Внеклассное мероприятие
на тему:
« Инсценировка сказки Репка на татарском языке »
Основная цель постановки: привить учащимся интерес к драматизации сказок на татарском языке. Формирование экологической культуры учащихся
Задачи:
Развить навыки и умения диалогической и устной речи, научить учащихся произносить:
- фразы с правильным ритмом и интонацией
- проводить работу над запоминанием текстового материала
2. Вовлечь учащихся в творческую деятельность через участие в инсценировке сказки
3. Развить у учащихся артистические способности: умение перевоплощаться в изображаемого героя сказки, используя правильную мимику и жесты.
4. Воспитать интерес к татарскому языку, повысить мотивацию к его изучению.
Реквизит: забор, «деревья»- горшочные цветы, «трава», цветы, подсолнух, костюмы персонажей, стул, солнце.
Действующие лица:
Сказочник- әкиятче
Бабушка-әби
Дедушка-бабай
Репка- шалкан
Внучка- онык кыз
Щенок- көчек Акбай
Котенок- песи баласы Мияубикә
Мышка -тычкан
"Шалкан" әкияте
Максат:Экологик тәрбия бирүне әкият күрсәтү аша алып бару.
Җиһазлау: рәшәткә белән уратылган бакча, "агачлар"-гөлләр,көнбагыш чәчәкләре, чирәм, чәчәкләр, тәрәзә, бүрәнә, маскалар.
Катнашалар: әкиятче, әби, бабай, кыз, Акбай, Мияубикә, тычкан
Әкиятче : Безнең бабай шалкан чәчкән,
Тәрбияләп үстергән.
Чүп үләнен йолкып торган,
Сулар сипкән кич белән.
Шалкан зур булып үскән,
Бабай тартып, тартып караган –
Тик чыгара алмаган
Бабай: Ай, аллам, вай, аллам!
Каян үскән бу шалкан!
Кайсы ягыннан тартыйм,
Ничек кенә чыгарыйм?
Тукта әле, әбине чакырыйм, булмаса.
Әбисе, әбисе! Чык әле монда!
Әби: Ятып кына торыйм дисәм!
Тагын нигә чакыра?
Нәрсә булган бу бабайга –
Шалканга карап тора?
Бабай: Күр, әбисе, нинди шалкан
Үскән безнең бакчада.
Бергәләп тартыйк, әйдә,
Тотын минем аркага!
Әкиятче : Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән.
Әби: Булмый бу болай, кызны чакырыйк, булмаса.
Кызым, кызым Гөлчирә!
Кил әле син бирегә!
Кыз: Телевизор карадым,
Һәм курчак та уйнадым.
Әбием, нәрсәгә мине өйдән чыгардың?
Әби: Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Син дә булыш әле!
Әкиятче: Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар!
Кыз: Кулларым арды, Акбайны чакырыйк,
Булышсын тартырга.
Акбай, Акбай! Кайда син?
Ник бирегә килмисең?
Акбай: Һау! Һау! Һау!
Ни булды монда?
Көн буе саклыйм йортны –
Бер карак та кертмим мин.
Тагын нәрсә булды?
Кыз: Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Тотын минем аркага!
Әкиятче: Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Акбай: Булмый бу болай, Мияубикәне чакырырга кирәк!
Кайда син, Мияубикә?
Тиз килеп җит монда!
Мияубикә: Мияу, мияу мин
Һәрвакытта уяу мин.
Сөт эчәм, тычкан тотам,
Уйнарга бик яратам!
Акбай, Акбай! Ник бүләсең мине?
Акбай: Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Булыш әле!
Әкиятче: Мияубикә Акбайга, Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар икән!
Мияубикә: Мияу,мияу, арыдым.
Ә шалкан чыкмый һаман.
Бергә-бергә җиңел булыр –
Чакырый без тычканны!
Тычкан, тычкан Чи-чи-чи
Син кайларда йөрисең?
Кил бирегә!
Тычкан: Нәрсә кирәк, Мияубикә?
Мияубикә: Бабай шалкан үстергән,
Шалкан зур булган!
Тартып, тартып карадык –
Һич чыгара алмадык. Булыш әле безгә!
Тычкан: Миннән башка шалкан да тарта алмыйсыз бит сез, әйдәгез булышам!
Әкиятче: Тычкан Мияубикәгә, Мияубикә Акбайга, Акбай оныкка, онык әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган: тарталар, тарталар, тарта торгач тартып чыгардылар бит шалканны! Балалар, менә күрдегезме инде бердәмлекнең көчен!
Бөтенесе тезелеп баса .Бер,ике,өч
Безнең кулда көч.