СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар фразеологик әйтелмәләрендә агач атамалары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фәнни-гамәли конференциягә чыгыш. Татар фразеологик әйтелмәләр агач атамаларында

Просмотр содержимого документа
«Татар фразеологик әйтелмәләрендә агач атамалары»

Хезмәтемнең темасы: ТАТАР ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРЕНДӘ АГАЧ АТАМАЛАРЫ

Теманың актуальлегенә килсәк. Татар теленең фразеологик фонды сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк, көчлерәк һәм итә. әдәби әсәр стиленә сәнгатьлелек бирә, фикерне тулырак ача дип уйлыйм. Икенчедән, фразеологик әйтелмәләр язучы телендә хәзинә булып санала. Алар язучыга геройның портретын күрсәтү, эчке дөньясын ачу, вакыйга-күренешләрне чагылдыруда ярдәм итә. Өченчедән, телнең фразеологик байлыгын, аның төзелешен, яхшы белү. тәрҗемә эшендә дә бик кирәк.

Хезмәтнең максаты(Экранда)

Моның өчен мин:

  1. фразеологик әйтелмәләрнең төркемнәргә бүленешен анализладым;

  2. бу өлкәдә эшләгән галимнәрнең хезмәтләрен укыдым;

  3. өйрәнү тарихына күзәтү үткәрдем;

  4. сүзлекләрдән агач атамалары кергән фразеологик әйтелмәләрне эзләп табарга тырыштым;

  5. Һәм аларны төркемнәргә бүлдем;

Элек-электән үк үсемлек, агач образлары татар халкында билгеле бер символны аңлатып, гәүдәләндереп килгәннәр. Шул рәвешле, бу образлар халык авыз иҗатында – әкиятләрдә, риваятьләрдә, легендаларда, җырларда, табышмакларда, мәкальләрдә, тапкыр сүзләрдә, фразеологизмнарда чагылыш тапканнар.

Без яши торган Татарстанда катнаш һәм куе яфраклы урманнар күп. Шуңа күрә бу урманнарда үсә торган агач атамалары татар халкының сөйләмендә канатлы әйтелмәләр, тотрыклы сүзтезмәләр, мәкаль һәм әйтемнәр, фразеологизмнар составында кулланылалар. Бу атамаларда татар халкының, милләтенең үзенчәлеге сурәтләнә, чагыла.

Безнең татар халкына килгәндә, алар өчен каен агачы матурлык символы булып торган.

Имән агачы. Ул көч, озын гомер, дан һәм киң күңеллелек символы булып саналган. Бигрәк тә татарлар өчен. Алар аңында имән агачы көчле, тәэсирле булып күзалланган. Һәм шуңа да бу агачны ир-атлар белән, аларның холкы белән бәйләп карау танылган.

Тал агачы озын гомерне, яшәү көчен гәүдәләндереп килгән. Татарларда тал атамасы күпчелек очракта сылу, матур, төз гәүдәле хатын-кызга карата кулланылган.

Юкә бик күп халыкларда нәфислек, назлылык, матурлык символы булып тора. Ул хатын-кыз башлангычын гәүдәләндереп килә. Юкә агачы юмартлыкны, киң күңеллелекне, яктылыкны һәм чисталыкны аңлаткан.

Нарат агачы озын гомер, үлемсезлекне гәүдәләндерә. Ул шулай ук батырлык, уңыш, тәвәккәллек, кыюлык символы дабулып тора.

Әйтеп кителгәннәрдән күренгәнчә, агачларның халык, кеше тормышында бик зур роль уйнаганын күрәбез. Бу факт кешенең яшәү тирәлегендә аларның бик күп булуы белән аңлатыла. һәм агачларга хас булган сыйфатлар кешеләргә дә хас дип карала. Шунлыктан агач атамалары фразеологик әйтелмәләрдә чагылыш таба.

Эш өчен чыганак буларак Н. Исәнбәтнең “Татар теленең фразеологик сүзлеге”, Ф. С. Сафиуллинаның “Русча-татарча фразеологик сүзлек” хезмәтләре алынды. Алардан агач атамасы кергән 53 фразеологик әйтелмә табылды.

Бу фразеологизмнардан күренгәнчә, алар составында унбер төрле агач атамасы билгеләнде. Алар – каен, имән, тал, нарат, чыршы, юкә, тирәк, зирек, шомырт, карама һәм усак. Хәзер бу фразеологик әйтелмәләрне агач атамалары буенча төркемнәргә бүлик.

Каен агачы белән бәйле булган фразеологизмнар:

  1. Каен төбе

  2. Каен җиләге түгел ул

  3. Кәкре каен астына китү

  4. Кәкре каенга терәтү

Имән атамасы кергән фразеологик әйтелмәләр:

  1. Терәве имән, терәсә каты тери

  2. Имән бармак

  3. Имәндә икән чикләвек

Тал агачы белән бәйләнешле фразеологизмнар:

  1. Таллы-ботаклы эш

  2. Тал чыбыгы ашау

  3. Тал чыбыгы кебек

Юкә атамасы булган фразеологик әйтелмәләр:

  1. Каеш биреп юкә алу

  2. Юкә келәткә бикләү

Нарат атамасы кергән фразеологизмнар:

  1. Нарат сагызы булу

  2. Нараттай туры

  3. Өч нарат арасында адашу

Бирелгән материалдан күренгәнчә, иң күбе булып юкә атамасы кергән фразеологик әйтелмәләр тора. Алар барлыгы ундүртәү. Ә иң азы зирек агачы атамасы кергән фразеологизмнар: алар бары тик берәү генә.

Саннардагы бу аермалык теге яки бу агачның кешеләр яши торган тирәлектәге роле, киң таралышы, күплеге белән бәйле. Агач киңрәк таралган саен, ул халык телендә ешрак йөри.

Мәгънә буенча төркемнәргә бүлгәндә:

  • кеше холкын чагылдырган берәмлекләр. Анда саранлык та, уңганлык та, бар. М-н: Кулыннан каткан юкә дә килми.

  • кешенең тышкы кыяфәтен, тавышын һ. б сурәтләүче фразеологизмнар. М-н: Тал чыбыгы кебек.

  • кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерүче фразеологик әйтелмәләр. М-н: Ике инә бер җептә, ике имән бер төптә.



Тикшеренү эшеннән чыгып түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була:

Тикшеренү барышында без тел белеменең бер тармагы булган һәм тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган бүлекнең – фразеологиянең – теге яки бу халыкның тел культурасының үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга булышканына инандык.

Шулай ук без агач атамалары кергән фразеологик берәмлекләрнең татар телендә иркен аралашу өчен кирәк икәнлеген дә отып алдык. Аларны күбрәк белгән саен без үзебезнең фикеребезне тулырак, матуррак итеп белдерә алабыз. Чөнки бу әйтелмәләрдә әйтеләсе фикер кыска итеп, төгәл бирелгән.

Йомгак ясап әйткәндә, фразеологик әйтелмәләрнең эчке формасы – ул тел ярдәмендә татар халкының мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыру. Фразеологизмнарның эчке формасына салынган мәгънәләрне анализлау, мөгаен, татар халкының мәдәни-культур үзенчәлекләрен ачуның иң яхшы юлы булып торадыр.



Кулланылган әдәбият исемлеге

1) Әхәтов Г. Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 176 б.

2) Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда. 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 495 б.

3) Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. 2 томда. 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 367 б.

4) Русча-татарча фразеологик сүзлек / Төз. Н. Б. Борһанова, Л. Т. Мәхмүтова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959: − 261 б.

5) Сафиуллина Ф. С. Татарча-русча фразеологик сүзлек. – Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б.

6) Сафиуллина Ф. С. Тел дигән дәрья бар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 293 б.

7) Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2006. – 407 б.

8) Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 288 б.

9) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. 1 том. / Төз. И. А. Абдуллин, Л. Т. Махмутова, М. Г. Мөхәммәдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 476 б.

10) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. 2 том. / Төз. И. А. Абдуллин, Г. Х. Ахунҗанов, М. Г. Мөхәммәдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979 – 414 б.

11) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. 3 том. / Төз. И. А. Абдуллин, С. Б. Вахитова, М. Г. Мөхәммәдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981 – 375 б.

6



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!