СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Туган телем – иркә гөлем” түгәрәгенең эш программасы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«“Туган телем – иркә гөлем” түгәрәгенең эш программасы»


Татарстан Республикасы

Тʏбəн Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми

белем бирү учреждениесе

«19нчы урта гомуми

белем бирү мәктәбе»



Килешенгән

Расланган

«19нчы урта гомуми

«19нчы урта гомуми

белем бирү мәктәбе»

белем бирү мәктәбе»

тәрбия эшләре буенча

директоры

директор урынбасары

_____________ Л.В.Архипова

_________ В.Ф.Типтярова

“_____” ________2019ел

“_____” ________2019ел





Туган телем – иркә гөлем”

түгәрәгенең эш

программасы

(Программа 1 елга каралган, атнага 6 сәгать)






Түгәрәк җитәкчесе:

югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Куряева Л.П.





Түбән Кама, 2019


Аңлатма язуы.

Укучының мөстәкыйльлеген, инициативасын, иҗади сәләтен үстерү - мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Укучының сәләтен үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле, чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.

Туган телдә сөйләшүче сәләтле балалар өчен “Туган телем – иркә гөлем” түгәрәгенең эш программасы укучыларда белем алуга һәм фәнгә карата кызыксыну уяту, белемнәрне тирәнәйтү максатын күздә тотып төзелде. Программа сәләтле баланың мөмкинлекләрен тагын да үстерергә, һәр укучының тел белеме буенча сәләтен ачарга ярдәм итәчәк.

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып, талантын үстерү

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укучыларда фәнгә карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү;

3. Фән буенча алган белемнәрне тирәнәйтү һәм дөньяга уңай караш формалаштыру;

4. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп, укучыларның алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.


Предмет буенча олимпиада укучыларның сәләтләрен ачу һәм үстерүдә эффектив чара булып тора. Укучыларның беренче мөстәкыйль ачышлары нәкъ менә башлангыч сыйныфта укыганда күзәтелә.

Хәзерге вакытта башлангыч сыйныф укучылары татар теле буенча мәктәп һәм район буенча гына түгел, республика бәйгеләрендә дә катнашалар. Гадәттә, олимпиада биремнәре мәктәп программасы дәрәҗәсеннән катлаулырак була. Шуңа күрә балаларны стандарт булмаган биремнәрне үтәүгә хәзерләү, шулай ук чит тирәлектә үзеңне иркен тотарга өйрәтү - түгәрәк эшенең төп бурычларыннан берсе. Эшләрне мөстәкыйль башкару, фәнни – эзләнү эшчәнлеген оештыру иҗади эшчәнлекне башлау өчен мөмкинлек ача.

Түгәрәк эшен оештыруда түбәндәге юнәлешләр күз алдында тотыла:

- сүзгә сак караш тәрбияләү, дөрес сөйләшергә өйрәтү, тел буенча белемнәрне тирәнәйтү, татар халкының мәдәнияты, сәнгате белән тирәнрәк таныштыру, стандарт булмаган биремнәрне үтәү .

Максатка ирешү өчен балада ихтыяр көче тәрбияләргә, бөтен көчен, сәләтен, игътибарын тупларга өйрәтергә кирәк. Шушы сәләтләргә ия булган укучы гына, әти-әни һәм укытучы белән берлектә, зур уңышларга ирешә ала. 
Укыту эшчәнлеген башлаганда шушы вакытка укучыларның белем дәрәҗәләрен белү мөһим, бу алга таба эшне ни рәвешле оештыру мөмкинлеген ача. Кайсы эшкә күбрәк вакыт бирүне дөрес планлаштыру, алга таба эшнең нәтиҗәсен арттырырга ярдәм итә.

Программада республика, әдәбият, сәнгать әһелләренә бәйле даталар исәпкә алынды. Материал яшь үзенчәлекләренә туры китереп планлаштырылды. Программада, теоретик материал белән беррәттән, практик эшләр үткәрү дә каралган.

Түгәрәк эше атнага 6 сәгать исәбеннән планлаштырыла. Еллык сәгать саны - 210.


 

Программаның максаты һәм бурычлары


Укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү. Татар телен практик яктан куллануга ирешү.

Бурычлар:

  • тел белеме буенча белемнәрне арттыруга ярдәм итү;

  • фикерләү сәләтен үстерүгә мөмкинлекләр булдыру;

  • үзара зәвыклы итеп аралашуга теләк тудыру һәм Татарстан Республикасы тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт хисе тәбияләү;


Көтелгән нәтиҗә

Бу программаны өйрәнгәннән соң укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Татарстан, татар халкы, аның тормыш-көнкүреше, традицияләре, әдәбияты, сәнгате турында әдәби телдә сөйли һәм яза белергә;

Татар балалар язучыларыннан өйрәнелгәннәренең әсәрләрен белергә һәм анализларга;

Текстны камилләштерергә, кабатлауларны булдырмыйча сүзләрне синонимнары белән алмаштырырга;

Сөйләм культурасы таләпләрен үтәргә;

Сөйләмдә антонимнарны кулланырга;

Еш кулланыла торган кушымчалар белән эшләргә, аларның ни өчен кулланылуын аңлата, куллана белергә;

Җөмләнең баш кисәкләрен таба; ияне хәбәр белән затта һәм санда яраштыра белергә.

Өйрәнелгән темалар буенча стандарт булмаган биремнәрне үтәргә;

Чит тирәлектә үзеңне иркен тотарга.



Календар-тематик план


Тема

Сәг. саны

теория

практика

Үткәрү вакыты

1.

Түгәрәк планы белән таныштыру, оештыру эшләре.

2

2

0


2.

Хәрефләрсез язып буламы?

2

2

0


3.

Рим цифрлары кулланып укырга, язарга өйрәнү.

2

2

0


4.

Бу сүзләрне дөрес яз һәм куллан.

2

2

0


5.

Югалган, сирәк сүзләр белән танышу.

2

2

0


6.

Кем килешләрне яхшы белә?

2

2

0


7.

Әкият иленә сәяхәт.

2

2

0


8.

Әкият сәхнәләштерү

2

0

2


9.

Яңа сүзләр белән танышу

2

2

0


10.

Яңа сүзләрнең язылышы.

2

2

0


11.

Сүзлекләр белән танышу..

2

2

0


12.

Көтмәгәндә килеп туган юллар.

2

2

0


13.

“Әйдәгез, уйныйбыз!” лингвистик уен

2

0

2


14.

Бер үк төрле әйтелешле сүзләр.

2

2

0


15.

Капма-каршы сүзләр.

2

2

0


16.

Берү мәгънәле сүзләр.

2

2

0


17.

Сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе

2

2

0


18.

Рәсем буенча хикәя төзү

2

0

2


19.

Фразеология.

2

2

0


20.

Фразеологик кроссворд

2

0

2


21.

Фразеологик кроссворд

2

0

2


22.

Күңелле лексика.

2

0

2


23.

Борынгы һәм хәзерге исемнәр

2

2

0


24.

Синең исемең нәрсәне аңлата7

2

0

2


25.

Проект эше. “Гаиләмнең тарихын өйрәнү”

2

0

2


26.

Проект эшен яклау.

2

0

2


27.

“Уенлы сүзлек” (“Мәгариф”)

2

0

2


28.

Фонетика фәне. Сузык һәм тартык авазлар.

2

2

0


29.

Фонетик уеннар.

2

0

2


30.

Төрле сүзләрдә басымны билгеләргә өйрәнү.

2

2

0


31.

Сузык һәм тартык авазлар.

2

2

0


32.

Сузык һәм тартык авазлар. Уен.

2

0

2


33.

Крассвордлар төзү.

2

0

2


34.

Фонетика бүлеге буенча тестлар төзү.

2

2

0


35.

Морфология. Исем. Аңа хас грамматика.

2

2

0


36.

Морфологик анализ ясау.

2

2

0


37.

Сыйфат турында белемнәр.

2

2

0


38.

Алмашлыктурында белемнәр.

2

2

0


39.

Рәвеш турында белемнәр.

2

2

0


40.

Фигыль турында белемнәр.

2

2

0


41.

Җөмләләрне морфологик яктан тикшерү.

2

0

2


42.

Үзебезнең матур телебездә сөйләшү.

2

0

2


43.

Өйрәнгән сүз төркемнәрен кулланып хикәя төзү.

2

0

2


44.

Татар халкының яраткан бәйрәмнәре.

2

0

2


45.

“Сөмбелә” бәйрәменең тарихы.

2

2

0


46.

“Сабантуй” бәйрәменең тарихы.

2

2

0


47.

Яңа ел бәйрәме турында ниләр беләсез?

2

2

0


48.

“Каз өмәсе” турында әңгәмә.

2

0

2


49.

Проект эше “Татар халык ашлары”

2

2

0


50.

Проект эшен яклау.

2

0

2


51.

Татар халык уеннары.

2

0

2


52.

Татар халык уеннары.

2

0

2


53.

Татар халкының гореф-гадәтләре.

2

2

0


54.

Татар халык җырлары.

2

0

2


55.

Халык җырлары.

2

0

2


56.

Казан тарихы. Казан театрлары турында тарихи белешмә.

2

2

0


57.

Театр яктылыкка, нурга илтә.

2

2

0


58.

Гүзәл башкалам.

2

2

0


59.

Татар халык ашлары. КВН.

2

0

2


60.

Татар халык ашлары. Кроссвордлар.

2

0

2


61.

Табышмаклар һәм мәкальләр.

2

2

0


62.

“Табышмаклар кичәсе”

2

0

2


63.

Проект эше. “Әхлак тәрбиясе – күңел хәзинәсе”

2

2

0


64.

Проект эшен яклау.

2

0

2


65.

Үткән темалар буенча кроссвордлар чишү.

2

0

2


66.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Гариза.

2

2

0


67.

Мәктәптә уздырылачак берәр чара турында белдерү язу.

2

0

2


68.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Автобиография.

2

2

0


69.

Эш кәгазьләре үрнәкләре. Ышаныч кәгазьләре.

2

2

0


70.

Рәсемгә карап хикәя төзү.

2

0

2


71.

Грамматик башваткычлар.

2

0

2


72.

Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе. КВН.

Йомгаклау.

2


0

2


73

Кем ул хәбәрче? Хәбәрчегә хас сыйфатлар

2

2

0


74

Журналист һөнәре нинди һөнәр ул? Журналист нинди сыйфатларны туплаган булырга тиеш?

2

0

2


75

Чишмә башын эзли китсәң… Бүгенге матбугатның чишмә башы кая барып тоташа? 

2

2

0


76

Газета- журналлар кайчан барлыкка килгәннәр?

2

0

2


77

Газета ничек ясала? Шәһәребездә нәшер ителүче «Туган як» газетасы типографиясенә экскурсия.

2

2

0


78

Редактор, җаваплы сәркатип нинди эш башкара? Хәзерге вакытта газета ничек басыла?

2

2

0


79

Минем яраткан газетам. Газеталарга күзәтүләр.

2

0

2


80

Һәрвакыт яшь. Балалар матбугатының бай тарихы

2

2

0


81

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре. Укучыларны әдәби сөйләм стильләре белән таныштыру.

2

2

0


82

Публицистика стиле турында киңрәк мәгълүмат бирү.

2

0

2


83

Мәкалә язу серләре. Хәбәрче өчен иң кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, белемлелек, төгәллек, өлгерлек.

2

2

0


84

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән әкиятләр.

2

2

0


85

Әкиятләрнең төзелешен, язу үзенчәлекләрен аңлату.

2

0

2


86

Хайваннар турындагы әкиятләр. Хайваннар турында әкиятләр иҗат итү.

2

0

2


87

Тылсымлы әкиятләр. Тылсымлы әкиятләр иҗат итү.

2

0

2


88

Тормыш- көнкүреш әкиятләре. Тормыш- көнкүреш әкиятләре иҗат итү.

2

0

2


89

Шигырь - ритмлы сөйләм. Шигырь төшенчәсенә билгеләмә бирү, аның эпик жанрлардан аермасын ачыклау, күңел дөньясына тәэсире турында сөйләшү.

2

2

0


90

Рифма, строфа, һәм шигырь интонациясе- ритмның аһәңдәше.

2

2

0


91

Рифма, строфа һәм шигырь интонациясенең шигырьдә әһәмиятен аңлату.

2

2

0


92

Үзебез табышмак чыгарабыз. Укучыларны табышмак иҗат итәргә өйрәтү.

2

0

2


93

Без үзебез мәзәкче. Укучыларны мәзәкләр иҗат итәргә өйрәтү.

2

0

2


94

Хәбәр язарга өйрәнәбез. Мәктәптә булган вакыйга яки факт турында язу.

2

0

2


95

Репортаж-күзәтче жанр. Репортаж сүзе нинди мәгънәне аңлата. Бу форма кайчан кулланыла?

2

2

0


96

Очрашулар, бәйрәмнәрдән репортажлар язу. Репортаж язу серләре.

2

0

2


97

Интервью – иҗади гапләшү. Мәгълүмат туплауның иң еш очрый торган алымнарыннан берсе булган интервью нәрсә ул? Нинди максатта кулланыла?

2

2

0


98

Алар онытылмас… Сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлап шигырьләр язу, мәкаләләр иҗат итү.

2

0

2


99

Иң якын дустым. Иң якын дус турында мәкалә язу, шигырь иҗат итү.

2

0

2


100

Шәфкатьлелек бизи кешене.

2

2

0


101

Шәфкатьле, изге гамәлләр кылучы авылдашларыбыз турында мәкалә язу.

2

0

2


102

Мария Логинова иҗаты белән танышу.

2

2

0


103

Газета-журналларда басылган шигырьләр,мәкаләләрне күзәтү.

2

0

2


104

Тест биремнәрен үтәү

2

0

2


105

“Туган телем – иркә гөлем” түгәрәгенең эшчәнлегенә йомгак ясау.

2

0

2




210

110

100




 


Укытучы өчен әдәбият исемлеге


Төп әдәбият

  • С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. «Кызыклы грамматика».Казан «Мәгариф» 2009

  • Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: Мәгариф.

  • Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Таткитнәшр.

  • Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы.

  • Йосыпов Р. Сөйләшү әдәбе. Казан утлары журналлары..

  • Саттаров Г.Ф. Татар телендә шәхескә олылап эндәшү. Казан. Татарстан китап нәшрияты.

  • Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

  • Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфоэпик сүзлеге. Чаллы, "Камаз" нәшрияте, 2005.

  • Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. Казан. "Мәгариф" нәшрияты.

Өстәмә әдәбият

  • Н.С. Гыймадиева «Дәрестә hәм дәрестән соң» Казан, 2004.

  • С.М. Трофимова «Татар теле hәм әдәбияты укытучысына» Казан, 2005.

  • Ф.С. Сафиуллина «Учат таблицы и схемы» Казан.

  • Л.К. Хөснетдинова «Әдәбият укыту мәсъәләләре» Яр Чаллы, 2009.

  • Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Тат.кит.нәшр.

  • Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Тат.кит.нәшр.

  • С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика” “Мәгариф” нәшрияты


Укучылар өчен әдәбият.

  1. Вэлиуллина Р.Г., Нигмәтҗанова Ф.М. Эшлекле татар теле.- Казан. 2004.

  2. Татар теленең орфографик сүзлеге. Казан. Татарстан китап нәшрияте.

  3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 том. Татарстан китап нәшрияте, Казан.

  4. Русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр.

  5. “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәгариф” журналлары, “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй” газеталары.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!