Арча районы Түбән Оры
авылы тарихы
һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...
Бөтен дөньяда капитализм шәһәрдә формалашкан, ә институт үткәргән тикшеренүләр бары татарда гына аның авылдан башланганын күрсәткән. Татар капи-тализмы башында Арча районында урнашкан татар авылы Түбән Оры авылы тора, ди Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов
Түбән Оры гади генә
авыл түгел
Түбән Оры авылы – чал тарихлы авыл.
Ори авылы – Ашыт елгасының төньяк ягында “ Түбән Оры”, “Байлар Орысы”, “Казакъ Оры-сы”, “Морзалар Орысы”, дип йөртелгән бо-рынгы зур авыл.
Авылны “ Ори шәhәре” дип әйтүдә хаклык бар.
Чөнки Түбән орыда зур мөлкәткә ия булган байлар яшәгәннәр. 150-180 еллар элек Орыда заводлар, фабрикалар булуы билгеле. Авылда Садыйк исемле байның җеп эрләү фабрикасы булган. Шулай ук такта яру, кирпеч сугу, химия (буяу) заводлары булган дип сөйлиләр.
Түбән Орыда беренче таш мәчетне авылның
зур сәүдәгәре Нәзир бай салдырган. Бу мәчет
1787 елда төзелеп беткән. Таш мәчеткә кир-
печ сугу өчен кызыл балчыкны авылдан бер
чакрым ераклыктагы урыннан алганнар. Ул
урыннар чокырлы-чакырлы булып калганга
“ җир упкан” дигән атама бирелгән. Нәзир бай
үзе Төркиянең Әзерүм шәhәреннән күчеп
килгән.
Революция елларында Түбән Орыда 2 мәхәллә
булган. Таш мәчет мәхәлләсендә Сәмигулла мул-
ла булган. Мөәзине – Абдулла. Агач мәчет Мө-
хәммәтҗан мулланыкы. Мөәзине – Сәләхи.
Түбән Орының Мөэмин бае хәтта акча сук
кан.
Һәр урамның үз тарихы бар
“ Тегәрҗеп” урамы – Садыйк байның җеп эрләү фабрикасы булган урам исеме.18 гасыр ахы-рыннан сакланган атама.Авыл халкын бу һө-нәргә иң элек Бохарадан килгән белгечләр өй-рәткән. Аннан соң алар Бельгиядән станоклар сатып алып, җитештерүне башлап җибәргән.
“ Сыер” урамы – бу исем дә күптәннән ки-лә.Шушы урам башыннан, ике яклап, урман га кадәр киртә тотылган һәм байларның сыерлары шуннан көтүлеккә куылган.
Әле дә халык телендә бу урамны шулай атап йөртәләр. Кайвакытта шаяртып “Бау-ман” урамы дип тә әйтәләр.
“ Кабак тау башы урамы” – тау башы урамында байлар кабак (эчемлекләр сату урыны) тотканнар. Мондый кабаклар волостьтә берничә генә урында булган. Шуңа күрә бу урамны “Кабак тау башы” диләр. Кабак хәзерге су башнясы торган урында булган. Кабак булганга карап, авыл халкы эчү белән мавыкмаган. Берничә даими шушы кабакка йөрүчеләр булуын әбиләр искә алып сөйли торганнар иде. Узгынчы руслар, марыйлар керә торган булган.
“ Сөләнгер” урамы – Сөләнгер елгасы буена утырганга шушы атама белән йөрүче урам. (Сөләнгер сүзен аңлатучы юк).
“ Күл” урамы – Элек тегермән буасы янында бик матур камышлы күл бар иде. Күл ягы урамын “Күл” урамы дип йөртәләр. Хәзер бу күл саекты, су буе болыныннан бик күп торф алынып кырга сибелде. Су агылып үзгәрде һәм күлнең бер өлеше кибеп бара.
Авылның бүгенгесе
Авылда 300 гә якын кеше яши.
Авылыбыз горурлыгы
Советлар Союзы Герое
Гатаулла Салихов
Авылыбыз горурлыгы
“ Безнең гәҗит” гәҗитенең
баш мөхәррире Файзрахманов Илфат
Авылыбызның иң өлкән кешесе
Муллагалиева Зәйтүнә
Туган көне 19.06.1926 ел
Иңне-иңгә куеп 50 ел бергә
яшәүче парларыбыз
Хакимовлар
Нуриевлар
Авылыбыздагы иң яшь гаилә
2018 ел, 5 гыйнвар
Бәйрәмовлар гаиләсе
2018 елның 25 гыйварында безнең авыл кызы
Сафина Алисәнең икенче улы туды
Җыр-биюгә гашыйк халык яши Түбән Орыда
Сабантуйлар
Урам концертлары
Урам бәйрәмнәре
Авылдагы яңалыклар
Яңа медпункт
2013 ел
Яңа авыл клубына
нигез салынды
2018 ел
Бел син ерак бабайларның ничек итеп көн иткәнен, ни иккәнен, ни чиккәнен, нинди уйлар, нинди моңнар безгә калдырып киткәнен. Исеңдә тот, аларның син сугышларда кан түккәнен, Туган җирнең иреге өчен, зинданнарда интеккәнен...