СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле атналыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.Кичә шул хакта.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле атналыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә»

Татар теле атналыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Тема:   “Иң гүзәл  тел- туган  тел”

Максат:     

 1. Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  укучыларга ана телләрен өйрәтү.

2. Эчке матурлыкка омтылу хисе уяту, иҗади сәләтләрен үстерү.

3. Укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ  тудыру.

Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, туган тел турында плакатлар.

Катнашалар: укучылар, укытучылар.  

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда татар халык милли көйләре яңгырап тора.    Сәхнә түренә “Иң гүзәл  тел- туган  тел дип язылган.   Залда   “Теле барның- иле бар”, “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”, “Тел – безнең гомер юлдашыбыз плакатлары эленгән.

Бәйрәм ” Мин яратам сине Татарстан ” җыры белән башлап җибәрелә.

1 а.б.:        

Хәерле көн димен барчагызга,

Кояшлы көн телим гөлләргә,

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Ә батырлык сезгә - егетләргә!

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар, безнең кадерле укытучыларыбыз!

2а.б:     Добрый день, дорогие друзья! Мы рады приветствовать на празднике, посвященный неделе родного языка! Международный день родного языка, провозглашенный Генеральной конференцией ЮНЕСКО в ноябре 1999 года, отмечается каждый год с февраля 2000 года для содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию.

3 а.б.:  Бу бәйрәм барлык халыкларны берләштерә.

4а.б.: Этот праздник не только сближает, но и объединяет различные национальности. Каждый народ воспевает свой родной язык!

Мне с малых лет знаком искусный

Богатый, светлый, дорогой

Язык великий, нежный, русский

По жизни я иду с тобой.

Я первый раз его услышал

От мамы, что всегда со мной

И потому он мне так близок

Любимый, добрый и родной.

1 а.б.:   Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә нәкъ менә туган тел ярдәм итә. Бүгенге бәйрәмебез – телдән журнал һәм ул берничә бүлектән тора. “Иң гүзәл тел- туган  тел” дип аталган журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул – “ Тел – безнең гомер юлдашыбыз” дип атала. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.

Бәйрәм ” Туган тел ” шигыре белән дәвам ителә. (видео)



2а.б.

Родной язык – святой язык,

Отца и матери язык!

Как ты прекрасен! Целый мир

В твоем богатстве я постиг!


Родной язык! Родной язык!

С тобою смело шел я вдаль,

Ты радость возвышал мою,

Ты просветлял мою печаль!

3 а.б.: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

4 а.б.: Великий татарский поэт Габдулла Тукай понимал, как важно для татарского народа приобщение к русской и мировой культуре, сближение его с другими народами и их языками.

Нам издавна другом был русский народ,

И разве конец этой дружбе придет?

Нет, мы родились и растем в вышину,

Нанизаны словно в нитку одну! 

1 а.б.:   Күп тел белүчене полиглот дип атыйлар. 18нче–19 нчы йөзләрдә яшәгән Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристин Раск ике йөз утыз телдә иркен сөйләшкән. Беләсезме дөньяда ничә телдә сөйләшәләр? Хәзерге көндә дөньяда 5 меңнән артык телдә сөйләшәләр, ә миллионнан артык кеше сөйләшә торган телләр -19. Кытай, инглиз, рус, испан, һинд, япон, татар телләре шундыйлар рәтенә керә. Татар теле – төрки телләрнең берсе. Төрки телләргә башкорт, казах, ногай, карачай, комык, якут, үзбәк, төрек, кыргыз, хакас, тува, уйгыр, чуваш, гагауз, әзербайҗан һ. б. телләр керә.

2а.б.: В нашей республике проживают представители более 115 национальностей и народностей. Все они живут в мире и согласии друг с другом. И цель их одна – передать мудрость, накопленную веками – своим потомкам.

3 а.б.:   Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

(башка телдә шигырь укыла)

4а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Тел күрке – мәкаль” дип атала. Халкыбыз элек – электән тапкыр, зирәк булган. Телебез турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр уйлап чыгарган. Хәзер дә бу эш дәвам итә. Халык мәкальләрендә хикмәт бар. Ул үзенә халыкның акылын, тәҗрибәсен, хикмәтле сүзләрен җыйган, шуны энҗе итеп тезгән.

Мин сезгә мәкальләр тәкъдим итәм, тыңлагыз.

*Иң татлы тел – туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

*Ана теле бер булыр.
*Иле барның теле бар,

Теле барның юлы бар.

*Тел кылычтан үткен.

*Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.

*Бәхетле буласының теле татлы булыр.

*Телләр белгән – илләр белгән.

*Татлы тел тимер капканы ачар.

*Инсафлының теле саф.

*Сүз бер көнлек, тел гомерлек.


1а.б.: 

  • Язык мой — враг мой: прежде ума рыщет, беды ищет.

  • Языком не торопись, а делом не ленись.

  • Язык телу якорь.

  • Кто мало говорит, тот больше делает.

  • Язык голову кормит, он же до побоев доводит.

  • Длинный язык с умом не в родстве.

  • Языком кружева плетет.

  • Язык блудлив, что коза.

  • Что на уме, то и на языке.

  • Язык языку весть подает.





.

2а.б.: Журналыбызның киләсе бите “Тел турында күренекле кешеләр” дип атала. Әйе, тел турында күренекле кешеләр мөһим фикерләр әйтеп калдырган.

“Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын белсен”, - дигән Каюм Насыйри.

3а.б.: Ә менә бөек рус педагогы К.Д. Ушинский: “Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе дә үлә”, - дигән.

4а.б.: “Туган оясыннан аерылган кош Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше Башкаларның телен яратмый”, - дип язды Әхмәт Ерикәй.

 1а.б.: Телнең төп көче сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый. Бөек рус әдибе Лев Николаевич Толстой: “Сүз бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән сөелергә мөмкин, сүз белән дошманлашырга да мөмкин”,- дигән.

2а.б.: Татар халкы бөек шәхесләргә бай. Безне моңлы иткән Тукаебыз, безне батыр иткән Жәлилебез, безне мәхәббәтле иткән Кол Галиләребез тагын әллә кемнәребез бар.

“…Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”,- дигән Гомәр Бәширов.

3а.б.: Бу бөек шәхесләребез турында уйлыйбыз да: “Алар каян көч алган?” – дип куябыз. Ул көч–халыкта, туган җирдә, туган телдә... Ул көч – халык көйләрендә, халык моңнарында.

Татар җыры ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен. Оялчан ул, моңлы, ягымлы ул, Үзе салмак, үзе әкрен.

4а.б.: Иң җылы хисләр, иң матур тойгылар татар җырлары, татар моңнары аша безнең күңелләребезгә үтеп керә.

(“Әдрән диңгез” җыры башкарыла)

Киләсе битебез “Елмай” дип атала.

Сценка.

Рус теле дәресе бара.Рөстәмнең портфелендә телефон шалтырый.

Укытучы: - Рустам, телефон звОнит или звонИт?

Рөстәм: - Белмим, Анна Петровна, у меня шалтырый. (Кыңгырау шалтырый).

Рөстәм: - Ура! Дәресләр бетте! Хәзер өйгә!

Рөстәм: - Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!
Әнисе: - Нишләп?
Рөстәм: - Укый белмим, яза белмим,телефоннан да сөйләшеп утырырга да ярамый!

Әнисе: - Улым, түз, түз беразга! Әнә абыең Фәнис ничек яхшы укый.

Беркөнне Рөстәм елмаеп өйгә кайтып керә.

Әнисе: - Улым,нәрсә булды, бик шат күренәсең? Бишле алдыңмы әллә?

Рөстәм: - Юк, әни, Фәнис икеле алды!

1 а.б.: Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

2.а.б.:

Родной язык-богатое наследство,

Пришедшее из глубины веков,

Ты отражаешь мысли человека,

Ты помогаешь выразить любовь!

1а.б.: Без иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф–гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли.

3а.б.:

 И нет у нас иного достоянья!

Умейте же беречь

Хоть в меру сил, в дни злобы и страданья,

Наш дар бессмертный –речь!

4а.б.: Журналыбызның киләсе бите  Дөрес, мәдәниятле сөйләшү” турында булыр.

1 а.б: Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, үз телебезне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.

Телебезне, күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөньяң булсын халкың моңы

Илең йөрсен уйда гел бергә. 

(Г.Тукайның “Ат, арба ,чана” шигыре укыла)  .

1а.б.: 

Алтын җыйма, йортлар куйма,

Мираска дип балаңа.

Иң кадерле мирас итеп,

Туган телең бир аңа.            

Онытмагыз, бу дөньяда

Иң зур бүләк бер генә -

Көмеш чыңлы, талгын моңлы

Газиз туган тел генә.

2 а.б. 

Сотни слов, родных и метких,
Сникнув, голос потеряв,
Взаперти, как птицы в клетках,
Дремлют в толстых словарях. 

Ты их выпусти оттуда,
В быт обыденный верни,
Чтобы речь, людское чудо- 

Не скудела в наши дни.

3а.б.: 

Күп милләтле илем булгач,

Сөйли төрле телләрдә.

Күп милләтләр телен белү-

Артык түгел кемгә дә.

Бөтен тел үзенчә яхшы,

Сөйләшик төрле телдә

Үзебезнең ана теле,

Булсын йөрәк түрендә.


(“Каз канаты” җыры башкарыла+ татар биюе)

4а.б.: :

Безнең телебез – матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, киләчәк буынның төп бурычы – телебезне саклау. Туган телебезне саклап калу, аны буыннан буынга тапшыру бездән тора. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул!

1а.б.: 

Илләр, телләр, диннәр алмашына

– Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.


2а.б.: 

Куштым сиңа сайлап матур исем

– Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң - әнкәң биргән исем ул.


3а.б.: 

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.


4а.б.: 

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!


Кичә ахырында “Яратыгыз” җыры җырлана.



Яратырга килдек без бу жиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый,
Яратмаган йөрәк – йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк – йөрәк түгел -
Яратмыйча безгә карамый.

Яратыгыз туган илебезне,
Яратыгыз туган телебезне,
Бернигә дә карамый,-
Мәхәббәтсез яшәү ярамый!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!