СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйныфтан тыш чара: Тема: “Ил терәге-ир егеттә” (Әфган сугышында хезмәт иткән ир-егетләр белән очрашу.)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Сыйныфтан тыш чара: Тема: “Ил терәге-ир егеттә” (Әфган сугышында хезмәт иткән ир-егетләр белән очрашу.)»













Сыйныфтан тыш чара:

Тема: “Ил терәге-ир егеттә”

(Әфган сугышында хезмәт иткән ир-егетләр белән очрашу.)





Укытучы:Хәбибуллина Вәсилә Баян кызы







Бакалы районы, Мостафа урта мәктәбе-2022



Максат:Әфган сугышы,аның асылы,Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз,хәрби хезмәттә булып,исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру.Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес барышы:

Музыка “Журавли”

Сугыш бетеп ничә еллар үткән

Әле һаман сызлый яралар

Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар

Ә улларын көтә әниләр



Әче әфган җиле язмышларны

Телеп үтте калды яралар

Төшләремә керә каһәр сугыш

Төшләремә керә Кандагар



Әле безгә бары унтугыз яшь

Тышта матур,тышта ямьле яз

Кургаш яңгырлары явып үтә

Ә күкләр соң күкләр чалт аяз.

1978 елда Әфганистанда гражданнар сугышы башлана.1979 елда илдә хәлләр кискен начарая башлагач Әфган хөкүмәте Советлар Союзыннан ярдәм сорап мөрәҗәгәть итә. Советлар Союзы бу карарны кабул итәр алдыннан озак уйлана. Ниһаять 1978 елда Әфганистан белән төзелгән дуслык, хезмәттәшлек турындагы килешеүгә нигезләнеп, 1979 елның 25 декабрендә совет гаскәрләре Әфганистан территориясенә кертелә башлый.

Бүгенге кичәбезне без”Ил терәге – ир егеттә” дип атадык һәм кичәбезнең кунаклары бүген гади генә ир егетләр түгел, ә утны-суны, дары исен, сугыш ачысын татыган чыныккан ир-егетлэр.

*Сезнең өчен концерт номере “Матрос биюе” Башкортостаннан көче сәламәтлеге энергиясе ташып торган матур тормыш турында хыялланган 10 меңнән артык егет катнашты бу сугышта. 337дән артыгы туган туфрагына кара табутларда кайтты. Алар сабый килеш кенә туган тупсаларына аяк баса алмыйча соңгы сулышын ташлы әфган җирләрендә алды.Алар арасында кызганычка каршы безнең район егетләре дә бар. Алар:

Балчыклыдан – Сергей Актимиров

Сакаттан – Фәрит Вәлиев

Шуганнан – Фоат Гыйләҗев

Иске Корычтан - Рәвис Габсалихов

Боҗырдан – Анатолий Ефимов

Гусеводан – Александр Сучков

Бакалыдан – Александр Бритоусов

Бакалыдан – Валерий Зиятдинов

Алар барысы да һәлак булганнан соң “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнде. Советлар Союзы буенча 13 мең 833 яшь солдатларыбыз Әфган җирендә мәңгелеккә ятып калды. Аларның якты истәлеген 1 минут тынлык белән искә алыйк. (Бер минут тынлык.)

Безнең сельсоветтан да 25 егет Әфган җирләрендә изге ил алдындагы бурычларын нинди генә авырлыклар булса да авылдашлар йөзенә, район йөзенә кызыллык китермичә намус белән үтәделәр.(исемлекне уку).

Бүген безнең белән бергә очрашуга килгән ир-егетләребез:

  1. Ахметгалиев Расүл Әкъмәлетдин улы

  2. Кашапов Расүл Җәлил улы

  3. Фахретдинов Илмир Әһелтдин улы

Егерме алты ел элек булып үткән вакыйгаларны искә төшерү бүген бер кешегә дә җиңел түгел, ләкин кирәк. Әфган сугышын хәтерләтеп документаль фильмнар, кинофильмнар төшерелә. Шундый фильмнарны карарга сезгә тәкъдим итәр идем “Война матерей”, “Охота на льва”, “Баллада о матери”. Сез киноларда совет солдатының ничек итеп Әфган җирен саклавы турында бара.

Видеофильмнан өзек “Әфган сугышы”.

Ул көннәрдән әз сулар акмады әкрен генә яралар төзәлде, еллар узды, солдатлар, офицерларның чәчләре чалланды. Еракта бик еракта калган Әфган сугышы хәтерләрдәге җуелмый торган еллар да, аккан сулар да, аралар ераклыгы да киртә була алмый ул көннәргә.

Хәзер безнең укучыларыбызның сезгә бирәсе килгән сораулары бар иде:



Сораулар: 1) Ничәнче елда хезмәткә алындыгыз? Күпме хезмәт иттегез? Исегездә калган вакыйгалар турында сөйләп китсәгез иде.

2) Рәсүл абый, Әфган җирендә хезмәт иткәндә каты яралануыгызны беләбез. Искә алу бик авыр икәнен беләбез, шулай булуына карамастан киләсе буынга батырлык билгесе булып торырдай бер вакыйганы сөйләп үтсәгез иде. Медальләрегез нинди батырлыкларыгыз өчен бирелгәнен дә әйтеп китерсез бәлки?

3) Әфганны хәтергә төшереп, сез нинди тойгылар кичерәсез?

4) Үзегезне кайда хезмәт итәсегезне хәбәр иткәндә азмы күпме бу сугыш турында белгән булгансыздыр. Бу хәбәрне ишетү ничек тәэсир итте сезгә?

Җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

Сезнең өчен егетләр башкаруында концерт номеры. Татар биюе.

Һәр ел саен Әфган, Чечен сугышларында катнашучыларны искә алу матур традициягә әйләнде. Ел саен Уфада 15 февраль көнне “Кайгылы ана” һәйкәленә чәчәкләр салу оештырыла. Башкортостанда 25 ләп Әфган ветераннары оешмасы эшләп килә. Бу оешма 17 ел элек барлыкка килгән. Алар хәбәрсез югалганнарны эзләү эшләре алып бара.

Хәбәрсез югалганнар исемлегендә 400 ләп фамилия була. 12 тапкыр Әфган иленә экспедицияга барып кайтканнан соң бу сан 270 кә кадәр кимеде. Исән калган 22 кеше табылган күбесе туган илләренә әйләнеп кайта.

Чирек гасыр гомер узсада

Хәбәр көтә ана улыннан

Өмет итә бәлки кайтыр диеп

Күзен алмый киткән юлыннан

Көтә-көтә кара чәчләренә

Ап-ак булып карлар яуса да

Чиксез авыр сагыш газабыннан

Йөрәгеннән каннар тамса да.

Исән кайткан егетләр ныклы ир-егетләр булып чыныгып кайттылар бу сугыштан. Түшләрен орден медальлләр бизәп тора. Бу медальләр аларның батырлыкларына тагын бер мисал булып моңсу чылтырыйлар.

Ул елдагы күренешләр, вакыйгаларны төрлечә фаразлыйлар. Кем приказ биргән, кем аларны үтәгән. Әфган җиредә барган күренешләр барысы да бер куркыныч сүзгә сугыш сүзенә оеша. Сугышка кергән кайтуына бер атна калган егет хатын укып китәсе килә:

“Саумысыз минем кадерлеләрем!

Хезмәтем яхшы бара, көн аралаш караулга барабыз. Син әни 14 мартта суык булды дип язгансың. Ә бездә монда тын алырлык түгел кызу, ә шулай да ике көн саен яңгыр явып үтә расписаниядәге кебек.

Мин сезгә безнең хәрби часть тауларда 1800 метр биеклектә дип язган идем, шуңа күрә безгә яз соң килә. Тигез җирләрдә инде яшел. Бер атна элек күреп мендек. Үләннәр чәчәк атканнар. Ә бездә тирә - якта таулар да таулар.

Сезнең хатны укыдым, үзебезнең урманнар, күлләр искә төште. Кайткач әни мин сезгә тау итеп гөмбәләр җыеп бирермен. Әни син минем өчен кайгырма барысыда әйбәт булыр” - дигән юлларда хат тәмамлана һәм кызыл тасма ап-ак дәфтәр битеннән агып төшә. Бу егетне дошманнар тау арасыннан атып китә. Каһәрле сүз “ груз 200” белән күпме дусларын туган җирләренә озаттылар солдатлар.Сугыш бетте солдатлар,сержантлар ,офицерлар туган ил алдындагы бурычларын үтәп кайттылар туган илләренә.

Олы сөенеч белән аларны әниләре, әтиләре, хатыннары,дуслары,балалары каршы алды.Тыныч тормыш башланды.

Безнең бүгенге очрашу уңаеннан файдаланып сезне якынлашып килүче бәйрәм 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.Сез Ватан алдында хәрби бурычыгызны намус белән үтәп кайттыгыз. Сезгә алдагы тормышыгызда корычтай сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч аяз көннәр телибез.

Безгә эчтәлекле кичә бүләк иткәнегез өчен бездән истәлеккә кечкенә бүләк кабул итеп алыгыз.

“Истәлеккә фотога төшү”.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!