СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар халык иҗаты буенча өстәмә дәресләр өчен 2018-2019 нчы уку елына ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Нажмите, чтобы узнать подробности

Баланы кече яшьтән үк ана телендә сөйләшергә,тел хәзинәсенең матурлыгын тоя белергә өйрәтергә кирәк.Бу программа шул максат белән төзелде.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык иҗаты буенча өстәмә дәресләр өчен 2018-2019 нчы уку елына ЭШ ПРОГРАММАСЫ»








Татар халык иҗаты буенча

өстәмә дәресләр өчен

2018-2019 нчы уку елына




ЭШ ПРОГРАММАСЫ















Беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Хания Миннегул кызы






Аңлатма язуы .

Баланы кече яшьтән үк ана телендә сөйләшергә ,тел хәзинәсенең матурлыгын тоя белергә өйрәтергә кирәк .Моның өчен аларны ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү мөһим.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә ,аралашырга өйрәтү,туган телебезне ярату,аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп , үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә,ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен,сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз,әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте зур. Әдәби әсәрләр баланың логик фикерләү дәрәҗәсен арттыра,дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә ярдәм итә.

Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

1-4 сыйныф укучылары өчен төзелгән бу программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

Программа Дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән. Татар халык фольклоры балаларда үз милләтенең тарихына,гореф-гадәтләренә кызыксыну уята,дәресләрдән соң шогылләнү уңай нәтиҗә бирә.

Максаты:

Тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең матди һәм рухи байлыкларын баетучы , туган халкының киләчәген кайгыртучы ,хәзерге шартларда үз урынын таба алырлык, ныклы белемле , культуралы , югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү ,әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру ;

-табигатьне яратырга , өлкәннәрне хөрмәт итәргә . сабыйларны якларга өйрәтү.

Төп принциплары:

- сыйныфта гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

- халыкчанлык;

- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

- иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү;

- эстетик зәвык тәрбияләү.

Программа башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып ,үз милләтенең мәдәнияте белән кызыксынучы балалар өчен төзелгән.Дәресләрдән тыш шөгылләнү атнага 1 мәртәбә каралган

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси универсаль укыту шөгыле.

- балада үз милләтенә карата кызыксыну һәм горурлык хисе уяту;

- Әдәби әсәрләр өйрәнү нигезендә тел байлыгын,логик фикерләү сәләтләрен арттыру;

- татар халык иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту;

- балаларның иҗади активлыкларын арттыру.

Регулятив универсаль укыту шөгыле:

  • куелган максатны күрә ,аңлый белү;

  • укытучының аерып күрсәткән ориентирын истә тотып ,яңа материалны өйрәнгәндә укытучы белән хезмәттәшлек итә белү;

  • куелган максатка ирешү өчен үзенең эшен алдан планлаштыра белүе.

Танып белү универсаль укыту шөгыле:

  • Китаплардан,өстәмә әдәби чыганаклардан кирәкле материалны таба белү;

  • Үз фикерен дөрес итеп төзеп сөйләшергә өйрәнү.

Коммуникатив универсаль укыту шөгыле:

-балаларда тел байлыгын,бәйләнешле сөйләм телен арттыру,иптәшләре белән татар телендә аралаша белү;

- үз фикерен иптәшенең фикере белән чагыштыра белү һәм дөрес юл таба белү, бер-берсенә сорау биреп,шуңа җавап таба белү.

.Программаның бала психологиясенә йогынтысы:

  • Һәр бала өчен комфорт халәт булдыру һәм уңай,дус могаләмәдә булу;

  • Укучыларда халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;

  • Индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү алымнарын куллану.

Программаның һәр бүлегендә укучыларга милли тәрбия, гореф-гадәтләрне өйрәнү,уйлау,фикерләү сәләтләрен,тел байлыкларын арттыру өстендә эшләү күздә тотыла.

Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил итә.Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә.Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә.Соңрак кеше тормышында уен,хезмәт һәм көнкүреш җырлары урын ала. Музыка балалар күңеленә уңай тәэсир итә, аларга рәхәтлек китерә һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып,тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак була.

Татар халкының да, башка милләтләрнеке шикелле үк, бай уен репертуары һәм уен фольклоры бар. Уен ул күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль.Күңел ачу, ял итү, организмны чыныктыру өчен хезмәт итә торган спорт төре дә булып тора.

Уеннарның эчтәлегенә күз салсаң, аларның тормыш-көнкүрешнең һәм хезмәт төрләренең бер чагылышы икәнлегенә ышанасың. Моннан тыш көнкүрештә берәр эш-шөгыльне яки йоланы үтәү, күмәк эшнең тәртибен билгеләү өчен уйнала торган уеннар да байтак.

Халык уеннары милләтнең профессиональ мәдәнияте һәм сәнгате барлыкка килүдә нигез вазыйфасын үтәгәннәр. Әйтик, татарларның профессиональ бию, җыр, театр сәнгатенең электән үк шактый югары күтәрелүенең бу сәнгать төрләренең халыктагы тамырлары нык булудан әйтә алабыз. Тамашалы милли сәнгать төрләренең нигезендә халык уеннары ята.

Уеннар борын-борыннан халыкның көнкүреше, хезмәт формаларын чагылдыру нигезендә барлыкка килгән иҗат җимеше булганлыктан, анда милләтнең әүвәлдән килгән милли традицияләре, тормыш рәвеше, милли характеры ачык чагылыш таба. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.

Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул – җитди шөгыль.

Укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-татар халкының тормышы,гореф-гадәтләре,бәйрәмнәре турында белергә;

- татар халкының уен җырларын, такмакларын җырлый белергә;

- халык авыз иҗаты әсәрләренең төрләрен белергә;

- бу әсәрләрне кулланып сәхнә күренешләре әзерли белергә;

- авазларны дөрес әйтеп , дөрес сөйләшә белергә;

- башкарыла торган әсәрнең дөрес итеп характерын билгели белергә;

- дуслык, кардәшлек хисе,бер-берләрен хөрмәт итәргә,иптәшләренең фикерләрен ихтирам итә белергә;



Пограмма (атнага 1 сәгатьтән) 35 сәгатькә исәпләнгән


Укыту-тематик план


Тема

Сәг.

саны

Эшчәнлек

төре

1

Кереш дәрес. Татар халык авыз иҗаты.

1

Дәрес-лекция

2

Мәкальләр, әйтемнәр.

Табышмаклар.

Уеннар.

Санамышлар.

Әкиятләр.

Тизәйткечләр.

Шарадалар.

8

Дәрес-лекцияләр

3

Халык авыз иҗаты әсәрләренә анализ:

  • мәкальләр,әйтемнәр, сынамышлар;

  • табышмаклар;

  • җырлар, бәетләр, такмаклар;

  • әкиятләр, дастаннар;

  • мәзәкләр, такмазалар;

  • уеннар, санамышлар;

  • тизәйткечләр, шарадалар.

7

Анализга нигезләнгән дәрес-практикумнар

4

Сәнгатьле укырга өйрәнү:

  • табышмаклар уку;

  • әкиятләр уку;

  • мәсәлләр уку;

  • шигырьләр уку;

  • мәкальләр һәм әйтемнәр уку;

  • бәетләр, мөнәҗәтләр уку;

  • мәзәкләр, такмазалар уку.

9

Дәрес-практикумнар

5

Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштерү:

  • әкиятләр сәхнәләштерү;

  • мәзәкләр сәхнәләштерү;

  • уеннар уйнау.

6

Дәрес-практикумнар

6

Проект өстендә эшләү һәм проектлар яклау.

Гомумиләштереп кабатлау

3

1

Семинар-дәресләр


Бөтенесе:

35 сәг.




Программаның эчтәлеге

Тема 1. Татар халык авыз иҗаты, аның төрләре. Балалар фольклорының халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп төзелүе.

Н. Исәнбәтнең китабы, өстәмә әдәбият, методик ярдәмлекләр.

Тема 2. Халык авыз иҗаты әсәрләре, сәнгать теле, образ, предмет, аның сыйфатлары:

  • фикерләү алымнары буларак анализ (таркату), синтез, гомумиләштерү, нәтиҗә чыгару;

  • өлешләргә анализ, алар арасында бәйләнеш, әсәр төзелеше;

  • метафора, сүз, күренешнең, предметның метафора вазыйфасын үтәве, метафора ярдәмендә эчтәлек табу;

  • кабатлау алымы;

  • образның мәгънә тудыруы, символ (үз эчтәлеген югалтып, башка эчтәлек белән килү);

  • әсәрнең исеме, аның метафора һәм символ ролен үтәве, күпмәгънәлелеге һ.б.

Тема 3. Халык авыз иҗаты әсәренә анализ ясау үзенчәлекләре; тормыш күренешләренә, вакыйгаларына бәя бирүче жанрлар - әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар; аларның кешеләрне тормыш шартларына ярашырга өйрәтүе, тормышның үзен үзгәртүче жанрлар - мәзәкләр, әкиятләр, дастаннар:

  • әйтемнәр һәм мәкальләрнең үзенчәлекләре, охшаш һәм аермалы яклары;

  • табышмаклар; каршы якларны берләштерү һәм бербөтенне каршы якларга бүлү гамәлләре нигезендә табышмаклар ясалу;

  • җырлар һәм бәетләр; аларның төзелешләре, хискә нигезләнүе, хиснең өч өлешкә бүленүе (сәбәбе, дәрәҗәсе, юануы);

  • мәзәкләр һәм әкиятләр жанрларының төп үзенчәлекләрен ачыклау.

Тема 4. Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәнгатьле уку күнекмәләре; укучыларны сәнгатьле укуның методик нигезләре белән таныштыру; әдәби уку сәнгатен үзләштерүгә (дөрес суларга, интонация сайларга өйрәтү, тавыш кую, дикция өстендә эшләү); иҗади күнекмә һәм осталыкларын үстерү (хыял, эмпатия һ.б.).

Тема 5. Халык авыз иҗаты әсәрләрен сәхнәләштерү күнекмәләре; артистизм, эстетик тәрбия бирү; психологик көйләү (настрой), дөрес интонация табуга ярдәм итү.

Тема 6. Төрле темаларга проектлар якларга өйрәнү:

  1. Нәрсә ул фольклор?

  2. Сәнгатьле уку нигезләре.

  3. Эстетик тәрбия чарасы буларак сәнгатьле уку.

  4. Текст эчтәлеген сөйләү.

  5. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Һ.б.


Әдәбият

  1. Н. Исәнбәт. Балалар фольклоры. Казан, 1984 ел.

  2. “Фән һәм мәктәп” журналлары, №2, №5-6, 2006 ел.

  3. “Мәгариф” журналлары, №10, 2000; №1, 2001 ел.

  4. Н. Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. Яр Чаллы, 2000 ел.

  5. И. Н. Надиров. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. Казан, 1988 ел.

  6. Я. Г. Абдуллин. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, 1993 ел.

  7. Г. Гыйльманов. Идегәй. Татар халык дастаны. Казан, 1994 ел.

  8. Л. Җамалетдин. Татар халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994 ел.

  9. С. Гыйләҗетдинов. Татар халык риваятьләре һәм легендалары. Казан, 2000 ел.

  10. Ф. Әхмәтова-Урманче. Татар эпосы. Бәетләр. Казан, 2001 ел.

  11. М. Садри. Иртешкә сәяхәт. Әкиятләр, җырлар. Казан, 1989 ел.

  12. И. К. Хәйруллин. Татар халык иҗаты. Сүз эчендә хикмәт бар. Казан, 1999 ел.

  13. К. Хөснуллин. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. Казан, 2001 ел.

  14. Ф. Зыятдинова. Татар халык әкиятләре. Алтын балык. Казан, 1999 ел.

  15. Н. Вәлитова. Көмеш-Сылу. Татар халык әкиятләре. Казан, 1993 ел.

  16. Ш. К. Шәрифуллин. Сак-Сок. Татар халык иҗаты музыкаль җәүһәрләре. Казан, 1999 ел.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!