СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок биологии 8 класс "Первая помощь при повреждениях скелета"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок для биологии 8 класса "Первая помощь при переломах, вывихах, растяжениях" на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Урок биологии 8 класс "Первая помощь при повреждениях скелета"»

Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

Морт урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе







Биологиядән ачык дәрес

8 сыйныф




Укытучы : Галиева Ләйсән Хатиповна -








Тема: Сөяк сынганда, буыннар тайганда һәм сеңер тартылганда беренче медицина ярдәме күрсәтү.

Максатлар: Белем бирү максатлары:

  1. Укучыларга терәк-хәрәкәт системасының җәрәхәтләре белән таныштыру.

  2. Скелет җәрәхәтләренең билгеләрен өйрәнү, аларны таный белү.

Үстерүчән максатлар:

  1. Скелет җәрәхәтләренә беренче ярдәм күрсәтү, аның алымнарының тәртибен ачыклау .

  2. Зоология курсында алынган терәк-хәрәкәт системасы буенча төшенчәләрне үстерү.

Тәрбия максатлары:

1.Сәламәтлекне саклауның мөһимлегенә төшендерү.

2.Профориентация эше: медицина хезмәткәрләре эше белән танышу

Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Дәрес төре: уен дәрес, практик дәрес

Эш формалары: группада һәм индивидуаль эшләү.

Методлар: әңгәмә

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, диск “ Биология” 6-11 класс. Лаборатор практикум”; таблицалар: “Кеше скелеты”, “Беренче ярдәм күрсәтү”; ренгенограммалар, шина, бинтлар, боз, анальгетиклар; һәрбер өстәлгә: карточка – биремнәр, таблица “ Скелет системасы җәрәхәтләренең төрләре ”

Дәреснең эпиграфы: “ Теләсә нинди дару үзлеге буенча тизлекне алмаштыра ала, ләкин дөньядагы бернинди өйбер дә хәрәкәтне алмаштыра алмый” ТИССО

Дәрес барышы:

1. Кереш. Оештыру моменты: (1 минут)

Класс 2 группага бүленгән.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар, килгән кунаклар!

Ә хәзер укучылар барыгыз да минем кузләремә карагыз, класста бөтенегез дәме, хәлләрегез өйбәтме, дәрескә дә әзерме? Дәресне башлар алдыннан, сезнең һәрберегезнең өстәлендә кеше йөзләренең сүрәтләре бирелгән бит ята. Шуңа, хәзер сезнең халәтегез, кәефегез ничек – шул йөзгә берәр тамга куегыз.

Һәрбер тере организм, шулай ук кеше дә, хәрәкәткә ия. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән кеше скелетының төзелешен өйрәндек. Бу белемнәрегезне хәзер тикшереп китәрбез.


2.Белемнәрне актуальләштерү. ( 10 минут)

1. Группаларга карточка – биремнәр бирелә.

1 группа: “ Логик чылбырны дәвам итегез. Сүз нәрсә турында бара? Матдәләр алмашы,туклану, сулыш, бүлеп чыгару, үрчү, ......”

( чылбыр мондый терминнар белән дәвам ителә: ярсынучанлык, үсеш, хәрәкәт. Сүз тереклекнең төп билгеләре турында бара)

2 группа: “ Бирелгән органнар системасыннан, безнең организмны хәрәкәткә китерүче органнар системасын сайлап алыгыз. Ни өчен сайлаганыгызны аңлатыгыз? Тән япмасы, сулыш, кан әйләнеше, ашкайнату, скелет, бүлеп чыгару, мускуллар, нерв, эндокрин, җенес системалары.” ( скелет, мускул, нерв системасы)

2. Бирелгән сөяк исемнәре скелетның нинди бүлекләренә керә һәм аларны күрсәтергә:

1 группа:

- күкрәк сөяге ( күкрәк читлегенә керә)

- маңгай сөяге (баш сөягенең ми бүлеге)

- балтырның нечкә сөяге ( түбәнге ирекле очлыклар скелеты)

- кабырга ( күкрәк читлеге)

- муен умырткасы ( гәүдә скелеты - умырткалык)

- аскы казналык сөяге (баш сөягенең бит бүлеге)

- орчык сөяге (югары ирекле очлыклар скелеты)

- оча сөяге ( түбәнге очлыклар поясы)

2 группа:

- калак сөяге ( югары очлык поясы)

- бот сөяге ( түбәнге ирекле очлык скелеты)

- чигә сөяге ( баш сөягенең ми бүлеге)

- сигезкүз ( умырткалык бүлеге)

- кулбаш сөяге ( югары ирекле очлык скелеты)

- яңак сөяге ( баш сөягенең бит бүлеге)

- белззек сөякләре ( югары ирекле очлык скелеты – кул чугы)

- үкчә өсте сөяге (табан скелеты, түбәнге ирекле очлык скелеты)

  1. Яңа материалны аңлату: (20 минут)

Укытучы: Бәла- казалар кисәк кенә була. Скелет системасында имгәнүләр булганда, нишләргә соң? Андый вакытта зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтергә кирәкме? Беренче ярдәмне бөтен кешегә дә белү мөһимме? Сез ничек уйлыйсыз? (укучылар җавап бирәләр) Өйдәгез әле, бергәләшеп дәреснең темасын өйтеп карыйк. (тактада число, дәреснең темасы язылган, укучылар дәфтәрләренә язалар) Һәм бүгенге дәресебезнең максаты: скелет системасы җәрәхәтләренең төрләре белән танышу, аларны таный белү; беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү.

Безнең сөякләр, буыннар нык, каты сыман. Ләкин бәрелү – сугылулар, җайсыз хәрәкәтләр ясау, егылулар сөякләрнең төрле җәрәхәтләренә китерергә мөмкин. Бигрәк тә аяк-кул сөякләре аеруча еш сына.Сезнең арагызда, берәрегезнең скелет системасының җәрәхәтләре булганы юкмы? Сез нинди скелетның зарарлануларын беләсез?

Әйдәгез әле, якынрак скелет системасының зарарланулары белән танышып китик. Безгә моның өчен Морт шифаханәсендә эшләүче шәфкать туташы – Мазитова Гөлназ Фаизовна ярдәм итәр. (укучыларга “Скелетның зарарланулары” дигән таблица бирелә. Аның белән танышу – шәфкать туташының ярдәме белән алып барыла. Ничек итеп повязкаларга ясарга күрсәтә).

Нәтиҗә: скелет зарарланулары бигрәк тә кыш, җәй айларында һәм балаларда була. Сез уйныйсыз, йөгерәсез, сикерәсез, ялгыш таеп китәсез, кайбер вакыт бер- берегезне этәсез, аякларны чалып шаярышасыз. Ләкин шул вакытта “уеннан уймак” чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, беренче итеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Икенчедән, дөрес итеп егыла белергә кирәк.


4. Яңа материалны ныгыту ( 10 минут)

1. Практик эш. “Төрле скелет зарарлануларында беренче ярдәм күрсәтү.”

Һәр группага биремнәр бирелә.

1 группа: Кабырга сынганда беренче ярдәм курсәтү.

2 группа: Кулның орчык сөяге сынганда беренче ярдәм күрсәтү.

2. Ситуацияләрне чишәргә:

1 группа “ Физкультура дәресендә малайлар 60 м-га йөгерү буенча зачет бирәләр. Айрат, берничә метр йөгергәннән соң, дистанциядән чыга. Аның аягы бик каты авырта, ләкин ул аны бөгә һәм бармакларын селкетә ала. Озакламый аягы шешенә башлый. Айратка ничек булышырга? Нинди зарарлану бу?” ( сеңер тартылу: салкын өйбер кую, тыгыз итеп бәйләү, врачка бару)

2 группа: “Алсу белән Айгөл бозгалакка коньки шуарга килделәр. Шуганда, Алсуны, ялгыш кына бер классташы бәреп китә. Кыз аягында басып кала алмыйча, егыла. Авыртудан Алсу бик каты итеп кычкырып җибәрә. Аның җилкәсе авырта, кулын, бармакларын селкетә алмый, зарарланган урынга кан сава, сөякнең торышы үзгәргән сыман тоела. Кызлар нәрсә эшләргә дә белмиләр. Ничек Алсуга булышырга? (сөяк сыну: ябык. Шина куеп каты итеп бәйләргә. Шина булмаса, кулны гәүдәгә бәйләргә, врачка алып барырга.

3. Дөрес фикерләрне график билгеләү. (индивидуаль эш)

1 2 3 4 5

- - + + -

1) Сөяк сыну – ул сөякнең башы буын чокырыннан чыгу ул.

2) Чыккан сөякләрне беренче ярдәм күрсәткәндә үк урынына утырталар.

3) Көчле авырту, шешенү, зарарланган урынны селкетә алмау – сөяк сынуның билгеләре.

4) Салкын өйбер кую, тыгыз итеп бәйләү – сеңер тартылгандагы беренче ярдәм.

5) Умырткалык зарарланганда кешене аркасына салырга, баш астына әйбер куярга һәм больницага алып барырга.


5. Йомгаклау. ( 1 минут)

Укытучы:Укучылар,сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Кирәкле дәресме ул?

( билгеләр кую). Өйдәгез әле, теге йөзләргә кире борылып кайтыйк. Хәзер, дәрес ахырында сезнең кәефләрегез ничек, үзгәрдеме әллә шулай ук калдымы? (укучылар үзләренең психик халәтләрен билгелиләр)

6. Өй эше.(1 минут)

Дәфтәргә таблицаны күчереп алырга, өйрәнергә. өйдә тагын бер тапкыр беренче ярдәм күнекмәләрен эшләп карарга.



Скелетның зарарланулары

Скелет зарарлануларының төрләре

Зарарланулар

Билгеләре

Беренче ярдәм

1. Сеңер тартылу

Җайсыз хәрәкәтләр ясау, бәрелү - сугылулар нәтиҗәсендә сөякләрне тоташтырып торучы сеңерләр зарарлана

- авырту

- буын тирәсе шешә

- кайвакыт кан сава


- боз салган куык яки салкын өйбер куярга (авыртуны җиңеләйтә, шешүне туктата, эчтәге кан савуны киметә)

- тыгыз итеп бинт белән бөйләргә (зарарланган очлыкны сузарга, тарткаларга, җылытырга ярамый)

- врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк

2.Буыннар таю

( буындагы җайсыз хәрәкәт сөякләрнең урынынан күчүе)

Сөякнең башы буын чокырыннан чыгу, сеңерләр тартылырга, кайчагында өзелергә дә мөмкин.

- бик нык авырту

- суставның формасы узгәрү

- суставның хәрәкәте үзгәрә

- боз салган куык яки салкын өйбер куярга

- тынычлык ( буынны хәрәкәтсез, тыныч хәлдә калдырырга)

- кулны яулык яисә бинт белән муенга асырга, ә аяк-кулларга кул астындагы әйберләрне кулланып шина салырга

- врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк ( чыккан сөякне врачтан башка гына утыртырга тырышу тагын да җитди зарарланулар китерергә мөмкин)

3.Сөякләр сыну:

ябык













ачык








Кабырга сыну








Умырткалык сыну





Баш сөяге зарарланганда



Сөякнең өслеге, формасы зарарлана, үзгәрә.

-.кисәк кенә бик каты авырту

- каты шешенү

- хәрәкәтләндереп булмау

-сөяк, мускуллар зарарлана








- кан агу

- сөяек кан тамырларын, нервларны, тирене ертып чыга




- авырту

- сөяк, мускуллар зарарлана






- авырту

- сөяк, мускуллар зарарлана



- авырту

- сөяк, мускуллар зарарлана


- гәүдәнең зарарланган өлешен бөтенләй хәрәкәтсез калдыру

- шина кую ( зарарланган урынны гына түгел, аның ике ягындагы зарарланмаган өлешләрне дә капларга тиеш)

- шинны сынган очлыкка тыгыз итеп бәйлиләр

- врачка алып барырга

- ярага стериль повязка кую

- кан туктату өчен бастырып мамык-марлялы повязка кую

- шина

- врачка


- зарарланучы тирән итеп сулышын чыгара

- экрен, өстән генә суларга

- күкрәк читлеген кысып бәйлиләр

- врачка


- зарарланучыны йөзтүбән яткырырга

- ашыгыч ярдәм чакырырга


- зарарланучыны аркасына яткырырга

- башны бераз күтәртергә ( кан саумасын өчен)

- - ашыгыч ярдәм чакырырга











8 сыйныфта уздырылган

Сөяк сынганда, буыннар тайганда һәм сеңер тартылганда беренче медицина ярдәме күрсәтү

дигән ачык дәрескә үзанализ.

Дәреснең темасы: Сөяк сынганда, буыннар тайганда һәм сеңер тартылганда беренче медицина ярдәме күрсәтү.

Дәрескә куелган максатлар: Белем бирү максатлары:

  1. Укучыларга терәк-хәрәкәт системасының җәрәхәтләре белән таныштыру.

  2. Скелет җәрәхәтләренең билгеләрен өйрәнү, аларны таный белү.

Үстерүчән максатлар:

  1. Скелет җәрәхәтләренә беренче ярдәм күрсәтү, аның алымнарының тәртибен ачыклау .

  2. Зоология курсында алынган терәк-хәрәкәт системасы буенча төшенчәләрне үстерү.

Тәрбия максатлары:

1.Сәламәтлекне саклауның мөһимлегенә төшендерү.

2.Профориентация эше: медицина хезмәткәрләре эше белән танышу

.Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Дәрес төре: уен дәрес, практик дәрес

Эш формалары: группада һәм индивидуаль эшләү.

Методлар: әңгәмә, эзләнү, репродуктив

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, диск “ Биология” 6-11 класс. Лаборатор практикум”; таблицалар: “Кеше скелеты”, “Беренче ярдәм күрсәтү”; ренгенограммалар, шина, бинтлар, боз, анальгетиклар; һәрбер өстәлгә: карточка – биремнәр, таблица “ Скелет системасы җәрәхәтләренең төрләре ”.

Дәрескә куелган барлык максатлар да үтәлде.

Дәресне төзегәндә укучыларның белемнәре, физик, психик халәтләре, мөмкинлекләре исәпкә алынды. Дәрес башында психологик разминка уздырылды. Бу укучыларның дәрескә әзерлеген, эмоцияләрен, кәефләрен, дәрескә нинди әзерлек белән керүләрен белү чарасы булды. Дәрес ахырында тагын псиологик разминка уздырылды. Бу укучыларның дәрескә мөнәсәбәтләрен, фикерләрен, ошаганмы, юкмы, эчке халәтләрен, күңелләре күтәрелгәнме икәнлеге өчен кулланылды.

Дәрес төре - практик, уен дәрес. Дәрестә бик күп практик алымнар кулланылды. Укучылар бер-берсенә төрле повязкалар ясап карадылар. Бу эштә аларга үз эшенең остасы – шәфкать туташы Мазитова Гөлназ Фаизовна ярдәм итте. Балалар бер-берсе белән группалап, парлап эшләделәр. Яхшы эш нәтиҗәләре күрсәттеләр. Укучылар медицина хезмәткәрләренең һөнәре белән тагын да якынрак таныштылар. Үзләрен врач итеп хис иттеләр. Моңа шулай ук ренгенограмма кәгазьләре белән дә эшләү булышлык итте.

Яңа дәресне аңлатканда, теория , белән практика бәйләнеп алып барылды. Һәрбер балага таблица өләшенде. Скелетның җәрәхәтләре белән танышу үткәрелде. Беренче ярдәм күрсәтү турында компьютерда фрагментлар күрсәтелде, соңнан шәфкать туташы белән берлектә повязкалар ясалды.

Дәрес ахырында тема кабатланды, төрле ситуацияләр чишелде, график билгеләү үткәрелде. Өй эшенә, дәреслектә бу тема булмаганлыктан (ләкин программада, планда бар), күрмә хәтерне ныгыту алымы буларак, таблицаны дәфтәргә күчереп язырга бирелде.

Балалар дәрестә бик актив булдылар, теләп катнаштылар. Сорауларга тулы җавап бирделәр. Парлап эшләгәндә, бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә булдылар.

Дәрестә мин максатыма ирештем дип уйлыйм, чөнки укучылар сөяк сынганда, буыннар тайганда һәм сеңер тартылганда беренче ярдәм күрсәтү алымнарын теориядә һәм практикада тулысынча расладылар.


1 группа: “ Логик чылбырны дәвам итегез. Сүз нәрсә турында бара?


Матдәләр алмашы,туклану, сулыш, бүлеп чыгару, үрчү, ......”




2 группа:Бирелгән органнар системасыннан, безнең организмны хәрәкәткә китерүче органнар системасын сайлап алыгыз. Ни өчен сайлаганыгызны аңлатыгыз?


Тән япмасы, сулыш, кан әйләнеше, ашкайнату, скелет, бүлеп чыгару, мускуллар, нерв, эндокрин, җенес системалары.”




1 группа:

Бирелгән сөяк исемнәре скелетның нинди бүлекләренә керә һәм аларны күрсәтергә:

- күкрәк сөяге

- маңгай сөяге

- балтырның нечкә сөяге

- кабырга

- муен умырткасы

- аскы казналык сөяге

- орчык сөяге

- оча сөяге




2 группа:

Бирелгән сөяк исемнәре скелетның нинди бүлекләренә керә һәм аларны күрсәтергә:

- калак сөяге

- бот сөяге

- чигә сөяге

- сигезкүз

- кулбаш сөяге

- яңак сөяге

- белззек сөякләре

- үкчә өсте сөяге



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!