СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйфатлар иленә сәяхәт.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока по татарскому языку. 3 класс.

Просмотр содержимого документа
«Сыйфатлар иленә сәяхәт.»

Тема: Сыйфатлар иленә сәяхәт (Сыйфат сүз төркемен кабатлау).

Максат:

Дидактик - сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәрне ныгыту, кабатлау.

Үстерешле – сыйфатларны сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен, танып-белү активлыгын, тел байлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Тәрбияви - татар халкының милли киемнәренә мәхәббәт, хөрмәт, үз милләтең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре: Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллана, җөмләдә аера белү.

Метапредмет нәтиҗәләр: Укытучы белән берлектә яңа уку мәсьәләсе куя, куелган мәсьәләне чишү өчен дөрес юл сайлый белү; чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау; билгеле тәртиптә төркемли белү, үз алдыңда туган авырлыкны таный белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Укучыларны татар мохитенә киңрәк җәлеп итү; иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Дәреснең тибы: Кабатлау дәресе.

Дәрес формасы: Дәрес-сәяхәт.

Методлар: әңгәмә, репродуктив, анализ, синтез.

Материал: 1.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән 3 нче сыйныф өчен “Татар теле”дәреслеге (татар балалары өчен).Ф. Ф. Харисов, Г. Р. Шакирова, Р. К. Сәгъдиева, Л. К. Хисмәтова, Казан, “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2013.

2. Интернеттан алган материаллар.

Җиһазлау: проектр, презентация, рәсемнәр, карточкалар, татар орнаментлары, ребуслар, “Өч кыз” әкияте мультфильмы.


Дәрес планы


Дәрес этаплары

Универсаль уку гамәлләре

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I.Оештыру. Мотивлаштыру.


ШУУГ: эшчәнлекне башлауга әзерлек.

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

РУУГ – эш урынын оештыру.

-Исәнмесез укчылар. Хәерле көн, минем дусларым! Кәефләрегез ничек?









-Сез дәрескә әзерме? Китап-дәфтәрләрегез бармы?

-Менә бу экрандагы кояшка карагыз әле. Ул сезгә карап елмаеп тора.

Әйдәгез сез дә әлеге кояш кебек елмаеп бер-берегезгә матур сүзләр, комплиментлар әйтегез әле. Без сыйфат темасын үтәбез. Күбрәк сыйфатлар кулланыгыз.


-Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез.

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.







Укучылар бер-берсенә комплиментлар әйтәләр.








II.Белемнәрне актуальләштерү.

Проблемалы ситуация.

Уку мәсьәләсен кую.


ШУУГ: укучының эчке әзерлеге.

КУУГ: аралашуны плланлаштыру.

ТБУУГ: проблеманы кую, формалаштыру.

РУУГ: укытучы ярдәмендә дәрестә эшчәнлек максатын кую.

























ТБУУГ: мәгълүматны кабул итү, ориентлаша белү.

-Укучылар без узган дәресләрдә нинди тема өйрәндек?


-Без бүген дә әлеге теманы өйрәнүне дәвам итәрбез.


Димәк, безнең максатыбыз нинди булыр?



-Укучылар экрандагы рәсемгә игътибар итегез әле. Сез анда кемнәрне күрәсез?


-Алар нинди киемнән?


-Без бүген нәрсә турында сөйләшербез инде?



-Әйе, без сыйфатлар темасын кабатларбыз һәм милли киемнәр турында сөйләшербез.


Безнең дәресебез гади түгел, без бүген сәяхәткә чыгабыз. Тылсымлы келәмдә сыйфатлар илендә сәяхәт итәчәкбез. Келәмебез “Милли киемнәр” юлы аша үтәчәк.


Сез ике командага бүлендегез. Беренче команданың исеме “Тапкырлар” дип, икенче команданың исеме “Зирәкләр” дип атала. Командаларга командирлар сайлыйбыз.

Уңышларыгызны милли киемнәргә төшерелә торган бизәкләр белән бәяләрбез. Без аларны татар орнаментлары төшкән матур савытларга салырбыз. Бәяләү кәгазьләрендә үзегезгә билге куеп барырсыз.

Сезгә өй эше итеп, сайлап алу буенча бер милли кием турында сөйләргә кушылган иде. Өй эшен дәрес дәвамында тикшерербез. Сез үзегез өйрәнеп килгән милли кием турында сөйләрсез.


-Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Бигрәк тә безнең сылу кызларыбыз, яшь киленнәребез үзләренең кием-салымнарына игътибарлы булганнар. Кызлар каз өмәләренә, аулык өйләргә, кунакка бару өчен махсус күлмәкләр тектергәннәр, ә яшь киленнәр исә, чишмәгә суга барганда да, үзләренең гүзәллекләрен күрсәтү өчен, иң матур киемнәрен кигәннәр. Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, hөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан.


-Сыйфат темасын өйрәндек.




-Сыйфатларны кабатлыйбыз.


-Бер егет белән бер кыз.


-Алар милли киемнән.

-Милли киемнәр турында сөйләшербез.











Командирларны билгелиләр.
















Укытучы мәгълүматын тыңлыйлар.






















III. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.


ШУУГ: биремнәрне кабул итәргә әзерлек.

КУУГ: монологик сөйләм күнекмәләренә ия булу.

РУУГ: кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: төп фикерне таба белү.















ШУУГ: үз мөмкинлекләреңнең белү-белмәү чикләрен ачыклау.

КУУГ: башкаларның җавапларын тыңлый белү.

РУУГ:кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: төп билгеләрне аера белү.













ШУУГ: сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

КУУГ: башкаларның фикерен тыңлый белү.

РУУГ:кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: логик фикерләү күнекмәләре булу, анализлау.




РУУГ: үзрегуляция.



ШУУГ: үзеңнең эш-гамәлләрең өчен җаваплы булу.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

РУУГ:яңа белемнәр табу, чагыштыру.

ТБУУГ: фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтеп бирү.





























ШУУГ: сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

КУУГ: башкаларның фикерен тыңлый белү.

РУУГ:кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

ТБУУГ: логик фикерләү күнекмәләре булу, анализлау.











ШУУГ: үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

РУУГ:уку мәсьәләсен дөрес аңлау.

ТБУУГ: фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтеп бирү.
















ШУУГ: сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

КУУГ: парларда хезмәттәшлек, монологик, диалогик сөйләм күнекмәсе булдыру.

РУУГ:эш барышында килеп чыккан кыенлыкларны билгеләү.

ТБУУГ: үзеңнең белем системасында ориентлаша белү.




-Сәяхәтебезне башлыйбыз.

-Сез нинди милли баш киемнәре беләсез?


Беренче тукталыш – “Матур түбәтәй” тукталышы.

Бу тукталыш “Викторина” дип атала.

Әлеге тукталышта сорауларга җавап биергә кирәк.

-Башта түбәтәй турында сөйлибез.



-Ә хәзер сыйфат турында белгәннәрегезне тикшерик.

Мин сораулар бирәм. Һәр командадан белгән укучы җавап бирә. Кул күтәреп җавап бирерсез. Һәр җавап өчен бер бизәк бирелә.Ул арада командирлар аерым бирем үти. Алар предметның төрле билгесен белдергән сыйфатлар кертеп җөмлә төзиләр.

“Тапкырлар” командасының командирына:

Төсне, табигать күренешләрен белдергән сыйфатлар белән ике җөмлә төзергә.

“Зирәкләр” командасының командирына:

Тәмне, характерны белдергән сыйфатлар белән ике җөмлә төзергә.

“Зирәкләр”командасына:

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

2.Нинди сорауларга җавап бирә?

3. Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала?

“Тапкырлар” командасына:

1.Антоним сыйфатлар нинди сыйфатлар?

2. Синоним сыйфатлар нинди сыйфатлар?

3. Сыфатлар ни өчен кирәк?



Икенче тукталыш – “Энҗеле калфак” тукталышы.

Әлеге тукталыш “Өч кыз” әкияте туктылышы дип атала.

-Калфак турында сөйлибез.


-“Өч кыз” әкиятен карыйбыз. Әкиятне карагач, мин сезгә сыйфатланмышлар әйтәм. Сез сыйфатлар әйтергә, ягъни предметларның нинди булуын әйтергә тиеш. Бер сыйфатланмышка берничә сыйфат әйтсәгез дә була. Кул күтәреп җавап бирерсез. Һәр җавапка бер бизәк бирелә. Игътибар белән карагыз.

“Зирәкләр” командасына:

авыл

өй

әни

кыз

сандык

олы, уртанчы кыз

“Тапкырлар” командасына:

урман

чәкчәк

тиен

бака

үрмәкүч

кечкенә кыз

-Укучылар, бу мультфильмны карагач, нинди нәтиҗә ясыйбыз?










Өченче тукталыш – “Кыска камзул” тукталышы.

Ул “Антонимнар һәм синонимнар” тукталышы дип атала.


-Камзул турында сөйлибез.

-Дәфтәрләрдә эшлибез.

“Тапкырлар” командасы бирелгән сүзләрнең синонимнарын язарга, ә “Зирәкләр” командасы антонимнар уйларга тиеш була.

3 әр бизәк бирелә. Бергә уйлап, киңәшләшеп эшлисез. Һәр укучы берәр сүз әйтә. Командирлардан башлыйбыз. Командирлар ике сүз әйтә.

“Тапкырлар” командасына:

Чибәр-

Дәү –

Әйбәт-

Начар-

Кечкенә –

Пычрак-

“Зирәкләр” командасына:

Киң-

Яхшы-

Якты-

Озын-

Тырыш-

Чиста-


Ял минуты.

Татар халык көенә төрле бию хәрәкәләре ясау.



Дүртенче тукталыш – “Балитәкле күлмәк” тукталышы.

Ул тукталыш “Сөйләмне матурла!” дип атала.

-Күлмәк турында сөйлибез.



-Бу тукталыәта бирелгән текстка сыйфатлар өстәп язарга кирәк.

-Сез нинди бизәнү әйберләре беләсез?



-Безнең әби-бабаларыбыз да төрле бизәнү әйберләре кулланганнар. Чәчләренә чулпылар такканнар. Йөргәндә чулпылары чыңлап торган. Татар кызы килүен ерактан ук ишеткәннәр. Безнең биремебез дә шул турыда.

Карточкалар һәрберегездә бар. Язып бетергәч, һәр командадан берәр укучы укыр. Кайсы команданыкы матуррак, дөресрәк килеп чыгар.Биремне үтәгән өчен бишәр бизәк бирелә.


Татар хатын-кызлары ... заманнарда ук ... булулары белән дан тотканнар.

... бизәнү әйберләре: ... алкалар, ...беләзекләр, чыңлап торган чулпылар ...йөзекләр, ...муенсалар аларны тагын да күркәмрәк күрсәткән.

... алъяпкычлыры, …калфаклары, ... читекләре нур өстенә нур өстәгән.

Сыйфатлар: борынгы, чибәр, төрле, ялтыравыклы, көмеш, алтын, матур, чигүле, энҗеле, бизәкле.

-Татар хатын-кызлары нинди булган?



-Алар нинди бизәнү әйберләрен кулланганнар?



-Татар хатын–кызы килүен ерактан нинди тавыш белдертеп торган?

-Сезнең әниләрегез, үзегез милли бизәнү әйберләрен кулланасызмы?

-Әбиләрегез кияме? Яисә алардан калган милли бизәнү әйберләре бармы?

-Сез алар турында балаларыгызга да сөйләргә тиешме?

-Без шулай итеп татар халкына хас миллилекне саклап калырга тиешбез.


Бишенче тукталыш – “Җылы бишмәт” тукталышы.

Бу тукатлыш “Мәкальләр илендә” дип атала.


-Бишмәт турында сөйлибез.



-Сез ребусны чишәргә, сыйфатларны әйтергә тиеш, командирлар килеп чыккан мәкальнең мәгънәсен аңлата. Дәфтәрләргә язабыз.

Мәкальне чишкән өчен 2 бизәк, аңлаткан өчен 3 бизәк бирелә.

“Тапкырлар” командасына:

Алка, кыйммәт булса да, колак бәясе тормый.













“Зирәкләр” командасына:

Яңа кием булды дип, искене хур күрмә.























Алтынчы тукталыш – “Бизәкле читек“ тукталышы.

Бу тукталыш “Командирлар ярышы” дип атала.

-Читек турында сөйлибез.

-Командирларга сораулар биреләчәк. Ул сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк була. 3 әр бер бизәк бирелә.

“Тапкырлар” командасына:

1.Кайсысы сыйфат? Матурмы, күлмәкме?

2. Кайсысы сыйфатланмыш? Ялтыравыклымы, алкамы?

3. Лимон баллы, җиләк ачы.

4. Аккошта нинди сыйфат бар?

5. Куян куркак, ә бүре...

6.Кайсы ясалма сыйфат? Ачы сүземе, баллы сүземе?

“Зирәкләр” командасына:

1.Кайсысы сыйфат? Акмы, калфакмы?

2. Кайсысы сыйфатланмыш? Энҗелеме, түбәтәйме?

3. Карбыз кечкенә, алма зур.

4.Караборында нинди сыйфат бар?

5. Аю усал, ә төлке...

6. Кайсысы ясалма сыйфат? Әйбәтме, мәрхәмәтлеме?

Җиденче тукталыш – “Чигүле алъяпкыч” тукталышы.

Бу тукталыш “Милли киемнәр кибете” дип атала.


- Алъяпкыч турында сөйлибез.



-Әлеге тукталышта сыйфатлар кулланып, “Милли кием кибетендә” дигән темага диалог төзергә, кирәк. Парларда эшлибез. Һәр кешегә аерым сүз бирелә. Ә командирлар шигырь язып карый. 5 бизәк бирелә.

Сүзләр: калфак, бишмәт, читек, түбәтәй, алъяпкыч, камзул, күлмәк.

“Тапкырлар” командасының командирына – түбәтәй, “Зирәкләр” командасының командирына – калфак сүзе.



-Ә хәзер нәтиҗә ясыйбыз. Кайсы команданың бизәге күбрәк, шул җиңүче. Бизәкләрне саныйбыз.



-Түбәтәй, калфак...






Бер укучы түбәтәй турында сөйли.
















Сорауларга җавап бирәләр. Бизәкләр бирелә. Командирлар җөмләләрне укыйлар. Һәр җөмлә өчен берәр бизәк бирелә.

Үзбәя







Бер укучы калфак турында сөйли.

Әкият карыйлар.







Укучылар сыйфатлар әйтәләр.

Үзбәя.










-Әниләрне, өлкәннәрне һәрвакыт хөрмәт итәргә, аларга ярдәм итәргә кирәк. Әниләр безнең өчен иң кадерле кешеләр.

Үзбәя.






Бер укучы камзул турында сөйли.








Дәфтәрләрдә эшлиләр, җавап бирәләр.

Үзбәя.












Укучылар төрле бию хәрәкәтләре ясыйлар.






Бер укучы милли күлмәк турында сөйли.



-Алка, йөзек, беләзек,

муенса.

















Укучылар биремне үтиләр, укыйлар.




-Татар хатын-кызлары чибәр булган.

Чулпылар, алкалар, беләзекләр, йөзекләр.

-Чулпылары чыңлаган.






Үзбәя.




.





Бер укучы бишмәт турында сөйли.

Ребус чишәләр.

Мәкальне дәфтәрләрдә язалар.




-Бер генә кыйммәтле бизәнү әйбере дә сәламәтлекне алыштыра алмый.


-Бу мәкальне кешегә карата да кулланырга мөмкин. Яңа дустың барлыкка килсә дә, искесен онытырга ярамый.


Үзбәя.







-Читек турында бер укучы сөйли.



-Командирлар җавап бирәләр.

Үзбәя.




















Бер укучы алъяпкыч турында сөйли.



Диалог төзиләр, командирлар шигырь язалар.



Диалогларны, шигырьләрне укыйлар.

Үзбәя.



Командирлар бизәкләрне санап, нәтиҗәне әйтәләр.










IV. Рефлексия. Йомгак.

ШУУГ: кыенлыклардан чыгу юлын эзләү.

КУУГ: иптәшең фикерен тыңлау, уртак нәтиҗәгә килү, үз фикереңне яклый белү.







РУУГ: эш сыйфатыңа бәя бирә белү.





ТБУУГ:белем дәрәҗәсеннән чыгып, өй эшен сайлап алу.








ШУУГ: уңышка нигезләнгән үзбәя.



-Дәресебезнең максаты нинди иде?








-Сыйфатлар турында нәрсәләр белә идегез?




-Бүген нәрсә белдегез?





-Максатка ирештекме? Моның өчен нәрсәләр эшләдек?




-Алдагы дәрестә нәрсә белергә телисез?








Өйгә эш.

-Укучылар, өйгә 3 төрле эш бирелә. Берсен сайлап эшләрсез.

1дәрәҗә. Бер милли кием турында сөйләргә.

2 дәрәҗә. Милли кием ясарга, аның турында язарга.

3 дәрәҗә.Газета-журналлардан милли кием рәсемнәре табып килергә.


-Ә хәзер дәрестә катнашуыгыздын чыгып, үзегезне бәяләгез.


-Укучылар сезнең алдыгызда татар орнаментлары бар. Әлеге орнаментлар белән алъяпкычны бизибез. Сыйфатлар турында яхшы беләм дип уйласагыз, кызыл бизәк, аңлап бетермәдем дип уйласагыз, яшел бизәк, аңламадым дип уйласагыз, сары бизәк салыгыз.

-Сау булыгыз, укучылар.

-Сыйфат темасын кабатлау, һәм милли киемнәр турында сөйләшү.



-Сыйфатлар нинди? кайсы? сорауларына җавап бирәләр...

Сыйфатларны сөйләмдә кулланырга өйрәндек.


-Төрле күнегүләр эшләдек, биремнәр үтәдек.

-Сүзләр турында күбрәк белергә телибез.









Өй эшен язалар.





Укучылар үзләренә билге куялар.





Алъяпкычны бизиләр.


-Сау булыгыз.










































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!