СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Вечер занимательной грамматики для 6 класса по родному языку

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятия для внеурочной по родному языку .

Просмотр содержимого документа
«Вечер занимательной грамматики для 6 класса по родному языку»

Кызыклы грамматика кичәсе


Укытучы Л.Х.Арсланова


Алып баручы. Кадерле дуслар! Без бүген “Грамматика бәйрәме”нә җыйналдык. Ике команда көч сынаша. Бәйрәмгәга бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска булган укучылар гына җыела. Сезнең алды шундый ике команда. Бәйрәмегез котлы булсын! Зур уңышлар телим сезгә. Сизгер һәм кыю булыгыз. Белемегезгә таянып эш итегез!


Ярышта 6 һәм 7 сыйныф укучылары катнаша. Әйдәгез, командалар белән танышыйк (командалар ү з-үзләрен тәкъдим итә). Сүзне аларга бирәбез.

Инде мөхтәрәм жюри әгъзалары белән танышып үтик. Таныш булыгыз: бүгенге бәйгедә гадел хөкемне менә шушы кешеләр чыгарачак (жюри әгъзалары белән таныштыру).


Укучылар, ярышыбызны башлыйбыз.



1 тукталыш — “Туган тел" дип атала. ҺӘР командага да 5 сорау бирелә. Сез сәнгатьле итеп ШИГЫРЬ сөйләргә, мәкаль, әйтемнәрне, әкиятләрне әйтергә тиеш буласыз. Грамматик сорауларга жавап бирәсез.

Шулай итеп 1 тукталышка рәхим итегез.

1. Татар язучыларын санагыз.

1 .Татар шагыйрьләрен санагыз.

2. Туган ил турында шигырь сөйләгез.

2. Туган тел турында шигырь сөйләгез.

З.Туган тел турында нинди мәкаль беләсез?

3. Туган ил турында мәкаль беләсез?

4. Татар телендәге сүз төркемнәрен әйтегез.

4. Нинди жөмлә кисәкләрен беләсез?


5. Тукайның нинди әкиятләрен, мәсәлләрен беләсез.

5. А. Алишның нинди әкиятләрен беләсез.




2 тукталыш. “Тапканга табышмак” тукталышы


1. Алфавитта алты хәреф:

Иң дуслар һәм туганар.

Татар сүзләрендә генә

Кулланыла торганнар.



2. Безне татар сузләреннән

Эзләп таба алмассыз.

Дөресен әйтеп бирсәгез

Оятка да калмассыз.



3. Баш хәрефебез юк безнең,

Аваз да белдермибез,

Шуның өчен дә сүзләрдә

Бик парлашып йөрмибез.



4. Бер гайләдә алтау без

Исем, зат алмашлыкларын

Төрләндереп ятабыз?



5. Без бары тик дүртәү генә

Кыйрык тагы йөрүче.

Без нинди хәрефләр икән,

Бармы берәр белүче?



6. Тамау төшкән кешеләр

Хәлебезне аңларлар.

Чөнки безне дөрес итеп

Алар эйтә алмыйлар.



2 тукталыш төгәлләнде. Жюри билгеләрен куя торсын. Сүз Насыйбуллин Раниска бирелә “Түбәтәй” . Шигырь юлларын тыңлап китик әле.

3 тукталыш - "Җитезләр" дип атала.

Һәр адымга бер кеше исеме әйтергә

Ил тамыры кергән кеше исемнәре атарга.

2 Гөл тамыры кергән кеше исемнәре язарга.

Концерт номеры 6д сыйныфы. “Ямаулы чалбар”. Скетч.

4 нче тукталыш: “Капитаннар тукталышы” дип атала.

Алып баручы. Җюри очколарны саный торсын, хәзер уртага капитаннар чыксын. Аларның да зирәклеген күрик. Капитаннарның бер-берсенә биргән сорауларын тыңлыйк.

“Зирәкләр” капитаны.

1. Океан белән диңгез арасында нәрсә бар? (“Белән” сүзе.)

2. Җөмлә беткәч нишлиләр? (Пауза ясыйлар.)

3. “Сузыклар” белән “Тартыклр ” кайда очрашалар? (Алфавитта)

4.Тыныш билгеләрен нинди бүлектә өйрәнәбез? (Пунктуация.)

  1. Мәскәү һәм Казанда юк, Татарстанда бар. Нәрсә ул? (Р хәрефе)

“Тапкырлар ” капитаны.

1.Без нинди айны ашыйбыз. (Май.)

2. Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга.)

3. Авазларны без кайсы бүлектә өйрәнәбез?(Фонетика.)

4. Казан сүзенең бер хәрефен алмаштырсаң, нинди күл исеме килеп чыга? (Кабан)

5. Кайсы кошның оясында бер вакытта да йомыркасы булмый?(Күке.)

Әйдәгез әле, теләктәшлек белдерүчеләр дә тик тормасын. Хәзер без сезгә мәкальләр әйтәбез, ә сез аларны сыйфатлар белән төгәлләгез.

1) Акылы кысканың теле... (озын).

2) Ялкау атның йөге һәрвакыт... (авыр).

3) Башланган эшнең беткәне... (яхшы).

4)Эше җайлының ашы да... (тәмле)

5)Юмарт кешенең күңеле... (киң).

Ә хәзер 5 тукталышка життек. Ул "ХӘРЕФЛӘР илендә" дип ала.

Ул ике хәрефкә багышланган. Менә бу кәгазьгә "М" һәм "А" хәрефләре язылган. Капитаннар, үзегезгә нинди хәреф туры килгәнлеген ачыкларга чыгыгыз. Ә хәзер бу кәгазь битләренә языгыз:



A ( хәрефе)

М(хәрефе)

Шәһәр-

Шәһәр-

Ил-

Ил-

Елга-

Елга-

Район-

Район-

Язучы-

ЯЗУЧЫ-

Әдәби әсәр-

Әдәби әсәр-

Шагыйрь-

Шагыйрь-

Жыр исеме-

Җыр исеме-

Авылдагы урам исеме-

Авылдагы урам исеме-

Машина -

Машина -

Фән-

Фән -

6 тукталыш .Ул “Өлгерләр" дип атала. Ике команда көч сынашачак. Менә сезгә сүзләр. Кем күбрәк сүз яза һәм иң озынын уйлап таба.

Башкала

7 тукталыш ( баш, кала, каш, бака, каба, бал, бак, аш, бала, лак, шакал, башак, ала)

Менә соңгы тукталышыбызга килеп җиттек. “ Эстафета”.

“Сузыклар” командасы алма сүзенең, ә “Тартыклар” командасы басма сүзенең соңгы иҗегеннән башлап сүзләр ясый. (Мәсәлән, алма-машина-Наил) кем күбрәк яза алыр?

8 тукталыш “Талантлылар “ дип атала

Командаларга ике конверт тапшырам. Анда хәрефләр язылган , шул хәрефләрне дөрес итеп җыйсагыз,аннан җыр исеме килеп чыга. Кайсы команда беренче итеп ңыр исемен атый һәм җырлый башлый, шул команда җиңүче була. Жюри санаган арада, эшкә керешегез.


Алып баручы: командалары ярышы тәмамланды. Ләкин бу вакытлыча гына әле. Күңелләрегезне төшермәгез. Укуда да бер-берегез белән ярышып укыгыз. Уңышлар телим сезгә. Хушыгыз!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!