СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий внеклассного мероприятия "Звезда Сайдаша"

Нажмите, чтобы узнать подробности

На татарском языке. 

Просмотр содержимого документа
«Сценарий внеклассного мероприятия "Звезда Сайдаша"»

СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ
Аудио язмада “Кызыл Армия маршы” яңгырый.

Алып баручы. Польшаны Шопен моңнары, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы, ә Татарстанны Сәйдәшнең “Совет Армиясе маршы” дөньяга танытты. Бу марш кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, киләчәккә омтылдыра, бу – илаһи рухлы музыка. Татар музыкасының көчен, биеклеген күрсәтү өчен һәм Сәйдәшнең исемен мәңгеләштерү өчен менә шушы марш та җиткән булыр иде.

(“Совет Армиясе маршы” дәвам итә).

Алып баручы. Кадерле кунаклар! Без бүген халкыбызның мәшһүр улы, иң яраткан композиторы, татар халкының тыйнаклыгын, күңел байлыгын, моңын һәм рухының бөеклеген үзендә туплаган шәхес – Салих Сәйдәшевне искә алу кичәсенә җыйналдык.

Безнең сүзебез бүген халкыбызның

Талантлы бер улы турында.

Шәхси тормышта һәм иҗатта да

Гыйбрәт булыр язмыш турында.

Ул – Сәйдәшев, Җамалетдин улы

Салих булыр. Егет солтаны.

Еллар үткәч, шушы гади исем

Дөнья гизәр, булыр ил даны.

Әтисе аның Җамалетдин ага

Дөбьяз ягы Өбрә авылыннан.

Ә әнисе – чибәр Мәхүпҗамал,

Казан кызы, Идел ярыннан.

Ләкин язмыш бала булганчы ук

Сынауларны аңа әзерли.

Тумас борын ярым ятим кала –

Нарасыйны шулай җәберли.

Ятимлекне кемнәр татымаган

Гаиләдәме, дәүләтендәме?..

Ярдәмне бик күрмәсә дә ятим

Күп күрә ул өйрәтүләрне.

(Моңсу музыка яңгырый, талгын музыка астында).

...Сабый вакытлары тиз үтә дә

Ә аннан соң нишләр бу бала?

Ярым ятим бала үстергәндә,

Нинди уйлар уйламый ана?!

Төрле яктан төрле киңәш ява,

Мәхүпҗамал килен, нык уйла!

“Улымны син кеше итим, дисәң,

Йә сәүдәгәр булсын, йә мулла”.

Туган – кардәш әйтмәс начарлыкка,

Киңәшләре дөрес тә микән?

Ә җизнәсе тагын ни дияр бит

Җизнәсе бит укыган кеше!

Әйтте Шиһап: “Син анасы аның,

Ни теләвең, әлбәт, синең эш.

Мондый чакта хәтта Ана да әүвәл

Бала күңелен тыңларга тиеш”.

(Гармун тавышы ишетелә)

Ә баланың күңеле исә башкада була. Ташаяк базарына баргач, ул бер останың гармун уйнаганын ишетеп кайта. Җиде яшьлек малай шушы көннән башлап гармун белән җенләнә башлый, төшләрендә гармун белән саташа. Теләге тормышка ашмагач, Салих авырып урын өстенә ята.

Насретдин абыйсы аңа гармун алып кайтып бирә. Әйе, моның чыннан да савабы була, бала күзгә күренеп савыга башлый. Гармунның төймәләренә басып карап, матур тавышларны тыңлый. Аның йөрәге ял итә, күңеле хушлана. Нәни бармаклары белән кирәкле аһәңнәрне, тавышларны табарга һәм өздереп гармунда уйнарга өйрәнә.

Алып баручы. Ә хәзер язучы Аяз Гыйләҗевнең улы, совет һәм Рәсәй тарихчысы, татар җәмгыять эшлеклесе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аязович Гыйләҗевнең тапшыруын карарга тәкъдим итәм.

Тапшыруны карау (Ютуб).

Алып баручы. Ул 60тан артык спектакльгә музыка яза. Шулар арасыннан "Зәңгәр шәл", "Кара урман", "Өмә” җыры, “Наемщик" музыкаль драмасыннан Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре һ.б. ”Галиябану”, “Асылъяр”, ”Балдызкай”, ”Чын мәхәббәт”, “Әдрән диңгез” кебек җырларын халык бик яратып тыңлый.

Татар халкын кәмит – тамашасыз

Күз алдына китерү - кыен хәл.

Сәйдәш дөньясын белим дисәң,

Татарны син аңла иң әүвәл.

Егерменче еллар театрын

Күз алдына китерә алмыйсың

Сәйдәшсез син. Сәйдәш – театрны,

Ә театр аңа үрләткән. 2 нче укучы.

“Казан сөлгеләре”н билгә урап,

Кулга “Зәңгәр шәл”ләрне тотып,

Йөри муза “ Кандыр буйлары”нда,

“Сүнгән йолдызлар”ны яктыртып.

Камал театры – Сәйдәш өчен

Туган йорт күк газиз бер урын.

Ул – аңа түккән күңеленең нуры,

Ул – аңа түккән күңеленең моңы.

Алып баручы. Композиторыбызның 115 – еллыгына Казанда үткән концертыннан өзекләр карарга тәкъдим итәм. Анда күренекле артистлар аның әсәрләрен башкаралар.

Өзекләр карау (Ютуб).

Алып баручы. Салих Сәйдәшев балаларның якын дусты булган. Аның замандашы һәм хезмәттәше, артист Хәким Сәлимҗанов болай дип яза: 
“Мин үз гомеремдә балаларга “сез” дип эндәшкән ике кешене беләм. Берсе шагыйрь – Дәрдмәнд, икенчесе – Салих Сәйдәшев. Безнең ишек алдында бала-чага һәрчак тулып ята иде. Салих аларның барысы белән дә исәнләшер иде”..

Билгеле инде, С. Сәйдәшев балаларны яраткан һәм аларга бик күп җырлар иҗат иткән. Шулар арасыннан "Килде яз", "Чияләр чәчәк атсын", "Ямьле җәй", "Яшь туристлар җыры", "Зәңгәр күл", "Укучылар вальсы" хәзерге вакытта да бик популяр һәм балалар тарафыннан яратып башкарыла.

Алып баручы. Хәзер сезнең игътибарыгызга 5 – 9 нчы сыйныф укучылары композиторыбыз иҗат иткән популяр җырларны башкарачак. Рәхим итеп тыңлагыз. Шәйхи Маннур шигыре, Салих Сәйдәшев көе. “Яшь туристлар җыры”.

Җыр

Алып баручы. Аның әсәрләренең күбесе туган илгә, туган якка, аның гүзәл табигатенә һәм шунда яшәгән тырыш, хезмәт сөюче кешеләргә багышланган. Салих Сәйдәшев татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала.

Алып баручы. Таҗи Гыйззәт шигыре, Салих Сәйдәшев көе. “Җәй айлары” җыры. 5 – 9 нчы сыйныф укучылары башкаруында рәхим итеп тыңлагыз.

Җыр

Алып баручы. Салих Сәйдәшев күп төрле уен коралларында уйный белгән. Иң беренче булып ул гармунда уйнарга өйрәнә. Курай, фортепиано, труба, трамбон, валторна, саксофон, маракас, виолончель. Иң яратып уйный торган уен кораллары – скрипка һәм кларнет.

Алып баручы. Салих Сәйдәшевның “Татар көе” музыкаль әсәрен тыңлап китегез.

Видео карау(Ютуб).

Алып баручы. Хәзер тагын бер кыска видеосюжет тыңлап китәчәкбез. Бу видеоны карагач, сез композиторга 28 яшендә кайсы әсәре өчен исемле алтын сәгать бүләк ителгәнен белерсез.

Шәхесләргә шәрехләр” видеосын карау(Ютуб).

Алып баручы. Салих Сәйдәшевның 110 – еллыгына Мәскәүдә узган мероприятиядә аның тормыш иптәше Асия ханымны танып белгән, 99 яшьлек Роза Кострова үзенең истәлекләре белән дә уртаклашкан булган. Роза апа боларны сөйләгән:

«Салих Сәйдәшевны безнең яннан ерак түгел генә урнашкан күкрәк хирургиясе хастаханәсенә салдылар. Аның хатыны Асия апа ул көннәрдә бездә яшәде.
Беркөнне, Салих абыйга хастаханәгә ашарга илтәсе булды. Асия апа үзе дә хасталанып торганга, мине җибәрде. Чөнки аның янына барыбер кертмиләр, ашамлыкларны гына илтеп кайтчы, дип сорады. Ләкин хастаханәдә чиратта инде бер-ике кеше калгач, керергә рөхсәт иттеләр. Шулай итеп, Салих абый белән мин сәгатьтән артык сөйләшеп утырдым.
Ул бик шаян кеше иде. Шул вакытта ул миңа: «Менә, Кәрим Тинчуринны да аклаганнар. Әле бит аның әсәрләренә язылган җырларым да тыю астында иде. Хәзер инде барлык спектакльләр куела башлаячак, ул тикле акчаны кая куеп бетерермен икән», дип көлеп сөйләде. Ә мин аңа: “Борчылмагыз, ул яктан кайгыртучылар табылыр”, дидем.
Хастаханәдә аның белән сөйләшеп утырган вакытта палатага операциядән соң бөкрәеп кенә йөргән бер кеше килеп керде. Аны күреп Салих абый: «Кара әле, Роза, операциядән соң мин дә шулай кәкрәеп йөрермен микән? Ничек итеп дирижерлык итәрмен икән кәкрәйгән көе?», дип шаярткан иде”.
Ләкин Салих Сәйдәшевка операциядән соң дирижерлык итәргә язмаган. Ул, операция булган кичне шәфкать туташы урынында булмаганлыктан, торырга мәҗбүр була. Һәм идәндә таеп егыла һәм аның операциядә тегелгән җөйләре ачыла. Шулай итеп, эченә кан савудан ул үлеп тә китә.

Салих Сәйдәшевның җәсәден табут белән машинага салып, безнең өй каршына алып кайттылар. Әни белән апаның тәрәзәдән карап тәсбих тартып торганнары әле дә хәтеремдә. Ул вакытта язучылар съезды иде, күп кенә язучылар да аның белән саубуллашырга килде”, дип сөйләгән.

С. Сәйдәшевның “Бер моңлы көй” әсәрен тыңлау.

Алып баручы. 1954 нче елның 16 нчы декабрендә Салих Сәйдашев үлә. Аны Казанның татар зиратына күмәләр.

Әйе, татар музыка сәнгатен үстерүдә Салих Сәйдәшевнең өлеше чиксез зур. Аның музыкасы – халыкның җаны; аның җырлары – халыкның холкы. Шуңа күрә сагына халкым моңлы Сәйдәшен. Татар халкы үзенең сөекле улының истәлеген барлый.

1. 1993 елның 25 июлендә мәркәзебезнең Горький урамында С. Сәйдәшев музее ачыла.

2. 2000 елның 15 декабрендә Татарстанның Зур концертлар залына С. Сәйдәшев исеме бирелә.

3. С. Сәйдәшевкә һәйкәл куелды. Авторы – Мәхмүт Гасыймов.

4. Казанның бер урамын аның исеме белән атыйлар.

5. Түбән Кама шәһәрендә С. Сәйдашев исемендәге музыка көллияте.

Халыкларның җаны ул- җыр, диләр,

Җыр диләр дә бездә –моң, диләр.

Телгәләнсә, киссә бәгырьләрне,

Татар җыры инде шул, диләр.

Сәйдәш иҗатыннан эзләсәң дә,

Табалмассың көйләр беркөнлек.

Халык рухы кебек сәламәт ул,

Юк аларда шыңшу, мескенлек!

Яшәү тантанасын, тормыш дәртен,

Күңелләрнең җилкенүләрен;

Әйтә, раслый, һәрбер аккордында

Фани дөньяларның бар ямен.

Сәйдәш калды халык йөрәгендә

Күңеленә кунган нур булып,

Якты хәтер булып, ләйсән булып,

Чәчәк булып, моңлы җыр булып.

Әйе, бөек Сәйдәш, моңлы Сәйдәш

Элеккечә безнең арада.

Халкы өчен яшәгәнгә күрә

Мәңге исән булып калалган.

Алып баручы. Әхмәт Ерикәй шигыре, Салих Сәйдәшев көе. “Дуслык турында җыр”. Башкаралар: 5 – 9 нчы сыйныф укучылары.

Җыр

Алып баручы. Гамир Насрый шигыре, Салих Сәйдәшев көе. “Зәңгәр күл” җыры. Барыбыз да бу җырны балачагыбыздан белгәнгә бөтенебез дә бергә җырлыйбыз.

Җыр

Алып баручы. Менә нинди гүзәл кешеләре бар халкыбызның. Бу гүзәл кешеләребез һәм аларның иҗатлары – мәңгелек.

Сәйдәш - ул безнең горурлыгыбыз. Салих Сәйдәшев моңнары һәрвакытта да безнең йөрәкләрдә булыр.

Шуның белән безнең кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!