СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Татар теле», разработка урока

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы.

“Татар теле” 4 нче сыйныф, 16-19 нчы дәресләр циклы

 Циклдагы 3 нче дәрес.

Лексик-грамматик  күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК)

дәресенең планы

“Контроль эш” хикәясе.

Просмотр содержимого документа
««Татар теле», разработка урока»

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен квалификация күтәрү курсы





















Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы.

Татар теле” 4 нче сыйныф, 16-19 нчы дәресләр циклы


Циклдагы 3 нче дәрес.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК)

дәресенең планы


Контроль эш” хикәясе.










Эшне башкаручы: 31 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Г. С.









Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы.

Татар теле” 4 нче сыйныф, 16-19 нчы дәресләр циклы


Харисова Г.С., Яр Чаллы шәһәре «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Текст.

Контроль эш.

Бүген Алсу мәктәптән кәефсез кайтты. Өченче дәрестә контроль эш булды. Ә Алсу ике мисалны дөрес эшләмәде, мәсьәләне дә дөрес чишмәде. Ул контроль эш икәнен белде, ләкин әзерләнмәде. Кичә бик озак телевизор карады. Башта мультфильм,аннан соң кызыклы кино булды.Кичә күңелле иде, ә бүген...


Бу текстны өйрәнү өчен циклда 4 дәрес бирелгән

1 нче дәрес- ЛКФ

2 нче дәрес- ГКК

3 нче дәрес-ЛГКК

4 нче дәрес-Д/МС


Циклдагы 3 нче дәрес.

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү (ЛГКК)

дәресенең планы

Тема: “Контроль эш” хикәясе.

Дәрес тибы: ЛГКК

Дәрес максатлары:

1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәиҗәсе):

- “Контроль эш” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә,сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

- текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

- контроль эштә мисалны, мәсьәләне дөрес эшләгәнне, дөрес эшләмәгәнне әйтә белү, геройларны характерлый белү;

- хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында кулланылышын кабатлау.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

- төп мәгълүматны аеру,укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- тиешле мәгълүматны табу өчен белешмәләр сүзлекләр куллану.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- “Контроль эш” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәнү;

- текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

- мисалларны, мәсьәләне дөрес эшләгәнне, дөрес эшләмәгәнне әйтә белү; геройларны характерлый белү;

- хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында кулланылышын кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек ( 25-26 нчы битләр); методик ярдәмлек (11 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.


Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер- берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эшен тикшерү.

III. Актуальләштерү.

1. Слайдлар аша нинди дәресләр булуын, нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнме, дөрес эшләмәгәнме икәнен сорый һәм җавап бирү күнекмәләрен камилләштерү.

- Сезнең бүген нинди дәресләр була?

- . . . . . . . . . . . . .

- Татар теленнән диктант язасызмы?

- . . . . . . . . . . . .

- Нинди предметтан контроль эш була?

- . . . . . . . . . . . .

- Әзерләндеңме?

- . . . . . . . . . . . .

- Уңышлар сиңа

- . . . . . . . . .

2. Сүзләрнең дөрес әйтелешен искә төшерү.

кичә – [кичә̒]

башта – [ба⁰шта̒]

озак – [оза̒қ]

аннан соң –[а⁰нна̒н соң]

үкенде - [үкэндэ̒]

дөрес чиште –[дөрө̒с чиштэ̒]

дөрес чишмәде – [дөрө̒с чишмәдэ̒]

мисал – [миса̒л]

мәсьәлә – [мәсˊәлә̒]

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру, ягъни текст өстендә эш.

1. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә “Контроль эш” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга;

- текстны дөрес һәм сәнгатьле укырга;

- контроль эштә мисалларны,мәсьәләне дөрес эшләгәнне, дөрес эшләмәгәнне әйтә белергә; геройны характерлый белергә;

- хәзерге заман хикәя фигыльләрен юклык формасында сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнербез.


Контроль эш.

Бүген Алсу мәктәптән кәефсез кайтты. Өченче дәрестә контроль эш булды. Ә Алсу ике мисалны дөрес эшләмәде, мәсьәләне дә дөрес чишмәде. Ул контроль эш икәнен белде, ләкин әзерләнмәде. Кичә бик озак телевизор карады. Башта мультфильм,аннан соң кызыклы кино булды.Кичә күңелле иде, ә бүген...

1.Текстны укытучының кычкырып укуы.

2. Укучыларның кычкырып укуы.

V. Ныгыту, ягъни текстның эчтәлеген аңлау, сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллану.

1. Рәсемгә туры килгән җөмләләрне тексттан табып укыгыз.

( рәсем. Алсу өстәл артында утыра, кәефсез, башын аска игән, каршында дәфтәре ,анда “2” ле билгесе куелган.)

2. Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.

Өченче дәрестә математикадан контроль эш булды. Алсу мәсьәләне дөрес эшләмәде.Алсу ике мисалны дөрес эшләмәде. Аннан соң дуслары килде. Башта мультфильм, аннан кызыклы кино булды. Алсу озак телевизор карады.

3. Ишетеп аңлау күнегүләре эшләү.

а) Сез бу раслаулар белән килешәсезме?

- Татар теленнән контроль эш булды.

- Математикадан контроль эш булды.

- Алсу мисалны дөрес эшләде.

- Алсу мисалны дөрес эшләмәде.

- Алсу мәсьәләне дөрес чиште.

- Алсу мәсьәләне дөрес чишмәде.

ә) Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.

- Алсу мәктәптән кайтты. Алсу мәктәптән кәефсез кайтты.

- Кичә телевизор карады. Кичә бик озак телевизор карады.

- Дуслары килде. Аннан дуслары килде.

4. Диалогларны парларда сөйләшегез.

- Сездә нәрсә булды?

- Бездә контроль эш булды.

- Кайсы предметтан?

- Математикадан.

- Син дәрес әзерләдеңме?

- Юк, мин дәрес әзерләмәдем.

- Нәрсә эшләдең?

- Телевизор карадым.

5. Презентацион материал белән эш. Рәсемнәргә туры килгән җөмләләрне табу.

Алсу телевизор карый. Аннан соң дуслары килде. Алар белән дә күңелле булды.

6. Чагыштырма грамматик таблица аша хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын кабатлау. Р. З. Хәйдәрова “ Татарский язык в таблицах”, 15 нче бит.

7. Дәреслекнең 27 битендәге 7 нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшләү. Нокталар урынына үткән заман хикәя фигыльләрен барлык яки юклык формасына куеп, җөмләләрне язып бетерегез.

а) Өченче дәрестә . . . . ә) Алсу ике мисалны дөрес . . . һәм мәсьәләне дә дөрес . . . . б) Алсу бик озак телевизор . . . . в) Ул дәресләрен . . . .

8. Ишетеп аңлау күнегүе. Прослушайте и измените по образцу.

Образец. Бүген математикадан контроль эш булды. Бүген математикадан контроль эш булмады.

Мин мәсьәләне дөрес чиштем.

Гүзәл мисалны дөрес эшләде.

Кичә күңелле булды.

9. Ситуатив күнегүләр.

-Как ты скажешь о том, что ты сделал домашнее задание?

-Спроси у друга, сделал ли он домашнее задание.

-Скажи, что ты не решил задачу.

-Спроси у друга,сделал ли он примеры.

VI. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

-Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә без нәрсәгә өйрәндек? Дәрес башында куйган максатларыбызга ирештекме?

- “Контроль эш” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә, сөйләмдә кулланырга өйрәндек;

- текстны дөрес һәм сәнгатьле укырга өйрәндек;

- дөрес эшләгәнне, дөрес эшләмәгәнне әйтә белергә; геройны характерлый белергә;

- хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында дөрес кулланырга өйрәндек.

VII. Өй эшен аңлатып бирү. 1) Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә. 2) Тект эчтәлеге буенча диалог төзергә.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!