СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий внеклассного мероприятия "Тукай - звезда"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сценарий внеклассного мероприятия "Тукай - звезда"»

Тукай – йолдыз!

Укытучы: Исəнмесез, хөрмəтле кунаклар! Хəерле көн, кадерле балалар! Бүген без сезнең белəн шушы матур, якты, зур залга бəйрəмгə җыйналдык. Бүген без, дусларым, зəңгəр күк йөзендə кояш балкыган чакта, шаулап-гөрлəп яз килгəндə, бирегə татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искə алырга, аның туган көнен билгелəп үтәргә җыелдык. Язның иң матур көннəрендə билгелəп үтелə торган зур бəйрəмнəрнең берсе-татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукай туган көн. Безнең яракан шагыйребез Габдулла Тукай 26 нчы апрель көнне Арча районының Кушлавыч авылында дөньяга килə.Тукай – халкыбызның сөекле шагыйре. Аның туган көнен безнең Татарстанда гына түгел, ə дөньядагы барлык татар халкы билгелəп үтə.

6 нчы сыйныф укучысы Павлов Владислав Мөдәррис Әгъләмовның “Тукай көне” шигырен сөйли.

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
Тукай көне
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре...
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!

Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә...
Үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.

Киңлекләрдә язгы аваз –
Чыр-чу килә кошлар иле,
Чеңләп тора аһәңнәре:
Тукай көне!
Тукай көне!

Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне –
Безнең бәйрәм!

1 А. б. Бәйрәм бүген! Халкыбызның сөекле улы – бөек шагыйребез, Тукаебызны искә алу көне.

2 А. б. Әйдә, дускай, шагыйребезнең гомер сәхифәсен янә бер кат күздән кичерик әле.

3 А. б. Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Дөньяга бөек шагыйрь тууын, бу кечкенә сабыйның шушы Кушлавыч авылын танытачагын әти-әнисе дә, халык та белми.

9 нчы сыйныф укучылары “Бишек җыры” н (Габдулла Тукай шигыре, халык көе) җырлыйлар

4 А. б. Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы. В возрасте 4-х месяцев погибает его отец Мухамматгариф, а в 3 года и 9 месяцев умирает и его мать Мамдуда.

1 А. б. Әти-әнисе үлгәннән соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетүләр… Әмма соңгы сулышына кадәр Тукай татар милләте, татар теле белән горурланган…

2 а. б. Кырыс язмыш Габдулланы Зиннәтулла бабасына китереп ташлый. Ә бу чорда Идел буйларын ачлык каплап ала.

3 А. б. Асрамага бала, әй, кем ала?

Язмыш кырыс, язмыш битараф.

Алмасалар, кабык арбаларны

Алып китәр иде кай тараф?

4 а. б. Асрамага бала бирәм,

Йә, кайсыгыз ала?

Шомлы тавыш ишетелде

Печән базарында.

Кайберәүләр читләп үтте,

Кемдер кызганды.

Арадан бер мәрхәмәтле

Аны күтәреп алды.

1 а. б. Бу мәрхәмәтле кешеләр – Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа була. Яңа бистәдә шагыйрь ике елын үткәрә. Ә аннан соң кечкенә Апушны Кырлайдан Сәгъди исемле абзый асрамага алып китә. Бу авылны ул соңыннан “дөньяга күзем ачылган урын” дип атый.

9 нчы сыйныф укучылары “Сабитның укырга өйрәнүе” (Габдулла Тукай шигыре, халык көе) җырын башкаралар.

2 а. б. Оядан-ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән Габдулланың алдагы тормышы Кырлай авылы белән бәйле. Кырлайда нәни Габдулла беренче тапкыр мәдрәсәгә укырга йөри башлый. Ул авыл малайлары белән – су буенда, балыкта; печән вакыты җитсә - ул да печәндә; урагы җитсә, ул да уракта булла. Анда булган кызыклы хәлләрне ул үзенең шигырьләрендә яктырта. Шагыйрьнең иҗатында бу авыл мөһим урын алып тора.

3 а. б. В деревне Кырлай его замечательно принимают. Возможно, его самые весёлые, беззаботные дни прошли там.

9 нчы сыйныф укучылары “Туган авыл” (Габдулла Тукай шигыре, халык көе) җырын башкаралар.

4 а. б. Рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне әтисенең дусты эзләп таба да, Җаек шәһәренә алып китә.

1 а. б. После отъезда в Уральск он наконец преобретает человеческое тепло, ласку, которая так ему не хватало. В городе он получает образование. И перед ним открывается богатая, захватывающая дорога творчества.

2 а. б. Җаек – Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Аның беренче әсәрләре “Фикер” газетасында һәм “ Әлгасрел-җәдит” журналында басыла.

3 а.б. 1903 – 1904 нче елларда күпмедер вакыт Җаек мәктәпләренең берсендә хәлфәләре юк чакта, Тукай шәкертләргә дәрес бирә. Татар телен һәм әдәбиятын укытуга Тукай күп көч куя.

4 а. б. Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. 19 яшьлек Габдулла яңадан Казанга кайта.

6 нчы сыйныф укучысы Портнова Наина Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен сөйли.

1 а. б. 1907 нче ел. Тукай Казанга килә. Ул Казанда яшәгән елларында шигырьләр, поэмалар, әкиятләр яза.

2 а. б. Г.Тукай белем алуны – яңа көн башлану белән тиңли. “Укымак – дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткән, иң кирәкле коралдыр” – дигән Тукай.

3 а. б. Халык җәүһәрләренә, аларның тарихи әһәмиятенә, беренчеләрдән булып Тукай игътибар иткән. Ул 1910 нчы елда халык арасында җырлана торган җырлардан һәм бәетләрдән төзелгән “Халык моңнары” дигән җыентык бастыра.

4 а. б. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырлар сөймәкемнән туган телемезгә сөю туды”.

Укытучы: Хәзер Филүс Каһиров башкаруында “Тәфтиләү” җырын тыңлап үтик.

Клип карау

1 а. б. К сожалению, жизненный путь поэта очень короткий. Но за свои почти 27 лет Тукай оставил своему народу богатейшее наследие. Тукай почетаем во многих городах и странах. Его произведения переведены на многие языки. В Казани его именем названы площадь, улица, музей, станция метро, памятники.

2 а. б. Шул кыска вакыт эчендә дә, ул балалар, олылар өчен әкият-поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат иткән.

Укытучы: Хәзер сүзне Нина Ивановна һәм башлангыч сыйныф укучыларына бирәбез.

Башлангыч сыйныфлар чыгышы.

3 а. б. Урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне.

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез -

Йөрәкләрдә Тукай эзләре ,

Күңелләрдә Тукай сүзләре.

4 а. б. Хәзер сезнең каршыгызда Маргарита Николаевна “Тукай сүзе кайта Казанга!” җырын башкарачак. Рәхим итеп тыңлагыз.

Тукай сүзе кайта Казанга!” җыры.

Тукай сүзе кайта Казанга!

1. Салкын җилләр өметләрне өзеп, 
Үзәкләргә үтә язганда, 
Казаныма кайта шагыйрь сүзе, 
Тукай сүзе кайта Казанга. 

Тукай сүзе! Тукай сүзе! 
Тукай сүзе кайта Казанга! 

2. Моңнар иңри, сак тынлыкны ерып, 
Күңел кылы меңгә теленә. 
Туган илгә кайта халык җыры, 
Тукай җыры кайта илемә. 

Тукай җыры! Тукай җыры! 
Тукай җыры кайта илемә! 

3. Мәйданнардан уза дөрли язып - 
Кем дә дәртле, кем дә шат анда - 
Ватаныма кайта Тукай язы, 
Мәңгелек яз кайта Ватанга! 

Тукай язы! Тукай язы! 
Тукай язы кайта Ватанга! 


1 а. б. Котлы булсын ил рухланып

Бәйрәм иткән Тукай көне.

Тукай көне, Тукай көне –

Туган телнең туган көне!

2 а. б. Татар теле – минем туган телем –

Дөньядагы иң-иң камил тел,

Тукай теле, Такташ, Җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл

3 а. б. Бөтен дөнья татарлары бергә

«Туган тел” не жырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

Укытучы: Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Әйдәгез, бәйрәмебезне Тукаебызның “Туган тел” жырын бергәләп жырлап тәмамлыйк әле.

Туган тел”жыры жырлана




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!