XIX гасырның I яртысында әдәбият
Әдәбиятка йогынты ясаган иҗтимагый тарихи факторлар:
- 1812 елгы Ватан сугышы,
- 1825 елгы Декабристлар восстаниесе,
гасыр башында ук татарча китаплар басыла башлау, («Азия» типографиясе)
- 1804 елда Казан университеты ачылу.
Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте формалаша.
Мәгърифәтчелек идеологиясе:
- милләтне агарту,
- аң-белемле итү,
- һөнәрле итү,
- әхлаклы итеп тәрбияләү,
- уку-укыту системасын үзгәртеп кору.
Кулъязма китаплар Басма китаплар
Хаттатлар –каллиграфия осталары 1800елда
типография ачыла.
К.Насыйриның бабасы шундый оста була.
Беренче татар китабы Петр 1 кушуы буенча 1722 елда Әстерхан типографиясендә басыла. Ул “Манифест” дип атала, Петр1 нең Иранга походка баруын аңлатып языла.
Бу кем?
Державин Гавриил Романович
(1743-1816)
Чыгышы белән татар морзалары нәселеннән. Бәһрәм морза Руська хезмәткә күчә.
“ Арфа”
Чыңла, сазым, моңлы сазым, эчем ялкын!
Казаннарда ниләр барын тынмый сүзлә!
Үз ягымның җилләре дә җанга якын:
Тәмле, татлы туган җирнең төтене дә.
(Отечества и дым нам сладок и приятен”)
Сәгыйть Хәлфин - Казан гимназиясенең татар теле укытучысы. Губернаның баш тылмачы дигән исем бирелә. 1778елда “Татар теле әлифбасы”бастыра.“Татарча-русча сүзлек” төзи.
Аның эшен улы Исхак Хәлфин дәвам итә. Ә Исхакның улы Ибраһим Хәлфин (1778–1829) заманында дөньякүләм танылган галим була.
Ибраһимның улы Шаһингәрәй Хәлфин Казан дәүләт университетына укырга керә һәм анда иң беренче татар-мөселман студенты була. Университетны тәмамлау белән аны гимназиягә татар теле лекторы буларак чакыралар. Хәлфиннәр нәселендә Шаһингәрәй дүртенче буын педагогы булып урын ала.
Бу зур нәселнең хәзерге буыннары да Урта Азиядә, Себердә, Уфада, Санкт-Петербургта фән, мәгариф өлкәсендә эшлиләр.
Заһир Бигиев
Укымышлы, зыялы, талантлы әдип романнар белән таныла.
Әдипне борчыган мәсьәләәр - кеше, милләт, җәмгыять, яшәеш хакында уйланулар.
"Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында маҗаралы сюжет.
Муса Салихов һәм Габденнасыйр - уртак сыйфатлары, үзенчәлекле яклары.
Кыю, ирекле, максатчан һәм фаҗигале образ - Зөләйха.
З. Бигиевның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы:
- тормыш-чынбарлыкның әдәбиятта моңа кадәр сурәтләнмәгән якларын күрсәтүе.
- Детектив жанр......
Р еалистик әдәбиятка нигез салучыларның берсе - Муса Акъегет.
К үп телләр белүче, гаять укымышлы, морзалар нәселеннән чыккан Акъегет милләт язмышы хакында уйлана, киләчәкне, халыкның яхшы тормышка чыгуын гыйлем-мәгърифәт белән бәйләп карый.
"Хисамеддин менла" романы .
Автор идеалын чагылдырган геройлар, аларга хас сыйфатлар: Промышленник Гайса Зурколаков, гимназист, булачак чиновник Әбүзәр бәк Дәүләтгилдиев, мулла Хисамеддин һәмм теләнче Мохтарны берләштергән фикер - татарны наданлыктан коткарып, гыйлем-мәгърифәткә ирештерү.
Милләтне алга җибәрүгә комачау ясый торган надан мулла Бикбулат образы.
Мәгърифәтчелекне аерым кешеләр тырышлыгына гына бәйләп калдырмыйча, акча, капиталның да бу эштә әһәмиятен күрә ала. Хисамеддин белән Хәнифә мәхәббәте.
Хәнифә - авторның әдәбиятка алып килгән яңалыгы, укымышлы, ирекле хатын-кыз образы.
Мәгърифәтчелек әдәбиятында романның урыны зур.