СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле дәресләрендә куллану өчен яшелчәләр турында табышмаклар

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теле дәресләрендә яңа тема үткәндә, оештыру өлешендә, кабатллау  дәресләрендә, тәрле класстан тыш чараларда  яшелчәләр  турында табышмаклар кулланырга була.Табышмаклар укучыларның фикерләү сәләтен үстерә, дәрескә карата кызыксыну уята.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле дәресләрендә куллану өчен яшелчәләр турында табышмаклар»

Яшелчәләр турында табышмаклар


Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

***


Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

***


Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

***


Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

***


Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

***


Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

***


Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

***


Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

***


Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

***


Ормый, сукмый, үзе кешене җылата.  (Суган)

***


Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

***


Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

***


Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

***


Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

***



Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

***


Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

***


Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

***


Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

***


Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

***


Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

***


Җир астында алтын казык. (Кишер)

***


Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

***


Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

***


Үзе – бер бөртек,

Эче – мең бөртек.  (Кабак)

***







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!