СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Научно-исследовательская работа. Татарстан күгендә ике йолдыз Г.Тукай һәм Г.Кариев

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстан күгендә ике йолдыз Г.Тукай  һәм Г.Кариев                                                                                                                                                                                        

Просмотр содержимого документа
«Научно-исследовательская работа. Татарстан күгендә ике йолдыз Г.Тукай һәм Г.Кариев»

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре “4нче урта гомумуи белем мәктәбе”





Татарстан күгендә ике йолдыз: Г.Тукай һәм Г.Кариев







2018 нче ел

Кереш

«Халлыкка дәрсе гыйбрәттер театр
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Г.Тукай.

Бөек шагыйребезнең бу сүзләре белән һич тә килешми мөмкин түгел. Бүгенге театрыбызның тамырлары бик тирәннән, ерактан килә.
“Татар әдәбияты - Тукайдан, татар музыка сәнгате - Сәйдәштән, театрның чишмә башы - Г.Кариевтан”, - дип язып калдырды М.Сәлимҗанов. Татар театрын юктан бар иткән, аны оештыруга бөтен сәләтен һәм көчен куйган атаклы якташыбыз Г.Кариевны бөек шагыйребез Г.Тукайдан аерып карау мөмкин түгел. “ Г.Кариев ул - Г.Тукай тибындагы кабатланмас олы бер зат. Болар бәрәкәтле бер иҗат агачының иң көчле тармагы: берсе - поэзиябезнең таҗы, икенчесе- сәхнә йолдызы.” Һ.Мәхмүтовның бу юллары нәкъ шуның дәлиле.

Үземнең тикшерү эше барышында мин Габдулла Кариевка багышланган китапларны укыдым, аның тормышын, иҗатын бөек шагыйребез Г.Тукай белән бәйләп өйрәндем.

Эшемнең максатлары:

  1. Г. Кариев тормыш юлын өйрәнү.

  2. Г. Кариев һәм Г.Тукай тормышларын бәйләп, уртак якларын билгеләү.

Хезмәтемнең актуальлеге якташыбыз “татар театрының атасы “ Г.Кариевның 132 еллыгы белән бәйле. Мин үземнең игътибарымны татар халкы язмышы өчен җан аткан, аның үсеше өчен көчен кызганмаган ике шәхеснең иҗатын өйрәнүгә багышладым. Шуңа күрә дә эшемне “Татарстан күгендә ике йолдыз: Г.Тукай һәм Г.Кариев “ дип атадым.

Төп өлеш.


Г. Тукай халык азатлыгы өчен үзенең үткен каләме белән көрәшсә, Г. Кариев тирән реалистик сәхнә образлары белән, халык аңына демократик карашлар, идеяләр үткәрде. Мондый эшләрне эшләрлек кешеләрне тарих бик сирәк бирә. Мондый бөек шәхесләрне фәкать тарих үзе генә тудыра. Димәк, Арча ягы үзенең Тукае белән, без- Нурлат төбәге, Г.Кариев белән чиксез горурлана алабыз. Бу ике бөек шәхесне тормыш үзе очраштыра. 1901 нче елда Җаекка булачак мәшһүр артист Г.Кариев килеп төшә. Коръәнне ул яттан белән. “Гайния” мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый. Тиздән ике Габдулла бик нык дуслашып китәләр. Дөньяга карашлары да, әдәбият, сәнгатькә мөнәсәбәтләре дә туры килә. Дуслар ял вакытларында балыкка йөрергә яраталар, бергәләп хыялланалар.
Мәдрәсәне тәмамлап. татар дөньясында берәр файдалы кеше булырга уйлыйлар. Шул турыда озын төннәр буе таңга кадәр икәүләп киңәшәләр. Г.Кариев та шигырь язарга азапланып карый. Бер шигырен Тукайга укып та күрсәтә. Тукай аның шигырен тыңлагач: “Юк инде, синнән шагыйрь булмый, шигырең шигырь түгел, бәет тә түгел, адәм көлкесе бит”, - ди. Шуннан соң Кариев шигырьләр язмый.
1907нче елның август аенда Мәкәрҗәгә китә. Анда беренче театр афишасын күреп, артистларны эзләп табып, труппага керә һәм үз юлын таба.
“Минем юлым шул, мин татар артисты булырга тиешмен,”- ди Г.Кариев.
Әйе, ул татар театрының бөек артисты гына түгел, ә бөтен көчен сәхнә иҗатына биргән, татар театрының атасына әверелгән шәхес булды. Халык мәгърифәте өчен, татар профессиональ театрының үсүе өчен җаны-тәне белән тырышкан якташыбыз Г.Кариев белән Г.Тукай дуслыгы чын дуслыкка гына әверелеп калмый, ә иҗади хезмәттәшлеккә үрелә.
Г.Тукай татар труппасы тормышында якыннан торып катнаша: спектакльләргә рецензияләр яза. Труппаның шатлыгы белән шатлана, кайгысы белән көенә, гомумән, аның яшәеше белән бик нык кызыксына. Хәтта ул бу труппага “Сәйяр” дип яңа исем дә куша.
Г.Кариев “Сәйяр” не үстерү, ныгыту өчен бөтен көчен куя; труппада төп авырлыкларны үз өстенә алып, җигелеп эшли, режиссерлык эшен алып бара, җитәкчелек итә, рольләрдә уйный, административ эшләр артыннан чаба. Һәм акчасы булмаганлыктан, шул ук Кариевка әледән-әле бурычка акча эзләп йөрергә туры килә. Труппа шундый авыр шартларда беренче адымнарын атлаган чакта Г.Тукай һәм Г.Камал тирәсендәге Казанның демократик аңлы яшьләре театрга якыннан торып ярдәмләшеп киләләр. 1907нче елда ук Г.Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә:
“Мөкатдәс ул, бөек ул гали зат ул;
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул!”-дип, театрга зур бәя биргән. Г.Тукай “Сәйяр” труппасын бик якын күрә һәм артистлар арасында һәрвакыт үз кеше булып санала. Театрның яхшы төзелүе, кызарып пешкән алма кебек матур булып җитешүе өчен Тукай үзенең каләме һәм дусларча киңәшләре белән труппага зур ярдәмнәр күрсәтә. Ә инде Г.Кариев сәхнәдә эшли башлагач, Тукайның дуслыгы тагын да арта. Шагыйрь аңа бик күп файдалы киңәшләр бирә, җитешсезлекләрен күрсәтә. Ул киңәшләр нәтиҗәсендә Кариев елдан-ел үзенең сәнгатен, сәхнә мастерлыгын үстерә бара. Менә, мәсәлән, “Татарча театр” исемле рецензиясендә Тукай болай яза:
“19 июньдә җомга көн кич Панаевский бакчаның ябык театрында “Хуҗа һәм приказчик” исемле пьеса тамашага куелды. Кич бик аяз вә бик матур булып, Выставкага килгән мосафирлар да күп булганга халык бик күп иде. Театр сафыннан алга җибәрүне үзләренә идеал итеп алган бу труппа артистлыктан башка эш илә шөгыльләнмәгәнгә, табигый инде, эч пошканнан гына театр уйнарга керешкән любительләргә чагыштырырлык дәрәҗәдән күптән үткән вә үзенә тамашачы күңелен җәлеп иткәндер.
Шунлыктан, болар “Хуҗа һәм приказчик” шикелле эшләнүе җитмәгән пьесаны да матур итеп чыгара белделәр.
Галимҗан ролен уйнаучы Кариев үзенең җанлы хәрәкәте һәм килешле кыйланышы вә кирәк урыннарда төсен вә сүзнең “тон”ын үзгәртә белүе илә хәзер генә базардан сәхнә тамашага тотып кертелгән бер татар иде.”
Чыннан да , Г.Кариев артист буларак, һичбер вакыт онытылмаслык образлар тудырды. “Банкрот”та Сираҗетдин, “Галиябану”дагы Бәдри, “Хаҗи әфәнде”дәге Хаҗи, “Безнең шәһәрнең серләре”ндәге Мөхәммәтҗан Хафиз һ.б.- болар онытылмас иҗат гөлләре булып торалар. Аның постановкалары тормышны дөрес чагылдыра һәм тирән ышандыручанлык белән балкып торалар иде.
Артист Г.Кариев бенефисында бирелгән бәяләмә дә моның дәлиле. “Бу көннәр татар халкы сезнең биш ел буенча “Сәйяр” труппасын ялыкмый идарә кыйлуыгызны, татар театрын тәракъкый юлында күрсәткән корбанлыгыгызны, тагы татар театры гамәлендә моңа кадәр чагыштыргысыз артистлык талантыгызны тәкъдир кылып, сезне “Татар театрының атасы” дип исемли.
Яшәсен татар театры! Яшәсен Габдулла Кариев! Яшәсен “Сәйяр труппасы!”
Бу бәяләмәне Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Г.Камал һ.б. күренекле шәхесләр биргән бит.
Г.Кариев үз эшенә чын күңелдән бирелгән фидакарь режисер саф күңелле, талантлы артист үз гомерендә бик күп авырлыклар, кимсетүләр күргән. Берьяктан ярлылык, икенче яктан патша хөкүмәтенең кысуы, татар буржуазиясенең һәрбер эшкә аяк чалуы, дошманлык күрсәтүе, аның өчен иксез-чиксез кыенлыклар тудырды. Шуңар карамастан, үзенең эшен ташламый. Татар театрының якты киләчәгенә өмет өзми. Һәрбер кыенлыкларга каршы геройларча көрәшә һәм җиңә.
“Кайбер җүләрләр артистлыкны ташларга куштылар, мин артистлыкны ташлыйммы соң, минем бөтен идеалым татар театрын тудыру, татар артистларын җитештерү һәм гомеремнең артык минутына кадәр шул юл белән барачакмын,”-дигән юлларына тугрылыклы калды.
Тормыш ике Габдулланы үзе очраштырган дигән идем.
Кызганыч, чыннан да, гомерләренең йомгаклары да бер-берсенә охшаш тәмамлана. Казанда Кариев та икенче Тукай булып үлде.
“Син кояш идең, ләкин вакытсыз сүндең, шулай да синең җылың белән үскән орлыклар көннән көн артачаклар, синең хезмәтеңне онытмабыз,”-дип язылган юллар ике үлмәс шәхескә дә карый түгелме?
Яңа Бистә зираты....Ике Габдулланың каберләре дә янәшә.
Таң атканда сандугачлар канат кагыныр,
Баш өстендә үскән гөлгә табыныр.
Үтәр еллар, үтәр айлар, бетәр гомер,
Ләкин һәркем сине мәңге җылап сагыныр.
(Кәрим Әмири).

Татар мәдәнияте тарихында мәңге онытылмаслык эз һәм эш калдырган ике Габдулланың мирасы мәңге кадере бетми торган байлыктыр. Бу мирасны саклау бурычы-безнең кулда.

Йомгаклау.


Менә мин үз хезмәтемдә татар милләтенең ике йолдызын бер-берсенә бәйләп карадым һәм түбәндәге нәтиҗәгә килдем: татар мәдәнияте тарихында мәңге онытылмаслык эз һәм эш калдырган ике Габдулланың мирасы мәңге кадере бетми торган байлыктыр. Бу мирасны саклау бурычы - безнең кулларда.

Үземдә туган тәкъдимемне әйтми калдыра алмыйм. Татар театрының атасы буларак, ни өчен мәктәп программасында Г.Кариев иҗатына урын аз бирелә. Әлбәттә, Г.Тукай исемен белмәгән татар баласы юктыр. Ә бит Г.Кариев иҗатын 10нчы сыйныфының хх йөз башы әдәбияты бүлегендә дә өйрәнүне кирәк тапмаганнар? Ә башлангыч сыйныф программасы турында сүз дә булуы мөмкин түгел.
Эшләнәсе эшләр, уйланырлык проблемалар күп әле! Чыннан да, аның тоткан урыны тулысынча ачылып бетмәгән әле. Үткән, бүгенге, һәм киләчәк-яшәешнең аерылгысыз өч мизгеле.
Г.Тукай: “Килер заман. Һәр язучының үзен, сүзен, шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”,-дигән. Бу сүзләр аның замандашы, якын дусты Г.Кариевка кагыла.
Үз чиратымда бөек шәхеснең эзен югалтмыйча саклаучы, аның иҗатын мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән якташларыма зур рәхмәт белдерәм. Һәм үз язмамны С.Хәруллинаның Г.Кариевка багышланган шигыре белән тәмамлыйсым килә:


Гадилеген сөям авылымның,
Даһилыгын халкым сагына.
Авылымның бөек Кариена
Татар иле бүген табына.

Талант, сәнгать сүзе алар өчен
Кари сүзе белән янәшә.
Сәхнә йолдызлары бүгенгәчә
Гүя аның белән киңәшә.

Һәр ел алар Хаҗга килгән кебек
Ашыгалар шушы төбәккә.
Кариларны даһи иткән чишмә
Илһам өстәп һәрбер йөрәккә.

Фатихасын биреп озата да
Тагы көйли сагыну җырларын.
Онытмасын татар Кари барын,
Үзен сагынып көткән, җир барын.





















Кулланылган әдәбият

  1. Тукай Г.Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2002.511б.

  2. Габдулла Кариев: тарихи-документаль җыентык./ Төз.- авт.М.Г. Арсланов – Казан: Җыен,2011.-608б.

  3. Казан утлары. 4. 2016.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!