләрен, минемчә, шул елларда язды. Мәсәлән, “Яратам мин”, “Зөбәрҗәт, алтыннарың”, “Кышкы салкын иде”... 1938 нче елда яшьләр газетасында “Юксыну” басылып чыкты. Нинди көчле шигырь! Иңнәремә канатлар чыктымыни – нинди ярата ул мине, нинди бәхет!

4 а. б. Удивительными порой бывают судьбы стихов. Есть несколько его песен, ставших народными и «Фазыл чишмәсе (Родник Фазыла)» – одна из них.
1 а. б. Во время войны песня «Юксыну (Томление)» композитора Шакира Мазитова стала фантастически популярной. Фольклористы нашли 34 её варианта. Люди ждали любимых, родных с фронта, и эта тоска заставляла их вкладывать свой смысл в песню «ЮКСЫНУ (Томление)». А стихотворение было написано совершенно по другому поводу. В редакции газеты, где сам работал, он познакомился со своей будущей супругой Муршидой, которая тоже писала стихи. Поэзия свела их, но однажды они поссорились, а через месяц в газете появились строки:
«Тебя в саду черемуха ждала –
Не дождалась, а лето протекло,
И непогода листья сорвала,
Сырые ветры унесли тепло»
.
2 а. б. Довольно обычная любовная история, но народ во время войны вложил в эти слова совершенно другой смысл – надежду на возвращение с фронта родных. Поэтому часто к авторским стихам добавляли собственные строфы, наполняя их душевной тревогой и ожиданием. Многие до сих пор не подозревают, что у песни есть автор.

Айгөл Хәйри башкаруында “Юксыну” җырына клип карау Начало формыКонец формы

4 а. б. Әмма бәхетле тормыш озакка бармый. 1941 нче елның июнендә С. Хәким армиягә алына. 1942 нче елның маеннан ул – фронтта. Сибгат Хәким Бөек Ватан сугышын туган илнең азатлыгын саклаучы сугышчы – командир булып үтә, тыныч хезмәтләреннән аерылган башка бик күп совет кешеләре белән бергә, ут һәм төтен эчендә ил азатлыгын яклап сугыша. Рота командиры сыйфатында Ржев һәм Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша, яралана. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә, шулай ук фронтта партия сафларына баса.

Татарлар елмаеп үлделәр” шигыре

Татарлар елмаеп үлделәр

Өемнең янында җил елый, -

Бик ерак юл узган ул, беләм.

Мусалар турында хәбәр бар:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

Хәбәрдә тоткыннар авазы,

Меңнәрнең йокысын ул бүләр;

Без шаһит, без күрдек аларны

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

Җил илләр буенча китәр дә,

Таулардан тауларга үрмәләр.

“Тыңлагыз, тыңлагыз, - дияр ул, -

Татарлар елмаеп үлделәр”.

Шли с улыбкой на плаху татары (перевод)

Плачет ветер, в ветвях моих сосен

За бревенчатой стенкой хибары –

О джалиловцах вести принёс он:

- Шли с улыбкой на плаху татары …

Это шепчут сквозь годы и дали

Очевидцы неправедной кары:

- Мы свидетели, мы их видали,

Шли с улыбкой на плаху татары.

Целый мир облетит этот ветер –

И долины, и горы, и яры,

И расскажет всем людям на свете:

- Шли с улыбкой на плаху татары …

1 а. б. Әйе, утлы юллар кичеп, туган ягына кайта фронтовик шагыйрь. Сугышта ул бик йончып, авыр хәлдә кайта, врачлар да “гомере санаулы” дигән карарга киләләр. Әмма туган туфрагы, Мөршидәсенең мәхәббәте аңа яшәү көче бирә.

Әминәсен сөйгән Җәлилебез,

Зәйтүнәсен Тукай яраткан...

Мөршидәсен сагынып, Сибгат кайткан,

Гарасатлар кичеп, фронттан.1

9 нчы сыйныф укучылары “Ага чишмә” җырын башкаралар

Ага чишмә

1. Үзем су алам икән, 
Үзем юанам икән. 
Карыйм, карыйм, һич таба алмыйм, 
Нигә сон янам икән? 

Кушымта: 
Ага чишмә чылтыр-чылтыр, 
Сөйли чишмә: Ничек онытыр? 

2. Чишмәләр ага икән, 
Юлларын таба икән. 
Карыйм, карыйм, һич таба алмыйм, 
Күзләрем тала икән. 

3. Юлларга чыгам икән, 
Уйларга чумам икән. 
Карыйм, карыйм, һич таба алмыйм, 
Еракта томан икән.

2 а. б. Туган ягына сагынып кайткан шагыйрьне авыл урамнары, аның гади генә йортлары каршы ала. Сибгат абыйның үз тавышын да ишетик. Язмада аның “Тыкрык башында иске йорт” шигырен тыңлап үтик.

С. Хәкимнең “Тыкрык башында иске йорт” шигыре аудиоязмада тыңлана.

3 а. б. Сибгат хәким әдәбиятның алгы сызыгына баса. 1946 - 1950 нче елларда “Совет әдәбияты” журналында эшли. 1950 нче елдан профессиональ язучылык хезмәтендә була. 1960 елда Сибгат Хәким Татарстанның Габдулла Тукай, 1970 елда Россиянең Максим Горький исемендәге премияләренә, 1986 елда Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булды.

8 нче сыйныф укучысы Егоров Вячеслав “Бер горурлык хисе” шигырен сөйли.

Бер горурлык хисе

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

Кирәк булса, дөнья картасыннан
Кырык илне эзләп табармын.
Мин яшәгән Татарстан менә,
Күр, кайларга илтә товарын...

Керосины да юк, көндездән ул
Телеп куя иде чырасын.
Кем юрады икән нефть төяп
Океаннарга аның чыгасын?!

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

4 а. б. Сибгат Хәким – бөтен табигате белән лирик шагыйрь. Туган җирен, авылын, хезмәт сөюче кешеләрен бөтен күңеле, йөрәге белән өзелеп яратучы әдип ул. Туган җир аның өчен - болын –кырлар, үрләр-юллар, чишмә, тал-өянкеләр, хезмәт сөюче авылдашлары...

Җырларымда телим” шигыре

Җырларымда телим

Авыруыма врач кирәк түгел,
Йөрәгемнең беләм дәвасын.
Һәр ел саен кайтып иснәп киләм
Авылыбызның чиста һавасын.

Язар өчен илһам эзлә, диләр,
Урын эзлә, диләр, ямьлерәк.
Никтер минем шигъри хисләремә
Арышларның исе тәмлерәк!

Яннарына барам агайларның,
Фикерләрен ишетеп карарга.
Җырларымда телим гомерем буе
Алар рухы белән янарга.

1 а. б. Сибгат ага Хәким барыннан да элек – лирик шагыйрь. Аның шигырьләре үзләре үк көй, моң сорап торалар.

Композитор Рөстәм Яхин аның шигырьләре турында болай дип язган иде: “Аның шигырьләре лиризм белән шулкадәр сугарылганнар,алар үзләреннән—үзләре көйгә салуны сорап торалар. “Таң атканда”, “Чын йөрәктән”, “Фазыл чишмәсе”, “Сусау”, “Юксыну”, “Чык Азнакай кырларына”, “Минем таныш өянкеләр”, “Башка берни дә кирәкми” җырлары—моның ачык мисалы. Алар инде халык җырлары булып киттеләр.”

9 нчы сыйныф укучылары “Ишкәкче җыры”н башкаралар

Ишкәкче җыры

1. Бөтенләйгә инде еракларга
Пар аккошлар киткән бу яктан;
Мин дә китәм инде
Шул якларга карап,
Тик үкенмәм микән, үкенмәм?

2. Мин дә китәм инде бу яклардан
Көймәләрдә ялгыз күлләрдә...
Армас микән кулым,
Талмас микән кулым
Ишкәкләрне ялгыз ишкәндә?..

3. Ул да минем кебек саргаймасын
Гүзәл кошым минем, аккошым.
Аннан башка бәхтем
Ярты гына минем,
Ничек итеп аны онтасың?!

2 а. б. С. Хәкимнең авыл  темасына язылган шигырьләрен укыганда, туган якларын сагынып кайткан киек казлар тавышын ишетәсең, кинәт яуган яңгырдан соң һавага күтәрелгән дымлы җир исен  тоясың. Хисләре ирләрнекедәй тыйнак, аналарныкыдай нәфис аның.

3 а. б. Сибгат Хаким был в дружеских отношениях с Сарой Садыковой — легендарным татарским композитором. На слова поэта ею были написаны 24 песни, восемь из них до сих пор не изданы.  Сибгат Хаким называл себя и Сару Садыкову лириками и патриотами. Сейчас их могилы находятся рядом.

4 а. б. В 2002 году в журнале «Ялкын» поэт Роберт Ахметзянов написал: «Сибгат Хаким и Сара Садыкова — крылья одной песни. Как птица не может летать с одним крылом, так и песня не может существовать без поэта, либо без композитора. Их произведения будут летать вечно».

Маргарита Николаевна “Сусау” җырын башкара

Сусау

Күңелгә минем, туган як,

Бигрәк тә якын шул син.

Кырларың өстеннән искән

Җилләргә хәтле сусыйм.



Тезләнәм чишмәләреңә,

Бетми тик сусау гына.

Мин бәхетле бары тик син

Бәхетле булсаң гына.



Ник болай сагышлы иттең,

Бу кадәр мине соң син?!

Аерылып бер көн дә узмый,

Яңадан сиңа сусыйм.



Ник болай гомерем буена

Бетмәгән сусау икән?

Сусаудан янган күңелгә

Су салып торсаң икән.

1 а. б. Шагыйрьне туган ягында һәрчак көтәләр.Ул шуны белә,шуның белән үзен юата.Шагыйрьне туган җирендә беләләр,аны олылыйлар.Моның ачык мисалы булып Күлле—Кимедә ачылган музей тора. Ул 1981елда Сибгат аганың 70 еллык юбилее уңаеннан ачыла. Шагыйрь музейның истәлекләр дәфтәренә мондый юллар язып калдыра: “Туган җиргә, туган туфракка кайттым, яшьлеккә, балачакка, истәлекләргә. Миңа багышланган бу музей шуларның барсын да искә төшерде...”

2 а. б. С. Хәким дә бик күпләр шикелле иҗатын төгәлли алмады. Әмма язылган кадәре дә аны шагыйрь итеп танытты. Ул Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендә дәүләт бүләге иясе. Каләмдәшләре аның турында бик күп җылы сүзләр язганнар:

Тәүге җырың да, соңгы җырың да

Халык турында, Тукай турында.

Халкың да синең рухыңны саклар,

Түбән төшерми, биек урында.

(И. Юзеев)

9 нчы сыйныф укучылары “Кайда да йөрәктә” җырын башкаралар

Кайда да йөрәктә

1. Анда ул,
Анда ул таңнарның
Нәкъ Кырлай өстендә атканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?!

2. Анда ул,
Анда ул суларның
Гомеремнең эзеннән акканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң,
Нигә соң бу Кырлай яклары?!

3. Анда ул,
Анда ул утларның
Тукайлар яшьлектә якканы.
Кайда да йөрәктә, йөрәктә,
Төшләргә кереп гел йөдәтә
Нигә соң
Нигә соң бу Кырлай яклары?!



1 С. Гәрәева. Шагыйрь мәхәббәте.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!