СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар халык мәкальләрендә чагыштыруларның лингвокультурологик кыры

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Татар халык мәкальләрендә чагыштыруларның лингвокультурологик кыры»

Татар халык мәкальләрендә чагыштыруларның лингвокультурологик кыры

Янышева Ләйсән Фәрит кызы

Татар теле укытучысы

Соңгы елларда телгә мәдәни кыйммәтләрне кертеп җибәрү, тел материалы нигезендә халыкның үткәнен өйрәнү максатыннан тел һәм мәдәниятне үзара бәйләнештә өйрәнү активлашып китте. Телгә хас үзенчәлекле яклар халыкның милли характеры белән билгеләнгәнгә, тел – аралашу чарасы буларак кына түгел, ә милләтнең мәдәни коды буларак та карала башлады [1]. Тел белеменең тел һәм мәдәниятнең үзара йогынтысын, аларның бер-берсенә бәйлелеген өйрәнә торган юнәлеше – лингвокультурология фәне барлыкка килде.

Лингвокультурология фәнендә тел аерым бер этносның мәдәнияты белән бәйле күренеш буларак карала һәм конкрет мисаллар нигезендә милли, этник үзенчәлекләрне ачарга мөмкинлек бирә [2].

Мәкальләр тел үсеше турындагы күзаллауларны өйрәнүдә әһәмиятле чыганак булып тора. Мәкальләрдәге чагыштыруларның да функциональ мөмкинлекләре гаять киң, алар, гадәти сурәтләү чарасы, тел бизәге генә булып калмыйлар, ә бәлки мәгънәви-эстетик вазыйфа да башкаралар. Бу исә үз чиратында бүгенге көндә чагыштыруларның кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнүнең мөһимлеген раслый.

Халыкның фантазиясенә, тел байлыгына бәйле рәвештә, төрле күренешләр, төшенчәләр, затлар арасында охшашлык табылырга мөмкин. Мәкальләрдә аларны без шартлы рәвештә берничә төркемгә бүлеп карадык:

1) Мәкальләрдә кешеләрне бер-берсе белән чагыштыру киң таралган: Галимнәргә иярсәң, күзең ачылыр, наданнарга иярсәң күзең чыгар; Беләкле берне егар, йөрәкле меңне егар.

2) Шулай ук кеше берәр төрле җанвар белән чагыштырылырга да мөмкин: Ялган дус – мәче: алдан юата, арттан тырный; Юньсез кеше — уҗым бозавы.

Әлеге мисаллардан күренгәнчә, кеше теләсә нинди җанвар белән чагыштырыла алмый. Гадәттә, охшашлыкның нигезендә җанварга хас булган типик сыйфат ята: төлке – хәйләкәр, ишәк – кире, сарык – аңгыра, аю – көчле, куян – куркак, тавык – аңгыра, бүре – явыз һ.б. Һәм мәкальне укучы, әлеге сыйфатны яхшы белгән хәлдә, аны кешегә турыдан-туры күчереп куя, шунлыктан, мондый чагыштырулар һәр кешегә таныш ассоциацияләргә генә нигезләнә ала.

3) Кешенең табигать күренешләре белән чагыштырылган очраклары да мәкальләрдә бик еш күзәтелә: Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора; Кеше эче – кара урман; Ярсу кеше ярашкан су кебек.

Әлеге мәкальләрдә чагыштыру объекты буларак бик күп төрле табигать күренешләре кулланыла. Биредә дә аларның характерлы сыйфатлары исәпкә алына: диңгез – тирән, зур, чиксез; су – ярсу; тау – биек, зур, мәһабәт; урман – кара, билгесез һ.б. Димәк мондый чагыштыруларда эчке ассоциацияләр нигез ролен үти.

4) Кешеләр төрле предметлар белән чагыштырылырга мөмкин: Кеше карбыз түгел, эчен ярып карап булмый; Ялган дус – ертык тун шикелле; Предметлар белән чагыштыруларның нигезендә дә ассоциацияләр ята.

5) Абстракт төшенчәләр, материаль булмаган кыйммәтләр берәр предмет, күренеш белән чагыштырыла ала: Акыл – алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый; Яхшы сүз балдан татлы; Кеше күңеле – пыяла, төшә дә уала; Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.

Бу мисалларны анализласак, абстракт төшенчәләрнең чагыштырылуы халыкның күзаллауларын күрсәтә: аңа яхшы сүз бал кебек баллы тоела, акыл – кешене бизи торган алтын таҗ, кешенең күңеле пыяла кебек бик тиз ватылырга, ягъни авыр сүздән яраланырга мөмкин, яхшылык, яңа сауган сөт кебек, нигъмәтен бераз торгач кына бирер, ягъни һәр яхшылыкка барыбер кайчан да булса яхшылык белән җавап биреләчәк һ.б. Ягъни татар халкы бу чагыштыруларда абстракт төшенчәләрне материаль күренешләр белән ассоциацияләштерә, шул рәвешле, яшь буынга җиткерергә теләгән фикер реаль, демонстратив төсмер ала.

6) Төрле абстракт төшенчәләр дә үзара чагыштырыла ала: Үткен тел — бәхет, озын тел — бәла! Белем — нур, белмәү — хур.

7) Төрле җанлы булмаган күренешләр үзара чагыштырылырга мөмкин: Тел – кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый! Уйламыйча әйткән сүз – төзәмичә аткан ук; Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

Мәкальләрдә чагыштырулар билгеле бер максатларга нигезләнеп кулланыла. Аларның кулланылышында татар халкының дөньяга карашлары, билгеле бер канун-нормаларга мөнәсәбәте җиткерелә. Бу яктан мәкаль-әйтемнәр чагшытырмача яңа фән – лингвокультурология фәненең өйрәнү объекты булып тора. Тел һәм мәдәният – бер-берсе белән һәрвакытта тыгыз бәйләнештә торучы социаль күренешләр, һәм алар лингвокультурологиянең өйрәнү объектлары булалар. Тел һәм мәдәниятне кешенең үз-үзен ачу, таныту чарасы һәм иҗади тормышның төп факторлары буларак карап, аларда социаль үсешкә йогынты ясаучы яңа этәргечләр дә табарга мөмкин.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, халыкның күп гасырлык тәҗрибә һәм хәтер берәмлеге булган мәкальләр – искерми торган жанр. Аларның заман рухына туры килә торган үрнәкләре халыкның сөйләм телендә, матбугат һәм радио-телевидение тапшыруларында, шулай ук язма әдәбиятта бүген дә даими һәм актив кулланылышта. Мондый текстлар аерым социаль төркемнәргә яки шәхесләргә төрле уңай һәм кире ситуацияләрдә иң дөрес һәм иң кулай фикергә килүдә, шул юл белән тормышта ипле тәртип һәм гармония урнаштырырга ярдәм итәләр.


Әдәбият

Вежбицкая А. Семантические универсалии и описание языков / Пер. с англ. – М.: Русские словари, 1999.

Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар теле лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006.

Замалетдинов Р.Р. Татарская культура в языковом отражении. – М.: Гуманит. издат. центр ВЛАДОС; Казань: Магариф, 2004.

Маслова В.А. Лингвокультурология: Учебное пособие для студентов высших учебных заведений. – М.: Академия, 2001.

Сибгаева Ф. Р. Татар дөнья тел сурәтендә «мәхәббәт» концепты. – Казан : Ихлас, 2010.

Тер-Минасова С.Г. Язык и межкультурная коммуникация: Учеб. пособие. – М.: Слово, 2000.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!