СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Выступление на августовской конференции учителей начальных классов Арского района

Нажмите, чтобы узнать подробности

Выступление на тему "ФГОС шартларында укытучының дәрес планына таләпләр"

Просмотр содержимого документа
«Выступление на августовской конференции учителей начальных классов Арского района»

Август конференциясенең башлангыч класс

укытучылары утырышында ясалган чыгыш

21 август, 2017 ел










Тема:


“ФДББС (ФГОС) шартларында укытучының

дәрес планнарына таләпләр”















Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе”

филиалы “Кзыл-Яр башлангыч гомуми белем мәктәбе”нең

I квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы

Бакиева Ә.Т.


Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелде. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә.

Стандарт нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-дея-тельностный подход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла. Бу, үз чиратында, түбәндәгеләрне үз эченә ала:

-яңа иҗтимагый тормыш таләпләренә җавап бирерлек яшь буын тәрбияләү;

-шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе (укытучының ничек, нинди юллар белән эшләве түгел, ә нәтиҗә мөһим);

-эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;

-белем бирүнең һәр баскычында дәвамчанлык принцибының саклануы (балалар бакчасы, башлангыч, төп һәм урта мәктәп);

-эшләрне оештыруда төрле формалар тәкъдим итү,мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар үзәгенә алу;

- универсаль эш ысулларына өйрәтү;

-укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен бәяләү.

Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.

Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш тудырырга, аны алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.

Федераль дәүләт белем стандартлары тәләбе укытучыга үз дәрес-ләрен оештыруда комплекслы караш булдырырга ярдәм итә, ижади эзләнеүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

Традицион укыту системасынан аермалы рәвештә, заман дәреслә-ренең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр.

Төп максат – укучы шәхесенең интеллектуаль, рухи, физик үсе-ше, аның кызыксынуын формалаштыру;

Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөнъяны

танып-белүгә әһәмиятле булуы.

Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, бе-лемне арттырырга омтылу, үз үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

Эш ысуллары– бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, эвристик әң-гәмә, дәрес-диспут, укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнә-сәбәт.

Дәресне оештыру: сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади күнегүләр эшләү, шәхси, төркемле, парлы эш оештыру.

Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучыларны уку мәсьәләләрен хәл итеү процесына дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.

Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуацияда мөстәкыйль куллануы, хаталарын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.

Яңа таләпләр буенча:

-дәрес укытучы белән укучы, укучы белән укучы арасындагы хезмәттәшлеккә корыла;

-дәрес укучының үсешен тәэмин итүне күздә тота (укучы дәрестән чыкканда: Мин нәрсә белә идем? Бүген нәрсә белдем? Алар ара-сында нинди бәйләнеш булды?- дип аңлап,үзүсешен ачыклап чыгарга сәләтле була);

-укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, укытучы проблемалы, эзләнүле ситуацияләр аша укучыга үсеш өчен шартлар тудыра;

-укучылар эзләнү, проблеманы чишү, адымлы гамәлләр аша мөстәкыйль нәтиҗәләр ясарга өйрәнә;

-дәрестә укучы уку процессының үзәгендә була;

-укучы әзер җавап белән эш итми, ә иҗат итә, иҗади хезмәттәшлек итә;

-һәр эшчәнлек укучының яшь үзенчәлегенә һәм уку материалын үзләштерү мөмкинлегеннән, классның профиленнән чыгып оеш-тырыла.

Яңа тема өйрәтү дәресенең якынча структурасы

1) Тема, максат, бурычлар билгеләү. Ике тема бирү үзен аклаячак: теоретик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче максат-лардан чыгып лексик тема алына. Мәсәлән, сыйфат дәрәҗәләре. Кешедә барысы да матур булырга тиеш.

2) Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Максаты: укыучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү. Сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Эш алымнары: укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү, девиз, эпиграф белән таныштыру, өлге буенча өй эшен мөстәкыйль тикшерү һ.б. (1, 2 минут).

3) Белемне актуалләштерү.

Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау (4, 5 минут).

4) Проблемалы ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую.

Максат: авырлыкларны ачыклау (Ни өчен шундый сорау килеп туды? Без әле нәрсәне белмибез?), дәрес максатын я теманы төп сорау кебек итеп билгеләү (4, 5 минут). Уку мәсьәләсен кую буенча проблеманы ачыклауга юнәлтелгән, темага алып килгән әңгәмә үткәрү.

5) Яңа тема өйрәнү.

Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү,анализлау (7, 8 минут).

Эш төрләре: төрле фикерләр тудырган, проблеманы хәл итүгә юнәлтелгән әңгәмә, төркемләп, парлап эшләү.

6) Ныгыту.

Максат: бергәләп, чиратлап яңа белемне кабатлау, терәк сигнал формасында теркәү (4, 5 минут).

Эш төрләре: фронталь эш, парлы эш, продуктив күнегүләр башкару.

7) Үз аллы эш.

Максат: һәр укучыны теманы аңлавына, күнегүләр башкара алуына ышандыру (4, 5 минут).

Эш төрләре: 2, 3 зур булмаган язма эш башкару, укучыларның өлге буенча үзләрен тикшереп барлавы.

Яңы теманы кабатлау, ныгыту.

Укучыларга яңа тема буенча эш тәкдим ителә (1 күнегеү), алга таба шушы ук күнегү алдан үтелгән темалар белән бәйләп ныгытыла (7, 8 минут).

8) Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе).

Максат: укучыларның үз укыу эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе (2, 3 минут).

Сораулар: Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди? Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез? Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга

мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты? Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?


Белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресенең

якынча структурасы (ныгыту дәресе)

1) Оештыру этабы.

2) Өй эше тикшерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәрне актуальләштерү.

3) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнле-ген мотивлаштыру.

4) Беренчел ныгыту:

-таныш ситуациядә (типлаштырылган);

-үзгәртелгән ситуациядә (конструктив).

5) Белемнәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу

(проблемалы биремнәр).

6) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмәбирү.

7) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресенең якынча

стуктурасы (кабатлау дәресе)

1) Оештыру этабы.

2) Өй эше тикшерү. Куелган бурычларны иҗади чишү өчен

кирәкле белем һәм күнекмәләрне яңадан барлау һәм төзәтмәләр

кертү.

3) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку

эшчәнлеген мотивлаштыру.

4) Белемнәрне актуальләштерү:

 контроль дәрескә әзерлек максатыннан;

 яңа теманы өйрәнүгә әзерлек максатыннан.

5) Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6) Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау. Җибәрелгән хаталар буенча

фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү.

7) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә

бирү.

8) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

20

Белем һәм осталыкларны системалаштыру дәресенең

якынча структурасы

1. Оештыру этабы.

2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку

эшчәнлеген мотивлаштыру.

3. Белемнәрне актуальләштерү.

4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү.

Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар

белән).

5. Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.

6. Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буен-

ча фикерләшү һәм аларны төзәтү.

7. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау).

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау.

Белем һәм осталыкларны контрольләштерү дәресенең

якынча структурасы

1) Оештыру этабы.

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку

эшчәнлеген мотивлаштыру.

3) Белем, осталык һәм күнекмәләрне тикшерү ( биремнәр

күләме һәм авырлык дәрәҗәсе буенча программага һәм һәр

укучының белем дәрәҗәсенә туры килергә тиеш).

Контроль дәресләрнең формалары:

-язма контроль;

-телдән һәм язма контроль аралаштырып бирелгән булырга

мөмкин.

4) Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)

Белем, осталык һәм күнекмәләргә төзәтмәләр кертү дәресенең

якынча структурасы

1) Оештыру этабы.

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнле-ген мотивлаштыру.

3) Белем, осталык һәм күнекмәләрне диагностикалауның нәтиҗә-ләре. Укучыларның белем һәм күнекмәләрендәге хаталарны ачыклау, аларны төзәтү юлларын, белем һәм осталыкларын

камилләштерү.

Диагностика нәтиҗәләре буенча укытучы коллектив, төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү алымнарын планлаштыра.

4) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә

бирү.

5) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Катнаш дәреснең якынча стуктурасы

1) Оештыру этабы.

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнле-ген мотивлаштыру.

3) Белемнәрне актуальләштерү.

4) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5) Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү.

6) Беренчел ныгыту.

7) Үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, җибәрелгән хаталар буенча фикер алышу һәм төзәтүләр кертү.

8) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча аңлатма бирү.

9) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Конкрет дәрес планнары мәктәпнең дәрес планнары турындагы локаль актлары нигезендә эшлэнелэ. Локаль актта язылганча дәрес планы формасы сайланыла (технологик карта, конспект,таблица һ.б.). Саклау вакыты укытучының теләгенә бәйле. Һәр дәрескә укытучының конкрет планы булырга тиеш.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!