СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема: Атамаларда тарих чагыла

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV Регионара фәнни-эзләнү укулары

 

 

Эш юнәлеше: Туган  якны өйрәнү

 

 

Тема: Атамаларда тарих чагыла

 

 

 

Катнашучы: Николаева Александра Анатолий кызы

 

 

Мәктәп:11 нче мәктәп,  Түбән Кама шәһәре

Сыйныф: 10А

 

 

 

Фәнни җитәкче :

Харисова Чулпан Сәгыйть кызы,

11 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Түбән Кама, 2016 нчы ел

 

Туган җирем, туган ягым!

Без бу сүзләрне бик еш куллансак та, аның тарихын, үткәнен беләбезме? Турысын әйтик, белмибез. Дөрес, телдән-телгә, кемнәрдәндер ишеткәннәрдән чыгып,күпмедер дәрәҗәдә фараз итәбез. Ләкин аларның күпчелеге нәкъ шул кемдер сөйләгәннәргәгенә нигезләнгән. Ә тарих докуменлар булганда, фактлар раслаганда гына чын дип табыла. Шуңа күрә без бу турыда чын дөреслекне раслый торган мәгълүматларны җиткерергә бурычлыбыз. “ Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын күрә алмас”,- дип яза атаклы шагыйрь, язучы М.Максут. Туган ягыбыз тарихын өйрәнү өстендәХаликов А.Х., Фәхретдинов Р.Г.,Саттаров Г.Ф., Гарипова Ф.Г., Хаҗиев Р.И., Арсланов Л.С. һәм башкалар бик күп эшләде һәм күп кенә хезмәтләрен багышлады.

         Туган ягыбыз- гаҗәеп кызыклы төбәк. Җирле географик объектларның күпчелегенең исемнәре бик борынгы заманнардан ук, ата-бабаларыбыз кушып калдырган килеш безнең чорга килеп җиткән. Алар бу атамаларны бер урынны икенчесеннән аеру ихтыяҗы туганга, бутамас өчен кушканнар. Һәр географик атама нинди дә булса гаять кыйммәтле мәгълүмат бирә, борынгы чор тарихын берникадәр күз алдына китерергә ярдәм итә. Галимнәр фикеренчә, барлык төр географик атамаларга караганда да, елга су исемнәре борынгырак. Халыкның көндәлек тормышында сакланган мондый атамаларда тарихи дөреслек бар, шуңа күрә су чыганаклары атамаларын өйрәнү актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә, Чулман атамасының барлыкка килү тарихын,  Кама елгасы ярларында урнашкан шәһәрләрнең исемен өйрәнү максат итеп алынды.

Безнең бабаларыбыз Изге Чулман белән ант иткәннәр. Бу елганы тикмәгә генә телгә алмаганнар, чөнки  су – узе бер тормыш. Бу тирәлектә гомер иткән халкыбызның гомере,яшәү рәвеше, сагышы, шатлыгы, күңеленең чагылышы.  “Эч серләреңне агым суларга сөйлә”дигән гыйбарә дә шушы заманнардан ук килә торгандыр. Биек һәм бөек тауларга яшьтәш булган елгалар -тарихның җанлы шаһитлары. Татар теленең аңлатмалыгы сүзлегендә “елга -башланган урыннанкойган җиренә чаклы үзе салган үзәнлек буенча табигый рәвештә туктасыз агып торучы су” дип бирелә. Менә инде ничә гасырлар буена Идел, Чулман, Нократ кебек  елгаларыбыз  татар халкының, дәүләтләребезнең чәчәк аткан чорын һәм шулай ук төрле илбасарларның аны һәрдаим канга батыруларын, бабаларыбызны рәнҗетүен, туган җирләреннән кубарылып туфракларын, йортларын, зияратларын ташлап төрле урыннарга күченергә мәҗбүр булуларын, илен саклау өчен башларын салуны күргән тарихи шаһитлар. Елгалар хәтерендә  бик күп истәлекләр саклана.Мәсәлән,IX-XIII гасырларда Идел һәм Кама елгалары төбәгендә мәдәният, фән,архитектура өлкәләрендә алга киткән, урыс кенәзлекләре, Скандинавия илләре, Урта Азия, Кавказ, Иран Гарәп хәлифәтлекләре һ.б. илләр белән сәяси, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләрдә яшәгән яшәгән Идел-Чулман болгарлары яшәгән. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң да, аның төрлечә татарларны мыскыллавын, җәберләвен бу елгалар хәтерендә саклый торгандыр. Үз ярларында рус авыллары төзелүне түгел, ә киресенчә татар авылларын күрәселәре килгәндер. Бу газаплар татар халкының дастаннарында, тарихи җырларында   чагылыш тапкан.

         Кама елгасы борынгы заманнарда ук Европа белән Азияне тоташтыруда әһәмиятле юл хезмәтен үтәгән,  безнең төбәкләргә сәяхәтчеләрнең, сәүдәгәрләрнең килүе халкыбызның мәдәнияте, сәясәте, экономикасы үсүгә  сәбәп булган, үзеннән зур өлеш керткән. Илебезгә килүчеләрнең саны бихисап булган, шуңа күрә сәяхәтчеләр һәм галим – географлар язып калдырган хезмәтләрдә, сәяхәтнамәләрдә дә еш телгә алына. Мәсәлән: X йөз гарәп сәяхәтчесе Әбү-Исхак әл-Истәхри иң борынгы картаны төзи һәм “Климат китабы” дигән хезмәтен яза. Картасы бик схематик булуга карамастан, анда Идел һәм Чулман елгалары күрсәтелә.Тагы XV гасырда яшәгән венецияле монах Фра-Мауроның Россияне буенча төзегән географик картасында Идел һәм Кама елгалары, Кама тамагындагы Болгар шәһәрләре тамгаланган. Бу сәяхәтчеләр төшергән рәсемнәр татар галимнәренә өйрәнү өчен күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар биргән.

         Без зур елгаларның берсе булган, олуг елга- Кама (Чулман) елгасы ярлырында гомер итәбез. Чулман елгасы - Удмуртия Республикасы Югары Кама калкулыгыннан, сазлыктан башлана. Киров, Пермь өлкәләре  айкап чыгып безнең Татарстаныбызга килеп керә. Иделнең иң зур һәм күп сулы сул кушылдыгы. Кама Тамагы янында Куйбышев  сусаклагычына коя. Кушылдыклары: Нократ, Агыйдел, Чусовая, Вишяра, Зәй, Шушма, Иж, Мишә, Ык. Чулман елгасының гомуми озынлыгы 1805 км. Татарстан аркылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба ага һәм Казаннан 80 чакрым түбәнрәк  урында Идел белән кушыла.Татарстан территориясенә Чулман елгасының 360 чакрым озынлыгындагы иң күп сулы түбәндәге өлеше керә. Бүгенге  көндә су агышы Кама, Воткинск, Түбән Кама, ГЭС плотиналары белән көйләнелә. Аның ярыларында Алабуга, Чаллы, Чистай, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләре җәйрәп ята. Чулман яры буйларында зурурманнар, авыллар, пристаньнар, ял йортларыурнашкан. Идел кебекүк, Чулманелгасы да гаятьәһәмиятле су чыганагы. Ул Урал елгаларысуыбеләнтулыландырыла. Идел беләникеседәтигезҗирдәнагуларынакарамастан, Чулманныңагымытизрәк. Ә уң яры бөтенҗирдәдиярлеккыя, биек. Сулягысөзәк.   Республикабызда Идел, Чулманкебекмәһабәтелгаларданбашлап, һәрвакчишмәнеңисеме бар. Һәратама – үзебертарихул, диләргалимнәребез. Кама елгасын элек Чулман иделе дип йөрткәннәр. Чулман гидронимын болгарларның чулматы дип аталган беркабиләләренә бәйләп карыйлар. Әйтик,Чул-ы(м)-ан елгасы янында яши торган Чулыматылар. Чулман тирәсендә яшәгән фин-угорхалкы-мариларның бабалары Чулманны  үзгәртмичә диярлек Шолман дип атаган. Марилар борынгыдан килгән әзер төрки атаманы гына кулланылышка кертеп җибәргәннәр дип  уйлый алабыз, чөнки  Чулман тирәләрендә төрки халыклар бик күптән яшәгәнлеген раслаучы архиологик материаллар табылып тора.

         Чулман гидронимын ясалышы ягыннан тикшерсәк, -ан/-ән кушымчасы белән ясалган сүзләрнең мәгънәсен ачу бик авыр. Чөнки алар бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгәннәр, V-VII йөзләрдән калган Орхон-Енисей язма истәлекләрендә дә –ан/-ән очрый, һәм килеп чыгышлары  белән төрки телгә барып тоташа дип исәпли  күп кенә галимнәр.(Казан, каран, шуран елгалары) Ә инде  чул сүзенә килгәндә, елганың бара торган юл (юлым) түгелме икәнлеген гоманларга да, расларга мөмкин. Кабатлап язам, кайбер төрки халыкларда, хакаслар һәм шорларда чул, җул сүзләре-“елга”, “су”ны аңлата, марилар Иделне дә Юл, Ел дип атыйлар.

         Кама атамасы үзенең килеп чыгышы белән фин-угыр телләренә барып тоташа, руслар тарафыннан кабул ителгән рәсми атама булып беркетелеп китә. Бу сүзнең этимологиясен күрсәтеп биргән күп кенә галимнәр бар. Аны удмурт телендәге кам-“елга” сүзе белән дә бәйләп карыйлар, камва-“көчле итеп егылып төшә торган су” сүзе белән дә аңлаталар. Хаҗиев Р.И. Кама  атамасының килеп чыгышын тагын бер гипотезаны күрсәтеп уза. Татар телендә “кама” сүзенең “кыйммәтле тиреле су күсесе” дигән мәгънәсе дә бар. Мәсәлән: камчат бүрек дибез. Бу- су күсесе тиресе белән каймаланып эшләнгән баш киеме.

         Чулман ярларында балкып утыручы  калалар- Чаллы  һәм Түбән Кама шәһәрләре.  Түбән Кама атамасының ничек тууын инде әллә ниләр фаразламыйча да аңларга мөмкин.Елганың  тыныч кына үз ярларыннан чыкмыйча җәйрәп яткан урынында, элекке Чәбия(удмурт сүзе, борынгы ыру) һәм Актүбә авыллары нигезенә төзелгән шәһәр.Чәбия авылы беткән,юкка чыккан, Актүбәнең язмышы бәхетлерәк – авылның бер урамы сакланып калган диярлек.Ә инде Чаллы топонимының  килеп чыгышы Чуллы (чаллы) гидронимы белән мөнәсәбәтле.  Бу шәһәр борынгы бабаларыбыз тарафыннан XI гасырда ук нигезләнгән торак пункт. Татарстанда Чаллы дип аталучы авыллар бик күп һәм алар республикабызның төрле районнарына сибелгән.

 Чалллы гидронимының барлыкка килүен ачыклау өчен Г.Ф. Саттаров хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Болгар телендә”чал” сүзе “таш”, “чаллы”- “ташлы” мәгънәсен белдергән. Чуваш телендә чул хәзер дә “таш” дигәнне аңлата. Борынгы төрки телдә чал сүзе “күксел ак”, “көлсу ак”, “аксыл”, “ак йөзле кешеләр”мәгънәсендә кулланылган. Шушы төшенчәне белдерү өчен ул хәзерге татар телендә дә йөри. Мәсәлән: чал чәч, чал сакал, чал болыт. Чал сүзенә –лы сыйфат ясаучы кушымча ялгану нәтиҗәсендә барлыкка килгән  чаллы сүзе “аклы” дигәнне аңлата.Ләкин без бүген чаллы күлмәк яки чаллы яулык дип сөйләшмибез. Югарыда сөйләнгәннәргә нигезләнеп, Чаллы шәһәренең исемен Чулман елгасына коючы Чаллы “Ташлы” (“ташлы елга”) исеменнән алынган дип карыйбыз.

Ф.Г.Гарипова исә “Чаллы”  атамасының килеп чыгышын Сон // Сөн > Цон > Цын > Ыцын > Ыцынлы > Цынлы > Чынлы > Чаллы тәртибендә үстереп, Һун-Сөн чорындагы төрки телгә бәйли.  Аның фикеренчә, челматлар – Челман яисә Чулман буйларында яшәгән кешеләр.

                Болгар чорының эпиграфик ташларын һәм елга атамаларын җентекләп тикшергән тарихчы Һ.В.Йосыпов сүзлегендә шәһәр исеме булып яңгыраучы Сувар, Болгар, Тәтеш, Биләр, Төрекмән, Балимәр, Сарай, Алат атамалары арасында “Чал” атамасы да бар. Аның фикеренчә, күпләп очраучы “Чаллы” топонимын, этноним буларак, елъязмаларда искә алынган челматларга бәйләп карарга кирәк.

         Борынгы топонимнарны өйрәнү белән беррәттән күптән түгел барлыкка килгән атамалар турында да онытырга ярамый. Чаллы шәһәрендә урнашкан,халык теленә Элеватор тавы дип ныклап кереп утырган  торак пункт бар. Элеватор тавы- микротопоним, шәһәрнең өске,иске өлешендә урнашкан микрорайон. Тауда Элеватор урамы һәм тыкрыгы бар. Болар барысы да 1911-1916 елларда тауда төзелгән элеватор тарихы белән бәйле.

Мин бу кечкенә хезмәтемдә  Чулман атамасының һәм Чаллы топонимының барлыкка килү тарихына гына тукталып үттем. Сүземне йомгаклап шуны әйтәм: Чулман елгасы үзенең матурлыгы, чиста , мул сулары белән, үзенең ярларында төзелгән калалары, салалары белән безне сөендергән кебек киләчәк буыннарыбызны да шатландырсын. Иҗат кешеләре аларга  үзләренең сәнгать  әсәрләрен багышласыннар. Без телибезме, юкмы, ләкин үзебез туган,ускән җиребезнең үткәненә борылып карарга тиеш, киредән әйләнеп кайтып өйрәнергә бурычлыбыз. Һәр кеше үзе тарихта ниндидер эз, мәгълүмат калдырырга хокуклы, ләкин моны һәркем акылы белән кабул итәргә тиеш. Татар топономиясенең тарихи катламнарын ачу, серләренә төшенү һәм җентекле итеп өйрәнү татар тел белеме алдында торган бурычларның иң мөһиме дип карала. Җирле географик терминнарны, топонимнарны һәм гидронимнарны өйрәнү татар теле һәм әдәбияты, тарих, география кебек фәннәрнеөйрәнгәндә ярдәм итә.Болар- халыкның картаймас юлдашы, юанычы, тормышының матур бизәге. Авылга, әби-бабайлар янына кайткач , төрле кызыклы мәгълүматлар алып килсәк, тагы да яхшы булыр иде. Чөнки һәр авылның (ойконимның) үз атамасы, үз нәсел җебе, тау-чокырлары, кеше кушаматлары бар.  Халык матур уйлаган, авылына,җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән.

        

 

 

 

 

 

 

 

Файдаланылганган  әдәбият.

Гарипова Ф.Г.Авыллар һәм калалар тарихыннан.-Казан,1997. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә- ил тарихы.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994. Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге.-Казан,1990. ЛарионовА.С. Село Соболеково и Красный Ключ.-Нижнекамск,1992. Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган.-Казан, 1971. Русча-татарча география сүзлеге/ Төзүчесе:Дусаев З.С.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1971. Хаҗиев Р.И. Топонимнар ни сөйли? / Р.И. Хаҗиев // Фән һәм мәктәп. – Яр Чаллы. – 2000. – № 1-2. Хаҗиев Р.И. Исемнәрдә тарих чагыла / Р.И. Хаҗиев // Фән һәм мәктәп. – Яр Чаллы. – 2000. – № 3. Хаҗиев Р.И. Атамалар ни сөйли? / Р.И.Хаҗиев // Аргамак. – Яр Чаллы. – 2000. – № 2.

 

Просмотр содержимого документа
«Тема: Атамаларда тарих чагыла»

Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV Регионара фәнни-эзләнү укулары





Эш юнәлеше: Туган якны өйрәнү





Тема: Атамаларда тарих чагыла







Катнашучы: Николаева Александра Анатолий кызы





Мәктәп:11 нче мәктәп, Түбән Кама шәһәре

Сыйныф: 10А







Фәнни җитәкче :

Харисова Чулпан Сәгыйть кызы,

11 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы





Түбән Кама, 2016 нчы ел



Туган җирем, туган ягым!

Без бу сүзләрне бик еш куллансак та, аның тарихын, үткәнен беләбезме? Турысын әйтик, белмибез. Дөрес, телдән-телгә, кемнәрдәндер ишеткәннәрдән чыгып,күпмедер дәрәҗәдә фараз итәбез. Ләкин аларның күпчелеге нәкъ шул кемдер сөйләгәннәргәгенә нигезләнгән. Ә тарих докуменлар булганда, фактлар раслаганда гына чын дип табыла. Шуңа күрә без бу турыда чын дөреслекне раслый торган мәгълүматларны җиткерергә бурычлыбыз. “ Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын күрә алмас”,- дип яза атаклы шагыйрь, язучы М.Максут. Туган ягыбыз тарихын өйрәнү өстендәХаликов А.Х., Фәхретдинов Р.Г.,Саттаров Г.Ф., Гарипова Ф.Г., Хаҗиев Р.И., Арсланов Л.С. һәм башкалар бик күп эшләде һәм күп кенә хезмәтләрен багышлады.

Туган ягыбыз- гаҗәеп кызыклы төбәк. Җирле географик объектларның күпчелегенең исемнәре бик борынгы заманнардан ук, ата-бабаларыбыз кушып калдырган килеш безнең чорга килеп җиткән. Алар бу атамаларны бер урынны икенчесеннән аеру ихтыяҗы туганга, бутамас өчен кушканнар. Һәр географик атама нинди дә булса гаять кыйммәтле мәгълүмат бирә, борынгы чор тарихын берникадәр күз алдына китерергә ярдәм итә. Галимнәр фикеренчә, барлык төр географик атамаларга караганда да, елга су исемнәре борынгырак. Халыкның көндәлек тормышында сакланган мондый атамаларда тарихи дөреслек бар, шуңа күрә су чыганаклары атамаларын өйрәнү актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә, Чулман атамасының барлыкка килү тарихын, Кама елгасы ярларында урнашкан шәһәрләрнең исемен өйрәнү максат итеп алынды.

Безнең бабаларыбыз Изге Чулман белән ант иткәннәр. Бу елганы тикмәгә генә телгә алмаганнар, чөнки су – узе бер тормыш. Бу тирәлектә гомер иткән халкыбызның гомере,яшәү рәвеше, сагышы, шатлыгы, күңеленең чагылышы. “Эч серләреңне агым суларга сөйлә”дигән гыйбарә дә шушы заманнардан ук килә торгандыр. Биек һәм бөек тауларга яшьтәш булган елгалар -тарихның җанлы шаһитлары. Татар теленең аңлатмалыгы сүзлегендә “елга -башланган урыннанкойган җиренә чаклы үзе салган үзәнлек буенча табигый рәвештә туктасыз агып торучы су” дип бирелә. Менә инде ничә гасырлар буена Идел, Чулман, Нократ кебек елгаларыбыз татар халкының, дәүләтләребезнең чәчәк аткан чорын һәм шулай ук төрле илбасарларның аны һәрдаим канга батыруларын, бабаларыбызны рәнҗетүен, туган җирләреннән кубарылып туфракларын, йортларын, зияратларын ташлап төрле урыннарга күченергә мәҗбүр булуларын, илен саклау өчен башларын салуны күргән тарихи шаһитлар. Елгалар хәтерендә бик күп истәлекләр саклана.Мәсәлән,IX-XIII гасырларда Идел һәм Кама елгалары төбәгендә мәдәният, фән,архитектура өлкәләрендә алга киткән, урыс кенәзлекләре, Скандинавия илләре, Урта Азия, Кавказ, Иран Гарәп хәлифәтлекләре һ.б. илләр белән сәяси, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләрдә яшәгән яшәгән Идел-Чулман болгарлары яшәгән. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң да, аның төрлечә татарларны мыскыллавын, җәберләвен бу елгалар хәтерендә саклый торгандыр. Үз ярларында рус авыллары төзелүне түгел, ә киресенчә татар авылларын күрәселәре килгәндер. Бу газаплар татар халкының дастаннарында, тарихи җырларында чагылыш тапкан.

Кама елгасы борынгы заманнарда ук Европа белән Азияне тоташтыруда әһәмиятле юл хезмәтен үтәгән, безнең төбәкләргә сәяхәтчеләрнең, сәүдәгәрләрнең килүе халкыбызның мәдәнияте, сәясәте, экономикасы үсүгә сәбәп булган, үзеннән зур өлеш керткән. Илебезгә килүчеләрнең саны бихисап булган, шуңа күрә сәяхәтчеләр һәм галим – географлар язып калдырган хезмәтләрдә, сәяхәтнамәләрдә дә еш телгә алына. Мәсәлән: X йөз гарәп сәяхәтчесе Әбү-Исхак әл-Истәхри иң борынгы картаны төзи һәм “Климат китабы” дигән хезмәтен яза. Картасы бик схематик булуга карамастан, анда Идел һәм Чулман елгалары күрсәтелә.Тагы XV гасырда яшәгән венецияле монах Фра-Мауроның Россияне буенча төзегән географик картасында Идел һәм Кама елгалары, Кама тамагындагы Болгар шәһәрләре тамгаланган. Бу сәяхәтчеләр төшергән рәсемнәр татар галимнәренә өйрәнү өчен күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар биргән.

Без зур елгаларның берсе булган, олуг елга- Кама (Чулман) елгасы ярлырында гомер итәбез. Чулман елгасы - Удмуртия Республикасы Югары Кама калкулыгыннан, сазлыктан башлана. Киров, Пермь өлкәләре айкап чыгып безнең Татарстаныбызга килеп керә. Иделнең иң зур һәм күп сулы сул кушылдыгы. Кама Тамагы янында Куйбышев  сусаклагычына коя. Кушылдыклары: Нократ, Агыйдел, Чусовая, Вишяра, Зәй, Шушма, Иж, Мишә, Ык. Чулман елгасының гомуми озынлыгы 1805 км. Татарстан аркылы төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба ага һәм Казаннан 80 чакрым түбәнрәк  урында Идел белән кушыла.Татарстан территориясенә Чулман елгасының 360 чакрым озынлыгындагы иң күп сулы түбәндәге өлеше керә. Бүгенге  көндә су агышы Кама, Воткинск, Түбән Кама, ГЭС плотиналары белән көйләнелә. Аның ярыларында Алабуга, Чаллы, Чистай, Менделеевск, Түбән Кама шәһәрләре җәйрәп ята. Чулман яры буйларында зурурманнар, авыллар, пристаньнар, ял йортларыурнашкан. Идел кебекүк, Чулманелгасы да гаятьәһәмиятле су чыганагы. Ул Урал елгаларысуыбеләнтулыландырыла. Идел беләникеседәтигезҗирдәнагуларынакарамастан, Чулманныңагымытизрәк. Ә уң яры бөтенҗирдәдиярлеккыя, биек. Сулягысөзәк.   Республикабызда Идел, Чулманкебекмәһабәтелгаларданбашлап, һәрвакчишмәнеңисеме бар. Һәратама – үзебертарихул, диләргалимнәребез. Кама елгасын элек Чулман иделе дип йөрткәннәр. Чулман гидронимын болгарларның чулматы дип аталган беркабиләләренә бәйләп карыйлар. Әйтик,Чул-ы(м)-ан елгасы янында яши торган Чулыматылар. Чулман тирәсендә яшәгән фин-угорхалкы-мариларның бабалары Чулманны үзгәртмичә диярлек Шолман дип атаган. Марилар борынгыдан килгән әзер төрки атаманы гына кулланылышка кертеп җибәргәннәр дип уйлый алабыз, чөнки Чулман тирәләрендә төрки халыклар бик күптән яшәгәнлеген раслаучы архиологик материаллар табылып тора.

Чулман гидронимын ясалышы ягыннан тикшерсәк, -ан/-ән кушымчасы белән ясалган сүзләрнең мәгънәсен ачу бик авыр. Чөнки алар бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгәннәр, V-VII йөзләрдән калган Орхон-Енисей язма истәлекләрендә дә –ан/-ән очрый, һәм килеп чыгышлары белән төрки телгә барып тоташа дип исәпли күп кенә галимнәр.(Казан, каран, шуран елгалары) Ә инде чул сүзенә килгәндә, елганың бара торган юл (юлым) түгелме икәнлеген гоманларга да, расларга мөмкин. Кабатлап язам, кайбер төрки халыкларда, хакаслар һәм шорларда чул, җул сүзләре-“елга”, “су”ны аңлата, марилар Иделне дә Юл, Ел дип атыйлар.

Кама атамасы үзенең килеп чыгышы белән фин-угыр телләренә барып тоташа, руслар тарафыннан кабул ителгән рәсми атама булып беркетелеп китә. Бу сүзнең этимологиясен күрсәтеп биргән күп кенә галимнәр бар. Аны удмурт телендәге кам-“елга” сүзе белән дә бәйләп карыйлар, камва-“көчле итеп егылып төшә торган су” сүзе белән дә аңлаталар. Хаҗиев Р.И. Кама атамасының килеп чыгышын тагын бер гипотезаны күрсәтеп уза. Татар телендә “кама” сүзенең “кыйммәтле тиреле су күсесе” дигән мәгънәсе дә бар. Мәсәлән: камчат бүрек дибез. Бу- су күсесе тиресе белән каймаланып эшләнгән баш киеме.

Чулман ярларында балкып утыручы калалар- Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре. Түбән Кама атамасының ничек тууын инде әллә ниләр фаразламыйча да аңларга мөмкин.Елганың тыныч кына үз ярларыннан чыкмыйча җәйрәп яткан урынында, элекке Чәбия(удмурт сүзе, борынгы ыру) һәм Актүбә авыллары нигезенә төзелгән шәһәр.Чәбия авылы беткән,юкка чыккан, Актүбәнең язмышы бәхетлерәк – авылның бер урамы сакланып калган диярлек.Ә инде Чаллы топонимының килеп чыгышы Чуллы (чаллы) гидронимы белән мөнәсәбәтле. Бу шәһәр борынгы бабаларыбыз тарафыннан XI гасырда ук нигезләнгән торак пункт. Татарстанда Чаллы дип аталучы авыллар бик күп һәм алар республикабызның төрле районнарына сибелгән.

Чалллы гидронимының барлыкка килүен ачыклау өчен Г.Ф. Саттаров хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Болгар телендә”чал” сүзе “таш”, “чаллы”- “ташлы” мәгънәсен белдергән. Чуваш телендә чул хәзер дә “таш” дигәнне аңлата. Борынгы төрки телдә чал сүзе “күксел ак”, “көлсу ак”, “аксыл”, “ак йөзле кешеләр”мәгънәсендә кулланылган. Шушы төшенчәне белдерү өчен ул хәзерге татар телендә дә йөри. Мәсәлән: чал чәч, чал сакал, чал болыт. Чал сүзенә –лы сыйфат ясаучы кушымча ялгану нәтиҗәсендә барлыкка килгән чаллы сүзе “аклы” дигәнне аңлата.Ләкин без бүген чаллы күлмәк яки чаллы яулык дип сөйләшмибез. Югарыда сөйләнгәннәргә нигезләнеп, Чаллы шәһәренең исемен Чулман елгасына коючы Чаллы “Ташлы” (“ташлы елга”) исеменнән алынган дип карыйбыз.

Ф.Г.Гарипова исә “Чаллы” атамасының килеп чыгышын Сон // Сөн Цон Цын Ыцын Ыцынлы Цынлы Чынлы Чаллы тәртибендә үстереп, Һун-Сөн чорындагы төрки телгә бәйли.  Аның фикеренчә, челматлар – Челман яисә Чулман буйларында яшәгән кешеләр.

Болгар чорының эпиграфик ташларын һәм елга атамаларын җентекләп тикшергән тарихчы Һ.В.Йосыпов сүзлегендә шәһәр исеме булып яңгыраучы Сувар, Болгар, Тәтеш, Биләр, Төрекмән, Балимәр, Сарай, Алат атамалары арасында “Чал” атамасы да бар. Аның фикеренчә, күпләп очраучы “Чаллы” топонимын, этноним буларак, елъязмаларда искә алынган челматларга бәйләп карарга кирәк.

Борынгы топонимнарны өйрәнү белән беррәттән күптән түгел барлыкка килгән атамалар турында да онытырга ярамый. Чаллы шәһәрендә урнашкан,халык теленә Элеватор тавы дип ныклап кереп утырган торак пункт бар. Элеватор тавы- микротопоним, шәһәрнең өске,иске өлешендә урнашкан микрорайон. Тауда Элеватор урамы һәм тыкрыгы бар. Болар барысы да 1911-1916 елларда тауда төзелгән элеватор тарихы белән бәйле.

Мин бу кечкенә хезмәтемдә Чулман атамасының һәм Чаллы топонимының барлыкка килү тарихына гына тукталып үттем. Сүземне йомгаклап шуны әйтәм: Чулман елгасы үзенең матурлыгы, чиста , мул сулары белән, үзенең ярларында төзелгән калалары, салалары белән безне сөендергән кебек киләчәк буыннарыбызны да шатландырсын. Иҗат кешеләре аларга үзләренең сәнгать әсәрләрен багышласыннар. Без телибезме, юкмы, ләкин үзебез туган,ускән җиребезнең үткәненә борылып карарга тиеш, киредән әйләнеп кайтып өйрәнергә бурычлыбыз. Һәр кеше үзе тарихта ниндидер эз, мәгълүмат калдырырга хокуклы, ләкин моны һәркем акылы белән кабул итәргә тиеш. Татар топономиясенең тарихи катламнарын ачу, серләренә төшенү һәм җентекле итеп өйрәнү татар тел белеме алдында торган бурычларның иң мөһиме дип карала. Җирле географик терминнарны, топонимнарны һәм гидронимнарны өйрәнү татар теле һәм әдәбияты, тарих, география кебек фәннәрнеөйрәнгәндә ярдәм итә.Болар- халыкның картаймас юлдашы, юанычы, тормышының матур бизәге. Авылга, әби-бабайлар янына кайткач , төрле кызыклы мәгълүматлар алып килсәк, тагы да яхшы булыр иде. Чөнки һәр авылның (ойконимның) үз атамасы, үз нәсел җебе, тау-чокырлары, кеше кушаматлары бар. Халык матур уйлаган, авылына,җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән.















Файдаланылганган әдәбият.

  1. Гарипова Ф.Г.Авыллар һәм калалар тарихыннан.-Казан,1997.

  2. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә- ил тарихы.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994.

  3. Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге.-Казан,1990.

  4. ЛарионовА.С. Село Соболеково и Красный Ключ.-Нижнекамск,1992.

  5. Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган.-Казан, 1971.

  6. Русча-татарча география сүзлеге/ Төзүчесе:Дусаев З.С.Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1971.

  7. Хаҗиев Р.И. Топонимнар ни сөйли? / Р.И. Хаҗиев // Фән һәм мәктәп. – Яр Чаллы. – 2000. – № 1-2.

  8. Хаҗиев Р.И. Исемнәрдә тарих чагыла / Р.И. Хаҗиев // Фән һәм мәктәп. – Яр Чаллы. – 2000. – № 3.

  9. Хаҗиев Р.И. Атамалар ни сөйли? / Р.И.Хаҗиев // Аргамак. – Яр Чаллы. – 2000. – № 2.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!