СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта урока татарского языка в 4 классе

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данная разработка предназначена для учащихся 4 класса и учителей татарского языка и литературы. Карта составлена по ФГОС НО. Технологическая карта для татарских школ и гимназий.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока татарского языка в 4 классе»

Татар теле дәресенең технологик картасы

Дата: 25ноябрь, 2016 ел

Предмет: Татар теле

Сыйныф: 4

Тема: Фигыльнең мәгьнәсе һәм сораулары.

Максат:

Фигыль турында белемнәрне барлау, системалаштыру. Фигыльнең мәгьнәсен ачыклау, сорау кую үзенчәлекләрен өйрәнү.

Бурычлар:

-алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;

-иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;

-теманы тирәнтен өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру, телгә карата кызыксыну тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы: үз белемеңне күтәрү өстендә һәрвакыт эшләү теләге үстерү, үзмаксат куя белү;

метапредмет: ысул чыгару күнекмәсе булдыру;

предмет: фигыльләрне танып, сорауларны дөрес куеп, биремнәр эшләү

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.

Чыганаклар:

1. Татар теле. И. Х. Мияссарова, И. Ф. Фәйзрахманова. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2013, 1 нче кисәк.

2. Җамалетдинова З. И. Татар теле дәресләре. 4 нче с-ф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен метод. кулланма/З.И. Җамалетдинова. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014

Шартлы тамгалар:



ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре;

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре;

ТБУУГ- танып - белү универсаль уку гамәлләре;

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Җиһазлау: 1. Интерактив такта өчен презентация (elite panaboard book), компьютер, карточкалар.


Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)


Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Психологик уңай халәт тудыру.


Исәнләшү, утыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге булдыру.




КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ: үзмаксат кую






Белем һәм күнекмәләрне тигезләү






Исем турында үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру


Өй эшен тикшерү

- ..., өй эшләрен барлык укучылар да эшләгәнме?


- Кем җавап бирә?





Өй эшләренең башкарылуын тикшерү өчен билгеләнгән укучы җавабы.


Укучылар җавабы.

1) “Әни” темасына 10 сүз язарга;

2) “Әни” темасына 5 җөмлә төзергә;

3) “Әни” темасына хикәя язарга.

Исемнәрне билгеләргә


Үзбәя




ТБУУГ: исем турында мәгълүматны файдалана белү.


КУУГ: диалог төзү һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау



Фигыльне таба, дәреснең темасын ачыклый, максат куя белү.

- Мин хәзер бер шигырь укыйм. Бу шигырь турында нәрсә әйтә аласыз?

Юа, җыя, агарта,

Кисә, турый, чистарта.

Пешерә, тиз өлгертә,

Шатландыра, көлдертә,

Елаганда – юата,

Җырлый – җырлый йоклата,

Ул бит безне ярата!

- Фигыль нәрсә соң ул?



(Балаларның җаваплары тактага язып барыла)



- Ничек уйлыйсыз, фигыль турында бөтен нәрсәне дә белеп бетердекме?


- Дәфтәрләрдә число язабыз.


-Тактадагы сүзләрне

күчереп язабыз.



Сүзләрне анализлыйбыз.

- бу нинди сүзләр?

- алар нәрсәне белдерәләр?

- алар нинди сорауга җавап бирәләр?


- Димәк, бүгенге тема: “... “ Фигыльнең мәгьнәсе һәм сораулары”.

Дәфтәрләргә язабыз.

- Ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә эшләргә тиеш?

- Ничек уйлыйсыз, без ни өчен бу теманы өйрәнәбез?

Җаваплар:

- Әни турында;

- Әни – кадерле кеше.

- Бу якшәмбедә әниләр көне була һ.б.

- Шигырь нишли? сорауларын җавап бирүче сүзләрдән тора

-Шигырьдә фигыльләр генә һ.б.



- сүз төркеме;

- нишли? соравына җавап бирә;

- зат – сан белән төрләнә;

- барлык – юклык формасы бар;

- заманнары бар һ. б.



Җаваплар




Число, сыйныф эше.


Күчереп язу (баганалап): Сикерә, елады, язар, йоклый, йөгерде, шатлана, юар.


(Җаваплар)

Слайд2









Дәрескә максат кую.


Җаваплар














ТБУУГ: танып - белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую


Уку мәсьәләсен чишү


Кагыйдә чыгару.

- Тактадагы биремгә кире кайтыйк. Сорауларын, нәрсә белдергәнен языйк.

Сикерә хәрәкәт (нишли?)

елады хәл (нишләде?)

язар эш (нишләр?)

йоклый хәл (нишли?)

йөгерде (нишләде?) хәрәкәт

шатлана хәл (нишли?),

юар эш (нишләр?)


- Төркемнәрдә киңәшләшеп, бу сүзләрнең нәрсәне белдерүен, мәгънәсен ачыклагыз?




- Ни өчен аларга төрле сораулар куйдыгыз?

- Үткән, хәзерге, киләчәк заман нәрсәне белдерә?




Дәфтәрләрдә язма эш, берничә укучы тактада эшли










1 нче нәтиҗә: Фигыль предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен белдерә.

Слайд 2




2 нче нәтиҗә: Фигыльнең 3 заманы бар.


Слайд2


Үзбәя


ТБУУГ: күзәтү, нәтиҗә ясау


РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу



КУУГ: төркемнәрдә фикерләшеп эшли белү

Ысул чыгару.

- Укучылар, фигыльне тану өчен нишлибез?





Ысул:

- сүзләрнең мәгънәсен ачыклыйбыз; - сорау куябыз

- нәтиҗә ясыйбыз.


Мәсәлән, “бара” сүзе хәрәкәтне белдерә, нишли? соравына җавап бирә, хәрәкәт хәзерге вакытта – шуңа ул хәзерге заман хикәя фигыль.

РУУГ: ысул чыгару күнекмәсе булдыру

Фигыльнең заманнарын аера белү.

Физкультминут:

- мин сүзләр әйтәм, ул сүз үткән заманда булса, 1 рәттәге, хәзерге заман булса, 2 рәттәге, киләчәк заман булса, 3 рәттәге укучылар басарга тиеш.

Килде, җыя, курыкты, басар, алыр, килми, бармый, уйлады, шүрли, кызара, көтәр, бии, кермәде




Физкультминут





ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү


ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү





Өйрәнгән белемнәрне практикада куллана белү.

- дәфтәрләрдә 112 нче күнегүне эшлибез

Өзекне укыйлар (әкият әнисен тыңлаган бала турында икәнлегенә игътибар иттерелә), калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне, заманнарын билгеләп, күчереп язу.

Үзбәя

Слайд



РУУГ: кагыйдә буенча гамәлләр кылу


КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу





КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү.


ШУУГ: үз белемеңне күтәрү өстендә һәрвакыт эшләү теләге үстерү

- Хәзерге замандагы фигыльләр уйлау;

- Үткән замандагы фигыльләр кергән җөмләләр уйлау.

- Киләчәк заман фигыльләр кергән 2-3 җөмләдән торган кечкенә текстлар уйлау.

Телдән эш

Үзбәя



-карточкаларда биремнәр: бирелгән фигыльләрне киләчәк (1в) һәм үткән (2в) заман формаларына куеп язарга: Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый

Парларда эшләү.



Слайд .

Тикшерү.

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

-Укучылар, без нинди теманы өйрәндек?

- Нәрсә белдек?

-Ничек белдек?

- Авырлыклар булдымы?







Җаваплар



Үзбәя





РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү


ШУУГ: үз уңышларың һәм уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү





ТБУУГ: фигыльләрне табу, билгеләү ысулын тормышта куллану


Алдагы дәрескә проблема кую

-Ничек уйлыйсыз, киләсе дәрестә нәрсәне өйрәнербез?

(Фикерләр: фигыль турында өйрәнүне дәвам итәрбез)


Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

1) 113 нче күнегү, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куеп, аларны күчереп язарга.

2) үткән, хәзерге, киләчәк заман хикәя фигыльләргә 5 әр мисал уйлап язарга.

2) Әдәбият дәреслегендәге Г. Рәхимнең “Көзге урман” шигыреннән фигыльләрне табып язарга, мәгънәсен билгеләргә.


-Дәресебез тәмам.

Саубуллашу








































Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый



Уйлый, чаба, сулый, уйный, чишә, сөйли, ашый

Уйлар

Чабар

Сулар

Уйнар

Чишәр

Сөйләр

Ашар



Уйлады

Чапты

Сулады

Уйнады

Чиште

Сөйләде

Ашады




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!