СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема "Язгы каникул" 5 сыйныф

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема урока "Язгы каникул". Для 5 класса

Просмотр содержимого документа
«Тема "Язгы каникул" 5 сыйныф»

Тема: “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу.


Дәрес тибы: диалогик – монологик сөйләм дәресе


Дәреснең максатлары:

Белем бирү максаты:

Укучы өчен

1. Дустыңның тискәре, уңай сыйфатларын күрсәтә, сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Укытучы өчен

2. Үстерү максаты: гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

3.Тәрбия максаты: дус була белү сыйфатларын , үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү. Дуслар белән аралашканда түземлек күнекмәләрен булдыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). – Казан: Татармультфильм, 2014.


Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше. .(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер- беребезгә хәерле көн телик. (Укучылар парларда бер–берсенә , укытучыга хәерле көн телиләр)

- Дежур укучы белән әңгәмә.

Дәреснең темасын билгелибез. Узган дәресләрдә без нинди тема буенча сөйләшә башладык?(искә төшерү)

Хәзер инде дәресебезне башлап җибәрик.

II.  Өй эшен тикшерү.(Сорауларга җавап бирергә иде.1-2  сөйли,3һәм 4 тыңлыйлар,бәялиләр)

III. Актуальләштерү.

1.Өйрәнелгән сүзләрне кабатлау.

Иң беренче өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк, чөнки алар бүген дәрестә кирәк булачак. (Экранда кабатлыйсы сүзләрнең я татарчасы, я русчасы гына бирелә. Укучылар тәрҗемә итәләр.)

Экранда сүзләр:

Күңелсез - грустно

Үпкәләп - обидевшись

Ялгыз - один

Кәшәкә - клюшка

Көрәк - лопата

Ярдәмчел – отзывчивый

Гаепле – виновный

Бозыла – портится

Күрше - сосед

2. Текстны кабатлау. (12 дәге иптәше белән очрашалар, КЛОК БАДДИС кулланып эшләү. Бер-берсенә “Язгы каникул” текстын план буенча сөйлиләр.

План.

Каникулның беренче көне.

Гали урамга чыкты.

Ринат Галидән көрәк сорады.

Ринат Галидән кәшәкә сорады.

Ринат үпкәләде.

Галигә күңелсез булды.

3. Галигә бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул “Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)

  Ринатка бәя бирәләр. 4әрләп эшлиләр.Эшләп бетерүләрен күрсәтү өчен “Феерверк” ясыйлар.

IV.Физкультминут.  “Чын дустым” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

-«Язгы каникул» текстында ничә кеше катнаша? (2 кеше – Гали һәм Ринат.  Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

-Галинең өендә иртән ничә кеше бар иде?? (3 кеше- әтисе, әнисе һәм Гали. Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

-Ринат Галигә ничә тапкыр эш кушты?? (2 эш – көрәк алып чыгарга, кәшәкә алып чыгарга. Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

V. Хикәя буенча фикер алышу.

1. - Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Гали Ринатка ничек җавап бирергә тиеш иде? Сез кайсы җавапны сайлар идегез?

- Безнең көрәк дачада шул.

- Миңа әнием рөхсәт итми.

- Безнең көрәк юк шул.

- Әйдә күршедән сорыйбыз.

- Әйдә Сашаны чакырабыз, аның көрәге бар.

2. - Бу ике малайны дуслар дип атап буламы?

Чын дуслык нинди булырга тиеш?

Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: “Чын дус – ул ...” . Әгәр бу раслаулар дөрес булса, килешәм яки юк дияргә кирәк булыр.(укучыларның җаваплары)

- Чын дус һәрвакыт булыша, ярдәм итә.

- Чын дус теләсә булыша, теләсә булышмый.

- Чын дус иптәше белән әдәпле сөйләшә.(дорфа сөйләшми)

- Чын дус теләсә яхшылык эшли.

- Чын дус гел яхшылык эшли.

- Чын дус авыр хәлдә калдырмый.


3. - Укучылар! Әгәр Гали белән Ринат чын дуслар булсалар, хикәя ничек үзгәрер иде? Шул турыда хәзер яңа хикәя төзеп язарбыз.


VI. Өй эше. Язган хикәяне сөйләргә өйрәнергә.


VII. Йомгаклау. Бу дәрестән сез нинди файдалы киңәшләр алдыгыз? (Фикерләрне тыңлау). Кул чабып, бер-берсенә рәхмәт әйтү. Укучы дәрестә үзенең нәрсә белүен ачыклый, нәтиҗә ясый.

Укучыларның хезмәтен бәяләү, билгеләр кую.

– Дәрестә бик матур җаваплар биреп, катнашып утырган укучыларга билгеләр куям.

– Дәрес тәмам, сау булыгыз !























Чистай муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“4нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”










Тема: “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу.

(5нче сыйныф)










Беренче категорияле

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Сәләхова Лилия

Рәфыйк кызы


2015нче ел



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!