СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«“Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле"»

Сыйныф сәгате

Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле”

Галимҗанова Лилия Гаптелмәннәф кызы

Саба районы Юлбат төп мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: укучыларда төрле халыкларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү һәм кызыксыну уяту

Сыйныф сәгате барышы:

Укытучы төрле халык телләрендә сәламләү төшерелгән видеоязманы куша.

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.

Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын...

 Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!

Сезнең игътибарыгызга Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен укып киттем. Ә сез, укучылар, ничә тел беләсез? Әйдәгез әле без бер уен уйнап алыйк. Уен “Парын тап” дип атала. Сезнең каршыгызда карточкалар, сезгә дөрес итеп аларны парлаштырырга кирәк булыр. Укучылар үз командаларында карточкаларны тоташтыралар.

Сәламләү сүзе

Халык

поро кече

Мари

ырӑ кун

Чуваш

yaxshi kun

Үзбәк

ӟеч нуналъёс

Удмурт

Хәерле көн

Татар

Добрый день

Рус

yaxşı günlər

Әзербайҗан

yaxşı günlər

Казах

Шаби рӯзи

Таджик

Һәр төркем чиратлап тоташтырган парларны укып чыга.

Укучылар, бу сүзләрне без кайчан кулланабыз соң?

Укучылар җавабы: (Бу сүзләр сәламләшкәндә кулланыла)

Әйе, бик дөрес, милләтләр, халыклар төрле булуга карамастан, без барыбыз да бер-беребезне сәламлибез. Һәр милләтнең үз сүзләре, йола, гадәтләре бар.

Мин сезне хәзер кайбер халыкларның күрешкәндә куллана торган гадәтләре белән таныштырып китәм. Мәсьәлән, Япониядә яшәүчеләр баш ияләр. Латин Америкасында гомер итүчеләр бер-берсен кочаклап күрешә. Индиядә сәламләү билгесе булып кулларны күкрәккә кысу тора. Алалр арасында бик кызык ысулларны да табарга була. Тибет халкы, күрешкәндә телләрен күрсәтәләр. Шулай ук күп кенә халыклар арасында кул кысу киң таралган күрешү ысулы булып тора.

Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз. Уен “кем җитез” дип атала. Һәр төркемнән бер укучы чыга, карточкада язылганча сәламләү төрен укый, калаган укучылар белем алырга тиеш булалар. Алдан җавап биргән төркемгә балл бирелә.

Карточка 1 (таджик халкы)

Бу халык өчен сәламләү үзенчә бер әһәмияткә ия. Үзеннән күпкү өлкән кешене очратканда беренче булып исәнләшү тиеш санала, шулай да кул сузу кечерәк кеше тарафыннан булырга тиеш түгел. Бу өлкәннәргә карата хөрмәт һәм тыңлауны аңлата. Хөрмәт йөзеннән чәйгә чакыру яхшы санала.

Карточка 2 (казах халкы)

Традиция буенча, башта яшь һәм җәмгыятьтә тоткан урынына карап кечерәк кешеләр сәламли. Күрешкәндә ике куллап күрешү, елмаю каралган. Хатын-кызларга кул кысып исәнләшү килешми дип санала. Кешегә исеме белән эндәшү өчен, аның рөхсәтен алу зарур.

Карточка 3 (әзербайҗан халкы)

Бу халык күп хәрәкәтләр ясап сөйләшүче америкалыларны да уздыра дип саныйлар. Сәламләшкәндә ир-атлар арасында кул кысышу каралган. Алар якын килеп сөйләшүне кулай күрә. Күзгә-күз карап сөйләшүгә зур әһәмият бирелә.

Булдырдыгыз укучылар! Безнең сыйныф сәгатебез “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дип аталды. Милләтләр дус булып яшәгәнлдә генә илебез тыныч булыр һәм чәчәк атыр.

Сыйнф сәгатенә нәтиҗә ясау өчен, мин сезнең игътибарыгызны тактадагы вазага юнәлтер идем. Ул әлегә буш, сезнең каршыда чәчәкләр бар, шул чәчәкләргә, милләтләр дус яшәсен өчен без нинди булырга тиеш дигән сорауга җавапларыгызны языгыз да, чәчәкләрне вазага урнаштырыйк әле.

Бик күркәм гөлләмә ктлеп чыкты, укучылар, күңелегез һәрвакыт якты булсын! Саубулыгыз.








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!