4. 1.Кошлар сайрый тирәктә, Сыгылып үсә таллары. Кайда йөрсәм дә йөрәктә Татарстан таңнары. 2.Бу дөньяда мин бер ятим түгел, Горурлыкка тулы хакым бар: Тигезләргә мине тигез иткән Республикам, туган халкым бар. 3. Азат та син, Гүзәл дә син, Әй туган җирем. Күкрәп яшә, Татарстан, Җөмһүриятем минем! Хәзер “Туган җирем Татарстан” дигән темага викторина үткәрәбез. Җирәбә салып, ике командага бүленәбез. 1 бирем Команданың исемен һәм девизын уйлап табыгыз.Командирны сайлагыз. 2 бирем “Тел чарлау” (командаларга сораулар бирелә,кем беренче җавап бирә) Дәүләт гербы кайчан булдырыла? (1992 ел) Казан Кремлендә иң матур манараны әйтегез? Ул ничә яруслы? ( Сөембикә манарасы, 7 катлы) Язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәм. (Сабантуй) Татарстан флагының төсләре нәрсәне аңлата? (яшел-яшәү, ак-сафлык, аклык, кызыл-көрәш) Татар халкының борынгы бабалары булып кемнәр санала? (болгарлар) Республиканың төп табигый байлыгы? (нефть) Республикабызның башкаласы нинди шәһәр? ( Казан шәһәре) Кама елгасының борынгы исеме ничек булган? (Чулман) КамАЗ йөк машиналары кайсы шәһәрдә җитештерелгән? ( Чаллы шәһәрендә Алабуга шәһәрендә нинди танылган рәссам туган? ( И.И.Шишкин?) Чистай шәһәрендә нинди завод бар? (Сәгать заводы) Татарстан дәүләт гимны кайчан кабул ителә? (1993ел) Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән һәм ул нәрсәне аңлата?(Ак барс-ирек сөюче) Кремльнең төп манарасы ничек атала? (Спас) Казанда җәяүлеләр урамы? (Бауман) Бөек Болгар дәүләтендә нинди дин кабул ителә? (Ислам) Татарстанда шикәр комын кайсы районнарда җитештерәләр? (Зәй,Буа, Нурлат) Татарстанның мәйданы якынча күпмегә тигез? (68000 кв.км) Туган илен яраткан кеше кем була?(патриот) ТР составына ничә административ район керә? (43) 3 бирем “Серле конверт” 1 конверт. ТР гимнын кемнәр иҗат иткән?(Рөстәм Яхин көе, Рамазан Байтимеров сүзләре) 2 конверт ТРның дәүләт бәйрәмнәрен санагыз. (ТР Конституциясе көне-6 ноябрь, ТР көне-30 август,Сабантуй-июнь) 4 бирем.”Табышмак әйтәм, тап” 1.Бер иҗегем-төс минем, икенчесе-сыеклык; Өченчесе болай ди: -Безнең авыл бик бай,-ди.бу кайсы район?(Аксубай) 2.Куйбышев сусаклагычы Янындагы кала ул. Данлы сәгатьләре белән Тарихларда калган ул. (Чистай) 3. Тукае бар, чиккән читеге бар, Казансуның матур ярында. Туплаганнар аның музеена Әлифбаның барын — барын да.(Арча) 4. “Ала үгез” дә, балык та, Икътисадый зона да. Шагыйрь, рәссамнары белән Чыккан аның даны да. (Алабуга) 5. Таулары биек булганга, Шундый исем биргәннәр. Казанга кадәр араны Җәяүләп тә йөргәннәр. (Биектау) 6. “Ике мари” дигән сүздән Биргәннәр аңа исем. Киез итекләрен күрсәң, Билләһи, китәр исең. (Кукмара) 7. Кара майның башкаласы, Театрлы, көллиятле. Ул шәһәрне белү кирәк, Бу бик әһәмиятле. (Әлмәт) 8. Куйбышев сусаклагычлы, Пристаньлы, көллиятле. Шәһәр исемен дә йөртә Һәм үзе күпмилләтле. (Тәтеш) 9. Шикәр чөгендере игә, Шуңа бай ул шикәргә. Театрына барып кайт, Гел белмәсәң нишләргә. (Буа) 10. Беренче анда таң ата, Беренче Илбаш аннан. Беркайчан да төшкәне юк “Иң яхшы” дигән саннан. (Актаныш). 5 бирем “Капитаннар, алга!” Сорауларга җавап бирегез 1. Татар егетенең милли баш киеме? (түбәтәй) 2. Яр Чаллы шәһәре яныннан ага торган елга (Чулман) 3. Татар кызының милли баш киеме?(калфак) 4.Татарстан территориясендәге иң биек урын кайда?(Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы) 5. Татарстанның иң зур елгасы?(Идел) 6.Татарстанның кайсы шәһәре “суда йөзә”?(Алабуга) 7. Күннән, чигеп эшләнгән татар милли аяк киеме?(читек) 8.Татарстанның кайсы шәһәрендә йөк автомобильләре туа? (Яр Чаллы) 9. Татар халкының ханбикәсе?(Сөембикә) 10. Татарстанда беренче нефть кайчан чыгарыла башлый?(1943 елда Шөгердә) 11.“Бабай бүреге йөз ямау” табышмагы нәрсә турында сөйли?(глобус) 12. Татарстанда иң озын елга? (Ык). 13.Тимер юл белән барганда Казаннан Мәскәүгә кадәр ничә километр?(794 км) 14. Кайсы татар бию көе классик әсәр дип танылды?(“Әпипә”) 15.”Оча торган татар кешесе” дип даны чыккан легендар, бөек биюче?(Рудольф Нуриев) 16. Алабуга урманнарын сурәтләгән рәссам?(Шишкин) 17. Камаз машиналарының эмблемасы? (Ат) 18. Нинди шәһәрне “нефтьчеләр шәһәре” дип атыйлар?( Әлмәт) 19. Татар халкының бөек шагыйре. ( Г.Тукай ) 20.Татарстандагы иң борынгы уку йорты. ( Университет ). |