СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Төсләр психологиясе. (Психология цветов)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

У каждого цвета есть свои особенности. В своей работе я хотела раскрыть психологию  каждого цвета..

Просмотр содержимого документа
«Төсләр психологиясе. (Психология цветов)»

Төсләр психологиясе.

Зәңгәр төсне ник яратам икән?

Бәлки күкләр зәңгәр булганга?

Бәлки зәңгәр хыялларым

Шул күкләргә дәшеп торганга?.

Бәлки зәңгәр хыялымда

Тотканга зәңгәр кошым.

Зәңгәр күзле булгангамы

Йөрәктәге җан дустым?

Ак төсне дә якын күрәм-

Ак хыяллар шул төстә.

Ак хыялда зәңгәр күкне

Көн дә гизәм мин төштә.

Ак төс тагын кышлар төсе.

Ак шәл яба чыршылар.

Ак төс-аклык, сафлык төсе.

Акка тиң төс юк сыман.

Яшел төс ул- язлар төсе.

Табигать уяна,яшәрә.

Яшен сугып сынган ак каен да

Әле тели кабат яшәргә.

Яңа хисләр дөрли йөрәктә-

Яңара мәхәббәт язларда

Ашыгам яшәреп калырга,

Ашыгам сөяргә, назларга..

Сары төсләр-сары сагыш

Телгәли ул йөрәкне,

Шуңа күрә тормышымда

Сары төсләр кирәкми.

Сары төсләр-көзләр төсе

Табигать киенә сарыга.

Яфракларның килми аерыласы-

Кәүсәләргә алар сарыла.

Кара төс-ул кайгы төсе.

Кешегә кирәк түгел.

Кайгыдан яна йөрәкләр,

Әйтерсең кара күмер.

Кара җанлы бәндәләр дә

Очрыйлар тормышта.

Андый явыз затлар белән

Бәйләнергә тырышма!

Кызыл төс-ул көрәш төсе,

Бабамның аккан каны.

Сугышлардан, афәтләрдән

Кайталмый калган җаны.

Соры төсләр-көзге болыт

Каплый зәңгәр күгемне.

Соры төстә сорыкортлар.

Әллә шулай түгелме?

Ак, яшел,зәңгәр төсләр белән

Бизә яшәр көнеңне.

Кара, соры, сары төсләр

Капламасын күгеңне. (Вәсилә Дехканова.)








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!