СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема:” Лирик әсәрләрне анализлау алымнары”

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шигырь ул- кеше җанының хисенең, халәтенең чагылышы

                                                В. Фатыйхов

Максатыбыз:  шигърият,  лирик әсәр дигән төшенчәләргә билгеләмә бирү, әдәбият укыту программаларында шигырьне өйрәнгәндә, укучыларның белем һәм күнекмәләренә куелган таләпләр белән таныштыру, чыгарылыш сыйныф укучыларын татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, шигырьгә анализ ясау юлларын күрсәтү.  

Просмотр содержимого документа
«Тема:” Лирик әсәрләрне анализлау алымнары”»



Тема:” Лирик әсәрләрне анализлау алымнары”

1. Кереш

Шигырь ул- кеше җанының хисенең, халәтенең чагылышы

В. Фатыйхов

1999 елда ЮНЕСКО генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә һәр
елның 21 мартын Бөтендөнья поэзия көне итеп билгеләп үтү турында карар
чыгарыла. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза.

Татар халкы, һәрбер халык кебек үк, талантлы халык. Һәрбер халык үзенчә талантлы, чөнки һәр милләтнең үз тормышы, үз тарихы, үз язмышы, үз рухы, үз җаны. Әгәр милләтнең рухи асылы турында уйласак, татар кешесенә үтә дә нечкә һәм тирән моң хас булуын күрербез. Моң булган җирдә җыр бар, шигырь бар. Татар халкын еш кына “ солдат -шагыйрь ” диләр. Юк әле, татар халкы “шагыйрь халык” та. Чөнки язмышына төшкән сынауларны ул кылыч-калкан тотып кичмәгән, күп авырлыкларга түзә алмыйча, сагышланып-җырлап та яшәгән. К.Гали, М.Колый, Кандалыйлар исеме белән күтәрелгән татар поэзиясен Тукай, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Х. Туфан, С.Хәким, И. Юзеев, Р.Харис, М.Әгъләм, Зөлфәт һәм башка бик күп талантлы сүз осталары дәвам иткән һәм итә.

Шигырь һәм шагыйрьләр турында халык мәкаль һәм әйтемнәрне оста кулланган. Мәсәлән,

  • Дәртсездән шигырь чыкмас,

Рәтсездән күп эш чыкмас.

  • Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.

  • Саескан сайрау белән сандугач булмас.

  • Сандугач булсаң, сайрый да бел.

  • Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.

  • "Шигырь" язу кыен түгел, Шагыйрь булу кыен.


2. Төп өлеш

2.1 Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Безнең проект эшебез “ Лирик әсәрләрне анализлау алымнары” дип атала. Максатыбыз: шигърият, лирик әсәр дигән төшенчәләргә билгеләмә бирү, әдәбият укыту программаларында шигырьне өйрәнгәндә, укучыларның белем һәм күнекмәләренә куелган таләпләр белән таныштыру, чыгарылыш сыйныф укучыларын татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, шигырьгә анализ ясау юлларын күрсәтү.

Максатка ирешүдә без түбәндәге эшләрне башкардык:

  • Яңа дәүләт белем стандартларында укытучы һәм укучы эшчәнлегенә куелган таләпләр белән таныштык;

  • Бирелгән темага кагылышлы фәнни- теоретик материалларга таяндык;

  • Һади Такташ, Зөлфәт Хәким шигырьләренә анализ үрнәкләрен бирдек.

Шигырь төрен өйрәнгәндә көтелгән нәтиҗәләр нәрсәләрдән гыйбарәт соң?

  • Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү. Кеше һәм табигать бергәлеге. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру. Шигырьдә

чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны

таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

  • Лирик геройның («Катнашучы герой», «Автор») эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү, хис һәм тойгылар чагылышы. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау

- Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлауларһ.б ). Матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту. Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

- Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү. Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү. Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу. Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

2.2. Нәрсә соң ул шигърият?

Шигърият (гарәп. شعر‎сүзеннән)

сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сүзләрне шундый хәлгә китерүгә нигезләнгән нәфис әдәбиятның бер тармагы.

Шигърият үз эченә лирика һәм лиро-эпик әдәби төрләрне берләштерә.

Башлангыч дәвердә шигъри сөйләмгә нигезләнгән әсәрләрнең барысын да кертәләр. Аерым әдәби төр буларак проза бары тик XVIII-XIX гасырлар чикләрендә генә аерылып чыга.

Нинди әсәр ул лирик әсәр , аның нигезендә нәрсә ята, лирик әсәрне ничек анализларга?

Шигъри әсәрләрне анализлый белү нигә кирәк дигәндә, беренчесе һәм иң мөһиме – татар әдәбиятыннан 9 нчы сыйныфларда яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм 11 нче сыйныф укучыларының бердәм республика имтиханы бирүе, икенчесе – укучыларның татар әдәбиятыннан интернет-тестларда, фән бәйгеләрендә, төрле конкурсларда катнашуы.

Татар әдәбиятыннан БРИ нәтиҗәләре урта махсус һәм югары уку йортларына укырга керү мөмкинлекләрен күздә тота, алар шушы профильдәге уку йортларына керү имтиханының нәтиҗәсе дә булып тора. Шулай ук фән олимпиадаларындагы югары нәтиҗәләр дә укырга кергәндә стимуллаштыру чарасы булып тора.

2.3.Лирик әсәрне анализлый башлаганчы, укучыны анализның төп элементлары белән таныштыру зарур.

Лирика - әдәби төр

Лирика жанрлары
- пейзаж лирикасы 
- гражданлык лирикасы 
- сәяси лирика 
- күңел лирикасы 
- фәлсәфи лирика 

Тел-сурәтләү чаралары
I. Лексик чаралар
синонимнар, антонимнар,  омонимнар ,сүз уйнату, архаизм, неологизм, гади сөйләм сүзләре, диалектизмнар, һөнәрчелек сүзләре, алынма сүзләр, калька. 
II. Троплар (ассоциатив сурәтләү чаралары) чагыштыру, метафора, метонимия, синекдоха, перифраз, эпитет, гипербола, литота, сынландыру,прозопопея, җанландыру,персонификация ,фразеологизм, юмор, сатира, ирония, сарказм, инвектива 
III. Стилистик фигуралар
1. Кабатлауга нигезләнгән фигуралар
кабатлау, рәдиф ,рефрен, амплификация / плеоназм, тавтология, градация, 
янәшәлек, парисон / изоколон ,хиазм 
2. Сүзләрнең сөйләмдә гадәти булмаган тәртибеннән хасил булган чаралар.
Инверсия 
3. Мәгънә каршылыгы барлыкка китерүче стилистик фигуралар.
Антитеза ,парадокс ,софизм ,алогизм. 
4. Автор ихтыярын чагылдыручы чаралар.
Риторик сорау, риторик эндәш, риторик өндәү 
IV. Фонетик чаралар
аһәңлелек / эвфония ,какофония / хиатус ,аллитерация ,ассонанс ,аналепсис 
анафора ,ялгау ,охшату .
V. Шигырь төзелеше
шигырь ,ритм ,тезмә ,строфа ,рифма ,цезура / турак ,иҗек 
VI. Метрик шигырь системасы
метрик шигырь төзелеше ,гаруз ,табан / стопа 
II. Сыйфатый (квалитатив) шигырь системасы
1.Силлабик (иҗекле) шигырь 
2. Силлабо-тоник (иҗекле-басымлы) шигырь 
3. Тоник (басымга нигезләнгән) шигырь 
ак шигырь ,ирекле шигырь (верлибр) , акрошигырь .сонет ,газәл ,касыйдә 
кыйтга ,мәдхия ,мәрсия ,мөгаммә ,мөләммәгъ ,мөназәрә,мөнәҗәт ,мөрәббәгъ 
мөсәддәс ,робагый ,фәхрия 

2.4. Лирик әсәрнең нигезендә хис-кичереш ята. Аларны анализлауның иң киң таралган юлы — «автор артыннан бару». Ул строфадан строфага лирик геройның хис-кичереш күчешен һәм аның сәбәпләрен, поэтик образлар, яки башка элементлар аша хиснең дәрәҗәсен билгеләү, юану өлешен ачыклау, шигырьдән алган тәэсирне ассызыклау юнәлешендә алып барыла. Моннан тыш жанры, ритм-рифмалар, символ-метафоралар аша үткәрелгән мәгънә, автор фикере, темасы күзәтелә. Шигырьнең темасы хиснең сәбәбе белән бәйле була.

Лирик шигырь анализлау планы.

1. Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар (билгеле һәм

кирәк булса).

2. Жанры.

3. Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.

4. Тема, төп эчтәлек.

5. Хисләр бирелеше, аларның гәүдәләнеше, үсеш-үзгәреше.

6. Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы.

7. Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.

8. Әсәрнең төзелеше.

9. Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма

Бүгенге көндә татар әдәбиятыннан БРИ ы бирү мәҗбүри түгел, шулай да 11 нче сыйныфка җиткәч, укучы: “Мин татар әдәбитыннан имтихан бирәм”, дип әйтмәс дип кем гарантияли? Шуңа күрә без 5 нче сыйныфтан башлап, эзлекле рәвештә укучыларны БРИ нына, шулай ук фән бәйгеләренә әзерләргә тиешбез. Мәктәпне тәмамлап чыкканда, укучы әдәби әсәрне үзе анализлый белсен. Иҗади фикерли алучы креатив шәхес тәрбияләү – бүгенге көн таләбе.

Күп укытучылар анализ ясаганда, күбрәк шәхескә юнәлтелгән технологияләрне куллана. Шәхескә юнәлтелгән технологияләр күптөрле. Мәсәлән, үстерешле технология (Альберт Яхин ) һәм сәнгать һәм кеше

формалаштыручы предмет буларак әдәбият укыту технологиясе (Евгений Николаевич Ильин системасы) бар.

Ильин технологиясенең эчтәлеге предметның үзенчәлекләреннән үсеп чыга. Мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бик күп әхлакый проблемалар күтәрә. Шушы сорау-проблема дәреснең үзәген, “төшен” тәшкил итәргә тиеш: сорау укучы өчен актуаль, әһәмиятле, аңа кагылышлы булсын; аңа җавап эзләү әсәрне җентекләп укуны, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән танышуны, әсәрнең язылу тарихын һәм язучы биографиясен ачыклауны таләп итсен.

Ильинча, әдәбият дәресе:

  • кеше формалаштыручы процесс, аралашу дәресе, эш кенә түгел, сәнгать, тормышның үзе;

  • бер пәрдәле спектакль, укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итүе;

  • укытучы белән укучының иҗади нигездә, рухи тигезлектә, шәхесара аралашуда бергәләп эшләве.

Яхин методикасы буенча, укучы әсәрнең тышкы эчтәлеген күрү белән канәгатьләнмичә, эченә керә, автор салган мәгънәне эзләп таба.

2.5. А. Яхин методикасына нигезләнеп лирик әсәр анализлау алымнарына тукталыйк.

Укучылар Зөлфәт Хәкимне драматург буларак күбрәк беләләр. Бу дәреснең максаты – Зөлфәт Хәкимне шагыйрь буларак ачу.

Дәреснең структурасы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Эшне оештыру буенча: төркемнәрдә эш башкару

Дәреснең төре: Бәйләнешле сөйләм үстерү

  • Зөлфәт Хәкимнең “Төнге сәяхәт” шигырен бергәләп анализлау. Анализ сорау-җавап формасында алып барыла.

Төнге сәяхәт

Төн ябынгач йолдызлы юрганын, дәшә мине Шигырь-Төнгизәр.

Көмеш сулы яп-якты елгада бер кечкенә салда мин йөзәм.

Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала, йөзә бата-калка, ләкин килми ярга борасым.

Җырларымда үрелгән салымда, дулкыннарда да уен- шаяру.

Җирдәгеләр тора аптырап - уемда юк җиргә таяну.

Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала, йөзә бата- калка,ләкин килми ярга борасым.

Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, гүя мине кояш сагына.

Көн, шатланып, суза кулларын минем нәни , кыю салыма.

Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала , йөзә бата-калка, ләкин килми ярга борасы.

  • Укучылар, шигырьнең эчке мәгънәсе нинди?

  • Лирик герой табигатьнең матурлыгына соклана, аны бик матур итеп сурәтли. Табигать матурлыгына каршы тормышның ямьсез якларын куя.

- Табигать белән бәйләп, лирик геройны нинди кичерешләр чолгый?

- Ул суда йөзә. Дулкыннар шаярып, салны никадәр батырырга

теләсә дә, аның җиргә борылып карыйсы килми.

  • Ни өчен дип уйлыйсыз?

  • Ул җирдәге гаделсезлектән , тупаслыктан туйган . Җир ул- пычрак оясы, ә су чиста .

  • Шигырь кайчан язылган?

  • 90 нчы елларда

  • Бу чорда илдә нинди вакыйгалар бара?

  • СССР таркала, ил билгесезлек алдында, ил башлыклары алышына, бандитизм тамыр җәя.

  • Бу вакыйгалар шигырьдә чагылыш тапканмы?

  • Әлбәттә, җирдә тормыш шундый булганга, лирик геройның ярга борыласы килми.

  • Лирик герой җирдә тормыш яхшырасына ышанамы?

  • Әйе, “Тик һәрвакыт таң атарга ашыга, гүя мине кояш сагына.

“Көн, шатланып, суза кулларын минем нәни , кыю салыма” ди ул.

Көн ул-яңадан туу, яңа хыяллар, планнар дигән сүз. Милләтем дә уянырга омтыла дип әйтергә тели лирик герой.

  • Шагыйрь кайсы юлларны кабатлый?

  • “Ике яктан кычкыралар миңа, яңгыратып ярлар арасын;

Сал чайкала , йөзә бата-калка, ләкин килми ярга борасы”.

  • Бу юллар белән ул нәрсә әйтергә тели?

  • Лозунглар кычкырып кына илне үзгәртеп булмый.

  • Шигырь авторның тормыш юлы белән бәйләнгәнме?

  • Әйе, лирик герой әйткәнчә, ул иҗатына гына ышана. Иҗат аның өчен- сал. Елга - иҗат киңлеге. Ул иҗат аша тормыш проблемаларын күтәрә. Аның драма әсәрләре дә шул елларда сәхнәгә чыга.

  • Ә су аның өчен иҗат дигән сүз түгелме икән?

  • Мөмкин, чөнки иҗат - укучының җанын сафландыручы, су исә,- тән пычраклыкларынннан чистартучы.

  • Укучылар, бу шигырь сез белгән нинди шигырь белән аваздаш?

  • Дәрдемәнднең “Кораб” шигыре белән.

  • Чагыштырып карыйк әле

  • Сал-кораб, диңгез-елга, кораб алга бара – сал да ярга - артка борылырга теләми.

  • З.Хәкимне милләт язмышы, туган җиребез язмышы борчый, Дәрдемәнд киңрәк ала – аны ил язмышы борчый.

  • Димәк шигырьдә символла метафоралар бар.

Төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр.

1 нче бирем.

1 нче төркем. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне таба

2 нче төркем . Эпитетларны табарга

2 нче бирем.

  1. нче төркем. Лирик геройның хис-кичерешләрен билгеләргә

2 нче төркем. Әсәрдәге эмоциональ каршылыкны табарга.

Өй эше. Проект эшләргә

1.Зөлфәт Хәким иҗаты презентация төзергә

2.“З.Хәким шигырьләрендә күтәрелгән проблемалар” дигән темага сочинение язарга.


  1. Йомгак

Димәк, укучы мәктәпне тәмамлап чыкканда теләсә нинди жанрдагы лирик әсәргә анализ ясый белергә тиеш икән. Шул ук вакытта дәүләт имтиханы биргәндә югалып калмаска, эчке мәгънәне таба белергә, шигырь һәм чор арасындагы бәйләнешле дөрес күрсәтергә, әсәрнең темасын, шагыйрь күтәргән идеяне таба белергә, күтәрелгән проблемаларны дөрес билгеләргә өйрәнергә тиеш. Тормышның төрле якларына дөрес бәя бирә белгәндә генә, укучы үз кыйбласын дөрес билгели алачак.



  1. Кулланылган әдәбият



  1. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары;

  2. Татар әдәбиятыннан татар мәктәпләре өчен әдәбият укыту программасы;

  3. Рус телендә урта(гомуми) белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программалар. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2011 нче ел.

  4. Татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханына әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторы

  5. Бердәм республика имтиханы өчен татар әдәбиятыннан контроль бәяләү материалларының күрсәтмә вариантлары

  6. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.

  7. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

  8. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

9. А. Г. Яхин. Әдәбият дәресләре, К. , “Мәгариф”, 2003

11. З. Хәким шигырьләре







7



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!