Т а т а р с т а н Р е с п у б л и к а с ы
Ю т а з ы м у н и ц и п а л ь р а й о н ы
Б ә й р ә к ә у р т а м ә к т ә б е
Татар теле дәресе:
“Исемдә сүз басымы ”
Класс: 3
УМК : Россия мәктәбе
Үткәрүче:
I категорияле башлангыч класслар укытучысы
Галимова Илсөяр Габдрафик кызы
3 декабрь, 2019 нчы ел
Тема: Исемнәрдә сүз басымы.
Максат:
Фәнни максат: исем турында алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту. Исемнәрдә сүз басымының урынын билгеләргә өйрәтү;
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү.
ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге 44-45 битләр, компьютер, проектор, биремле карточка, терәк таблица.
Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм системалы эшчәнлек юлы, информацион технологияләр.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсе кую һәм чишү.
Дәрес барышы.
I.Мотивлаштыру – ориентлашу
1.Психологик уңай халәт тудыру: слайд 1
Исәнмесез, балалар! Мин Галимова Илсөяр Габдрафиковна - Бәйрәкә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Дәресебезнең хәерле, файдалы үтүен теләп әйдәгез әле, укучылар, бер-беребезгә карап елмайыйк һәм уңышлар телик. слайд 2
2. Актуальләштерү
- Укучылар, игътибар белән тәрәзәдән урамга карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез? ........... (кыш, кар, агачлар, машина, койма, өй, .....)
- Ул сүзләр нәрсә белдерә? ........(предметны)
- Татар телендә бу сүзләрне нинди төркемгә кертәләр? (исемнәр)
- Сез “Исем” сүз төркеме турында ниләр беләсез?
- Әйдәгез эш кәгазен алабыз, числоны, сыйныф эшен язып куябыз.(3 нче декабрь) 1 укучы тактада эшли.
- Мм______________________ма му_______________________
Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар?
(_____________)
Табышмакны дөрес итеп укырга, җавабын табарга. Исемнәрнең асларына сызарга. Кем ничә исем тапты?
Тикшерү, сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.
Үзбәя (ФМ) Кемнәр биремне дөрес үтәде, басыгыз. Кемнәр 1 хата җибәрде, басалар.
Нәтиҗә: укучылар, мондый сүзләр татар телендә ничек атала? (омоним – язылышлары һәм әйтелешләре охшаш, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр.)
Тагын шуңа охшаш нинди сүзләр беләсез?
Басма, койма, ярма слайд 4
Сүзгә басым кую, мәгънәләрен аңлату.
Димәк, сүзнең мәгънәсен ачыклау өчен нишләргә кирәк? (сүзгә дөрес итеп басым куярга кирәк.)
Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән? (_______)
- Әйдәгез, дәреслекнең 44 нче битен ачыйк һәм дәреснең темасын төгәл белик. (Исемнәрдә сүз басымы.)
Дәреснең темасы: Исемнәрдә сүз басымы.
4.Уку мәсьәләсе кую слайд 5
Нинди уку мәсьәләсе куябыз? (____________)
1) Исемнәргә дөрес басым куярга өйрәнү;
2) Дөрес сөйләү күнекмәләрен формалаштыру.
- Бу максатларга ирешү өчен нишләргә кирәк? (игътибар белән тыңлап утырырга, тырышып эшләргә, актив булырга, .....)
II .Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
1. Төркемнәрдә эш. (эш кәгазе) Сүзләргә басым куярга. слайд 6
Чәчәк укучымын ручка
Чәчәкләр баламдыр сумкада
Чәчәкләребез өстәлдер театрга
чәчәкләребезне егетсең парталар
Тикшерү. (ФМ) Кемнәр биремне дөрес үтәде, басыгыз. Кемнәр 1 хата җибәрде, басалар. Кемнәр 2 һәм күбрәк хата ясады, басалар.
Кагыйдәләрне уку, аңлату.
Сүзнең басымы – сүзнең бер иҗеген башкаларыннан озынрак әйтү ул.
Татар телендә басым гадәттә соңгы иҗеккә төшә, килеш, сан, тартым кушымчалары ялгаганда, артка күчә бара.
Әгәр сүздә -мын, -мен; -дыр, -дер; -сың, -сең; -сыз, -сез кушымчалары булса, бу кушымчалар басымны үзенә алмый.
Рус теленнән кергән алынма сүзләрдә басым саклана.
III. Ныгыту.
1.Беренчел ныгыту. слайд 7 Парларда эш.
Дәреслек 45 бит. 92 күнегү (телдән эшләү)
Бирем: калын хәреф белән бирелгән сүзләргә басым куярга.
Укып тикшерү.
IV.Рефлексия һәм бәяләү этабы.
Таратма карточкалар белән эш. слайд 8
Һәр укучы 1 карточка ала, андагы сүзне укый, басым куя. (Такта янында җавап бирәләр).
слайд 9
Без бүген куелган максатка ирештекме?
Татар телендә басымның урынын белдекме?
Кемнәр теманы аңлады һәм иптәшләренә дә аңлатып бирә ала? Басалар
Кемнәр теманы аңлады, ләкин иптәшләренә аңлата алмый әле? Басалар
Ә кемнәргә әле укытучы ярдәме кирәк? Басалар
Укучылар, дәрестә ничек эшләвегезгә карап үзегезгә билге куегыз.
Нәтиҗә: - Сез ничек уйлыйсыз, басым турында белү безгә тормышта кирәкме, ни өчен?
- Сезнең сорауларыгыз калмадымы?
- Афәрин, без бу кагыйдәләрне яхшы итеп, истә калдырыр өчен тагын нишли алабыз. (Тагын шөгыльләнергә тиешбез).
- Бик дөрес, сез инде анысын өйдә дәвам итәрсез. Әйдәгез өй эшен язабыз.
94 нче күнегү, 45 бит.
Дәрес тәмам. Барыгызга да бик зур рәхмәт.