СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Укучыларымныӊ фәнни һәм иҗади эшләре.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Хөрмәтле коллегалар. Сезнеӊ игътибарыгызга укучыларымныӊ иҗатын тәкъдим итәм.

Просмотр содержимого документа
«Укучыларымныӊ фәнни һәм иҗади эшләре.»

Ана һәм углы турында әкият

Борын – борын заманда түгел, нәкъ менә безнең көннәрдә яшәгән ди бер ана. Аның кечкенә генә бер улы булган. Ана ялгызы гына малаен карап үстергән, авыр эш эшләтмәгән, җил- яңгыр тидермәгән. Угыл зур булып үсеп җиткән.

Көннәрдән бер көнне ана, авырып, урынга егылган. Улы аны башта караган –каравын, әмма соңга таба төрле авыр сүзләр әйтеп, әнисенең күңелен калдыра торган булган.

Шулай еллар үткән, угыл бик каты эчә башлаган. Бервакыт төнлә белән өенә кайтып, анасын урыннан сөйрәп төшергән һәм сукмакчы булып кулын күтәргән- кулы корыган, аягын сузган – аягы көлгә әйләнгән. Аптыраудан теле белән алдырмакчы булган – теле черегән.

Шул чак күктән аклык фәрештәсе төшкән һәм угылга:

- Ник син авыру әниеңне шулай рәнҗетәсең ? Ул сине җил- яңгыр тидерми, үзе киенми, сине киендереп, үзе ашамыйча, сине ашатып үстерде,- дигән.

- Минем ни гаебем бар?- дип уйлаган угыл.

Фәрештә әйткән:

- Менә син шул гаебеңне таныганчы, җәһәннәм казанының иң төбендә мең еллар буе янарсың.

Күп тә үтми, Газраил төшеп, угылның җанын алган һәм тәмугка юл тоткан.

Ананы исә картлар йортына илткәннәр һәм мескен ана үлгәнчегә кадәр:

- Минем хата нидә булды соң? – дип уйлаган.











Әни белән очрашу.

Кояшлы бер иртәдә дөнья йөзенә кечкенә генә кызчык туды. Ул зәп- зәңгәр күзләрен ачты, үзе турында белсеннәр дип аваз салды. Шәфкать туташы кызчыкны кулларына алды һәм ак биләүгә төрде. Кызчык башта канәгатьсезлеген белдерсә дә, озакламый тәмле төшләр күрә- күрә татлы йокы дөньясына чумды.

Ә бу вакытта табиблар кызчыкның әнисенең гомере өчен көрәш бара иде. Ләкин табибларның тырышлыгы ананың гомерен саклап кала алмады. Дөньяда могҗизалар бик сирәк була шул!

Вакыт уза… көн …ай …еллар үтә… һәм кечкенә Дианага ( әнкәсе кызчыкка шушы исемне биреп калдырган иде) 13 яшь тулды. Бервакыт Диана әтисенә үзенең күптән борчыган сорауны бирде:

- Әти, минем әнием кайда?

Ата кеше кызына дөресен сөйләп бирде. Диана төне буе күз яшьләрен түкте. Кыз әнисенең үлемендә үзен гаепле тойды. Һәм беренче мәртәбә үзенең язмышын каргады. Ни өчен әнисен исән калмаган?! Ни өчен язмыш аны әни мәхәббәтеннән мәхрүм иткән?! Нишләп ул икенче кызның әнисе алып китмәгән? Күрше кызы Айсылуның әнисен, мәсәлән. Аның әнисе эчә, балаларын барыбер карамый бит ул!

Әкренләп кызның күз яшьләре кипте һәм ул Ходайдан бер генә мәртәбә булса да, әнисе белән очрашуны сорарга булды. Кыз уйларында һәрвакыт әнисе белән очрашу турында хыялланып йөрде.

Гомер уза. Дианага иртәгә 16 яшь тула. Өй бәйрәмчә бизәлгән, өстәлдә зур торт.

Нинди теләкләр белән каршы ала икән ул туган көнен?! Ә кызның бердәнбер зур теләге - әнисен очрату. Диана инде күптән могҗизага ышанмый.

Туган көне бик күңелле үтте кызның. Барлык туганнары кызга якты теләкләр юрадылар. Ләкин Диананың күңелендә - бушлык! Кемдер җитми кызга! Әнкәсе юк кызның! Бүгенге якты бәйрәмдә кызны әнисе котлый алмый!

Кунакларны озаткач, кыз йокларга ятты. Юрган белән каплангач, ул соңгы тапкыр күңелендәге хыялының үтәлүен теләде. Һәм шул вакытта кеше ышанмаслык хәлләр башланды.Дөнья әйләнә башлады. Күк йөзеннән меңләгән йолдызлар кызны күтәреп алдылар һәм түгәрәккә бастырдылар. Йолдызлар бии ала икән! Могҗиза була икән! Кызның күңеле күтәрелеп китте. Диана күзләрен ачарга куркып одеял астына чумды. Аның колагына әнисенең ягымлы тавышы ишетелеп китте! Ходай аның теләген үтәде! Ул , чынлап та, әнисен күрәчәк! Ниһаять, аның теләге тормышка ашачак!

Ул юрганын ачып ташлады! Әнисе шундый якын, шундый ягымлы! Диана әнисенең кочагына ташланды! Кыз үксеп елый башлады. Нинди җылы була икән ул әнкәй кочагы! Әнисе якында гына, ә Диана елый! Әнисе кызының чәчләрен сыйпап ягымлы тавышы белән:

- Кызым! Алтыным! Ни булды? Нигә шулкадәр күз яшьләреңне түгәсең?

Чынлап та, нигә елый соң ул! Бүген аңа 16 яшь тула бит! Озакламый кунаклар киләчәк, ә ул елый. Әнигә булышырга кирәк бит!

Кыз күз яшьләрен сөртеп әнисенә үзенең куркыныч төшен сөйләп бирде.

Әнисе кызының башыннан сыйпады һәм кызын күкрәгенә кысты :

- Кызым! Төш кенә бит ул! Тынычлан! Әниең һәрвакыт синең белән!


















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!